Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие " ПДД"

Внеклассное мероприятие " ПДД"

Скачать материал

Юлда йөрү кагыйдәсен

Белергә тиеш һәркем!

 

(3 нче сыйныф өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” темасы буенча кичә)

 

Максат: 1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен,

                    светофор төсләрен аера белүләрен һәм

                    шуның буенча дөрес хәрәкәт итүләрен,

                     транспорт чараларын дөрес белүләрен

                    ачыклау.                    

               2. Укучыларда өлгерлек,тапкырлык,игъти-

                   барлылык, җитезлек үстерү.

               3. Юл кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну

                   уяту, баларның үзара арлашуларын ях-

                   шырту, әдәплелек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: светофор, юл билгеләре, плакат( җир, ти

                   мер юл, һава, су транспорты рәсемнәре),

                   мозаикалы конверт, юл билгеләре ябыш

                   тырылган кубик, укучылар ясаган рәсем

                   нәрдән күргәзмә, бүләкләр.

      

                       Кичә барышы.

Зал бизәлгән. Өстәлдә самавыр, чәйнек,чынаяклар, өчпочмак һ.б. Әби өстәл әзерли, тәрәзәдән-тәрәзәгә барып оныгын көтә, үзе сөйләнә.

 Әби.           Тиздән оныгым Чулпан да кайтып җитәр. Ул  “Юлда йөрү                                                           кагыйдәләрен өйрәнү” мәктәбендә укый.

 

 (Ишектә кыңгырау, әби кулын сөртә-сөртә ишекне ача.)

 

Кыз.   Әбекәй,алтыным, хәлләрең ничек? Исән-сау яшисеңме?

Әби Исәнме, кызым,  дәү үскәнсең икән, әйдә кулларыңны ю,    менә өчпочмаклар пешердем, чәй эчәрбез, сөйләшербез.

             И, кызым, онытып җибәргәнмен. Сине күрергә дип, бүген  дусларың да киләләр.

 

Кыз.        Әбекәй, әйдә алайса өстәлне төзик.

 

(Ишектә кыңгырау, куян белән төлке  керә. Алар Чулпанны йөгереп барып кочаклыйлар да өстәлдәге өчпочмакларны ашарга тотыналар.)

 

Әби.       Ашыкмагыз, балакайлар, беренче кулларны юарга кирәк.

Кыз.         Дусларым, сез мине нәрсә белән шатландырасыз?

Куян белән төлке. (бергә )         Шигырьләр өйрәнеп килдек.  

Төлке(Альбина).       .  Кайда куркыныч тыкрык

                                        Чуты юк машинаның.

                                        Ансат  түгел чыгу юл аркылы,

                                        Белмәсәң кагыйдәне

Куян.  (Дәниф)     “Светофор” шигырен сөйли.

Кыз.         Ай-яй, матур сөйлисез. Болай булгач сез юл йөрү кагыйдәләрен дә беләсездер?

Куян белән төлке.     Беләбез, беләбез.  

Кыз.       Урам аркылы чыкканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Куян.        Ничек инде, икенче як урамга карыйсың да, дүрт аяклап     йөгереп чыгасың.

Кыз .         Төлке син куян белән ризамы?  

Төлке. (башын кашый.) Риза-а.   

Кыз.      Сез дөрес эшләмисез. Урамны аркылы чыкканда иң элек светофорга карарга кирәк. Ә безнең авылда светофор юк. Шуның өчен башта сулга, ә аннан уңга карарга кирәк.

 

(Ишектә кыңгырау. Юлбарыс белән бүре керә.)

 

 

Бүре.     Әби, әби, менә сиңа нинди бүләкләр алып килдек.(Сумкасын бушата, юл кагыйдәләрен ала.

Әби. (шатланып)     Әй, ичмасам дусларым да бит, нинди әйбәт әйберләр        алып килгәннәр! Менә монысын таба астына куярмын, монысын самавыр астына куярмын. Монысын –н-н...

Кыз.(әби янына килә)    Әби, болар нәрсә, каян алдың?(гаҗәпләнеп карап тора.)

Әби.     Юлбарыс белән бүре китерде. Менә алар үзләре (өстәл астында калтырап торалар).

Кыз.     Сез каян җыйдыгыз бу рәсемнәрне?

Юлбарыс.      Сезнең янга килгәндә юл кырыендагы ак баганалардан         җыйдык.

 

Кыз.       Сез нәрсә эшләдегез. Юлда хәзер ниләр була инде. Болар юл билгеләре. Аларны алырга да, алмаштырырга да ярамый.(кыз башын тотып өй тирәли йөри, артыннан куян белән төлке. Бүре белән юлбарыс өстәл астында утыра, әби урындыкта.)

 

(Ишектә кыңгырау. Велосипедын сөйрәп  Сарбай  керә, кулы-башы кан.)

 

 Сарбай.     Юлда машиналарга, кешеләргә  нидер булган, бер-беренә юл бирмиләр?! Менә нәрсә булды-ы-ы-ы... кулымны бәйләтергә кая барырга да беләмәдем.

Кыз.    Менә, аңладыгызмы инде, үзегезнең нинди зур хата ясавыгызны?

Бүре һәм юлбарыс.     Аңлады-ы-ы-к...

Кыз.    Акбайның кулы, башы кан, ул кая барырга икәнен белмәгән. Акбайга менә шул билге кирәк иде.(«Мед.пункт»икәнен күрсәтүче билге күрсәтелә.)

Бүре.     Бик начар эшләгәнбез. Бу билгеләрне тизрәк урыннарына    урнаштырырга кирәк.

Юлбарыс.  Тик без аларның нәрсә аңлатуын белмибез бит.

 

Төлке.   Әгәр без аларны дөрес урнаштырмасак?..

Кыз.           Соң булганчы, әйдәгез бергәләп хаталарны төзәтик! 

 Барысы бергә:     Әйдәгез (чыгып китәләр.)

 

 Укучылар маскаларын салып куялар.

 

Алып баручы.          Көз. Көз дә, кыш та, яз да, елның кайсы вакыты гына булмасын, көндез дә, төнлә дә, эсседә дә, салкында да юлларда , урамнарда транспортлар һәм кешеләр өзлексез хәрәкәт итә. Алар, ягъни кешеләр, юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиешләр. Юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен белү һәм төгәл үтәү- юл хәрәкәте куркынычсызлыгының иң төп шартларыннан берсе. Юлда йөрү кагыйдәләрен барлык төр транспорт йөртүчеләр дә белә. Шулай ук җәяүлеләр дә белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне Дәүләт автомобиль инспекциясе, ГАИ хезмәткәрләре зур игътибар белән күзәтеп торалар. Менә бездә кунакта ГАИ хезмәткәрләре. Хәзер сүзне аларга бирик      (сөйлиләр).

А. Б.Юлда йөрсәң, бул өлгер,

         Юл кагыйдәсен нык бел!

         Сфетофорның һәрбер төсен,

         Юлның билгеләрен бел!

         Барысын белергә тырыш.

         Дусларыңнан сораштыр.

         Зур теләк белән өйрән син,

         Өлкәннәрне карап тор.

Хәзер бергәләп уен уйнап алыйк. Бу уен “Игътибарлы булыгыз” дип атала. Мин сезгә юл кагыйдәләренә кагылышлы сүзләр әйтсәм, сез кул чабарсыз. Әгәр сүз юл турында түгел икән, тик кенә утырасыз. Башладык:юл, тротуар, алма, җәяүле сукмагы, курчак,ручка, автобус, твамвай, пароход,светофор, сумка, түгәрәк.

Бер табышмак әйтәм: Чат саен басып тора,

                                       Барсын да җайлап тора,

                                       Җәяүлеләр чыкканда

                                       Машина басып тора.   (Светофор)

Рифат    “Бүләк” шигырен  сөйли.

“Светофор” уены:

Укучыларга шигырь укыла, рифмасын туры китереп әйтеп бетерергә.

                                        1. Юл йөргәндә карагыз

                                            Светофордагы утка,

                                             Кагыйдәне онытмагыз:

                                             Кызыл ут яна ......(тукта).

                                   2. Машина йөреп торганда

                                       Һич ярамый чыгарга,

                                       Сары ут хәбәр итә:

                                       Әзерлән син.......(чыгарга)

                                              3. Әгәр яшел ут янса,

                                                  Кирәкми тукталырга,

                                                  Чөнки ул бит хәбәр итә,

    Мөмкин диеп.......(барырга).

Динә .                    Светофорның сигналы бар

                                         Тыңла аны карусыз.

                                         Кызыл төс, әле куркыныч

                                         Тукта көтеп тор дия.

                                         Сары әйтә:әзерлән, ди,

                                         Хәзер юл ачылачак.

                                        Яшел әйтә: әйдә, кузгал,

                                        Юлдан чык курыкмыйча.

А.б.. Бу биремнәрне төгәл үтәдегез, рәхмәт. Хәзер икенче уенга күчик. Бу уен “Мозаика” була. Һәрбергезгә бирелгән конвертны ачып мозаиканы җыярсыз(машиналар рәсеме килеп чыга.)

.

Җыр: “Шофёр буласым килә”.

Уен: “Һәр транспорт чарасын дөрес урнаштыр”.

       (Плакаттагы рәсемгә транспорт чараларын дөрес урнаштыр.

      Автобус, трамвай, самолёт, велосипед, катер, трактор, троллейбус, пароход,

        ракета,поезд.)

А.б..     Рәхмәт, бу биремне дә төгәл үтәдегез.

Чулпан шигырь. “Истә тот!”

А.б. табышмак әйтә: 

                          1. Бу билге сиңа

                             Һәрвакыт күрсәтер юл.

                            Уңга-сулга борылырга

                            Аңлатып бирер ул.    (Борылыш билгесе).

                         2. Дустым белән икебез,                        

                             Очабыз велосипедта.

                             Бу юлдан баралмыйсың,

                             Машинада я атта.    (Велосипедчылар юлы).

                          3. Озын, озын йомгакның очына

                             Чыккан кеше юк.     (Юл).

А.б.. Табышмакларны бик җитез чиштегез.Ә хәзер юл билгеләрен искә төшереп үтик әле.

“Юл билгесен дөрес ата” уены уйнарбыз. Сез шушы шакмакны тәгәрәтеп, өстә нинди билге кала,  шул билгене әйтергә тиеш буласыз.(Һәр өскә чыккан билгене укучылар аңлатып китәләр).

Илшат .             Җәяүле, җәяүле,

                              Син юлга күз сал әле.

                              Була юллар җир өстендә,

                               Була җир астында да,

                               Була тагын сырлы-сырлы

                               Зебрага охшаган да.

                               Бел, бары ул юллар,

                               Сине хәфевтән саклар.

 

А.б..                      Озын юллар нинди серле,

                                 Без күрмәгән җирләр гел алда.

                                 Ерак барып шуны күрер өчен

                                 Юл тамгасын кирәк белергә.

                                 Урам кагыйдәсен бел!

                                 Як-ягыңа карап йөр.

                                 Әлифба кебек урам

                                 Тамгалар белән тулган.

Хәзер”Юл билгеләрен дөрес сайла” уены уйнарбыз. I группа

 “Җәяүлеләр”, II группадагы укучылар, сез “Машина йөртүчеләр” булырсыз. Менә өстәлдә юл

билгеләре ята. Сез үзегезгә кирәкле билгене   җыясыз.

Игътибарлы булыгыз, билгеләрне бутамагыз.(Кирәкле

билгеләрне җыялар һәм аңлаталар).

Җыр”Хәрәкәтле юл”.

 

Бүләкләү.

 

Алып баручының йомгаклау сүзе.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие " ПДД""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 597 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.04.2017 410
    • DOCX 58.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизуллина Лейля Сабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Газизуллина Лейля Сабировна
    Газизуллина Лейля Сабировна
    • На сайте: 7 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13750
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 98 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 136 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 119 человек

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2698 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 514 человек

Мини-курс

Развитие физических качеств в художественной гимнастике: теория и практика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 135 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 85 человек

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе