Инфоурок Другое КонспектыВнеклассное мероприятие "КВН - Ярыш"

Внеклассное мероприятие "КВН - Ярыш"

Скачать материал

Государственное бюджетное специальное (коррекционное)      общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

 

 

 

 

 

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

 

 

 

 

                       

 

 

 

 

 

Григорьева Г.Н.

    А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.

    Дуслар, бүген нинди көн,

    Сез беләсездер бәлкем?

    Белмәсәгез, үзем әйтәм,

    Бүген бездә бәйрәм көн!

    Бүген Ватанны саклаучылар көне. Безнең егетләр -  булачак солдатдар, Ватанны саклаучылар. Кадак-даганы, дага-юрганы, юрга-батырны, батыр Ватанны саклый, ди халык. Бүгенге көндә дә безнең райондаш һәм авылдаш егетләребез намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, ныклыкларын, үз-үзләрен аямауларын күрсәтәләр. Безнең әтиләребездә, бабайларыбызда  яшь вакытларында Армия сафларында хезмәт иткәннәр.

Гузәл:      Солдатка киткән әтиләр

                 Үз илен саклар өчен

                 Ватан терәге ир - дигән

                 Исемне яклар өчен

Камилә:  Әтиләр узган җирдә

                 Шаулый игеннәр 

                 Әтиләр йөргән җирдә

                 Яшәрә гөлләр.

                 Тыныч көннәрне бүләк итүче,

                 Илебез данын бөек йөртүче

                 Әтиләрдә бит туган ил көче.

 

Айгөл:     Чәчәк аткан гөлне

                 Һәркем күрергә тиеш.

                 Туган илен һәр егет

                 Аяусыз сакларга тиеш.

А.б.: Ярый әле кыю егетләр бар,

         Туган илебезне сакларга.

         Уяу тора алар ил чигендә

         Сатмас аны һич тә ятларга.

         Ярый әле янда әтиләр бар,

         Гаиләләребезне якларга.

         Малайлары күреп ныгып үсә,

         Ышанычын аның якларга.

         Ярый әле җирдә бабайлар бар,

         Хәтерләтеп сугыш елларын.

         Ярый әле җирдә кыюлык бар,

         Тибрәтергә йөрәк кылларын.

    -Бәйрәм белән сезне, кадерле ир-егетләребез! Без сезне чын күңелебездән  23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар шушы бәйрәм уңаеннан без сезгә “Кадриль” биюен бүләк итәбез.

Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез. КВН-ярышыбызны башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

(Жюри әгъзалары сайлана)

А.б.:    Хәзер була КВН,

            Гаҗәп күңелле уен,

            Ике команда ярыша,

            Менә булыр тамаша!

            Хәзер дуслар сүз бирәбез,

            Батырлар алга чыксын.

            Һәркем үзенең осталыгын,

            Тапкырлыгын, җитезлеген,

            Булганлыгын күрсәтсен.

(Музыка астында егетләр каршыга чыга.)

    1 нче бәйге. “Визит карточкасы” Командалар үзләре белән таныштырып үтәрләр.

    2 нче бәйге. “Мәкаль әйтеш” уены. Мин башлыйм, сез дәвам итәсез.

1)    Алты көн ач калсаңда,(атаңны кунак ит)                       (1)

2)    Атаңа ничек булсаң,(балаңнан шуны күрерсең)           (2)

3)    Ата һөнәре, (балага мирас)                                            (1)

4)    Атасы балыкчы булса,(балада суга карый)                   (2)

5)    Бала башында бер кайгы,(ата башында мең кайгы)     (1)

6)    Елыйсы килгән бала,(атасының сакалы белән уйнар) (2)

7)    Егет сүзе, ( бер булыр.)                                                    (1)

8)    Батыр егет, ( ил күрке.)                                                     (2)

 

3 нче бәйге. “Ачыктан-ачык сөйләшәбез”

1)    Буш вакытыңда ниләр эшлисең?

2)    Өйдә нинди эшләргә булышасың?

3)    Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа күбрәк ошый?

4 нче бәйге.  А.б.  Кул эшенә осталыкны

                                    Сынарга вакыт җиткән.

                                    Кирәк пөхтә тегәргә,

                                    Сәдәф өзелеп төшкән.

(егетләр төймә тагалар).

    5 нче бәйге. “Бәрәңге арчу”.

Һәр командадан берәр бала чыгып бәрәңге арчый.

    6 нчы бәйге.

    А.б. Егетләр, менә сезнең әниегез эшкә китте. Сеңлегезне балалар бакчасына илтергә кушты. Ләкин әниегез сеңлегезнең чәченә бантик куярга җитешмәгән. Бу эшне ул сезгә калдырды. Инде нишләргә?

    (кызларның чәчләренә бантик кую буенча ярыш)

    7 нче бәйге.

    А.б. Бәйгенең бу этабының үзешчән сәнгать өлкәсенә кагыла. Егетләр нинди һөнәрләргә ия икән, сүзне аларга бирик . Аларга бу эш, өй эше итеп бирелгән иде. Карап үтик әле. Концерт номерлары. (1 команда “Татар халык” биюе,      2 команда “Моряклар” биюе.)

    А.б. Булдыдыгыз егетләр, әфәрин! Минем сезгә бер соравым бар. Кешегә иң кирәктән кирәк, ни кирәк?

   Балалар бергә: -Сәламәтлек.

    А.б. Әйе, балалар, сәламәтлек. Ә сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спорт-сәламәтлек чыганагы, дип юкка гына әйтмиләр бит. Хәзер без егетләребезне спорт өлкәсендә дә  сынап карыйк.

    8 нчы бәйге.    “Кул көрәше”. 

    9 нчы бәйге.    “Шар кабарту”. 

    10 нчы бәйге.  “Кем тизрәк көндәшен шарсыз калдыра”.

(ике баланың аягына шарлар бәйләнә)

    11 нче бәйге.   “Приседание”.

    12 нче бәйге.   “Отжимание”.

    13 нче бәйге.   “Кыршау әйләндерү”.

    14 нче бәйге.   “Күзне бәйләгән килеш бер сызыктан бару”.

    А.б. Шуның белән бәйгебез тәмам. Жюри әгъзалары әзерләнгән арада кызлар егетләрне бәйрәм белән котларга телиләр. “Марый халык” биюе. Рәхим итегез кызлар!

    Ә хәзер без сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. Алдынгыларны билгеләү. 

    Бәйрәмебез ахырында Әтиләребезне, абыйларыбызны, бабайларыбызны котлап “Я тоже хочу, быть как ты”.

    Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар шуның белән безнең әзерләнгән ачык чарабыз тәмам. Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт. Ир-егетләребезне тагын бер кат бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәт һәм исән-сау булсыннар!

   

   

   

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "КВН - Ярыш""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по сертификации продукции

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 343 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.10.2016 536
    • DOCX 47.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Григорьева Гульгена Нурисламовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10486
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой