Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок по татарскому языку по теме "Антоним"

Урок по татарскому языку по теме "Антоним"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



5нче сыйныфта “Лексикология” бүлеген өйрәнү дәресенең үрнәге.

Тема: Антонимнар.

Максат:

1.Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана белергә өйрәтү.

2.Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү, тел байлыгын арттыру, белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.

3.Туган якка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлар: дәреслек, медиопроектор, экран, таблица, туп.

Дәреснең тибы: яңа тема бирү дәресе.

Дәрес планы:

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

III. Яңа теманы аңлату.

IV. Алган белемнәрне ныгыту.

V. Йомгак.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру.

- Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек! Сез бүген гадәттәгедән дә матур күренәсез! Бүгенге дәрестә сез миңа үзегезнең татар теленнән алган белемнәрегезне күрсәтерсез һәм инде яңа мәгълүматлар алырсыз.

II. Актуальләштерү.

Дәресебез башында балалар “миләребезне чарлап”, ягъни алган белемнәребезне искә төшереп китик. Әлеге вакытта сез тел белеменең иң кызыклы өлкәләренең берсе - лексикологияне өйрәнәсез. Ул нәрсәне өйрәнә? (Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән лексикология дип атала).

а) - Укучылар, хәзер игътибар белән тактадагы сүзләргә күз салыгыз әле. Бу нинди сүзләр икән? (Беренче слайд).

алма - алма, басма - басма,

аерма - аерма.

(Бу омонимнар).

(Дөрес, ә омонимнарның нинди төре икән? Игътибар итегез, сүзләрнең басымына).

(Бу омографлар. Язылышлары бер, басымнары төрлечәрәк әйтелә торган сүзләр омографлар дип атала. (Икенче слайд).

картаю - карт аю,

искерү - ис керү,

сылу - Сылу.

(Бу омофоннар. Әйтелешләре бер булып, язылышларында аерма булган сүзләрне омофоннар дип атыйлар).

б) - Укучылар, тактада нәрсәләр эленгән? (Алмалар.) Дөрес, алмалар. Тик карагыз әле, алмаларыбыз никтер түгәрәк түгел. Аларның яртысы югалган. Безгә алмаларның югалган өлешен табарга кирәк. Ә инде аларны табар өчен бу алма кисәкләрендәге сүзләрнең синонимнарын билгеләү мөһим.(Укучылар үзләрендә булган синонимнарны чыгып беркетәләр).

III. Яңа тема.

- Балалар, алмаларыбыз җыелып бетмәде бит әле. Аларны җыеп бетерер өчен бу сүзләрнең капма-каршы мәгънәләрен дә билгеләргә кирәк.(Укучылар капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне ябештерәләр).

Матур - гүзәл - ямьсез,

Зур – олы - кечкенә,

Яхшы - шәп – начар,

Баллы – татлы - ачы.

-Укучылар, искә төшерик әле, бу капма-каршы мәгънәле сүзләр телебездә ничек атала? (Антонимнар).

- Дөрес, балалар. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да “Антонимнар”дип атала. Дәресебезнең төп максаты - телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм куллана белергә өйрәнү. Бүгенге дәрестә без антонимнарның төрләре белән танышырбыз.

-Укучылар, шунысы кызыклы, телебездә барлык сүзләрнең дә антонимнары бар микән соң? Сөйләмебездә алар ни өчен кирәк? Безгә дәрес дәвамында шушы сорауга җавап бирергә кирәк булыр.

Ә хәзер дәфтәрләрегезгә бүгенге датаны һәм теманы язып куегыз.

-Укучылар, экранга күз салыйк әле. (Экранда агач рәсемнәре чыга.) Монда нәрсәләр төшерелгән? (Агачлар). Бу агачларда нинди капма-каршылык бар? (Зур агач, бәләкәй агач).(Өченче, дүртенче слайдлар).

Бу антонимнар предметларның сыйфатларын тасвирлыйлар.(Укучыларга тагы ике пар рәсем тәкъдим ителә).(Бишенче, алтынчы слайдлар).

Бәхетле - бәхетсез (кеше халәтен белдерүче антонимнар), кыш - җәй (вакыт төшенчәсен белдерәләр).

а) - Укучылар, антонимнар мәгънәләре ягыннан берничә төркемчәгә бүленә. Без сезнең белән шуның берничәсен карап киттек. Әйдәгез, хәзер шушы антонимнарның тамырларын билгеләп китик.(Сүзләрнең тамырлары билгеләнә.) Димәк, төзелеше ягыннан антоним парлары нинди төрләргә бүленә инде? (Бер тамырлы һәм төрле тамырлы.)

IV. Ныгыту.

- Балалар, экранда сезгә сүзләр бирелгән. Сезгә бу сүзләрнең антонимнарын табарга кирәк. (Җиденче слайд).

Каты - йомшак, аз - күп,

тәмле - тәмсез, файдалы - файдасыз, баскыч - ?

Димәк, укучылар, телебездә барлык сүзләрнең дә антонимнары бар микән? (Юк, кайбер сүзләрнең антонимы булмый.)(Сигезенче слайд).

б) - Әйе, балалар, чынлап та, кайбер сүзләрнең капма-каршы мәгънәләре булмый. Төшенчәләр капма-каршы булсалар һәм алар икесе ике чиктә торсалар гына, антоним сүзләр барлыкка килә.Укучылар, быел әдәбият дәресендә сез бик күп матур әсәрләр белән таныштыгыз. Ничек уйлыйсыз, экрандагы бу ике герой кайсы әсәрдән икән? (“Үги кыз”әкиятеннән.) Әкият буенча исегездәдер: кызларның икесе ике төрле. Аларның холык-фигылен искә төшереп китик әле.

Үги кыз- Үз кызы-

матур ямьсез

тырыш ялкау

пөхтә шапшак

игелекле игелексез.

- Укучылар, бу ике кыз нинди геройлар инде? (Берсе уңай, берсе тискәре.) Димәк, алар капма-каршы геройлар. Ә сезгә кайсы кыз ныграк ошады? (Үги кыз.)

-Укучылар, үги кыз бары тик уңай сыйфатларга гына ия. Шуңа күрә ул барсына да ошый. Мин дә сезнең тормышта игелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булуыгызны телим.

в) - Балалар, антонимнар мәкальләрдә, әйтемнәрдә, табышмакларда бик күп кулланыла. Әйдәгез, бирелгән мәкальләрне укып андагы антонимнарны табып билгелик, мәгънәләрен аңлатыйк.(Тугызынчы слайд).

Туган илең - туган анаң, чит ил - үги анаң.

Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык.

Яхшы сүз - җанга дару, яман сүз - канга агу.

Физминут.

г) - Китапларыгызда сезгә халкыбызның бөек мәгърифәтчесе М.Акмулланың “Дуслык” исемле шигыре бирелгән. Шушы шигырьне сәнгатьле итеп укып китик. (Унынчы слайд).

Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Дуслык турында).

Дустыгыз нинди булсын ди автор? (Акыллы, ярдәмчел булсын ди.)

Шигырьдәге антонимнарны парлаштырып язып куегыз.

д) - Укучылар, телебездә тагы оксюморон дигән төшенчә дә бар. Мондый сүзләрне язучылар, тел осталары сөйләмне җанландырыр өчен тудырганнар. Сөйләмдә кайчак антоним сүзләр үзара бәйләнешкә керәләр һәм бер сүзтезмә булып йөри башлыйлар. Мондый күренеш оксюморон (тапкыр, ахмак сүз ) дип атала. (Унберенче слайд).

Мәсәлән, сакаллы сабый, яшьсез елау, акыллы ахмак бай хәерче, атышсыз дуэль. (Мәгънәләре аңлатыла). Болар белән сез югары сыйныфларда тирәнрәк танышырсыз.

е) - Әйдәгез, тикшереп китик әле, кем тизрәк сүзләрнең антонимын билгеләр икән. (Туп белән уен). Бик яхшы. Сез барлык сүзләрнең дә антонимнарын дөрес әйттегез. Укучылар, антонимнар сөйләмебезгә ни өчен кирәк соң? Бәлки, аларны кулланмыйчада сөйләшеп буладыр? (Антонимнар сүзлек хәзинәсен баета, контраст картиналар бирү өчен кулланыла).(Уникенче слайд).

ж) “Киресен әйт” уены. Укучылар тактага чыгып язалар.

Көн – төн бара - кайта

Дус – дошман менә - төшә

Җир - күк ята - тора

Эш – ял бара - туктый

Кыш – җәй шатлана - кайгыра

Тау – чокыр киң - тар

Йомшак – каты эре - вак

Тирән – сай усал - юаш

V. Йомгак.

- Әйе, антонимнар безнең телебезне баета, сөйләмебезне матурлый.(Унөченче слайд).

7. Өй эше.

Балалар, өйдә омонимнар, синонимнар, антонимнар кулланып, дусыгыз турында зур булмаган сочинение язып килегез.

8. Билгеләр кую.

9.Саубуллашу.



Автор
Дата добавления 10.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров138
Номер материала ДВ-322480
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх