Инфоурок Доп. образование СтатьиСовет районының “Милли мәгариф”е тарихы

Совет районының “Милли мәгариф”е тарихы

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

“Совет районының “Милли мәгариф”е  тарихы  

                          музее эшчәнлеге”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башкаручы:

Гафарова Гульнара Галихановна

175 нче мәктәп укытучысы

 

 

 

 Хәерле көн, хөрмәтле коллегаларым. Сезне мәктәбебездә эшләп килүче Совет районының “Милли мәгариф”е тарихына багышланган музей эшчәнлеге белән таныштырып үтәсем килә.

  Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

Музейлар белем бирү һәм тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.

     Музейлар укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына  кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора.

2011 нче елның 4нче октябре безнең мәктәбебез өчен истәлекле көн була. Бу – мәктәп музее ачылу. Совет районының Мәгарифе тарихы музее  нәкъ  укытучылар көненә   ачыла. Совет районы “Милли мәгариф”е тарихы музеенда районыбыз мәктәпләре, мәктәпкәчә яшьтәге учрежденияләр, укытучылар, тәрбиячеләр турында күп материаллар тупланган.

Музей материалларын, аның экспонатларын җыюда админестрация җитәкчеләре, ветеран укытучылар , мәктәбебез укытучылары һәм укучылар катнаша. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп материаллар, тарихи экспонатлар җыела.

 Укучылар музейны тулыландыру максатыннан аерым кешеләрдән, шәхси коллекционерлардан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар җыйдылар.  Экспозицияләр  ветеран укытучыларга ихтирам тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында мәгариф үсешенә зур хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары,  оешмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәләр.

Музей эшчәнлегендә мәгариф тарихын өйрәнүгә  зур игътибар бирелә.  Укучылар өчен музейда үткәрелгән класс сәгатьләре балаларга бай тарихи мәгълүмат бирә, тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итә. Мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләрне өйрәнүдә музейда сакланучы иске кулъязмалар, уку әсбаплары, экспонатлар, фоторәсемнәр, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.

Музей үз эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып бара

1.Совет районы картасы.

2. Совет районы мәгариф үсешенең уңышлы юл башы

3. Районның мәгариф бүлеге- идәрә итү үзәге стенды

4.Районның методик оешмасы

5. Мәктәп җитәкчеләре стенды

6.Алар районыбыз таянычлары

7. Хезмәт тәрбиясе

8.Алдынгы  мәктәпләр

9. Районыбызда мәгариф үсеше

10.Тугрылыклы һәм сәламәт алмаш әзерлибез

11.Алар Ватанны сакладылар, илнең киләчәген укыттылар.

12 Милли мәгариф

13..Профсаюз оешмаларының эше.

14. Дәресләрдә заман сулышы

15.Районыбызның даны

16. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары

17. Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле.

18. Өстәмә белем бирү оешмалары

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны “җанлы тарих” дип йөртәләр. Мәктәп музееның балаларны туган илебезне сөюче чын гражданнар итеп тәрбияләүдә булган мөмкинчелекләре искиткеч зур.

Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат, экскурсоводларның мавыктыргыч сөйләме бала күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдыра. Музей эшчәнлеге аша балалар күңелендә туган якты хисләр, һичшиксез, аларны чын патриотлар итә.

Музейларның әһәмияте нидә соң? Бу сорауга җавапны ерактан эзлисе юк. Мәктәп музее тик тормый, ул һаман саен үзенең байлыгы белән уртаклаша. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейдагы экспонатларны көнкүреш  әйберләрен үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, укытучыларыбызның, тәрбиячеләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар. Мәгариф тарихын тирәнтен белергә теләгән укучылар өчен,  түгәрәк  эшли. Түгәрәк әгъзалары  мәктәпләр турында, укытучыларыбызның хезмәт һәм сугыш батырлыкларын, тормыш сәхифәләрен өйрәнәләр, материаллар туплыйлар, альбомнар төзиләр, кызыклы очрашулар уздыралар. Мондый эш башкару укучыларда патриотлык хисе тәрбияли, мәгариф  тарихы, мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән укытучылар, тәрбиячеләр белән кызыксыну уята.

Укучылар өчен, мәктәптә узган  укытучылар семинарлары, очрашулар вакытында экскурсоводларның музейдагы экспозицияләр, анда тупланган экспонатлар, материаллар турында чыгышлары тыңлаучыларда мәгариф тарихына кызыксынуны көчәйтә, үз укытучылары белән горурлану, аларга карата хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияли.

Музейда кичәләр, чаралар да   үздырыла. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф–гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән, сыйныфтан тыш чаралар әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнгән.

Соңгы елларда музей советы оештырган түбәндәге чаралар зур әһәмияткә ия булды: мәгариф ветераннарын искә алу кичәләре; Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар һ.б.

Музеебыз  көннән-көн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый. Ветеран укытучылар, мәктәбебез укытучылары, укучылар бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар.

Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Без төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да яуладык. Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның  киләчәге бар дигән сүз.

Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә балаларга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә  музей эшчәнлегенең әһәмияте әйтеп бетергесез.

Бүгенге көндә “Виртуаль экскурсияләр” һәм “Виртуаль күргәзмәләр” оештыру өстендә эшлибез. Алар тамашачыга үзенчәлекле рәвештә музей һәм музей хәзинәләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

Бу ике сменада эшли торган мәктәп укытучылары өчен зур мөмкинлекләр ача, чөнки музейның үзенә кермичә генә, сайтка тупланган материалларны кулланып, укучыларны музей тарихы, аның экспозиөияләре, экспонатлары, музей яңалыклары белән сыйныф сәгатьләрендә һәрдаим таныштырырга, интерактив экскурсияләр үткәрергә була. Укучыларда да яңа технологияләр кулланылган музей эшчәнлеге кызыксыну уята.

Сайтка урнаштырылган Совет районы мәгарифе тарихы музее материалларын Сез дә үзегезнең эшчәнлегегездә куллана аласыз.

Һәм бүген дә без сезнең белән музеебызга интерактив экскурсия ясарбыз. Ә музей белән якыннан танышырга теләүчеләр булса, музейга кереп танышырга мөмкин.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Совет районының “Милли мәгариф”е тарихы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Хәерле көн, хөрмәтле коллегаларым. Сезне мәктәбебездә эшләп килүче Совет районының “Милли мәгариф”е тарихына багышланган музей эшчәнлеге белән таныштырып үтәсем килә.

Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 861 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.12.2018 488
    • DOCX 40.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 609348
    • Всего материалов: 54

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Психолого-педагогические аспекты деятельности тренера-преподавателя по велоспорту в организациях физкультурно-спортивной направленности

Тренер-преподаватель

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Теория и методика тренировочного процесса по легкой атлетике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация дополнительного образования детей в условиях дошкольной образовательной организации

Педагог дополнительного образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 105 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 534 человека

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство и дизайн: взаимовлияние и современные тенденции

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление рисками в бизнесе: анализ, оценка и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе