Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарскому языку на тему: "Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку на тему: "Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау"

Скачать материал

7 нче класс.          Татар теле.   

Тема: Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

Максат: 

1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3) Р.Фәхреддин әсәрләренә нигезләнеп  әхлак сыйфатлары .күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мультимедиа, интерактив такта, компьютер.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, ярыш

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

 

1.Хәерле көн,укучылар.Бүгенге дәресебездә фигыльләрне кабатларбыз.Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшербез. Р.Фәхреддин китабыннан алынган әдәп кагыйдәләре белән танышырбыз.

II.Актуальләштерү.

1.Тактага язылган җөмләләрдән затланышлы фигыльләрне табыгыз. Төркемчәләрен билгеләгез.

Матур булыйк дисәк,чиста-пөхтә киеник,чамасын белеп кенә бизәник, үзебезне  һәрвакыт әдәпле тотыйк,башкаларга игътибарлы булыйк. Шул вакытта без һәркемгә сөйкемле күренербез. (Булыйк,дисәк,киеник,бизәник,тотыйк,күренербез).

Дәфтәрдә һәм тактада дисәк,бизәник,күренербез фигыльләрен сүз төзелеше буенча тикшерү.

-Бу фигыльләр 3се дә нинди фигыльләр?(охшаш һәм аермалы яклары).

III.Ныгыту.

1.Боерык фигыльләрне табу,зат-санын билгеләү.

Ата-анаңны,апа-сеңелләрне,кардәшләреңне хөрмәт ит;аларга рәхим-шәфкатьле,мәрхәмәтле бул..

Боерык фигыльләр нинди мәгънә белдерәләр?

Боерык фигыль эш кушуны,боеруны,чакыруны,киңәшләшүне белдерә.

3.Укучылар, ә сез әдәп,әхлак сыйфатлары  турында мәкальләр беләсезме? Күп нокталар урынына шарт фигыль кушымчалары куегыз.

Яхшы гадәт адәм итәр,ялган гадәт әрәм итәр.

Каты йөрәк бер яшә..., изге йөрәк мең яшәр.

Дөнья тар бул... да, күңелең киң булсын.

(Мәкальләрнең мәгънәләре турында фикер алышу).

4.  Нинди фигыльләр заман белән төрләнә ?

Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр,олыларны хөрмәт итәр,кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер.(Р.Фәхреддин)

а).Хикәя фигыльләрне күрсәтергә.б).Яшә фигылен хикәя фигыльнең заман формаларына куярга.

в).Күрсәтер фигыленә морфологик анализ.

5.Затланышсыз фигыльләрне санап чыгыйк.(Җавап).

6. Бирелгән фигыльләрне төркемчәләргә аерыгыз.

Киләчәк (дус), коелган (алма), чабылган (болын), баручы (кеше), сызгыра торган (уклар), уйнап җибәрде, күчә бара, сөрткәч кипте, кайтканчы утырды, бирелеп тыңлый, сөйләшү, терелү, бизәшү, уйнау, алмау, сөртмәскә, сызарга, карарга, менмәскә, көләргә.

(биремне үтәгәч, фронталь тикшерү)

- Хәзер нәтиҗә чыгарыйк. Сүзләрне нинди билгеләргә карап аердыгыз?

6.Аерым битләрдә язма эш.

7.”Фигыль“ темасына тестлар.

1.Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

А) предметның билгесен белдерә;

Б) предметны белдерә

В) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә

2 Кайсы фигыль юнәлешенең кушымчасы юк?

А) кайтым

Б) төп

В) уртаклык юнәлеше.

3 Кайсы юнәлештә үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли?

А) төп

Б) төшем

В) уртаклык

4 Затланышлы фигыльләр.

А) хәл ф., исем ф., боерык ф.

Б)хикәя, боерык, шарт ф.

В) хикәя, боерык, инфинитив.

5 Киек казлар оча күктә,

Түшләренә җилләр урала (Әнәс Исхаков)

Бу шигырь юлларында фигыльләр нинди җөмлә кисәге булып килгән? 

А) ия

Б) хәбәр

В) тәмамлык

6 Җәмилнең кайтуын ата – анасы түземсезлек белән көтә иде. (Нур Әхмәдиев) Кайтуын фигыле нинди җөмлә кисәге булып килгән?

А)ия

Б) хәбәр

В) тәмамлык

7 Кайтты, бирде, алды. Фигыльләрнең зат – санын билгеләргә.

А) 2 зат, б.с.

Б) 3 зат, б.с.

В) 2 зат, к.с.

8 Шарт фигыль нәрсә белән төрләнми?

А) зат – сан

Б) заман белән

В) барлык – юклык

9 Кагу – сугу, ару – талу – ясалышлары ягыннан бу фигыльләр

а) тамыр

б) парлы

в) кушма

10 Киемеңә карап каршы алалар,

Акылыңа карап озаталар. (Мәкаль)

Болар мәгънәләре буенча нинди фигыльләр?

А) синоним

Б) антоним

В) омоним

 

IV. Дәрескә нәтиҗә ясау

 

 Бүгенге дәрестә без нинди фигыльләрне кабатладык?

Затланышсыз фигыльләр дип нинди фигыльләр атала?

Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыль төркемчәләре керә?

 

 Балалар өчен әти-әнисеннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар.(Р.Фәхреддин)

Тактадагы җөмләләрдән фигыльләрне табып, морфологик анализ ясарга. 2 укучы тактада эшли.

* 1-2 фигыльне барлык төркемчәләргә дә куярга.

 

 

V.Дәрескә йомгак ясау

 Төркемнәрнең эшен бәяләү, үз – үзеңә билгеләр кую.

 

VI. Өй эше.

 

2-3 фигыльне барлык төркемчәләргә дә куярга. VI . Өй эше бирү.

VII. Йомгаклау.

Укытучы: Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучы абый-апаларыгызга ихтирамлы булыгыз. Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле булсын. Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт!

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарскому языку на тему: "Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заместитель директора

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 704 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2016 549
    • DOCX 19.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизова Зульфия Райсовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Газизова Зульфия Райсовна
    Газизова Зульфия Райсовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5298
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Мини-курс

Ключевые игроки и современные тенденции в развитии гостиничных сетей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы политической науки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Hard-skills современного педагога

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека