Югары
квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Лилия
Габделхак кызының
педагогик
эшчәнлегенә бәяләмә.
Шәрәфетдинова
Лилия Габделхак кызы - укучыларга татар телен, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү,
халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык
хисләре тәрбияләү, татар дөньясының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышы белән
якыннан һәм даими таныштырып бару буенча югары квалификация категорияле
укытучы. Үзенең коллегалары арасында фәнен тирән белүче, укучыларны шәхес итеп
күрүче, культуралы һәм зыялы шәхес булып танылды.
Аның дәресләре
укучыларда зур кызыксыну уята. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме
белән балаларда туган җиргә, татар теленә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә
карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә
фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык
игътибар итә. Компьютер
технологиясен кулланып, интерактив чаралардан файдаланып, дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч
итеп оештыра. Төрле мультимедиа ресурсларда
бирелгән мәгълүматларны файдалана, интерактив
китаплар, дискларны еш куллана.
Лилия
Габделхак кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр,
сыйныфтан тыш чаралар күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. Укучылары, төрле
сочинение, шигырь сөйләүчеләр конкурсларында, фәнни-тикшеренү
конференцияләрендә актив катнашып, югары уңышка ирешәләр.
Укытучы инновацион
технологияләр, яңа алымнар ярдәмендә укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә җәлеп итә, аларда
фәнгә кызыксыну тәрбияли. Тырыш, эзләнүчән мөгаллимә укучыларның белем
дәрәҗәсен тикшерү максатыннан,
компьютерда тестлар, дәрес-зачетлар үткәрә, һәр укучыга ижади якын килә, аларны шәхес итеп карый.
Укытучы дәресләрендә укучыларның телдән һәм язма
сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерүгә игътибар бирә. Гадәти дәресләр белән
бер рәттән укытуны оештыруның яңа формаларын кулланып, дәрес-семинар,
дәрес-зачет, дәрес-лекцияләр, дәрес-презентация, дәрес-бәхәсләр үткәрә, төрле
дидактик уеннарны уңышлы файдалана. Коммуникатив үстерешле укыту, проблемалы
укыту технологияләрен куллана. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда
тормышка карата кызыксыну, белем алуга карата аңлы караш, гүзәллекне тоя белү
хисләрен тәрбияли.
Дәресләрдә
милли-төбәк компонентын куллануны да Гөлнара Таһир кызының эш тәҗрибәсендә
күрергә мөмкин. Бу исә укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, телне тирәнтен
өйрәнергә этәргеч бирә.
Мәктәпләрдә
сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларның талантын тагын да үстерү юнәлешендә
максатчан эш алып барыла. Бу өлкәдә укытучының үз эш алымы бар. “Сәләтле
балалар белән эшләү программасы” нигезендә мәктәпнең иң сәләтле укучылары
белән индивидуаль эшли, аларның белемен күтәрү өчен зур тырышлык куя.
Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән, укучылары район конкурсларында
уңышлы чыгыш ясыйлар. Төбәкара бәйгеләрдә дә көчләрен даими сынап торалар. Каюм
Насыйри исемендәге төбәкара укуларда 2-3 нче урыннарны алдылар. “Киләчәге бар
милләт без, Шәхесләргә бай милләт – без” конференциясендә, “Каюм Насыйри
укулыры”нда, Салих Сәйдәшев исемендәге конференциядә Вәлиева Энҗе 3 нче урынны
алды. “Биккол укулары” нда Шәрәфетдинова Зөлфиягә тиңнәр булмады, “Тылсымлы
әкиятләрдә Елан образы” темасына язылган эзләнү эше белән беренчелекне алды.
”Мин авылны сайлыйм” конференциясендә грамотага ия булды. Уртак җимешләре
җыентыкларда басыла. Саный китсәң, алар да шактый: “Хаков укулары – 2011,
2013”, “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар”, “Мин
авылны сайлыйм”, “Ломоносов укулары”, “Пастернак укулары”, “Каюм Насыйри
исемендәге укулар” һ.б.
Рәсәйкүләм
укучылар һәм студентлар өчен «Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм
перспективалар» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясенә укучылар әзерләгән
өчен, Филология һәм сәнгать институтыннан рәхмәт хатлары алды. Казан дәүләт
университетының атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаков истәлегенә
багышланган фәнни-гамәли конференциядә диплом белән бүләкләнде. Фәнни эшләре
җыентыкларда, газета-журналларда басыла. Интернет-сайтларда тәҗрибәсе белән
даими уртаклаша. Шәхси сайтында да укучылар һәм татар теле укытучылары өчен
материал күп. Укучылары газета-журналлар үткәргән бәйгеләрдә катнашып, Рәхмәт
хатларына ия булалар.
Укытучы үзе дә
төрле һөнәри бәйгеләрдә көч сынаша.“Безнең иң яхшы укытучыбыз” республика грантына
2 ел рәттән ия булды.“Хәзерге укытучы – 2014»
Бөтенроссия профессиональ остаханәләр конкурсында 3 нче урын алды. 2012 нче
елны районда үткәрелгән «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә «Иң гыйлемле
укытучы» номинациясендә җиңеп чыкты.
Бүгенге көндә
Шәрәфетдинова Лилия Габделхак кызы Мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар белән
танышып, үз хезмәтендә кулланырга, белем һәм тәрбия бирү процессында
файдаланырга тырыша.
Мөгаллимә
туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын камилләштерә.
МБГББУ “ТР Буа муниципаль районы
Түбән Наратбаш төп мәктәбе” директоры:
Гарипов Р.Р.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.