«Җөмлә» темасы буенча тестлар.
Тест
№1.
1. Дөрес
раслауларны тап.
А) Җөмлә
сүзләрдән төзелә.
Б) Җөмлә
хәрефләрдән төзелә.
В) Җөмлә
тәмамланган уйны, фикерне белдерә.
2. Кайсы сүзләр
төркеме җөмлә булып килгән?
А) Яшел, керә,
төскә, агачлар.
Б) Яшел
агачлар керә төскә
В) Агачлар
яшел төскә керә.
3. Кайсы җөмлә
ахырына сорау билгесе куела?
А) Марат чаңгы
шуа_
Б) Син кая
барасың_
В) Ура, килеп
җиттек_
4. Җөмләнең дөрес
схемасын тап.
А) !
Б)
В) .
Г) ?
5. Укы һәм
күрсәт: нәрсә укыдың?
Җәй
җитә. Көн җылына. Кошлар матур итеп сайрый. Балалар җәйгә шатлана.
А) текст
Б) җөмләләр
В) сүзләр
Г) хәрефләр
Тест
№2.
1. Җөмләне укы,
схемасын яса.
Партада
китап һәм дәфтәр ята.
2. Җөмләләрне
укы, алардан текст төзе: цифралар белән тәртибен күрсәт.
Болында көтү йөри.
Әнә болын.
Аларны
Мөнир абый көтә.
3.
Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп яз.
Яраталар, спортны, бик, балалар.
_________________________________________
4.
Җөмләләр ахырына тиешле тыныш билгесен куй.
Кем алма ярата_
Урманда умырзая
чәчәк аткан_
Тышта шундый
күңелле_
5. Текстны укы һәм
яз: монда ничә җөмлә?
балалар
мәктәпкә килде кыңгырау чылтырады укытучы керде дәрес башланды
Җавап: ________
Тест №3.
1. Бирелгән
сүзләрдән җөмлә төзеп яз.
Кар, яуды,
ак.
_______________________________
Тауга,
килделәр, балалар.
________________________________
Чаңгы, Марат,
өйрәнә, шуарга.
_________________________________
Килеп чыккан текстка кайсы исем килешә,
сайлап ал.
Марат
Тауда
Кыш
Балалар
2. Бу җөмләдә
ничә сүз барлыгын тап, яз.
Укучышигырьятлый.
________________________________
Күбәләкчәчәккәкунган.
________________________________
3. Текстны
укы, җөмләләргә аерып яз. Тиешле тыныш билгесен куярга онытма.
Сез
аккошлар күргәнегез бармы алар күлдә йөзәләр нинди матур кошлар
______________________________________________________________
______________________________________________________________
______________________________________________________________
4. Мәктәп
турында җөмлә уйлап яз.
______________________________________________________________
5. Сүзләр
тезмәсен җөмлә итеп язып бетер.
Кыш ___________ .
Йомшак кар _________
.
Алсу чана
шуарга ____________ .
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.