335207
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокИностранные языкиДругие методич. материалыСценарий внеклассного мероприятия о дружбе

Сценарий внеклассного мероприятия о дружбе

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Тема: Дуслыкка чикләр юк


Максат: Балаларда татар халкының гореф–гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына мәхәббәт, башка милләт кешеләренә хөрмәт, дуслык, толерантлык хисләрен тәрбияләү.

Кичә барышы:

Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!


Укучы. Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык - безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.

Безнең халык кунакчыл:

- Якты чырай, такта чәй, дип

Каршы ала кунакны.

Җыр «Әссәламегаләйкем» башкарыла

(Резеда Ахиярова көе, Госман Садә сүзләре)


Алып баручы. Татарстан – күп этнослы һәм берничә динле төбәк. Республикада йөз унбиш милләт вәкиле яши. Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, күпчелекне татарлар (2000116 кеше – 52,9 %) һәм руслар (1492602 кеше – 39,5%) тәшкил итә. Өченче урында чувашлар (126532 кеше – 3,3%). Удмуртларның, украиннарның, мордваларның, башкортларның саны 10 мең кешедән артып китә.


Түбән Кама халкы – 263 мең. Шул исәптән татарлар – 49,2%, руслар - 46,1%, чувашлар- 3%, украиннар, башкортлар 1%.


Безнең мәктәбебездә укучылар саны – 958 бала. Шул исәптән татарлар – 510, руслар – 419, чувашлар – 25, башкортлар – 11, таҗиклар – 13, үзбәкләр, украиннар – 6шар, мари, мордва – 2шәр бала һ.б.



Алып баручы. Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Нәкъ шул турыда «Лехайим» журналының бер санында болай дип язылган: «Татарстан халыкларының үзара дус яшәвенең сәбәпләре күп илне кызыксындыра. Америкадагы бер хәбәрченең әйтүенчә, әгәр чит илләргә йөз хәбәрче җибәрелсә, аның иллесе Әфганстанга, ә икенче яртысы Татарстанга төрле диндәге халыкларның үзара килешеп яшәү серләрен өйрәнүгә килә.

Татарстанга шундый максат белән АКШның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе килгән иде. Ул республикабыздагы төрле дини оешма башлыклары белән күрешеп сөйләште. Илче очрашудан бик канәгать булуын әйтте һәм «Татарстан, дөрестән дә, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала»,- дип белдерде. Әйдәгез сүзне кунакларга бирик.


Музыка уйнала. Залга бии-бии татар, рус, башкорт, чуваш, керәшен кызлары керә.

Алар үз телләрендә исәнләшәләр.


- Исәнмесез!

- Здравствуйте!

- Һаумыһыгыз, дуслар!

- Авани, тус!

- Арумы сез, карендәшләр!


Алып баручы.

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.


Татар кызы.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет,

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.


Рус кызы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.


Башкорт кызы.

Ут- күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак безнең җирдә теләкләр.


Чуваш кызы.

Ут – күршеләр булган кебек,

Су – күршеләр күптән без,

Уртак Идел–анабызны

Имеп бергә үскәнбез.


Керәшен кызы.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшереп үтик,

Күңелле итеп бүген

Уен үткәрик әле.


Укучы. Татар дисәм, мине дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без, көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

Татарча бию башкарыла

(2 а сыйныф укучылары)


Башкорт халкы элек-электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары – курай. Безгә курайда берәр башкорт көен уйнап күрсәтмәссез микән!

Курайда бер көй башкарыла.

Башкорт халык җыры.

(Хаярова Р.М. кызы башкара)


Алып баручы. Халыклар дуслыгы. Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын һәрвакыт рухландырды, аларга бетмәс–төкәнмәс илһам чыганагы бирде. Рус әдәбияты да – халыклар дуслыгына дан җырлаучы әдәбият.


Рус халык биюе (3 г сыйныф укучылары)

Такмаклар башкарыла.


Алып баручы.


Чуваш халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда чуваш мәктәпләре дә байтак, шул исәптән Түбән Кама шәһәрендә дә чуваш мәктәбе эшләп килә. Соңгы елларда чуваш әдәбиятыннан да олимпиадалар үткәрелү күркәм гадәткә әйләнде. Алар безгә күчтәнәчкә татар халык шагыйре Ш. Галиевның «Авани, тус» шигырен алып килгән. Анда ике тугандаш халыкның авыр чакта да, бәхетле яңа тормыш төзегәндә дә гел бергә булулары турында әйтелә. Рәхим итеп, шушы шигырьне тыңлагыз.


Авани, тус” Ш. Галиев шигырен Мидюгин А. Башкара (5в)


Алып баручы. Керәшеннәр гомер-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле.


Такмаклар башкарыла(Иванова Надя, 6 в сыйныфы укучысы)


Ишектән керүләре,

Елмаеп көлүләре.

Әллә нинди бәхет булды-

Сезне бер күрүләре.


Яшел кыяк җибәрәдер

Бакчада суганнарым

Гөлләр кебек нур балкытып,

Яшәгез, туганнарым.


Алай да бергә-бергә,

Болай да бергә-бергә

Дуслар белән бергә булсаң,

Күгәрчен кебек гөрлә.


Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Ишетсеннәр, белсеннәр,

Җыелганнар бу табынга

Бертуганнар дисеннәр.


Их, дускайлар, сезнең белән

Шат минем күңелләрем,

Гел дә шулай дуслык белән

Үтсә иде гомерләрем.


Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Кояш гел көлеп торса.

Кризисны да җиңәрбез,

Дуслык күпере булса.


Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халыкларның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. Ягез, кунаклар, сүз сезгә!


Татар кызы.

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәкчәк,

Авызга кабуга эри -

Телең йотмыйсың чак-чак.


Рус кызы.

Ох, какие вкусные

Блинчики у нас,

От чистого сердца

Испекли мы для вас.


Чуваш кызы.

Тантаналы мәҗлесләрдә

Калачның урыны түрдә,

Көн саен ашап торсак та,

Кире какмабыз бер дә.


Башкорт кызы.

Алып килдем сезгә, дуслар

Күчтәнәчкә башкорт балы,

Салкын тиеп китсә әгәр,

Безнең бал ул бик шифалы.


Керәшен кызы.

Иң тәмле ризык санала

Бездә яфрак бөккәне.

Яратып ашасаң әгәр,

Рәхмәт әйтеп кит, яме.


Алып баручы. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыклары чәчәргә.


Кадерле кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез ахырга якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз һәм күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә - муллык, тәнендә - саулык, фикерендә - зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!


«Дуслык турында» дигән җыр хор белән башкарыла

(Салих Cәйдәшев көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре)

Общая информация

Номер материала: ДВ-041645

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Французский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Испанский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Немецкий язык: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Китайский язык: теория и методика обучения иностранному языку в образовательной организации»
Курс «Английский язык для начинающих (Beginner)»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания немецкого языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания французского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания испанского языка с учетом требований ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания китайского языка с учетом требований ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков: английский, немецкий, французский»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика билингвального обучения иноcтранным языкам»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания русского языка как иностранного»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности помощника-референта руководителя со знанием иностранных языков»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.