Инфоурок Начальные классы КонспектыСценарий театрализованного представления "Орчык өмәсе" ("Праздник веретена")

Сценарий театрализованного представления "Орчык өмәсе" ("Праздник веретена")

Скачать материал

«Орчык өмәсе» бәйрәме сценарие

Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме «Орчык өмәсе» белән таныштыру.

Бурычлары:

1. Балаларга татар халкының тормышы, көнкүреше, милли киемнәре, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүматләр бирү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, үз фикерләрен тулы итеп әйттерүгә ирешү, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә карата кызыксынучанлыгын арттыру.

3. Балаларга рухи-әхлакый тәрбия нигезләре бирү һәм татар халкының милли бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә карата соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: Кабалар, орчыклар, җеп йомгаклары, йон, сандык, бәйләнгән киемнәр, чигелгән сөлгеләр һәм кулъяулыклар, эскәмияләр, өстәл, самавыр, чәйнек, чынаяклар, чигүле мендәрләр белән карават, сугылган паласлар.

Техник чаралар: Музыка үзәге.

Залның бизәлеше: Авыл өе күренеше.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: Балалар белән халык авыз иҗаты әсәрләрен (табышмаклар, мәкальләр, санамышлар), татар халык җырларын, уеннарын, биюләрен өйрәнү. Балаларга милли бәйрәмнәр, өмәләр турында сөйләү. Каба, йон, орчыклар, йомгаклар карау, аларны ничек куллануларын аңлату.

Бәйрәм барышы

Авыл өенең эчке күренеше. Як-ягына матур итеп тукылган сөлгеләр эленә. Идәндә сугылган паласлар. Өстәлдә – самавыр, чынаяклар, ашамлыклар. Идәндә – сандык. Анда кулдан бәйләнгән киемнәр, чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар, йомгаклар. Эскәмияләрдә йон бәйләнгән кабалар, орчыклар. Карават өстендә чигүле мендәрләр.

Алып баручы:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Татар халкында милли бәйрәмнәр күп. Аларның кайберләре телдән-телгә күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, кайберләре, кызганычка каршы, бөтенләй онытылып юкка чыккан. Ә бит борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәребезнең балалар тәрбияләүдә әһәмияте чиксез зур. Шуны истә тотып, бүген сезнең игътибарыгызга «Орчык өмәсе» бәйрәмен тәкъдим итәргә булдык. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Җыр «Сандугач, күгәрчен»(татар халык җыры)

Раушания әби: И-и-и, күршекәем, син гел шулай тигез итеп, йон эрлисең. Кулың ятып тора шул эшкә, син эрләгән җептән бәйләгән оекбашлар, бияләйләр бик матур, җылы һәм чыдам була.

Алия әби:Аның бөтен сере – синең бабаң ясаган орчыкларда бит! Орчыклар шундый җайлы, кулга ятып торалар.

Бер-берсенең эшләрен макташалар. Кызлар ишеккә шакыйлар.

Гөлнара апа:Карагыз әле, кызлар килделәр бугай?!

Илсөя апа:Керсеннәр, керсеннәр, эшләгәннәре кеше өчен булса, өйрәнүләре үзләре өчен булыр.

Алия әби: Әйе, дөрес.

Кызлар керә.

Зөһрә: Исәнмесез! Өегезгә бәрәкәт иңсен. Бүген сездә «Орчык өмәсе» була дип ишетеп килдек. Безгә дә сезгә булышырга ярыймы?

Илсөя апа:Узыгыз, кызлар, узыгыз, бик вакытлы килдегез. Рәхим итегез, утырыгыз.

Бергәләшеп эшли башлыйлар. Шул вакытта ишек шакыйлар, малайлар керә.

Малайлар:

Исәнмесез, саумысыз?

Кызлар:

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Малайлар:

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Кызлар:

Я, шуннан?

Малайлар:

Кәбестә белән суган.

Кызлар:

Я, шуннан?

Малайлар:

Утырган да шуган...

Илсаф:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Раушания әби:

Карале, бу малайларны! Бигрәк шуклар! Кызларның өмәгә килгәннәрен белеп килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, утырыгыз!

Азамат:

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле.

Күңелле итеп бүген

«Орчык бәйрәмен» үткәрик әле.

Надир бабай: Әйдәгез, малайлар, түргә узыгыз. Мин сезгә орчык ясарга өйрәтермен.

Гөлнара апа: Күпме булышчы! Сөбханалла. Болай булгач, язылмаган бер йон да калмый инде. Эш башланганчы, бер җыр җырлыйк әле.

Зөһрә:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел,

Мәңге ачылачак түгел.

Алина:

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

«Гүзәл туган ягыбыз»(Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы) җырын җырлыйлар.

Азамат: Әби, ә «Орчык өмәсе» нәрсәне аңлата? Кайчанрак уза ул?

Надир бабай: Менә бит ничек, яшьләр бу бәйрәмнәрне чын мәгънәсендә аңлап бетермиләр икән... Әби, сөйлә әле өмә турында.

Раушания әби: Хәзер бөтенләй башка вакыт. Кибеттән теләгән бөтен әйберне алып була. Балалар йонның кайдан алынганын һәм ничек эшкәртелгәнен белмиләр. Ләкин яшьләрне гаепләргә ярамый, вакыты шундый. Орчык бәйрәме бу безгә борын заманыннан калган йола. Ул, җиргә кар яугач, көз көне үткәрелә. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерли. Кичтән тәмле ризыклар пешерә. Ул кичкә дусларын, күршеләрен чакыра. Алар җыелып беткәч, күмәк эш башлана. Кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер аны ката

һәм йомгакка чорный. Ә кемдер бәйли. Эшне бар кешегә дә бүлеп бирәләр. Ә күңелле булсын өчен, ул эш бию, җырлау, шигырь сөйләү, табышмаклар һәм мәкальләр белән аралаштырып барыла. Ә эш беткәч, табынга утыралар. Менә бүген, балалар, шундый бәйрәм.

Илсөя апа: Эшкә бирелеп китеп, телдән язмыйк тагын. Әйдәгез, «Башы телемдә, ахыры төендә» дигән уенны уйнап алыйк. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын.

-Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

-Биш әйткәнче, бер эшлә.

-Эш беткәч уйнарга ярый.

-Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.

-Эшләмәгән ашамый.

-Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

-Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

-Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.

-Көн – эш өчен, төн – ял өчен.

Раушания әби: Менә булдырдыгыз, балалар. Эшләгәндә кулыгыз-кулга йокмый, сөйләгәндә телегез дә шулай икән.

Алия әби: Балалар, аякларыгыз утырып оеп киткәндер инде. Бер биеп күрсәтегез.

Азалия:

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

Айдар:

Әйдә, әйдә, катырак бас,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара,

Безнең яшьләр дисеннәр.

Татар халык биюе.

Раушания әби: И балакайларым, сезгә карап, яшь чаклар искә төшеп китте. Апайлар, әйдәгез әле, без дә сезнең белән азрак уйнап алыйк.

“Кәрия-Зәкәрия” уены уйнала.

(Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу - бик яхшы биюче,

Бу - бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая:

Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая.

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу - бик яхшы җырлаучы,

Бу - бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биеп, уенны дәвам итәләр.)

Уен беткәч, эшкә тотыналар.

Солтан: Әби, ә нәрсәгә сезгә шулай күп йон кирәк?

Раушания әби: Кызым, без хәзер өлкән кешеләр. Бик җылы яратабыз. Җылы булган саен, безгә рәхәтрәк. Алла боерса, мин сезгә оекбашлар, бияләйләр бәйләрмен. Минем сезнең кебек үк оныкларым бар. Алар мин бәйләгән әйберләрне бик ошатып кияләр. Менә кайберләренә бәйләдем дә инде. (Сандыгын ачып, берәм-берәм күрсәтә, аңлата.) Бәйләп кенә түгел, чигеп тә утыра идек әле. Менә чиккән сөлге, мендәр тышы, алъяпкыч һәм күкрәкчә. Ай, балалар, мин сөйлим дә сөйлим, сез мине тыңлап аргансыздыр инде. Әйдәгез әле, балалар, ярышып алыйк – йомгакны урап карыйк. Кайсыгыз җитезрәк икән?

«Кем беренче урый» уены.

(Ике бала кара-каршы басып, уралган орчыктан җепне йомгакка чорныйлар. Җепне икенче булып, иң ахырына чорнап бетергән балага җәза бирелә.)

Солтан:

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба,

Көләбез дә җырлыйбыз.

Надир бабай: Ай-яй-яй, балалар, шундый матур уеннар беләсез икән. Сезгә карап торам да, сокланып куям. Җеп ураганда, куллары-кулга йокмый. Сезне «Орчык өмәсе»нә өйрәтеп тә торасы юк, туганнан бирле «Орчык өмәсе»нә йөреп, шомарып беткәннәр, дип белерсең. Ярый уйный-җырлый беләсез, ә шигырьләр сөйли беләсезме?

Ильяс:

Туктатмагыз гармунны,

Чакырыйк без кызларны.

Бергә-бергә җырлыйк әле,

Без яраткан җырларны.

Данил:

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын,

Йөргән юлларыгызда.

Зәмирә:

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Уйнаган гармуннарга.

Ал чәчәк күк яшик әле,

Туган якларыбызда.

Кояшлы безнең ил(Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы) җырын җырлыйлар.

Ильяс:

Безгә табышмаклар да әйтегез инде.

Гөлнара апа:

Табышмак әйтәм мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)

Илсөя апа:

Күрер-күрмәс күзләре,

Челтәр бәйли үзләре.

Челтәрләре түгәрәк,

Эшли алар үрмәләп. (Үрмәкүч)

Раушания әби:

Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)

Надир бабай:

Кечкенә генә карчык, зыр-зыр әйләнеп йон җыя. (Орчык)

Алия әби:

Әйләнгән саен калыная. (Йомгак)

Солтан:

Кызлар-малайлар, «Орчык бөтерү» уенын да уйнап алыйк. Уйныйбызмы?

Барысы бергә:

Уйныйбыз!

“Орчык бөтерү” уенын уйныйлар.

(Балалар түгәрәк ясап, тезләнеп утыралар. Бер бала уртада орчык әйләндерә. Орчык кемгә карап туктап кала, шуңа җәза бирелә.)

Раушания әби:Менә бит нинди матур уеннар, җырлар, биюләр беләсез, әйтерсең лә гомер буе «Орчык өмәсенә» йөргәнсез кебек, шомарып беткәнсез.

Зәмирә: Кызык. Бәйрәмебез бик күңелле үтә.

Зөһрә, Азамат: Әле ярый килгәнбез. Күп нәрсәләр белдек.

 

 

Раушания әби: Менә, балалар, “Орчык өмәсе” шулай үтә иде. Эшен дә эшләдек, күңелне дә ачтык. Бүгенгә җитеп торырӘйдәгез, гөрләтеп, бер татар биюен биеп алыйк



 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий театрализованного представления "Орчык өмәсе" ("Праздник веретена")"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 046 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.02.2024 129
    • DOCX 22.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Гульнара Искандеровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гараева Гульнара Искандеровна
    Гараева Гульнара Искандеровна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 47897
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 305 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 201 человек

Курс повышения квалификации

Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 450 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Мини-курс

Галерейный бизнес: медиа, PR и cотрудничество

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическое консультирование семей: от неблагополучия к гармонии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Развитие и воспитание дошкольника: ключевые аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе