- 05.10.2020
- 220
- 0
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Гимназия №125» Советского района города Казани
Статья на тему:
«Татар
теле дәресләрендә укытуда
коммуникатив һәм мәгълүмати
-коммуникатив
технологияләр куллану».
подготовила
учитель татарского языка и литературы
Хуснуллина Чулпан Нургалиевна
Казань 2015г.
Татар теле дәресләрендә укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллану
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчый. Ә хәзер заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.
Заман мәктәбенең тормышын информацион технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп, урынлы итеп кулланырга мөмкин. Бу технологияләрнең тел һәм әдәбият дәресләрендә куллануның берничә функциясен атарга мөмкин:
Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәлә.
Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә республика мәгариф хезмәткәрләренең алдында “Гомуми урта һәм профессиональ белем учреждениеләрендә инновацион эшчәнлекнең торышы һәм үсеше” дигән зур проблеманы чишү бурычы тора.
Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк прблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:
укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге
тәшкил итә;
белем алуда балалар үзләре актив катнаша;
укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.
Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм
программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.
Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар(компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары.
Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.
Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.
· Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук
· шәхес тәрбияләү;
· фикерләү сәләтен үстерү;
· эстетик тәрбия бирү;
· информацион культура тәрбияләү;
· укытуның сыйфатын күтәрү;
· предметара бәйләнеш булдыру;
· укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.
Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.
Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә соң?
Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программаны күз алдында тота.
Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:
· укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
· укучының танып белү активлыгын арттыру;
· тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;
· укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү
Кулланылган әдәбият.
1. Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989.
2. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан, 2001.
3. Г.Д.Томахин. Лингвострановедение. Что это такое?// Ин.языки в школе.-1996.-№6.
4. Ф.Ф.Харисов.Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.
5. Н. В. Агапова. Перспективы развития новых технологий обучения. – М.: ТК Велби, 2005 – 247 с.
6. Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын // Мәгариф, 2001, № 9. – Б. 10-12.
7. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
8. Желдаков М. И. – Внедрения информационных технологий в учебный процесс. – Мн.: Новое знание, 2003. - 152 с
9. Кононов А.Н. История изучения тюркских народов в России. Дооктябрьский период. – Л.: Наука, 1972. – 271 с.
10. Махмутов М.И. Методы проблемно-развивающего обучения в средних профтехучилищах. – М.: АПН СССР, 1983. – 63 с.
11. Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. – Казан: Мәгариф, 2001. – 88 б.
12. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.
Настоящий материал опубликован пользователем Хуснуллина Чулпан Нургалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалУчитель русского языка и литературы
Файл будет скачан в форматах:
Материал разработан автором:
Муслимова Гульназ Равилевна
Учитель
Бәйрәм кичәсе "Каз өмәсе" 6-7 яшь
Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий.Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Курс профессиональной переподготовки
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Еще материалы по этой теме
Смотреть
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчый. Ә хәзер заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.
7 240 215 материалов в базе
Вам будут доступны для скачивания все 218 280 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
2 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.