МУНИЦИПАЛЬНОЕ
ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ОСНОВНАЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №1
С. БАКАЛЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА БАКАЛИНСКИЙ РАЙОН РБ
Внеклассное
мероприятие по татарскому языку и литературе
«Аукцион
знаний»
Провела: Заманова С.Ф.,
учитель
татарского языка
и литературы
Бакалы
– 2017
Сыйныфтан
тыш чара.
Татар
теле һәм әдәбиятыннан белем аукционы
Максат: 1.
Укучыларның татар теле һәм әдәбияттан алган белемнәрен ныгыту, тикшерү, бәяләү.
2. Укучыларның
сөйләм телен үстерү, сорауларга җавап бирү осталыкларын камилләштерү, логик
фикерләүләрен үстерү.
3. Укучыларда
белемгә омтылыш, коллектив өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, татар телен
өйрәнергә өндәү.
Җиһазлау:
презентация.
1) “Милләтемнең
кояшы син, и моңлы Туган телем!”.
2) “Тапкырларга,
зирәкләргә бездә урын түрдән!”.
3) “Кем тапкыр,
кем зирәк – җавап табар тизрәк!”.
Уенны оештыру өчен
алты кешедән команда төзелә. Һәр
уенчы билгеле шартлы акча берәмлекләре белән чек кенәгәләре ала
Уен
барышы.
Укытучы. Хәерле
көн, хөрмәтле кунаклар һәм мәктәбебезнең иң зирәк, иң тапкыр укучылары! (Музыка
уйный,
матур рәсемнәр күрсәтелә)
-
Рәсемнәрне нәрсә гомумиләштерә дип
уйлыйсыз? (к.җ барысы да матур, матурлык)
-
Димәк, без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
(матурлык). Ә нәрсә мутурлыгы турында сөйләшкәнне чара ахырында миңа әйтерсез.
Без, бүген туган
телгә багышланган белем аукционына җыелдык.
Тел – кешеләрнең
аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота.
Ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз.
Чөнки
иң кадерле әти, әни, әби, бабай сүзләрен туган телдә әйтәбез.
21 февраль –
“Халыкара туган тел көне”. Безнең туган телебез – татар теле.
Татар теле –
ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14
телнең
берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Бүгенге бәйгебез 3
турдан торачак. Барыгыз
да биремнәрне тырышып эшләрсез
дип ышанам.
Сайлап алу туры
өчен сораулар
1. Ә,
ө, ү, э, и сузыклары нинди сузыклар? (нечкә)
2. М,
н, ң нинди авазлар? (борын)
3. Ильяс
сүзендә ничә хәреф, ничә аваз? (5хәреф, 5 аваз)
4. Сүздәге
иҗекләр саны нәрсәгә карап билгеләнә (сузык авазлар санына)
5. Җөмләнең
баш кисәкләре (ия, хәбәр)
6. Урын-вакыт
килешенең сораулары (кемдә? Нәрсәдә? Кайда? Кайчан?)
7. Фигыль
нәрсәне белдерә? (эш, хәл, хәрәкәт)
8. Сан
нинди сорауларга җавап бирә? (ничә? Күпме?)
9. Зат
алмашлыклары ничәү? (6)
10. Тоткынлыкта
үтерелгән шагыйрь, Советлар Союзы
Герое (Муса Җәлил)
11. “Туган
тел” җырының авторы (Г.Тукай)
12. Поэтесса
сүзенең тәрҗемәсен әйтегез (шагыйрә)
-
-Нәрсә ул аукцион? Тәртибе белән
таныштырыгыз әле.
-
Һәр сайлап алынган уенчыга билгеле шартлы
акча берәмлеге белән чек кенәгәсе тапшырыла. Банк эшләячәк, теләгән уенчы
банктан кредит алып торырга мөмкин, ләкин ул аны уен ахырында кайтарып бирә
алуына ышанган булырга тиеш.
1
тур-ачык сораулар
1.
Татар телендә ничә тартык аваз бар? (28)
Башлангыч
бәясе- 8 ш. а. б.
2.
Иң кыска халык авыз иҗаты жанры.
Икенче төрле “картлар акылы” дип тә атала. (мәкаль)
Башлангыч
бәясе- 10 ш.а.б.
3.
Татар хатын-кызларының милли баш киеме
(калфак)
Башлангыч
бәясе- 5 ш.а.б.
Ял
минуты. Туган тел турында шигырьләр
сөйлиләр
2
тур Ярымачык сораулар
1.
Муса Җәлилнең шигыренең исемен әйтергә
Башлангыч
бәясе- 5 ш.а.б.
Чәчәкләр
кәефләнеп,
Җай
гына селкенделәр
Һәм
кинәт шунда гаҗәп
Бер
яңа хәл күрделәр (“Кызыл ромашка”)
2.
Һ. Такташның “Иптәшләр” шигыренә кагылышлы
сорау.
Башлангыч
бәясе- 10 ш.а.б.
“Иптәшләр”
шигырендә мишәр егетнең иптәше нинди милләттән? (чуваш)
3.
Татар халкы милли бәйрәме турында сорау
Башлангыч
бәя- 4 ш.а.б.
Язгы
кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган милли бәйрәм (Сабантуй)
Ял
минуты. Уенда катнашмаганнар өчен бирем:
“Туган тел”
шигырен :
- мактанган кебек;
- эттән курыккан
кебек сөйләргә тиеш булалар
3
тур- ябык сораулар
1. Башлангыч
бәясе- 5 ш.а.б.
Кабул
ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы (Алфавит)
2. Башлангыч
бәясе- 5 ш.а.б.
Татар
халкының милли аяк киеме (читек)
3. Башлангыч
бәясе-8ш.а.б.
Авазлары
белән бертөрле, мәгънәләре белән бөтенләй башка сүзләр (омонимнар)
“Туган
телем” җыры яңгырый.
Чек
кенәгәләрендәге шартлы акча берәмлекләре санала. Уенның җиңүчесе билгеләнә.
-
Чара башында куйган сорауга җавап бирегез
инде. Без бүген нәрсә матурлыгын исбат итеп күрсәттек дип уйлыйсыз? (туган тел)
Бүгенге бәйгедә
мәктәбебезнең иң гыйлемле, иң зирәк укучылары катнашты, рәхмәт аларга! Барлык
хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле булыгыз! Акыллы һәм тапкыр кеше Бар җирдә
дә кирәк. Күп укыгыз, күп белегез, Булыгыз сез
зирәк!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.