Балалар бакчасында театр
сәнгате аша татар телен ѳйрәтү.
Соңгы елларда
тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган халкыбызның
милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искә алып, без дә балалар
бакчасында халкыбызның матур сәнгате - театр белән балараны таныштыруны, шул
матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.
Театр нәниләрне
сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү
сәләтен , сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һэм әхлакый
тәрбия бирә. Театраль педагогика ысулларын кулану балаларның хәтерен,
игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән
идарә итү мѳмкинлекләрен , шулай ук коллективта үз үзләрен тоту, кыюлык эшләү
күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Театрда катнашучы
бала үзен иркен тота, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел
байлыгы, иҗади активлыгы арта.
Сәхнәләштерү
тѳрле образларны уйнау, шигырьләр сѳйләү, кичәләрне һәм бәйрәм иртәләрен иҗади
оештыру - боларның барысында да театр "теле" үзенчәлекләре чагыла.
Театр элементларын турыдан туры белем бирү эшчәнлегендә куллану бик отышлы.
Алар әкиятләрне рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп сѳйләргә ѳйрәнәләр, шигырьләрне
яттан сѳйлиләр. Рус балалары да бик теләп катнашалар. Алар рольләрне бик теләп
үзләштерәләр. Мондый эшчәнлекләр хәтердә кала һәм татар телен ѳйрәнүгә
кызыксынуны тагы да арттыра.
Сәхнәләштерү ѳчен
сабыйләр хәленнән килерлек һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алырга кирәк.
Мәсәлән: "Шалкан", "Теремкәй", "Йомры икмәк" һ.б.
Балалар
спектакльләрдә бик теләп катнаша, үз рольләрен оста итеп башкарырга тырыша,
тѳрле бәйрәмнәр вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгыш ясарга ярата.
Әти-әниләр үз
чиратында баласынын оста чыгыш ясавын күрү, түгәрәкнең киләчәге турында
сөйли.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.