Дуслык
(Тәрбия
сәгате)
Максат: дуслык, чын дуслар турында сөйләшү;
дуслык кадерен белергә өйрәтү; татар халык мәкальләрен искә төшерү.
Җиһазлар: анкета сораулары, магнитафон,
презентация.
Тәрбия
сәгате барышы:
Кереш өлеш.
Укытучы: Дуслык – дөньяда иң кирәкле
мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле була аладыр,
минемчә. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” ди бит халык. Балалар, ә
сезнең дусларыгыз бармы? Чын дус кем ул? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
Төп өлеш.
Укытучы: Дуслык – бик изге һәм тиз уалучан
хис, чын дус булу өчен дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын
сузарга, дуслыкны сакларга омтылырга кирәк.
Мәктәп елларында башланган дуслык гомерлек булырга
мөмкин. Бүгенге дәресебездә без шул хакта сөйләшербез. Хәзер мин сезгә анкета
сораулары тәкъдим итәм.
1.
Синең
иң якын дустың кем?
2.
Ничек
уйлыйсың, чын дуслар күп була аламы?
3.
Якын
дустыңның сиңа иң ошаган сыйфаты нинди?
4.
Сиңа
дәрестә әйтеп торган укучы чын дусмы?
5.
Үзеңнең
дустыңны кеше алдында көлкегә калдырсаң, син чын дусмы?
-
Безнең
класс коллективы да үзара дус, тату булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп,
шатлык-кайгыларыбызны уртаклашып яшәргә омтылырга тиеш.
Шулай булганда
гына без авырлыкларны җиңеп чыгып, күңелле яши алырбыз. Тыңлагыз әле, мин сезгә
бер хикәят сөйлим.
“Бер бик
оста бакчачы яшәгән, ди. Бервакыт ул кунакка китәргә җыенган. Бакчасына чит
кеше кермәсен дип, бабай юл уртасына бер кирпеч куйган. Янәсе, кипреч булгач,
берәү дә керә алмый. Ләкин кич җитү белән, бер карак кирпечләрне алып ташлаган
да, бакчадагы яшелчәләрне җыеп чыгып киткән.
Икенче
көнне бабай көч-хәл белән яңадан 3 кирпечне китереп куйган. Карак кереп, тагын
бакчада сыйланган. Шуннан соң бабай бу кирпечләрне измә ясап бер-берсенә
беркетеп куйган. Карак өченче көнне дә бер ияләшкән урынына килгән. Кирпечләрне
җайлап кына алып куймакчы булган, әмма күпме генә тырышса да, урыныннан
кузгалта алмаган. Ә бабай малайны акылга утырткан һәм тыныч күңел белән кунакка
киткән.
Ничек
уйлыйсыз, бу хикәятнең безнең дәрескә кагылышлы ягы нәрсәдә? (Балаларның
җаваплары тыңлана.) Әйе, бер генә кешене җиңеп була, ә инде кешеләр үзара дус
булса, алар бер-берсен һәрвакыт яклаячак. Шуңа күрә татар халык мәкалендә дә
берлектә – көч, диелә.
Әйдәгез,
искә төшереп үтик әле, дуслык турында сез нинди мәкальләр беләсез икән?
(Укучылар дуслык турында мәкальләр әйтә.)
Укытучы. Дуслык
турында шагыйрьләребез шигырьләр иҗат иткән, кайберләре көйгә салынып, җыр итеп
тә җырлана. Сез нинди шигырьләр, җырлар беләсез? (Укучылар дуслык турындагы
шигырьләрне һәм җырларны искә төшерәләр.)
Хәзер без
уен уйнап алырбыз. Ул “Дуслык дусларын сайлап алу” дип атала.
(Сыйфатлар
исемлеге экранда бирелә.)
Хыянәт, алдашу,
ярдәмләшү, тугрылык, сер саклый белү, астыртынлык, ихлас күңелле булү, дәресен
сөйләү, үз-үзеңне генә ярату.
(Укучылар дусларга
хас асыл сыйфатларны сайлап ала.)
Укытучы. “Артык” калган
сыйфатлар турында нәрсә әйтә аласыз? (Җаваплар тыңлана.)
Әйе,
балалар, бу сыйфатлар беркайчан да дуслык белән янәшә йөри алмыйлар. Хәзер мин
сезгә “дуслык чыршысы”н төзергә тәкъдим итәм.
Хәзер
һәрберебез кул өлгеләрен ясыйбыз. Дустыңа нинди теләкләр теләр идең, шуларны
өлгеләргә язып чыгабыз. Барыбызның кулларын бергә җыйнасак, бик матур чыршы
килеп чыгар. Бу – безнең коллективның дуслык чыршысы булыр. Бу куллар беркайчан
да аерылмасын, дус-тату булыйк!
Йомгаклау.
Укытучы. Бүгенге
сөйләшүгә йомгак ясап, әйтегез әле: сез үзегезне чын дус дип саныйсызмы?
(Җаваплар тыңлана.) Димәк, дустың бар икән – таянычың бар, дигән сүз. Зур
хәзинәләрең һәм байлыгың булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмый.
Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.