Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Татар телен өйрәтүдә уен элементлары

Татар телен өйрәтүдә уен элементлары


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Приложение №1

к Положению

о XIV республиканской научно-

исследовательской

конференции школьников

«Рождественские чтения»


Заявка

участника Рождественских чтений


Подпись направляющей организации

«__» __________________2015г.


























Приложение №2

к Положению

о XIV республиканской научно-

исследовательской

конференции школьников

«Рождественские чтения»



Татар телен өйрәтүдә уен элементлары

Иванов Яков


Школа №32, 4 класс Научный руководитель – учитель татарского языка и литературы Галяутдинова Г.И.



  • Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур.

  • Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин.

  • Уенны нәтиҗәле үткәрү өчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дә әһәмияте зур.

  • Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында дә бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә , үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота.

  • Г.К.Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, үстерелешле һәм социальләштерүче уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә.

  • Дәрестә реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуацияләр урын алырга тиеш. Мәсәлән, “ Китапханәдә”, “Мәктәптә”, “Кунакта”, “Базарда”, “Безнең гаилә”, “Мин Татарстанда яшим”, “Кибеттә” һ.б.

  • Һәр дәрестә Шәвәли катнаша ала. Аның биремнәрен үтәргә, яки аңа ярдәм итәргә кирәк була. Болай эшләгәндә дә балаларда кызыксыну уяна.

  • Журналист», «Могҗизалар кыры», «Сүзләр баттлы», «Күренекле шәхесләр», «Күршеләр», һ.б. шундый рольле уеннар татар теле дәресен тагын да кызыклы итә, балаларга телне өйрәнүгә дәрт өсти.

  • Безнең төп максатыбыз – рус телендә сөйләшүче балаларда татар теленә, аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның дуслыгын арттыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, үз фикерләрен эзлекле дәлилли, нәтиҗәләр ясый, бәхәсләшә белү, бер-берсе белән аралашу культурасын үстерү.



Приложение №3

к Положению

о XIV республиканской научно-

исследовательской

конференции школьников

«Рождественские чтения»



XIV Рождественские чтения. Секция: (Начальная школа, татарский язык и литература)

Исследовательская работа: Татар телен өйрәтүдә уен элементлары

Иванов Яков школа №32, 4 класс, Кировский район, город Казань

Научный руководитель: учитель татарского языка и литературы Галяутдинова Гульшат Ильшатовна

Казань 2015




































Кереш

Балаларның бай рухлы, сау - сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул”.

Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш – көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәненә ышанасың.

Уен дигәннән, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаруы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.

Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.

Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин.

Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә, уйналган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, татар теле фәненән белем һәм тәрбия бирү бурычын күздә тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Татар теле дәресләрендә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга,уен элементлары кертеп, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр куелырга тиеш. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра.

Дәрестә уеннар оештыру - укытучының актив формалары һәм методларыннан файдалану ул.

Татар телен өйрәтүдә уен элементлары” исемле эшебезнең актуальлеге дә иң беренче чиратта, әлеге теманың педагогогик өлкәдә дә, уку-укыту сферасында төп рольне алып торуы белән, хәзерге заманда яңа укыту стандартлары пәйда булуы белән бәйле.

Безнең төп максатыбыз - башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрен күзәтү, уен элементларының ни дәрәҗәдә кулланылышын, аларның әһәмиятен, нәтиҗәсен анализлау.

Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк дип табылды:

  1. Дәрестә кулланырга мөмкин булган уен элементлары хакында белешмә туплау, алар белән танышу.

  2. Татар теле дәресләрендә уен элементларының кулланылышын күзәтү.

  3. Әлеге элементларның әһәмиятен, нәтиҗәсен анализлау.

Хезмәтебез кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт.

Төп нәтиҗәләр йомгак өлешендә гомумиләштерелеп бирелә. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге хезмәтнең ахырында урнаштырыла.






Төп өлеш

Уенны оештыру өчен, элек төп бурычны билгеләргә, укучыларны уенга әзерләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән тәэмин итәргә. Уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштырырга; максатны һәм чишелергә тиешле бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәүгә ирешергә, чишелешнең дөреслеген тикшереп, нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була.

Уенны нәтиҗәле үткәрү өчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дә әһәмияте зур.

Уен дәресләренең төрләре.

Төрләре ягыннан татар теле дәресләрендә кулланыла торган уеннарның түбәндәгеләргә бүленә:

- КВН дәресләр;

- сәяхәт дәресләр;

- башка төр уен - дәресләр;

Татар теле дәресләрендә уеннар һәм уен элементлары куллану әһәмиятле.

Алган белемнәрне актуальләштерергә, үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә, иҗади халәт булдыра. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда КВН дәресләренең әһәмияте зур.

Сәяхәт дәресләр укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә Һәм иҗади халәт булдыра; укучы бу төр дәресләрдә фән нигезләрен үзләштерү белән бергә үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.

Табышмак, тизәйткеч һәм башка мавыктыргыч күнегүләр балаларны уйларга өйрәтәләр, фонематик ишетүләрен, сүз сизгерлеген үстерүдә ярдәм итәләр. Әсәрләрнең теле камил, сурәтләү чараларына бай. Кыскасы, тел дәресләре өчен менә дигән хәзинә.

Бүгенге заман шартлары уку процессының гуманлылыгы, бала шәхесенә якын килүгә, анда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлеш алу һәм күпкырлы шәхес формалаштыру белән характерлана. Бу мәсьәләне гамәлгә ашыру балаларны яңача укыту һәм тәрбияләүне таләп итә. Укыту укучыларның танып белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, уку яшәешнең һәр чорында да авыр булган. Җиңел уку булмый, әмма без – укытучылар бу процессны кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә бурычлыбыз.

Кечкенә яшьтәге укучы балалар белән эшләү мине психофизиологик үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнүгә этәрде. Яңа гына балалар бакчасыннан килгән сабыйларның игътибарлары да, истә калдыру сәләте дә бик йомшак, бигрәк тә уку кызыклы булмаса. Баланың мәктәпкә кергәндә барлыкка килгән психологик киртәләрне тиз арада җиңү юлы итеп укыту-тәрбия процессында уеннар, аның элементларын куллану бик отышлы. Димәк, дәрескә уен, уен ситуцияләренкертергә кирәк.Уен ситуацияләре укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли,хәрәкәт,көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.

Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди В.А. Сухомлинский.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында дә бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә , үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләмэшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

Безнең өлкәгә килгәндә, ягъни рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К.Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, үстерелешле һәм социальләштерүче уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Уеннарны яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.

Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Уен фикер эшчәнлеген активлаштыра, белем дәрәҗәсен киңәйтә. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм осталык күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында балаларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Уен җиңүгә кызыксынуны уята, шуңа күрә дә укучы балалар биремнәрне төгәлүтәргә тырышалар, уен кагыйдәләрен саклыйлар.

Дәрес структурасына хәрәкәтле, сюжетлы, рольле, лексик-грамматик уеннар, төрле башваткычлар, таблицалар белән эшләүне кертү бик тә уңай була. Боларны куллану механик хәтерләүне , ятлауны инкяр итә.

Дәрестә реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуацияләр урын алырга тиеш. Мәсәлән, “ Китапханәдә”, “Мәктәптә”, “Кунакта”, “Базарда”, “Безнең гаилә”, “Мин Татарстанда яшим”, “Кибеттә” һ.б.

Ситуация – аралашуда укучылар актив катнашсыннар өчен, кирәкле сүзләр, фразалар, җөмләләрне дөрес итеп укытып, әйттереп карау зарури. Аралашу темасы таләп иткән эмоциональ атмосфера тудыру да мөхим. Дәрескә уен өчен кирәк булган предметлардан файдалану, яисә аларны алыштыра торган макетлар, уенчыклар куллану да истә калдыруны күпкә җиңеләйтә.

Кыш” темасын үткәндә кыш бабай, чыршы, кар кызы, бүләкләр, бәйрәм макетларын файдаланырга була. Йорт рәсеме белән уен оештыру отышлы.

Мәсәлән, “Помоги словам найти свой домик” уенында өй эченә кушымчалар языла, сүзләр бирелә. Шул сүзләрне йортларга урнаштырырга кирәк.

Рольле уеннарны куллану “Ашамлыклар кибетендә”, “Ашханәдә” кебек темаларны өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була. Әйбернең үзенчәлекле якларын : төсен, формасын, күләмен атый белү активлаша. Сорау бирү, аңа җавап кайтару, репликалар, диалоглар төзү сәләте үсә.

Һәр дәрестә Шәвәли катнаша ала. Аның биремнәрен үтәргә, яки аңа ярдәм итәргә кирәк була. Болай эшләгәндә дә балаларда кызыксыну уяна.

Без дәрестә «Журналист» уены уйныйбыз. Берәребез алдан сайланып куела, икенче дәрескә укытучыбыз бирә торган сорауларга өстәмә, үзе төрле кызыклы сораулар әзерләп килә. Бу бик күңелле аралашу. Шулай ук без дәрестә “Могҗизалар кыры” уенын, сүзләр баттлын уйный алабыз. Төрле ток-шоулар оештыра алабыз. Дәрескә үзебез кроссворлар төзеп киләбез.

Күренекле шәхесләр” уены.

Һәрбер укучы бер күренекле кешене сайлап ала һәм беренче заттан аның турында сөйләргә тиеш була. “Күренекле шәхес” укытучы өстәле янына чыга, ә калган укучылар аңа сораулар бирәләр. Ролен тиз танытмас өчен, бу уенчы сорауларга турыдан-туры ачык итеп җавап бирми. Әгәр төркемдәге укучылар бу шәхесне танысалар, фамилиясен кәгазьгә язып, укытучыга бирәләр. Берничә дөрес җавап табылганнан соң, укытучы уенны туктата һәм җиңүчене билгели.

Күршеләр” уены.

1. Иң башта укучылар үзләренең күршеләре турында сөйлиләр. Укытучы укучылардан күршеләре белән ничек яшәүләрен сораштыра: күршеләре аларны борчымыймы, бигрәк тә нәрсә аларга комачаулый (кирәкле-кирәксез шакылдау, көчле тавыш белән телевизор карау, музыка тыңлау һ.б.). Күршеләрдән канәгатьсезлек сәбәпләре тактага язылып куела. Шуннан соң төркем парларга бүленә, биремнәр таратыла. Һәрбер пар күрсәтелгән сәбәпләрнең берсен сайлап ала, диалог төзеп, аны уйнап күрсәтә. Аннан соң парлар яңадан төркемнәргә берләшәләр һәм күршеләр белән яхшы яшәү кагыйдәләрен төзиләр.

2. Бу уен мәгълүмат җыюга нигезләнеп төзелә. Уенда катнашучылар бәйрәм табыны янына чакырыла. Табын янында күрше утыручалар арасында әңгәмә оештырыла, алар кайчандыр бер-берсен күргән кебек, ләкин кайчан, ничек очрашулары турында хәтерли алмыйлар. Уенчыларның төп максаты – шул очрашуны ачыклау. Сөйләшү барышында кунаклар бер-берсе белән танышалар, кайда яшәүләре, кайда укулары турында һ.б. сорашалар.

Парыңны тап” уены.

1. Уен башланыр алдыннан һәр укучы нинди дә булса мәгълүматның бер өлеше язылган карточкалар ала һәм икенче өлешен (ягъни үзенең парын) табарга тиеш була. Мондый уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә актив кулланырга мөмкин.

2. Төркемдә һәр укучының пары бар, ләкин парлар билгеле түгел. Һәр укучы бер-берсенә сораулар биреп парын табарга тиеш. Укытучы уенда катнашучыларга, билгеле бер вакытта сәяхәткә җыенырга тәкъдим итә. Моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Катнашучыларның бурычы – үзеңә юлдаш табу. Шул максаттан чыгып, укучылар бер-берсе янына киләләр һәм бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясыйлар, аларның планнарын сораштыралар, үзләренең сәяхәт шартлары белән таныштыралар. Уенчылар үзләренең парларын тапканчы, шулай бер-берсе белән аралашалар.

3. Уенга катнашучылар икешәр карточка алалар. Беренче карточкага кызыксыну өлкәсе, гадәтләр, ә икенчесенә – тапшыраласы бүләк исеме языла. Бүләк дөрес тапшырылсын өчен, бер-береңнең гадәтен, нәрсә белән кызыксынуын яхшырак белергә кирәк. Моны үзара аралашу вакытында гына ачыкларга мөмкин.


Дәрестә әкият, хикәя укылган булса, аларны сәхнәләштерәбез. Ахырда иң яхшы уйнаучы билгеләнә. Бу балаларны аеруча мавыктыра. Мондый уеннар тәрбияви яктан бик әһәмиятле. Алар баланы хисләндерәләр, нәфислек тойгысы уяталар.

Сүз уйлау”, “Исем уйлау”, “Әйтеп бетер” һ.б. шундый уеннарны уйнаганда бары татар телендә генә сөйләшү мөһим.

Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан санамышлар, тизәйткечләр, җырлар, шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар,кроссвордлар татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

Конкрет дәрестә кирәк алымнарны сайлый белү, дәресне яхшы күрсәтмәлелек белән тәэмин итү, дәрестә игелеклелек һәм үзара аңлашу булдыру кирәк.

Безнең төп максатыбыз – рус телендә сөйләшүче балаларда татар теленә, аның сәнгатенә, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның дуслыгын арттыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, үз фикерләрен эзлекле дәлилли, нәтиҗәләр ясый, бәхәсләшә белү, бер-берсе белән аралашу культурасын үстерү. Ә төп бурычыбыз – балаларга нәтиҗәле белем, тәрбия бирү юнәлешендә эшләү.




























Йомгак

Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.

Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур

Уенны оештырганда, түбәндәге максатларны күз алдында тоту мөһим:

1) укучыларның аралашу (коммуникатив) эшчәнлеген активлаштыру;

2) сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлү;

3) тормышта укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрдән файдалану;

4) үзара ярдәмләшү, телдән дөрес актив аралашу мохиты булдыру

Безнең уйлавыбызча, татар теле дәресләрендә уеннар үткәрү бик мөһим нәтиҗә бирә. Рус телле балаларга уеннар ярдәмендә дәресләр үткәрү тагын да кызыграк. Укучылар теманы тиз отып алалар. Дәресне бик зур кызыксыну белән көтеп алалар. Уеннар уйнаганда балаларда җаваплылык хисләре, командада эшли алу күнекмәләре, телне өйрәнүгә дәрт уяна. Мондый дәресләр укучы күңелендә истә дә кала.

Без – укучылар татар телен яратып, хөрмәт итеп, зур кызыксыну белән өйрәнербез дигән теләктә калабыз!.






Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Макаренко А.С. Лекции о воспитании детей// Под ред. А.С.Макаренко и В.Н. Колбановского.-4-ое изд.-М: Учпедгиз,1952.

  2. Селевко Г.К. Современные образовательные технологии: учеб.пособии-М.,1998.

  3. Сухомлинский В.А. Гомеремне балаларга бирәм. –Киев; Радяська школа, 1969.

  4. Фатхуллова К.С., Замалетдинов Р.Р., Юсупова А.Ш.. Методика использованияонлайновыхкурсовв обучениитатарскому языку//Филология и культура. PhilologyandCulture” - 2013 - №3






































hello_html_1a4db212.png





hello_html_3c421432.png

hello_html_369a945f.png



hello_html_3784ff17.png



hello_html_3de5e25e.png





hello_html_m3b7d9c58.png







Автор
Дата добавления 18.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров159
Номер материала ДБ-366472
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх