Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыТукай, ты в наших сердцах

Тукай, ты в наших сердцах

Скачать материал

МОУ «Лицей 177» Ново – Савиновского района города Казани

 

 

Тукай, ты в наших сердцах.

Литературно-музыкальная композиция.

 

Составила:

учитель I кв. категории

Газизова Г.Н.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 “Туган тел” көе яңгырый.

 

Укытучы:

 

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

Истән бердә чыкмый торган

Халык көе – “Туган тел”.

           Кадерле кунаклар! Салкын кыш үтеп, яз җиткәч халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Без дә бүген шагыйребезнең тормышына, иҗатына күзәтү ясарбыз. Китабыбызның беренче бите – биографиясе.

 

1.       Габдулла Тукай вошёл в историю татарской литературы как великий народный поэт.

2.       Габдулла Тукай родился 14 апреля 1886 года в деревне Кушлауч в семье муллы. Когда ему было 5 месяцев, умер отец.

3.       Тол калган анасы аны Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыккка вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан.

4.       Через некоторое время мать взяла малыша к себе, но вскоре умерла, и четырёхлетний Габдулла остался круглым сиротой. Так началась его горькая жизнь в людях.

5.       Әнисе үлгәч Сасна мулласы аны кире Өчиле авылындагы әнисенең әтисе Зиннәтулла карт өенә кайтарып биргән.

6.       В этой семье мальчик оказался лишним ртом. Дед отправил его в Казань, где на Сенном базаре малыша взяла на воспитание бездетная семья.

7.       “Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар” –дип яза Габдулла Тукай үзенең “Исемдә калганнар” дигән әсәрендә. Алар үзләренең үләчәкләреннән куркып “без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам кире авылына кайтарыйк” – дип, аны Казанга китергән ямщикны табып, янәдән Өчилегә җибәргәннәр. 

8.       Инде мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу гаиләнең Габдулланы ничек каршы алганнарын уйлап белергә мөмкин. Малай кайтып бераз торгач, үги әби белән бабасы, инде шәһәргә җибәрүдән өмет кисеп, кая булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл  кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр. Тиздән Кырлай исемле авылдан Сәгъди исемле кеше аны үзенә алып киткән.  

9.       В 1892-1895 годы жизнь его проходит в этой семье, где не было нужды в куске хлеба.

10.  «Деревня Кырлай открыла мне глаза на жизнь»- писал поэт потом.

11.  Кырлайдан аны Җаекка әтисе белән бертуган апасы гаиләсенә алып китәләр. Биредә ул “Мотыгыя” мәдрәсәсендә укуын дәвам итә., берүк вакытта рус классына да йөри. 1907 нче елның көзендә Габдулла Тукай Казанга кайта һәм 1913 нче елга кадәр ул Казанда яши һәм иҗат итә.

 

Укытучы:

 

Китабыбызның икенче бите – шагыйрьнең шигырьләре,җырлары.

 

Җыр. “Бәйрәм бүген”.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..

 

Арттыра күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын,

“Ул киенгәндер!” дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

 

Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын:

“Ислемай сөрткән икән дөнья!” дидем, бәйрәм бүген!

 

Яр башыннан тыңладым мин бер суныдулкыннарын,

Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..”

 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен,

Анысы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..”

 

Шигырь. “Эш беткәч уйнарга ярый”.

 

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый.

 

Чын күңел берлән укый ул, кат- кат әйтеп һәр сүзен,

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

 

Шул чагында бу сабыйны чакыра тышка кояш:

“И сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәресең, күңелең ач!

 

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!”

 

Бу кояшның сүзенә каршы җавабында бала:

“Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәресем кала.

 

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,

 Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәресем тәмам”.

 

Ул шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәресенә.

 

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта сандугач,

Ул да шул бер сүзне сайрый: “Әйдә тышка күңелең ач!

 

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!”

 

Сандугачка каршыга биргән җавабында бала:

“Юк, сөекле сандугачым, уйнасам, дәресем кала.

 

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым.

Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңлармын!”

 

 

Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәресенә.

 

Шул вакытта өй түрендә, бакчада бер алмагач

Чакыра тышка сабыйны: “Әйдә тышка, күңелең ач.

 

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

 Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!”

 

Алмагачның сүзенә каршы җавабында бала:

“Юк, сөекле алмагачым, уйнасам, дәресем кала.

 

Тукта, сабыр ит аз гына, ди, и кадерле алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәресем хәзерләп куймагач”.

 

Күп тә үтми, бу бала куйды тәмамлап дәресене,

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны – барысыны.

 

Чыкты йөгереп бакчага: “Я, кем чакырды, дип, мине?

Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәресемне!”

 

Шунда аңар бик матурлап, елмаеп көлде кояш,

Шунда аңар кып-кызыл зур алма бирде алмагач.

 

Шунда аңар шатланып сайрап җибәрде сандугач,

Шунда аңар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

 

 

 

Җыр. “Бала белән күбәләк”.

 

Әйт әле,Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

Стихотворение. «Забавный ученик».

 

«Стой, Акбай, на задних лапках, поучись-ка, послужи!

Ну, не падай! Ну, не падай! Спину ровненько держи».

 

«Мне учение – в мученье! Я же маленький – смотри!

Сколько от роду мне…месяц? Или два? А может три…

 

Нет, не буду я учиться, по траве сейчас помчу;

На лугу лежать, на травке поваляться я хочу!»

 

«Глупый пёс не разумеет – нет уж сызмала учись!

Твёрже к старости суставы, не согнёшься, как ни гнись!»

 

 

 

 

Җыр. “Тукай абый”.

З.Туфайлова сүзләре, М.Шәмсетдинова музыкасы.

 

1.Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз,

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

И туган тел, и матур тел!

 

2. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле” ләр –

Безнең дуслар барсы да.

И туган тел, и матур тел!

 

Укытучы:

 

Китабыбызның өченче бите - әкиятләре.

 

Иң матур җир кайда? дисез,

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

 

Су анасы, шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде, Кырлай шул

Аларның туган җире.

 

1)“Шүрәле”. (өзек)

Есть деревня за Казанью под названием Кырлай,

Запоёшь там – сразу куры подпевают, так и знай.

 

Гәрчә анда тумасам да мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

 

Ул авылның,- һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

 

Велика ль сама деревня? Нет, Кырлай не так велик,

 Не река поит живущих, просто маленький родник.

 

 

 

2)“Су анасы”

Җәй көне, эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс- башым;

Куркам үзем әллә нидән,- юк янымда юлдашым.

Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган чәчен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,

Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Чәчләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул,

Чучды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан, ахры,- калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күмимен алны вә артны, әй чабам мин, әй чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,-

Аһ, харап эш! Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: “Качма!Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!”

Мин качамын-ул куадыр, ул куадыр- мин качам;

Шул кадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып, җиттек авылга бервакыт,

Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

“Вау!” да “вау!” да, “һау!” да “һау!”- бертуктамый этләр өрә;

Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: “Әни, алтын тарак таптым!”-дидем;

“Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым”,-дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;

Курка үзе алсада,- уйлый эченнән әллә ни...

Яхшы, хуш . Батты кояш. Йокларга яттым кич белән.

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;

“Шык” та “шык” кемдер тәрәзәгә чиртә бер заман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.

Бу тавышка сискәнеп торган йокысыннан әни:

-Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергере!

-Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;

Калтырыйм, куркам: “Ходай!- дим,- инде мин кая барыйм?”

Һич өзексез “шык” та “шык”! безнең тәрәзәне кага;

Ул коточкыч чәчләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,

Атты да тышка, тиз үк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

“Я, иясе юк!”- дип, әйберләргә тими башладым.

 

Музыкаль тәнәфес.

-Булачак шагыйрь бала вакытында татар халык уеннарын яратып уйнаган.

Балалар, ә сез беләсезме Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?

-Ачык авыэ.

-Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.

            Балалар икешәрләп (аллы-артлы) түгәрәккә баса. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөри. Көй  туктагач, тиз генә парлашалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.

 

Укытучы:

 

Китабыбызның дүртенче бите-Тукай турында шигырьләр.

 

Чәчәкләр китерегез Тукайга!

Хәсән Туфан.

Туган илнең тирән ихтирамын

Әверелдереп гөлгә, чәчәккә,

Туган көнең белән котлап килү

Керсен иде гомум гадәткә.

 

Без чәчәкләр аша тапшырырга

Тиеш тә бит сиңа сәламне...

Ел буена тик бер генә тапкыр

Күрәсең син, Тукай, аларны.

 

Ник кырларда чәчкә өзгән чакта,

“Тукай өчен бусы” димәскә?

Ник кырлардан кайтып килгән чакта,

Синең янга керә китмәскә?

 

 

Ял көнендә кырлар-болыннардан,

Урманнардан кайткан уңайда,

Ел эчендә тик бер генә тапкыр

Килеп китсә һәркем Тукайга.-

 

Синең янда- яздан кышка кадәр-

Гөлләр балкыр иде көн саен...

Әйтер иде илләр:-Күче, ничек

Сөя халык үзенең Тукаен...

 

Тукай керде төшкә.

 

Фәридә Галиәхмәтова.

Тукай керде төшкә Апуш булып,

Тавышыннан йөрәк теленде:

“Кайтарыгыз туган телемне!”- дип,

Кушлавычка кадәр йөгерде.

 

Кайтып килик әле Кушлавычка,

Урап килик Әтнә тугаен,

Үзең аяк баскан эзләреңне

Күсәтеп кил миңа Тукаем.

 

Туган телең исән туган якта,

Эзләреңне саклый бу төбәк.

Телен, денен сатканда татарның

Сатылмады монда яшь йөрәк.

 

Көндез шәм яндырып эзләп йөри

Татарлыгын бүген татарлар.

Синең эзләр буйлап атласалар,-

Туры кыйблаларын табарлар.

 

Шагыйрьләре күп татарның,

Тик Тукае аның бер генә!

“Туган тел”не аяк үрә басып

Җырлатучы бары син генә!!!

 

Тукайны сагыну.

 

Ничәнче кат тагын язлар килде,

Кабат кайтты сабан тургае.

Һаман сагына мәшһүр Арча ягы,

Өзелеп сагына нәни Тукаен.

 

Сагыналар аны Өчиледә,

Кушлавычта, Тукай-Кырлайда.

Эзләп чыга аны шүрәлесе

Карурманнан олы юлларга.

 

Тукай белән данлы Арча ягы-

Сагынып һәр яз искә алалар.

Тукай теле белән ачыла телләр,

“Туган тел”не җырлый балалар.

 

Укытучы:

 

Син күмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне

 

             Хөрмәтле кунаклар! Кичәбезне татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тукай, ты в наших сердцах"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 488 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.12.2019 243
    • DOCX 62 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизова Гульфира Накиповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Газизова Гульфира Накиповна
    Газизова Гульфира Накиповна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1200
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 844 человека

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Басня как педагогическая технология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Ключевые игроки и современные тенденции в развитии гостиничных сетей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Применение семантического ядра в SEO и рекламе

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе