Инфоурок Литература КонспектыУрок татарской литературы "Ә.Еники “Матурлык “ хикәясе. 6 класс

Урок татарской литературы "Ә.Еники “Матурлык “ хикәясе. 6 класс

Скачать материал

Тема:Ә.Еники “Матурлык “ хикәясе.

 

Максат:1) укучыларга “Матурлык” әсәрнең эчтәлеген төшендерү ;                                           

               2)әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү;

              3)укучыларда ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү,Бәдретдин образы,шулай ук табигать белән кеше,кеше белән кешеһәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү;

              4)матурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек,хрестоматия,”Матурлык” хикәясе,Һ.Такташ шигырьләре, халык мәкальләре.

 

                                              Дәрес  барышы:

I.Психологик уңай халәт тудыру.

 

II.Актуальләштерү:

  1.Ә.Еникиның тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясау.

Искәрмә:Дәфтәргә кыскартып язып кую.

Ә.Еники- халык язучысы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты,бөтен тормышы һәм иҗаты Хакыйкать,Дөреслек,Намус үрнәге  булган чорыбызның күренекле әдибе.

       Язучы иҗатын өч чорга бүлеп өйрәнү:

I.Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре.Язучы Бөек Ватан сугыәы чорында хуҗалык һәм каравыл гаскәрендә хезмәт итә.Шул елларда сугыш темасына язылган хикәяләре басылып чыга:”Бала”,”Ялгыз каз”,”Ана һәм кыз”,”Бер генә сәгатькә” һ.б.Авторның игътибар үзәгендә сугыш алып килгән кайгы-хәсрәт,авырлыклар.Аны шундый кыен шартларда кеше күңелендә  туган үзгәрешләр,рухи халәт,психологик кичерешләр кызыксындыра.Фәрваз Миңнуллин язганча,сугыш темасын фәлсәфи ноктадан карап яктырта:”Яшәеш үлемне җиңәчәк,чөнки матурлык һәм мәхәббәт-мәңгелек дигән оптимистик рух белән сугара”.

      Сугыш темасына соңрак та әйләнеп кайтып,”Кем җырлады?”,”Без дә солдатлар идек”һ.б. әсәрләрен язды.

II.Әдипнең 50 нче еллар иҗаты.Сугыштан соңгы елларда Ә.Еники авыл темасына “Рәхмәт иптәшләр”,”Кояшлы иртә” кебек әсәрләрен яза.Алар киләчәккә өмет,ышаныч белән сугарылганнар.Шулай да әдипнең бу еллар иҗат үзенчәлеген билгеләрдәй әсәрләр булып “Рәшә”,”Саз чәчәге” повестьлары тора.Язучы кеше тормышын,бәхетен әхлак,кешелеклелек мәсьәләсе белән бәйләп карый.Шунда ук яшәп килгән җәмгыятьтәге шартларның кеше күңеленә ,рухына зыян салуын да сәнгатьчә сурәтли.

III.Ә.Еникинең 60-80 нче еллар иҗаты.Әдип бу елларда татар әдәбиятының алтын фондына кергән ,кыйммәтләре вакытлар үтү белән арта бара торган әсәрләрен яза:”Әйтелмәгән васыять”,”Матурлык”,”Туган туфрак”,”Төнге тамчылар”,”Җиз кыңгырау” һ.б. Язучы кешенең шәхесе,хезмәте ,җирдәге урыны,чын һәм ялган кыйммәтләр,бүгенгебез һәм киләчәгебез турында тирән борчыла.Әлеге әсәрләрне берләштерә торган нәрсә-үзәктә әхлакый конфликт тору.Ә.Еники  милләт язмышы,буыннар арасындагы бәйләнеш,гореф-гадәтләрнең,традицияләрнең сакланышы,Туган җиргә мөнәсәбәт һ.б.гомумкешелек кыйммәтләрен проблема итеп күтәрә.

  2. Автор үз геройларын рухи яктан буш һәм бай күңелле кешеләргә аера.Рухи ярлы кешеләрне ул ничек тасвирлый?

  ”Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча шушы сорауга җавап эзләү. Әңгәмә.

(Символ дәрәҗәсенә күтәрелгән Акъәбигә капма-каршы буларак аның балалары ,килен-кияүләре ,оныклары сурәтләнә.Автор аларны  тәрбиясез кешеләр итеп,кара буяулар белән бирми.Тормыш агымына бирелеп,алар туган туфракка битараф карый башлаганнар.Бу исә әниләренә мөнәсәбәтләрендә дә сизелә.Шул ук вакытта ,җәмгыятькаршында үзләрен яхшыатлы итеп күрсәтергә тырышалар:авырган әниләрен алып китәләр,табибларга күрсәтәләр,гел хәлен белешеп торалар.Ә инде чын асылларын билгели торган әйберләрне үтәмиләр:әниләренең соңгы васыятьләрен тыңламыйлар,өйдә үлүен теләмиләр,кәфенләп күммиләр һ.б.Акъәби үз балаларында эчкерсез якынлык хисе булмавын күреп,йөрәге әрни.)

 

III.Уку мәсьәләсен кую,чишү.

1.Шигъри юллар һәм мәкальләр белән танышу ,мәгънәләрен ачыклау.

      а) Хатын кызның бөтен матурлыгы

          Бөтен күрке ана булуда.

                                       Һ.Такташ

     б) Матурлыкка бай ул безнең  заман,

         Адым саен бездә матурлык

         Барлык батырлыкның,

         Матурлыкның

         Иҗат итүчесе халык бит.

                                    Һ.Такташ

    в) Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә.

                                                                                  Мәкаль.

    г)Тышкы матурлык белән масайма,эчке матурлык белән масай.

                                                                                          Мәкаль.

Әйе,матурлык –бик тирән мәгънәле төшенчә ул.

2.Ә Еникиның “Матурлык” хикәясе белән танышу.Әңгәмә.

Укытучы:

...Бала дөньяга килгәнче ана кеше аны йөрәге янында 9ай буе йөртә ,тугач ,төннәр буе аңа бишек җыры көйли .

     Менә бала тәпи йөреп китә , сөйләшә башлый ....Баксаң , ата белән ана күрми дә калган,  бала инде зур үскән һәм мөстәкыйль кеше  булырга тырышып ята икән .

      Үсә төшкән саен , бала белән ата-аналар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа .Алар, элек-электән ,буыннан-буынга күчә килгән .Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларнда чагылдырырга тырышалар.

   Әлеге әсәр дә нәкъ менә шушы турыда. Ә.Еники матурлык темасын ничек ача? Нинди мәсьәләләр аша күтәрә?

-Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

-Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

-Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы.

-Шәкертләрнең матур мөгаләмәсе.

-Табигать матурлыгы.

3.Әсәрнең сюжет элементларын табу

 

(Экспозиция- 1-2 абзац; вакыйгалар үстерелеше-Бәдретдиннең кем икәнлеген ачыклау; кульминация-ананың йөзен күреп ,шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш-куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.)

4.Ә сез үзегез әниләрегезгә нинди мөнәсәбәттә соң? Укучыларның җавапларын тыңлау.

 

IV.Дәресне йомгаклау. Өй эше: Ә.Еникиның 60 нчы елларда иҗат иткән повестьлары белән танышырга.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок татарской литературы "Ә.Еники “Матурлык “ хикәясе. 6 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по связям с общественностью

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 187 материалов в базе

Материал подходит для УМК

Скачать материал

Другие материалы

Игра "Морской бой" по фрагментам "Мальчики" (роман Ф.М.Достоевского "Братья Карамазовы"). Литература, 6 класс
  • Учебник: «Литература. Учебник-хрестоматия (в 2 частях)», Курдюмова Т.Ф.
  • Тема: Ф. М. Достоевский. Мальчики (из романа «Братья Карамазовы»). Фрагменты
  • 06.02.2020
  • 392
  • 1
«Литература. Учебник-хрестоматия (в 2 частях)», Курдюмова Т.Ф.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.03.2020 596
    • DOCX 17.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдюшева Альфия Шайхетденовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдюшева Альфия Шайхетденовна
    Абдюшева Альфия Шайхетденовна
    • На сайте: 6 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 46924
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация системного администрирования

144 ч.

2160 руб. 1290 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Системы менеджмента ISO 14001:2015 И OHSAS 45001:2018 разработка и интеграция

36 ч.

1580 руб. 940 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Анализ межпредметных связей: связь педагогики с научными дисциплинами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление рисками и финансовое моделирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек