Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыРазработка к Дню учителя

Разработка к Дню учителя

Скачать материал

Укытучылар (+өлкәнәр)көненә карата әдәби-музыкаль кичә

 

Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

  Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

2 а.б. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

             Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

Сезнең өчен  җыр    “Картая мени соң йөрәк?”

1 а.б.  Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде  сугыштан соң хәерчелек.

              Ярты гасыр аерса да илне

               Утлы, канлы, данлы еллардан.

               Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

                Фронтларда – авыр юлларда.

                Сугыш чорындагы хатыннарның

                Исемнәрен ташка нык уеп.

                Кулдан килсә әгәр, бронзадан

                Һәйкәл куяр идем мин коеп. ( җыр “Герман көе”)

2 а.б.  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз

 

 

                              

А.Б. Хәерле көн хөрмәтле өлкәннәребез! Хәерле көн кадерле кунаклар! Сезне барчагызны да Өлкәннәр көне белән тәбриклибез. Шулай туры килгән, бу көн әле, безнең хөрмәтле мөгалимнәребез-укытучылар көне дә икән. Шул фарсаттан файдаланып без ике бәйрәмне бергә үткәрергә уйладык. Сез каршы килмәссез дип уйлыйбыз

   Добрый день, уважаемые учителя и гости!

 Все мы знаем, что в начале октября День пожилых, а так же первое воскресенье октября профессиональный праздник всех учителей России – День учителя.

Мы от имени дирекции,  всех коллег, учащихся нашей школы хотим поздравить вас, дорогие наши пожилые односельчане и наши наставники, и пожелать успеха, здоровья и счастья. А своим коллегам в этом нелегком труде, терпения, счастья, здоровья!

1)Лида

Всем, кто, поведав нам тайны открытий,

Учит в труде добиваться побед,

Всем, кому гордое имя – Учитель –

Шлем поздравлений огромный букет

 

В день осенний, когда у порога

Задышали опять холода,

Все мы празднуем день педагога,

Праздник мудрости, знаний труда!

 

 2) Илсия 10кл

  

 Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

 

           3) Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

 

  4)Инцинировка (Зөльфия_)

     (Сәхнәнен сул почмагында убырлы карчык өе, 3-4 агач тора. Сәхнә уртасында төп, түмгәкләр. Уң якта бер урындык.)

Китап һам бәйләм тотып, 1 нче кыз керә. Урындыкка утыра.

1   нче   кыз.

Уф, телевизор карый-карый бәйләүдән да туктаганмын, йоклар вакыт та жит-кән икән

— Әй, буген өй әше итеп "Уги кыз" әкиятен биргәннар иде бугай! (Укый).

— Бер ир белан хатынның 2 кызы Ьем уллары булган. Бер кызы уги булганга, аны чит күрганнар, яратмаганнар.

Беркөнне абыйсы сеңлесен урманда адаштырып калдырган. Уги кыз узе белән бер йомгак жеп һам кәрзин алган булган, ди. (Исни.)

Кайтыр юлын әзли торгач, убырлы карчык өенә барып чыккан бу кыз.

——Тәгәри китте йомгагым, курмәден-ме, әбекәй? —•• дип сораган кыз әби-дән. (Йокыга китә.)

"Карурман" көе ишетелә. Чиләк-кәрзин тотып, сахнәга 5 кыз чыга. 1 нче кыз да кәрзине белән бәйләмен тотып, аларга иярә. Өй янына килеп тарәзәгә шакыйлар.

Орчык каба тотып, убырлы карчык чы­га.

1   нче   кыз.

Тәгәри китте йомгагым, курмәденме, әбекәй?

Карчык.

Тьфу-тьфу! Кем йөри монда әш калдырып?

(Кабасын  1  нче   кызга  биреп, орчыгын тоттыра.)

1   нче   кыз.

Әбекәй, без Богады урта мәктәбе укучылары Менә жиләк-гомбә жыярга дип, урманга барган идек та, адаштык.

2   нче   кыз.

Безгә   юлны курсәтсәнә,   әбекәй!

Карчык.

Мәктәп укучылары дисезме? Минем 3 шартым бар, шуларны утәсәгез, жиләк-гөмбәле да булырсыз, авылыгызга да юлны  табарсыз.

3   нче   кыз.

Барлык йомышларынны узен өйраткәнчә әшләрбез, юлны гына курсәт, әбекәй.

КарчыкМенә шушы урманда 250 ел яшим, бер рәхәтләнеп күңел ачканым да юк. Минем күңелемне ача алсагыз, мин сезгә авылыгызга юлны күрсәтермен.

 1 Кыз Рәхим итеп карагыз.

1.Җырлый 5 класс укучысы Галимова Альбина “Әниемә”

2.Сәхнәдә зонтик биюе.

3.Н.С. “Ай, тешем” Укый 2 класс укучысы Илзира Мирасова.

 

Карчык:

Бик күңелле яшисез икән , балакайларым. Менә минем дә чәчемне тарасагыз икән, тырма өй артында гына.

3 кыз:

И, әбекәй, тырма башыңны авырттырыр. Синең бит бик яхшы тарагың да бар.

(Әбинең чәчен тарап үрә.)ул арада концерт номеры.

 4. Җырлый 2 класс укучысы Айгиз Салахов”Кәләпүшем”

1.Кыз  Әбекәй, минем әбием башына ак яулык ябынып йөри, сиңа да бик килешә икән.(Ак яулык бәйләтә)

2 Кыз  Әбекәй, бу киемнәреә дә искергән икән, матур күлмәкләреңне сандыктан алып киеп куйыйк әле.

Карчык:

Ай рәхмәт, балалар, Карт кешене олыладыгыз. 100 елга яшәрдем ахры, биисем килеп китте.(Бии) Уф, ардым.

Уңган, булган балалар икәнсез. Минем янымда гына калсагыз икән! Ярый, әти-әниләрегез көтәдер, юл күрсәтим әле үзегезгә.

Кызлар:

 Рәхмәт сиңа , әбекәй. Безгә кунакка кил.

Карчык

 Ярар, балалар. Менә минем серле йомгагым сезгә юлны тиз күрсәтер.(Балалар чыгып китәләр)

 

 

5)Гөльназ җыр

6)Нияз сөйли

7)Гөлия җыр

8)Инзилә җыр

9)Җыр “Яшь гомер”

 

         

10)Диктор: Нияз Хөрмәтле, тамашачылар! Мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын башлыйбыз.

     Бүгенге программада:

1.                 “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”

2.                  

3.                 “Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”

1.                 Мәктәбебезнең яңалыклары белән сезне мин – Давлетшин Нияз һәм Валиуллина Язгөл таныштырырбыз.

Язгөл: Мәктәп – ул ямьле, бик күңелле, ди,

             Һич кенә аннан кайтасы “килми”.(җырлый)

Нияз: Язйгөл нишләп әле син хисләргә бирелеп киттең?

Язгөл: Нияз , карале, монда нинди матур хәрефләр белән “И мәктәбем – белем учагы” дип язылган.

Язгөл: Әйе шул, Нияз , мәктәп бит ул безнең икенче йортыбыз. Карале, узган ел безнең укучыларга һәм укытучыларыбызга  бигрәк тә күп тырышырга туры килде инде, әйеме.

2.                 Нигә алай дисең, Язгөл?

3.                 Әйе, Нияз , узган ел мәктәпкә килеп киткән кунакларны саный китсәң ...ул ачык дәресләр, кичәләр, тикшерүләр дисеңме?

4.                 Әйе шул, Язгөл. Алар безнең мәктәпне ошаттылар, ахры. Бигрәк матур шул безнең мәктәбебез. Быел ул капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде бит. Язгөл, синдә тагын нинди дә булса яңалык бармы?

5.                 Мәктәбемнең матурлыгын

   Сөйләп түгел, биеп бирәм

   Чөнки туган мәктәбемне

   Чын күңелемнән өзелеп сөям.

 

11)Дәртле  яшьләр  биюе.Илсия+гөлназ

 

Диктор(Нияз): Эфирда - “Безнең сөйлисе килә”  тапшыруы. Без сезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре турында сораулар сезгә ошар,  һәм мәктәп елларын искә төшереп үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)

 

Сораулар:

1.                 Беренче “2” лене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?

2.                 “Тукып-тукып та кермәгән” баланы нишләтер идегез?

3.                 Сезне мәктәп директоры итеп куйсалар, нишләр идегегз?

4.                 Укытучы формасы булдыруга ничек карыйсыз?

5.                 Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?

6.                 Ата-аналар белән аңлашылмаучылык килеп чыкканы бармы7

7.                 Мәктәптә булган берәр кызык  хәлне искә төшерегез әле.

8.                  

12)Җыр укытучы Илсия.

 

 

13)Зөлфия сөйли

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

 

 

Гөлия сөйли

 

    Вот и подходит к концу наш праздник, но мы надеемся, что каждый из вас сохранит в сердце улыбку.

Пусть солнце освещает вас всегда,

И годы бесконечно пусть продлятся,

Пусть в вашу дверь нигде и никогда

Ни старость, ни болезнь не постучатся!!!

 

 

 

 

     

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка к Дню учителя"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 090 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.11.2015 505
    • DOCX 59 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хайруллина Гулия Атилловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хайруллина Гулия Атилловна
    Хайруллина Гулия Атилловна
    • На сайте: 9 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2078
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 88 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 98 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 121 человек

Мини-курс

Влияние внешних факторов на психологическое развитие личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Профессиональное развитие бизнеса: стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Тревожные расстройства: диагностика и причины

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек