Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСценарий праздника "9 Мая - День Победы"

Сценарий праздника "9 Мая - День Победы"

Скачать материал

Авторы: Әхмәтгәрәева Гөлнара Гамил кызы

 Менделеевск муниципаль районы,   Песәй авылы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе “Песәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Башлангыч сыйныф укытучысы, педагог - оештыручы

 Номинация: «Бәйрәм сценариесе »

Басманың исеме: “Бөек Җиңү көне”

7- 14 яшьлек укучылар өчен

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган әдәби музыкаль монтаж

                         “Бөек Җиңү көне “

Максат:  укучыларның Бөек Ватан сугышы турыдагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе,  ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: кәгазьдән ясалган күгәрченнәр, чәчәкләр,  шарлар, “Үлемсез полк” өчен портретлар, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларына  котлау открыткалары.

Укытучы  Хәерле көн,  сугыш һәм хезмәт, тыл  ве­тераннары, авылдашлар, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 77  еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

Илебез күгенең  79 ел буена аяз булуы белән без сезгә бу­рычлы.

 Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбыз­га да!

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

                Хөрмәтле ветераннарыбыз!

Бүген без, Сезнең батырлыкларга  яңадан бер кабат  сокланыр, Сезгә  дан  һәм мәдхия җырлар, Сезнең түземлелегез,  сабырлылыгыз алдында баш ияр өчен, бу тантанага җыелдык.

   1 нче алып баручы  22 нче июнь. Таң атып килә.Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда.Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утында тоттылар. Бөек  Ватан сугышы башланды.

(Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә)

“Священная война” музыкасы

2 нче алып баручы

 Мең тугыз йөз кырык беренче ел,                    

Дәһшәтле июнь таңы.

Үзәк өзгеч “сугыш” дигән сүзне

Он(ы)тырлык түгел аны.

Илебезнең тыныч, аяз күген

Кара болыт кинәт каплады.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Бик күпләре кире кайтмады.

 Җыр “Герман көе” (татар халык җыры)

1 нче алып  баручы   :

         Бөтен Европаны каплаган кара болытлар таралып, Бөек Ватан сугышы гарасаты тынып калуга ярты гасырдан артык  вакыт үтеп тә китте. Әмма ул көннәрнең канлы сугыш вакыйгалары бүген дә күпләрнең күңелләрендә саклана, сугыш яралары үзләрен һәрдаим сиздереп тора. Фашизмны җиңү өчен халкыбыз бик кыйммәт түләде. Сугыш 27 миллион   кеше гомерен алып китте, шуларның йөзләрчә меңе безнең якташларыбыз -татарстанлылар, авылдашларыбыз иде.

2 нче алып баручы:

 Газиз балаларын югалтудан                          

Ачы хәсрәт йотты аналар.

Әти-әниләрсез ятим калды

Миллионлаган нәни балалар.

Сөйгәннәрен яуга озатканнар

Көтеп алалмады кайтканын.

Мең ярым көн буе көтте илем,

Кабат тыныч таңнар атканын.

 

1  нче алып баручы:

 Килде ул көн, килде, Җиңү килде,

Орден-медальләрне чыңлатып.

Сөендереп килде. Тик, күпләрне,

Гомерлеккә калды елатып.

“Җиңү килде” җыры. (Рамазан Байтимеров сүзләре, Рөстәм Яхин көе)

Башлангыч  сыйныф укучыларының чыгышы:

1 нче укучы:

 Яз көннәре бик ямьле        

 Бар дөнья матурлана

 Яз айларының  берсендә

 Илдә бик зур тантана.

2 нче укучы:

 Бу бәйрәм  - 9 нчы Май –                      

 Җиңү көне бәйрәме!

Бар кешенең кулында

Матур чәчәк бәйләме.

3 нче укучы:

 Кырык бишнең язы. Май аенда      

Җиңү алып кайтты солдатлар

 Бәйрәм көне итеп билгеләнде

 Күтәрелде кызыл байраклар.

4 нче укучы:

   Аккан сулар кебек үтә еллар,

   79 ел быел Җиңүгә!

   Истән чыкмас сугыш батырлары

   Яшәр алар һәрчак күңелдә.

5 нче  укучы

 Бабам инде күптән үлгән –                   

 Каберендә гөл үсә.

 Сугыш турында ишетсәм

 Бабам исемә төшә. 

6 нчы укучы: 

Күкләребез һәрчак аяз булсын,          

Солдат бүтән утка кермәсен.

 Бәхетебезне алып китә торган

  Язу әтиләргә килмәсен.

7 нче укучы:

 Җирдә сугышлар булмасын,                             

 Тынычлык, дуслык булсын.

 Бәхетле, шат балаларның

 Көлүе яңгырап торсын.

 Җыр  -“ Бүген Җиңү бәйрәме” (Зөлфия Минхаҗева сүзләре, Мөхтәр Минхаҗев көе)

5 -8  нче сыйныф укучыларының чыгышы:

 1 нче укучы  

Җиңү көне шатлык китерсә дә,                   

Төзәлмәде, ләкин, яралар.

Хәтерләтте сугыш авырлыгын,

Ялгыз ана, ятим балалар.

2 нче укучы

Сөйгәннәрен яуда югалтканнар                          

Кыз-әбиләр булып калдылар.

Ялгызларның ачы күз яшьләре

Мендәр почмагына тамдылар.

3 нче укучы

Сугыш кайтавазы бик күп еллар,                            

Сабырлыкны әле сынады.

Мәрхәмәтсез сугыш бик күпләрнең

Тулы бәхетләрен урлады.

“Солдатлар” җыры ( Роберт Әхмәтҗанов сүзләре,Фәтхерахман Әхмәдиев көе)

1 нче алып баручы:   Песәй авыл советы буенча 356 кеше Бөек Ватан сугышында катнаша. Шуларның 287 се туган якларына әйләнеп кайта алмый.Аларның күбесенең каберләре кайда икәнлеге билгеле.Әмма кайберләренең күмелгән җирләре мәгълүм түгел. Шулай да, алар кайда гына сыенмасыннар – исемнәре мәңгелек!

4 укучы:

Исәнмесез, сезгә килдек бүген,                  

Яу кырыннан кайтмый калганнар!

Илебезнең азатлыгы өчен,

Чит җирләрдә башын салганнар.

Исемегез сезнең, мәңгелеккә,

Таш һәйкәлгә уеп язылган.

Илдә калган ул һәм кызларыгыз,

Мәхрүм булган  ата назыннан.

5 нче укучы:

Вәгъдә биреп сезне озатып калган,                         

Сөйгән кызларыгыз бүген дә.

Саф хисләргә тап төшерми, һаман

Көтәләрдер капка төбендә.

Улларыгыз инде әти булды,

Кызларыгыз күптән әниләр.

Ә оныклар, хаттә оныкчыклар

Бу һәйкәлгә килеп йөриләр.

6 нчы укучы :

Җиңү көнен күрә алмадыгыз,                

Бәйрәмнәрен шуңа ел саен,

Сезнең белән бергә үткәрәбез,

Көтеп аласыздыр май аен.

Каберегезгә чәчәк куялмыйбыз,

Кичерегез безне, батырлар?!

Таш һәйкәлгә уйган ис(е)мегезне

Күп буыннар әле укырлар.

1 нче алып баручы:

Искә алыйк, үлеп калган,

Исемнәре югалган

Илнең батыр егетләрен

Сугыш утларында янган.

“Үлемсез полк маршы” яңгыратыла ( Тәслимә Низами сүзләре һәм  көе) 

 (Укучылар бер рәт булып, бабайларының, туганнарының портретларын күтәреп үтәләр)

  2 нче алып баручы:  

Кайта алмыйсыз, һәлак булганнар һәйкәл янына

Үтә сезсез Җиңү тантанасы  бүген дә

Тыныч йоклагыз, һәлак булганнар,тыныч йоклагыз,

Бездән сезгә венок, хөрмәт билгесе!

(Венок кую)

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.  Бер минутка тынлык.

 7 нче укучы

 Инде менә 79 нчы  ел                           

 Җиңү көнен бәйрәм итәбез.

Кадерле бер кунак көткән кебек,

Ветераннар, сезне көтәбез.

Бәйрәм саен сезне тетрәндереп,

Кузгалса да җанда яралар.

Бер-бер(е)гезне сагынып киләсез сез,

Якынайтып ерак аралар.

  8нче укучы:

Тик, елдан-ел сезнең сафларыгыз

Сирәгәя, ничек аяныч.

Китмәгезче әле, ветераннар,

Булыгызчы безгә таяныч??!

Сез яулаган тыныч бу тормышта,

Яшәгезче әле, күп еллар??!

Сүз бирәбез, сезнең батырлыкны,

Онытмаслар килер буыннар!

9 нчы  укучы:

 Онытмадык  илнең  яраларын,                 

Тарих  инде  болар  димәдек.

Сугышларның  авыр  хатирәсен

Йөрәкләргә  салып  төенләдек.

Аларны  без  кабат  ишетмәбез,

Акыл  барда,  куәт,  аң  барда.

Без  яшь  буын, без – бәхетле  буын

Юл  тотабыз  якты  таңнарга.

                1 нче алып баручы:

                  Бөек Җиңүгә 79 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

                   Исәннәрнең кадерен белик                                                                                        

                  Үлгәннәрнең каберен белик!           

                  2 нче алып баручы:        

                Бөек Җиңүгә 79 ел дип

                 Шатлык белән тибә йөрәкләр.

                 Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

                  Гомерегез озын булсын,

                  Безнең, сезгә шундый теләкләр.

   Җыр: “Матур булсын!” (татар халык  җыры)

  Тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына  чәчәк бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Герман көе                                                                                               Кушымта

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.
Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.
Без барасы юлларның да
Ике ягы канаулы
Без моңлаймый кем моңлайсын
Калган көннәр санаулы
Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Бүген җиңү бәйрәме

1.Медальләр ялтырый кояшта

Ветераннар түшендә.

Күзләре яшьле булса да

Елмаю йөзләрендә.

Кушымта: Бүген җиңү бәйрәме,

                     Ачы сугыш беткән көн.

                     Яу кырында калганнарны

                     Искә ала торган көн.

2.Парадка бара бабайлар,

Баралар очрашуга,

Бер-берсен барлап чыгарга,

Бераз елап алырга.

3.Кайгы китерә сугышлар

Туктасын иде алар.

Тынычлыкта яшәсеннәр

Җирдә барлык балалар!

Җиңү җыры.

Ерак иде ул көн, озак көттек,

Бер кайгы да урап узмады.

Мең ярым көн буе көрәш барды,

Мең ярым көн көттек без аны.

Кушымта: Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден – медальләрне чыңлатып.

2.Кан төсенә кереп көнбатышта.

Һәр көн саен таңнар алланды.

Киң кырларда, мартен яннарында

Озын көннәр төнгә ялганды.

3.Җиңү яулый тыныч көрәшчеләр

Гөлләр үсә Ватан кырында.

Илдән илгә, телдән телгә күчеп,

Җыр яңгырый бәхет турында.

“Солдатлар”
1.Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
2.«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар
3.Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында

 «Матур булсын»

Син дә җырла, батыр егет,

 Син дә җырла, матур кыз

Матур булсын, матур булсын,

Матур булсын бу тормыш!

Безнең ил кояшы балкый

Якты булыр көн саен;

Якты булсын, якты булсьн,

Якты булсын көн саең!

Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар;

Тыныч булсын, тыныч булсын,

Тыныч булсын дөньялар!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника "9 Мая - День Победы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-психолог

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 702 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.08.2023 63
    • DOCX 29.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметгареева Гульнара Гамилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10257
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 21 региона

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 147 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 753 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 7 028 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 114 человек

Мини-курс

Инновации, инвестиции и развитие транспортной отрасли

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство звука: путешествие по музыкальным жанрам

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Основы инженерной подготовки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе