Инфоурок Другое КонспектыТатар теленнән дәрес конспекты "Сан"6 кл.

Татар теленнән дәрес конспекты "Сан"6 кл.

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

Тема:  Саннар иленә сәяхәт

6 нчы сыйныфта татар теленнән

үткәрелгән ачык дәрес

                                               

 

                                       

 

 

 Сыйныф: 6 нчы а

Үткәрү вакыты:08.02.14.

          Укытучы:Фазылҗанова Г.Ф.

Тема: Саннар иленә сәяхәт

Максат:

1.Сан темасын  өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында  белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү,

2. саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

    3. Халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, алар аша хезмәт                 сөючәнлек, белемлелек сыйфатлары тәрбияләү, укучыларда туган  җиребез белән  горурлык хисе тәрбияләү.

Тибы: Кабатлау- ныгыту.

Методлары: дәрес-презентация, информацион технологияләр куллану, сүзлек эше, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Җиһазлау:Татар теле, 6нчы сыйныф өчен дәреслек, (Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина) компьютер, мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе     ”Саннар иленә сәяхәт”,  карточкалар,    тест сораулары, сан кергән табышмаклар, мәкальләр язылган карточкалар.    .

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максат белән таныштыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

 Хәерле көн телик җиребезгә,

 Хәерле көн телик hәммәбезгә,

 Хәерле көн телик кунакларга,

 Хәерле көн телик үзебезгә!

 Иң элек сезне дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.

 

Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә!

 

II. Актуальләштерү

-Бүгенге дәресебезнең темасын белер өчен бер уен уйнап алыйк. “Яшерелгән сүзне бел” уены. Сез эзләп тапкан сүзләр нинди сүз төркеме булса, без дәрестә шуның турында сөйләшәчәкбез.

Слайд №    Фикер, алтын, тун, көчек, йөзем, бишек,кунак, берләшмә.

-Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-Сан. Әйе, бик дөрес әйттегез. Бүгенге дәреснең темасы- сан. Дәрестә аның төркемчәләрен искә төшерербез, аларның ясалу ысулларын, язылышын карарбыз, сан кергән җөмләләр, табышмаклар, мәкальләр укырбыз. Моның өчен без сезнең белән зур сәяхәткә чыгабыз. Шуңа күрә дәресебезнең исеме дә «Саннар иленә сәяхәт» дип атала.

-Укучылар, сәяхәтебез тукталышлардан тора. Экранга игътибар итегез әле,  тукталышларның исемнәре билгесез, әгәр дә сез бирелгән мәкальдән  нинди дә булса яшеренгән хикмәтле  санны тапсагыз, алга таба сәяхәт итә аласыз. Әйдәгез,  башлыйбыз. 1 нче тукталышның исемен укыйк әле.(яшеренгән санны табу 100 санын ни өчен хикмәтле икәнен ачыклау)

Слайд № 3                       100 сум акчаң  булганчы,

100 дустың булсын.

-Сан нинди сүз төркеме? (Укучы фикерләре тыңлана)

-Сан - мөстәкыйль сүз төркеме

-Ул нинди сорауларга җавап бирә. (Укучыларның җаваплары тыңлана)     

   Слайд №4

2 нче тукталышның исемен укыйк әле.(яшеренгән санны табу, мәкальнең мәгънәсен аңлату)

Слайд №  5                   Бер күрешү-үзе бер гомер.

-Саннарның ясалышы турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Слайд №  6)                  

   -3 нче тукталышның исемен укыйк әле.(яшеренгән санны табу, 7 санының ни өчен хикмәтле икәнен ачыклау)

Слайд № 7   Җиде кат үлчә, бер кат кис.

 

-Сан төркемчәләре турында әйтеп китик. (Слайд №  8)                  

 -Әфәрин! Без сезнең белән бик тиз хәрәкәт итәбез. Ә хәзер 4 нче тукта-лышның исемен укыйк әле. Монда безгә бераз уйлабрак эш итәргә кирәк булыр.(яшеренгән санны табу, мәкальнең мәгънәсен аңлату)

Слайд №9                              Беләге юан берне егар,

Белеме юан меңне егар.

-Укучылар, тактада язылган җөмләләргә игътибар итик әле. Җөмләдә саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, ясалышы һәм төркемчәсен билгеләргә

(Слайд №  10)                   .

Безнең мәктәптә биш йөз илле өч укучы белем ала.

Әни  энем белән миңа өчәр алма бирде.

Мин  Түбән Мактама икенче урта мәктәбендә  укыйм.

Җыр түгәрәгенә  тугыз-ун  укучы  йөри.

Без  икәү мәктәпкә  бардык. ( нәтиҗә ясала)

- 5 нче тукталышка килеп җиттек.  (яшеренгән санны табу, 2 санының ни өчен хикмәтле икәнен ачыклыйбыз) Безне монда нәрсәләр көтә икән?

Слайд №11      Күндәм ике әйттермәс.           

-Инде саннарның язылышын искә төшерик. (сүзлек диктанты ). (Слайд №  12)                   

-Егерме сигез, унбиш, җитмеш тугыз, ике-өч, бер мең сигез йөз алтмыш бер, унтугыз, ике мең,  кырык сигез. (Укучылар дәфтәрләрен бер-берсе белән алмаштыралар, тактадагы үрнәк буенча тикшерәләр, үзләре билге куялар).

Слайд№13        Физминут

Ә хәзер 6 нчы тукталышның исемен укыйк әле.

Слайд №14      Алтыда белгән туган телең алтмышта да онытылмас.

-САН  төшенчәсе бик әһәмиятле. Сезнеңчә саннар безнең тормышта нинди роль уйный?

-Бирелгән текстны укып, саннарның төркемчәләрен аңлатабыз.. Аларның бу өзектә нинди әһәмияткә ия булуын билгелибез. (Слайд №  15)                  

Безнең республикада дүрт миллионга якын кеше яши. Шуның ике миллионы – татарлар. Татар халкы- бөтен дөньяга таралып яшәүче милләт ул. Аның саны рәсми хисаплар буенча 7 миллион, чынбарлыкта исә 10 миллионга җитә. Татарстанда узган җанисәп нәтиҗәләре буенча республикабызда 52, 95 процент татар , 39,51 процент рус, аннары чувашлар, удмурт, украин һ.б. халыклар яши.

7нче тукталыш   Бер көнлек юлга чыксаң, өч көнлек азык ал. (Слайд №  16)                  

-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

Тест  Тиешле саннарны сайлап, мәкальләрне язып бетер

1....уйла, ....эшлә.

а)ике, бер   б)өч,бер  в)  бер, ике

2.Сереңне ...кешегә дә сөйләмә, киңәшеңне ...кешегә кыл

а) мең, бер   б) бер, мең   в)бер, ике

3.Белеп эшләүдә ... хикмәт.

а) бер,  б) йөз,  в) җиде

4....карлыгач яз китерми

а)бер,  б) ике, в)өч

5. Агач  ...  җирдән төпләнә.

а)биш,  б) бер, в) унбиш

6.Егет кешегә ..төрле һөнәр дә аз.

а) җитмеш, б)җиде, в)йөз

7.Агач аеры үссә дә, тамыры ...  .

а)өч б)җиде, в)бер

8. Карак .. алса, ут кырып сала.

а)берне, б)унны, в)кырыкны

- 8 нче –соңгы тукталышка килеп җиттек.  (яшеренгән санны табу, 50 санының ни өчен хикмәтле икәнен ачыклыйбыз)

Слайд№ 18   Бала илледә дә итәктә

Экранда язылган җөмләдәге саннарга  морфологик   анализ ясарга.

Слайд №  19                 

Бәйрәмдә унҗиде кеше катнашты, икесе авыру сәбәпле килә алмады.

Унҗиде – сан, кушма сан, микъдар саны, саналмышы - кеше сүзе, җөмләдә аергыч булып килгән.

Икесе – исемләшкән сан, берлек санда,тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия булып килгән.

IV.Өй эше

Слайд №  20                

1.Әдәбият дәресләгеннән саннар кергән 5 җөмлә язып алырга.

2.Саннар кертеп “Безнең гаилә” темасына кечкенә генә хикәя яз.

V. Йомгаклау.

-Бергәләп санның моделен төзү.

-Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әhәмятле?

Дәрес өчен билгеләр кую.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән дәрес конспекты "Сан"6 кл."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 990 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2016 1805
    • DOCX 24.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фазылзянова Гульназ Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фазылзянова Гульназ Фаридовна
    Фазылзянова Гульназ Фаридовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 35744
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Нейропсихология в школе: путь к успеху и благополучию детей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

ЕГЭ по биологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе