Инфоурок Другое ТестыУкытучылар өчен татар әдәбиятыннан һөнәри тест сораулары (җаваплар белән)

Укытучылар өчен татар әдәбиятыннан һөнәри тест сораулары (җаваплар белән)

Скачать материал

ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА

1.      Әсәрне укыгыз. Лирик геройның  язмышын төгәл чагылдырган җөмләне күрсәтегез.

                                                     СОҢГЫ СҮЗ         

                                                          Баллада

Иң беренче зур сугышка керәм бүген.

Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.

Идел буйларына якты киңлекләрдә ―зәңгәр күгем,

Зур сугышка керәм бүген.

 

Көтә мине яр астында инеш,

Суы көмеш.

Мин кйтырга тиеш исән килеш,

Мин кайтырга тиеш.

 

Мин кайтырга тиеш туган илгә,

Мин кайтырга тиеш туган өйгә.

Сабантуйга алган киемнәрем калды чөйдә,―

Мин кайтырга тиеш  өйгә.

 

Көтә мине яр астында инеш.

Суы көмеш.

Мин кайтырга тиеш исән килеш,

Мин кайтырга тиеш.

 

Инде күптән гөрләп ташу акты бездә,

Инде күптән очар кошлар кайтты бездә.

Мин бердәнбер көтеп алган малай идем нәселебездә, ―

Мин кайтырга тиеш өйгә.

 

Көтә мине яр астында инеш,

Суы көмеш.

Илгә  кайтыр өчен исән килеш,

Без җиңәргә тиеш.                        М. Әгъләмов. 75 нче ел.  

                                                              

1)  җиңү яулап исән-имин кайта

2)   беренче бәрелештән соң яраланып кайта

3)  беренче бәрелештә үк һәлак була

4)   хәбәрсез югала

 

 

2.   Түбәндә китерелгән фикернең авторын күрсәтегез.

«Вәгазь һәм бер төркем кысынкы низамнар белән генә шәкерткә бер нәрсәне дә төшендерү мөмкин түгел генә дип әйтмим, бәлки ул эшләрне бер төрле нәфрәтлендергеч күрсәтергә  генә ярыйдыр. Милли рух кертү,  милли рухта тәрбия итү шәкерткә  «Менә  син милли бул, үз милләтеңне сөй,  аңа мәхәббәт ит» дию белән генә була торган бер нәрсә мени ул!»

 

1) Ризатдин Фәхреддин      

2) Фатих Әмирхан

3)  Галимҗан Ибраһимов

4)  Гаяз Исхакый

 

3. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырендәге образларны дөрес биргән вариантны күрсәтегез

 

1) лирик герой, бишек җыры, әкият, дога, туган тел

2) әти-әни, әби-бабай, туган тел, лирик герой, дога

3) лирик герой,   әни, әби, дога, туган тел

4) туган тел, лирик герой, әби, әти-әни, әкият

 

4.  Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.

Нәрсәгә дә булса бирелә торган бәяне образлы итеп әйтә торган кыска халык авыз иҗаты әсәре  ....  дип атала

 

1) мәкаль

2)  табышмак

3)  әйтем

4) мәсәл

 

5. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.

Сөйләп бирүгә  нигезләнгән, гади вакыйгаларны, тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кешенең бер сыйфатын сурәтли торган жанр  ...   дип атала.

 

1) әкият

2)  хикәя

3) риваять

4) мәзәк

 

6.   Кайсы әдип үзен “зәгыйфь ”, “кол” дип атый

 

1)  Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари

2)  Габделҗаббар Кандалый

3)  Мәүлә Колый

4)   Кол Гали

 

7.  XIX гасыр татар әдәбияты мирасы булган әсәрне күрсәтегез

 

1) “Идегәй”

2)  “Җөмҗөмә солтан”

3)   “Хисаметдин менла”

4)  “Банкрот”

 

8.   “Дусларга бер сүз” шигыре,  Кәҗүл читек”хикәясе,  “Кораб” шигыре, “ Банкрот” комедиясе, “Галиябану” драмасы     кайсы чор татар әдәбияты мирасы, күрсәтегез.

 

1) Борынгы чор татар әдәбияты

2) Урта гасыр татар әдәбияты

3) XIX гасыр татар әдәбияты

4) XX йөз башы татар әдәбияты

 

9.   Түбәндәге шигырьнең персонажларын  төгәл күрсәтегез.

                        Бәхетлеме син бүген?

   ––   Хәтерлим:

         бөтен дөньяны вәгъдә иткән идем кайчандыр...

         Мин сиңа үземне генә бирә алдым – алдадым...

  ––   Һәм сүзеңдә тора алдың, кадерлем (Ренат Харис)

 

1) лирик герой  һәм берәү

2) кыз белән егет

3)    ир белән хатын

4)   гомер юлын бергә узган  ир белән хатын

 

10. Бу шигырь нәрсә турында? Җавабын күрсәтегез.

    

           Язгы кәеф.

Беренче тере  чебен!

Ничек кул күтәрәсең!..                              Равил Фәйзуллин

 

1)    мәрхәмәтлелек турында

2)    яз турында

3)     язны сагыну турында

               4)   чебен турында

 

11. Сюжет элементлары дөрес  саналган вариантны күрсәтегез.

 

1) пролог, тема,  экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация

2) эпилог,  экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш

3) экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, идея

4) пролог,  экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, эпилог

 

12. “Әдәбият – Литература “предметының өйрәнү объектын күрсәтегез.

 

1)  әдәби  әсәрләр

2) халык авыз иҗаты әсәрләре

3)  әсәр

4)  күренекле әдипләр иҗат иткән әдәби  әсәрләр һәм халык авыз иҗаты җәүһәрләре

 

13. Әдәби төрләр дөрес  саналган вариантны күрсәтегез.

 

1) Чәчмә, тезмә, драма, юмористик

2)лирика,  эпос,  лиро-эпик, драма

3) чәчмә, тезмә, драма, халык авыз иҗаты

             4) чәчмә , тезмә, юмористик, лиро-эпик 

 

14. Әсәр эчтәлеген өйрәнү ничек була? Җавабын күрсәтегез.

1) сюжет сөйләү

2) персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу

3)  әсәрнең сюжетын өйрәнү һәм темасын, анда күтәрелгән проблеманы, автор фикерен, идеясен, мәгънәсен  ачыклау

4) сюжет сөйләү , персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу

 

15. «Литературное чтение- Әдәби уку»  «Литература- Әдәбият»  предметын укытуның белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары концепциясендә  ассызыкланган    бурычларын күрсәтегез.

 

1)        йөгерек уку, язма һәм телдән сөйләм күнекмәсен үстерү; халык авыз иҗаты әсәрләрен, әдиплрне һәм аларның әсәрләрен  өйрәтү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, әдәби мираска мәхәббәт тәрбияләү

2)       әсәрне укый һәм анализ ясый, бәя бирү, үз текстын төзи белү күнекмәсе формалаштыру; әдәбиятны сүз тудырылган образ сәнгате буларак өйрәнү,  әдәбиятның “мәңгелек” темасын танып белү; әдәби төрләр һәм жанрларын,  әдәбиятның үсеш тарихын үзләштерү, гомумикешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалаштыру.

3)        йөгерек уку, язма һәм телдән сөйләм күнекмәсен үстерү; әдиплрне һәм аларның әсәрләрен  өйрәтү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, әдәби мираска мәхәббәт тәрбияләү;

4)       әдәби әсәрләргә анализ ясый белү күнекмәсе формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү, рухи –әхлаки тәрбия бирү

 

16.  Әдәби әсәр темалары төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез.

 

1) милли, тарихи, мәңгелек,  персональ

2) мәхәббәт, тынычлык,  автобиографик, аталар һәм балалар

3) буыннар , тарихи, бәхет,   шәхес

4) мәхәббәт, сугыш ,  биографик, буыннар.

 

17. Әдәби әсәр пафосы  төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез

 

1)  героик, романтик, трагик, драмматик,  сентименталь, сатирик, комик

2) трагик, драмматик,  сентименталь, сатирик, комик

3) сентименталь, сатирик, комик, героик, романтик, трагик

4) комик, героик, романтик, трагик, драмматик

 

18.  Әдәби вакыт  төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез

 

1) төгәл, билгесез, хыялый, мифологик, үткән, бүген, киләчәк

2) туган нигездә үткән вакыт,  серле вакыт, чит җирдә үткән вакыт,  шомлы вакыт

3) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, көтелгән вакыт,  мәгънәсез вакыт

4) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, әкичти вакыт, көтелмәгән вакыт

 

19. Халык авыз иҗаты төрләре дөрес  саналган вариантны күрсәтегез

 

1) лирик, лиро-эпик, эпик

2) тезмә, юмористик, лиро-эпик 

3) лирика, лиро-эпик, мифологик

4) чәчмә, тезмә, драма,  эпик

 

20.Эпик төргә  караган  жанрларны дөрес билгеләгән вариантны күрсәтегез.

 

1) хикәя, очерк,  хикәят, новелла, әкият, повесть, роман

2) очерк,  хикәят, баллада, новелла, әкият, повесть, роман

3 )  хикәят, хикәя, повесть, роман, мәрсия

              4 ) очерк,  хикәя, касыйдә, новелла, әкият, повесть, роман

 

                                        

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Укытучылар өчен татар әдәбиятыннан һөнәри тест сораулары (җаваплар белән)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по волейболу

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 704 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2015 3546
    • DOCX 25.1 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухамедьянова Лилия Ильгизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 14371
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Мини-курс

Ключевые игроки и современные тенденции в развитии гостиничных сетей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы политической науки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Hard-skills современного педагога

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека