Заявка на участие
Район
(город),
регион
|
Ф.И.О, псевдоним
(при
наличии)
|
Дата
рождения
|
Электронный
адрес
и
контактный
телефон
|
Название конкурсной
работы
|
РТ, МБУ ДО ДДТ «Радуга
талантов» г. Агрыз, ул. Чайковского, д.15
|
педагог
дополнительного образования Коробейникова Эльвира Анисовна
|
22.06.1995
|
korobeinikova.elia1995
@yandex.ru
|
“Дуслык
сере...”
|
Дуслык сере...
Пьеса Кембридж халыкара
«Бала сити» дигән, мәктәптә бара,
спектакль 6 сыйныф укучылары
өчен билгеләнгән
КАТНАШАЛАР:
Гөлнара ‒ җыештыручы, 50 яшьтә.
Нәзирә Әхәтовна ‒ практикага кайткан, сабырлы һэм
түземле кыз.
Нина Ли ‒ Пекин шәһәреннән, 6 нчы “А” классының
старостасы. Тырыш, акыллы, дөреслекне яклаучы.
Райан ‒ Лондон шәһәреннән бай хәтәр егет.
Лариса ‒ бай, күп сөйләргә ярата торган, Мәскәү
шәһәреннэн
Язгөлем ‒ мактанчык , директор кызы, Казаннан.
Альберт ‒ төп Вашингтон шәһәреннән, китап сөюче, фән
белән кызыксынучы егет.
Сәхнәдә класс күренеше. Парталар, укытучы өстәле...Шкафта
глобуслар, китаплар ята. Идәндә чүп-чар, кәгазьләр ауный. Бүлмәгә кулына чилэк,
тоткан җыештыручы Гөлнара керә.
Гөлнара. Уф, тагын туздырганнар бүлмәне...Ну шушы
балаларны...(Идәнне себерә башлый.) Чынлап та туйдым , әйтсәң дә юк,
әйтмәсәң дә.(Идән юарга керешә. Нәзирә керә.)
Нәзирә. Исәнмесез, апа җаным!(тагын да кычкырып).
Исәнмесез!
Гөлнара (артына борылып). И, я, Аллам, кит-кит,
идәнгә басма, әле генә юдым бит. Кадерен дэ белмисез бит сез...Читкәрәк китеп
булмыймы ,э? Уләәәәәм икән, классыгыз белән шундый бит сез. Барчагыз да бай,
син дә шул шишкаларның берседер инде?
Нәзирә ( чәк кенә читкә китеп). Зинһар, гафу
итегез,сез мине бутадыгыз бугай, мин практикага килдем, укытырга. Миңа 6 нчы
“А” ны тапшырдылар. Мин, Нәзирә булам.
Гөлнара. Ә мин, Гөлнара апаң! Әстәге... (Әз генә
уйга батып). Бичаракаем, бик кызганам үзеңне. Бу балалар бөтенләй
башка...Әлеге класста практика үтеп бетерә алмыйча елап китүче укытучылар бик
күп булды. Явыз этләр оясына килеп эләктең шул, балам. Йа Хода!...(Башын
аска иеп, борын астына нидер сөйләнеп, чыгып китә).
Нәзирә. Гөлнааара апа, тукта!Нәрсә булган икән соң бу
класста?Нишләп алай начар яктан сөйләде икән, һич аңламыйм?(Сәгатенә карый,
карый, чыгып китә).
Телефоннан сөйләшеп, Райан
керә.
Райан. Да, да, дим... Әйе тыңлыйм! Нәрсә инде, әти, ә?
Беләм инде беләм... Вообщем, син миңа Лондоннан яңа айфон алып җибәрәсең бит
инде, име, яңасын? Бусы иске модель бит инде. Алло, нәрсә дисең? Ә, ярар,
соңрак шалтыратырмын алыйса, хуш!
Альберт керә, сумкасын асып.
Райан (Альбертның аркасына сугып). Сәлам,
брат! Ай-һай, бер дә үзгәрмисең үзең...Кызлар белән йөрер идең, ичмасам.
Альберт (күзлеген аскарак төшереп). Әлегә,
кызлар турында уйланырга, вакытым юк. Мин китап укырга яратам, бигрәк тә әдәби
китапларны...Сиңа да, укырга, киңәш итәм.
Райан. Һе миңамы?(Көлә). Көлдермә әле.
Альберт партага барып утыра.
Дәфтәрен сумкасыннан алып, нидер язарга керешкәндә, иң башта кабинетка җенләнеп
Нина керә һәм Альберт янына килеп утыра, соңнан куыша-куыша Лариса белән
Язгөлем керә.
Язгөлем. Юк, мин алай эшли алмыйм, белдеңме?
Лариса. Ярар инде, бер көн эчендә үлмәссең.
Язгөлем. Мин сиңа ул кофтамны бирә алмыйм.
Лариса. Үләм, мактанган була, ичмасам. Әйбер сорасаң,
чын саран бака! Кеше көлкесе! Ярар кирәкми, әнием Мәскәүгә ялларга кайткач,
алырмын диде, белдеңме (тел күрсәтеп, партасына барып утыра).
Нина (партадан сикереп тора). Туктагыз әле,
җитте сезгә!Талашып туймадыгызмыни?!
Язгөлем. Нина кысылма, э син (Ларисага төртеп)
үзеңне бел, яме, мин мактанчык булсам, син-ялганчы!Менә күрерсез әле (хыялга
бирелеп), үсеп җиткәч мин Америкага барам. Шунда кияүгә дә чыгармын әле.
Барысы да кулын селтәп көлеп
куялар.
Альберт. Америка егетләре, гадәттә, бай кәләшләрне сайлыйлар шул, шулай ук
белем ягына да карыйлар.
Райан (көлеп). Ну син, монстр, әллә ниләр
беләсен. Тинтәкләнмәсәң ярый инде...Җәмәгать, ә минем бер яңалыгым бар, бит
эле, бә-бә-бә!
Альберт. Нәрсә, яңалык әйтүчеләребез алмашынды мәллә?
Райан (Альберт каршысына басып). Нәрсә, егет, проблемалар кирәк мәллә?
Альберт (басып). Нигә җикеренәсең.
Райан (Альбертның якасыннан эләктереп).Син
малай...
Альберт. Нәрсә...
Нина (кычкырып). Булды, җитте сезгә!Райан, яп
авызыңны!
Райан. Тыңлыйм, сэр.
Альберт. Кызларга “сэр” – дип дәшмиләр.
Райан. Альберт, башлама гына инде тагын...Карале, бер
мәзәк сөйлим үзеңә...
Альберт. Юк, кирәкми, рәхмәт.
Райан. Сөйлим инде соң?
Альберт. Бәйләнмә әле миңа, Райан! Әнә химияңне укы!
Болай да икелегә батып беттең...
Райан. Синең белән кешечә сөйләшеп тә булмый.Укы-укы,
хәерче галим булырсың!
Нина. Райан, тынычлан әле! Көн дә талашудан баш чыкмый
синең!Укы химияңне!
Райан (башын тотып). Хәзер икенчесе! Сез
Альберт белән туганнар мәллә, бер үк әкиятне сөйлисез?
Нина (сәхнә алдына килеп). Бәлки, шулайдыр.
Тыңлагыз әле мине барыгыз да, сез 6 нчы класска җитеп тә гаепне үзегездән эзли
белмәдегез, һәрвакыт кемдер гаепле булып чыга иде. Ә сез менә хәзер уйлагыз... Шундый
хәлгә калуыгызга сез үзегез гаепле түгелме соң? Намус дигән нәрсә бармы соң
сезнең?
Барысы да уйга батып, хыялга
биреләләр.
Лариса. Чынлап та, мин ялганчы! Кешедән гел көлеп
гомерем үтеп бара, ә бит мин кечкенә чакта бик матур җырлый идем.
Альберт. Ә мин әти-әниемә курчак театры куя идем...
Язгөлем. Кечкенә чакта бии-бии җырларга өйрәткәннәре
әле дә хәтердә. Менә карагыз.(Җырлап, биеп күрсәтә).
Райан. Ә мин алты яшьтә шигырьләр яза идем... (Башын
аска өеп). Гафу итегез мине, барлык кимсетүләрем өчен.Чыннан да нәрсә булды
соң?Без шулай тиз олыгайдыкмыни? Бернинди җыр да, бию дә кызыксындырмый
башлаган... Мәктәптә үткәрелгән бер генә чарада да катнашмыйбыз бит! Ә күпме
укытучыны елаттык. Мин ниһаять, аңладым: без дөнья куарга яратучы заман
балалары!Модага ияреп, кешелек сыйфатларын югалта башлаганбыз... Менә нинди
хәлгә төштек.
Лариса. Мин куркам ... Нәрсә эшләргә соң инде? Димәк,
Гөлнара апа безнең өчен тырыша түгелме соң?
Райан. Без үзебез гаепле!
Альберт. Шәп! Шулай булу файдага булгандыр, бәлки!
Менә бит, акылга килә башладык.
Язгөлем. Дусларым, бүгеннән башлап без мәктәптә иң
үрнәк, иң тәртипле класс булырга тиешбез!
Нина. Бер-беребез белән ачуланышмаска, бер-беребезне
хөрмәт итәргә, кеше күңелен яраламаска сүз бирик.Чөнки без төрле милләттән, кешелек
сыйфатлары бөтенләй югалса, тормыш ямен дә аңлый алмабыз.
Кочаклашалар, сүз бирешәләр,
кулларын болгап хушлашалар.
Пәрдә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.