Инфоурок Другое Другие методич. материалыВыступление на тему "Развитие речи на уроках татарского языка"

Выступление на тему "Развитие речи на уроках татарского языка"

Скачать материал

Татар теле дәресләрендә мөстәкыйль эшләрне үстерелешле укытуның бер формасы буларак куллану.

 

                                 Түбән Кама Индустриаль техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Р.Г.

 

   Телнең төп материалы – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң  ялкынлы хисләр дә  кешеләргә барып җитә алмый. Рус язучысы Лев Толстой болай яза:     “ Сүз-бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерегә дә мөмкин, сүз белән аларны аерырга да мөмкин, сүз белән сөелергә дә, сүз белән дошманлаштырырга да, сүз белән кешедә үзеңә нәфрәт уятырга да мөмкин. Кешеләрне бер - берсеннән читләштерә торган сүзләрдән саклана күр!!!”

       Тел – кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр аңлаша, фикер алыша, аралаша алмаслар иде.

       Туган телне һәм башка телләрне белү - кешенең дөньяга карашын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә.

       Татар теле гыйлемен өйрәнү ике төрле максатка ирешүне күз алдында тота: берсе – практик максат, икенчесе – фәнни максат.

         Практик максатка ирешү - дөрес, матур итеп сөйләргә һәм язарга, язганны укып аңларга өйрәнү, ягъни телне кулланырга өйрәнү  дигән сүз. Бу - үзеңне киләчәктә кешеләр арасында эшләргә әзерләүнең беренче шарты. Үз фикереңне дөрес итеп әйтеп яки язып бирә белмәсәң,  язылганны дөрес итеп укый алмасаң, аны аңламасаң һәм аңлата алмасаң, кешеләр арасында эшләү, тормышта үз урыныңны табу бик кыенга килә.

      Фәнни максатка ирешү – ул телнең үзен түгел, ә тел гыйлемен тормышта кулланырга өйрәнү дигән сүз. Ә тел  гыйлеме тормышның бик күп өлкәләрендә  кулланыла. Мәсәлән, тел гыйлеменә  логика, психология, педагогика, тарих, этнография яки археология фәне белгеченә тел гыйлемен тирәнтен өйрәнергә  кирәк.

       Кайбер әти –әниләр, йорт мәшәкатьләренең күп булуын, вакыт җитмәүне сәбәп итеп, гаиләдә балаларын зур байлыктан, туган телдән мәхрүм итәләр. Туган телнең аралашу чарасы гына түгел, анда халыкның рухы, төп сыйфатлары, үзенчәлеге чагылуын да аңлап җиткермиләр.

      Рус мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрнең рус классларында укучы татар балаларына  туган тел дәресләрен өйрәтү – ул укучыларны тормышка хәзерләү, аларның хисләрен, әхлак сыйфатларын, эстетик зәвыкларын камилләштерү чарасы.

     Техникумда беренче һәм икенче курста мәктәптә үткәннәрне искә төшерү, төрки халыклар  өчен гомуми булган борынгы әдәби тел, хәзерге  татар әдәби теле, рун язуы, гарәп язуы, гарәп графикасы, латин графикасы турында белем бирү, телнең иҗтимагый әһәмияте турында өйрәнү, укучыларның алган белемнәрен сөйләмнәрендә дөрес файдалана белергә өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә зур урын бирелә.

     Дәреснең төрле этабында психологик күзәтүләр  алып барыла.

     Дәрестә бирелә торган материал, кулланган метод һәм алымнар, бирелгән күнегүләр укучыларның белем аермалыкларын истә тотып сайланырга тиеш.

      Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен гамәлдә файдалана белергә өйрәтүдә күнегү методы уңышлы. Алар  алган белемнәрен сөйләмнәрендә  һәм язма эшләрендә дөрес куллана белергә өйрәнәләр, төрле күнегүләр эшли –эшли алар ныгытыла һәм тирәнәйтелә, укучыларның  иҗади һәм мөстәкыйль эшләү сәләтләре активлаша.

     Күнегүләрнең  уңышлыгы өчен :

1) Беренче һәм әһәмиятле шарт – укучыларның аңлавы кирәк.

2)Икенче шарт- күнекмәләрне нык үзләштерүгә,биремнәрне  дөрес үтәүгә укучыларның максатчан омтылышы.

3) Өченче шарт – күнегүне үтәү барышында укучының югары игътибарлылыгы.

4)Дүртенче шарт – аларның системалылыгы.

5) Бишенче шарт  -  күнегүләрнең төрлелеге. Без укучының мөстәкыйльлек дәрәҗәсен әкренлек белән күтәрүче эшләр сайларга тиеш булгач, күнегүләрнең төрлелеге бик кирәк.

6)Алтынчы шарт – күнегүләрнең даимилеге.

7)Җиденче шарт – күнегүләрнең эффектлылыгы өчен -  булган вакыттан рациональ файдалану.

2.Күнегүләрнең төрләрен санап китәсем килә :

2.1 күчереп язу – белемнәрне ныгытуда иң гади метод.

2.2 Диктантлар язу (искәртмәле, аңлатмалы, иҗади, сайланма, контроль, сүзлек Һ.б.)

 2.3.Хаталарны төзәтү: хаталары булган сүзләргә анализ ясау; шул ук кагыйдәгә караган башка мисалларны тикшерү; хаталары төзәтелгән сүзләрне сүзлекләргә язып алу.

 2.4.Биремнәр үтәү:

- Грамматик бирем,

- грамматик – орфографик,

- грамматик – пунктуацион,

- грамматик – стилистик бирем.

 2.5.Сочинение язу:

1)Әдәби сочинение,

2)әдәби – иҗади,

3)ирекле сочинениеләр,

4)тормыш – көнкүреш темасына,

5)картиналар яки диафильмнар буенча сочинениеләр.

     Дәресләрдә милли төбәк компоненты буларак, И.И.Шишкинның, Ә.Фәтхетдиновның тормыш һәм иҗат юлларына тукталу бик урынлы. Якташ – рәссамнәребезнең иҗат  җимешләрен күргәч, туган ягыбызның бай табигате, халкыбызның  тырыш хезмәте белән горурлану хисе балаларда арта. Күңелләрен матур хисләр, җырлар били. Шулай ук без Түбән Кама драма театры артистлары һәм аларның эшчәнлеге белән танышып барабыз. Алар белән очрашуларга, спектакльләренә йөрибез. Соңыннан фикер алышу, әңгәмәләр оештырабыз, иншалар язабыз. Бу эшчәнлек укучыларның сөйләм телен үстеру өчен мөһим.

    Укучыларның сүзлек запасы арткан саен, аларның сөйләме эчтәлекле, аңлаешлы һәм матуррак була бара. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның  образлы фикер йөртү сәләте, үткенлеге, зирәклеге чагыла.

Өлкән сыйныфларда грамматика бүлеген өйрәнгәндә грамматик анализ төрләре өйрәнелә:

1.Фонетик анализ

2.Орфографик анализ

           3.Орфоэпик анализ

           4. Лексик анализ

           5. Морфологик анализ

           6. Синтаксик анализ

           7. Пунктуацион тикшерү

           8. Стилистик анализ

           9. Катнаш грамматик

               

Укучылар бу эш төрләрен мөстәкыйль башкаралар. Шулай итеп, татар теле дәресләрендә мөстәкыйль эшләр үстерелешле укытуның бер формасы буларак кулланыла .

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление на тему "Развитие речи на уроках татарского языка""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Старший рекрутер

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 916 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.10.2015 571
    • DOCX 17.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Расима Габдулхаевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримова Расима Габдулхаевна
    Каримова Расима Габдулхаевна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7364
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Физическая культура и спорт: методика, педагогика, психология

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Современные направления в архитектуре: архитектурные решения гениальных изобретателей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация эксперта в сфере высшего образования. Как подготовиться к поступлению в вуз: простые ответы на сложные вопросы

Перейти к трансляции