ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘЛКИ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ИСКЕ САЛМАН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Ярдәмче алгоритмнар һәм аспрограммалар
(9 нчы сыйныф өчен информатикадан ачык дәрес эшкәртмәсе)
Укытучы:Халиуллина Р.Г.
2016
Ярдәмче алгоритмнар һәм аспрограммалар
Максат:
Укучыларда ярдәмче алгоритмнар,аспрограмма (процедура) төшенчәсен формалаштыру, бу төшенчәләрне графикага өйрәтүне башкаручы тирәлегендә практик куллана алуны булдыру.
Дәрестә каралачак мәсьәләләр:
а) укыту
ярдәмче алгоритмнар,аспрограмма (процедура) төшенчәсе турында белем бирү,ГРИС та процедура кулланып,алгоритм төзергә өйрәтү;
б) үстерү
алгоритмик фикерләүне,хәтер,игътибарны,логик фикерләү сәләтен , танып- белү эшчәнлеген, аралашу культурасын үстерү;
в) тәрбияви
танып-белү активлыгын, укучыларда җаваплылык хисен,үзара аңлашуны, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы:
яңа материал өйрәнү
Укучылар эшчәнлегенең формасы:
фронталь, парлы, индивидуаль
Техник җайланмалар:
проектор, компьютер
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
-укучыларның дәрескә әзерлеге күзәтелә (1минут)
Өй эше буенча сораулар (5минут)
Укучылар үзләренең инициалларын язу буенча төзегән программаларны тикшерәләр (парлап эшлиләр)
“Алгоритм һәм аның үзлекләре “ темасы буенча төркемнәрдә сорау-җавап алалар.
Белемнәрне актуальләштерү(4минут)
ГРИС та эш принциплары искә төшерелә:
ГРИС нинди эш башкара ала?
ГРИС ның мохите нәрсәдән гыйбарәт?
ГРИС ның командалар системасына нинди гади командалар керә?
Сызыкча алгоритмнарда командалар нинди эзлеклелектә башкарыла?
Яңа тема аңлату(15 минут)
-Әйдәгез әле ,укучылар, җәйге лагерьларда ял итү дәверендә ашханәдә дежурлык алгоритмын төзик:
Ашханәгә килү 7.30.
Иртәнге ашка өстәл ачу.
Барысының да ашап бетергәннәрен көтү.
Өстәлдән савыт-сабаларны җыештыру.
Өстәл сөртү.
Урындыкларны урынына кую.
Китү.
Ашханәгә килү 11.30.
Төшке ашка өстәл ачу.
Барысының да ашап бетергәннәрен көтү.
Өстәлдән савыт-сабаларны җыештыру.
Өстәл сөртү.
Урындыкларны урынына кую.
Китү.
Ашханәгә килү 17.30.
Кичке ашка өстәл ачу.
Барысының да ашап бетергәннәрен көтү.
Өстәлдән савыт-сабаларны җыештыру.
Өстәл сөртү.
Урындыкларны урынына кую.
Китү.
Укытучы .Бу алгоритмда нинди үзенчәлек бар?! (2-7, 9-14, 16-21 командаларының кабатланып килүе.) Бу алгоритмны язу дәверендә күп урын һәм күп вакыт сарыф иттек.Ә аны кыскача язып буламы соң?! Без бу сорауга бүгенге «Ярдәмче программалар һәм аспрограмалар» темасын өйрәнгәч җавап бирә алырбыз.Бүген без Сезнең белән «ярдәмче алгоритм», «процедура» төшенчәләрен өйрәнербез.
Ашханәгә килү 7.30
Дежурный алгоритмын үтәү
Ашханәгә килү 11.30.
Дежурный алгоритмын үтәү
Ашханәгә килү 17.30.
Дежурный алгоритмын үтәү.
Әлеге язган алгоритм төп алгоритм дип атала. Ә кабатланып киләче командалардан торган өлеш-ярдәмче алгоритм була :
Иртәнге ашка өстәл ачу.
Барысының да ашап бетергәннәрен көтү.
Өстәлдән савыт-сабаларны җыештыру.
Өстәл сөртү.
Урындыкларны урынына кую.
Китү
Мәсьәлә эчендаге кече мәсьәләләрне чишә торган hәм кагыйдә буларак, үзе күп тапкырлар башкарыла торган алгоритм -ярдәмче алгоритм дип атала.Шуңа ошаган , тормышта кулланыла торган үзегезнең мисалларны китерегез әле ?! (укучыларның җаваплары тыңланыла)
1-интерактив объект күрсәтелә: Ярдәмче алгоритмнар (http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/166c79c4-6034-461c-8d94-e91e1a31f032/9_43.swf)
Мәсьәлә.Дүрт туристка елга аркылы чыгарга туры килгән. Аларның ике кеше генә сыешлык көймәләре бар.Елга аша йөзеп чыгу алгоритмын карыйбыз:
Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирелә:
-Бу алгоритмда нинди командалар кабатлана?
-Алгоритмны тагын да кыскарак итеп язып буламы?
-Монда нинди кече мәсьәлә күп тапкырлар кабатлана?
-Нинди командалар ярдәмче алгоритмга керә?
(Укучылар җавабы тыңланыла, анализлана)
2-интерактив объект күрсәтелә: Процедура белән алгоритм " ГРИС экранда 1919 саны " (http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/a30a9550-6a62-11da-8cd6-0800200c9a66/63389/?interface=pupil&class=51&subject=19)
ГРИС экранда дүрт урынлы 1919 санын язсын өчен программа таләп ителсен.Моны алдагы мәсьәләдәгечә эшләргә да мөмкин: бер озын программа төзибез hәм башкаручы шуньң буенча талап ителгән цифрларны адымлап яза. Ләкин монда икенче бер идеянең туу да ихтимал: биредә 1 hәм 9 цифрлары ике тапкыр кабатлана. Монда hәр цифрның да программасын берәр тапкыр гына бирергә мөмкин.
Программалаштыру телләрендә аларны аспрограммалар яки процедуралар дип атыйлар. Соңгы атаманы графика башкаручы белән идарә итү телендә кулланырбыз. Бу очракта алга куелган мәсьәләне чишу программасы төп программа (төп алгоритм) hәм процедураларга (ярдәмче алгоритмнарга) бүленә. Һәр процедураньң үз исеме бар. Без карый торган мәсьәләләрнең процедура исемнарен БЕР hәм ТУГЫЗ дип алыйк.
Төп программа:
программа 1919 саны
башы
яса БЕР
сикереш
яса ТУГЫЗ
сикереш
яса БЕР
сикереш
яса ТУГЫЗ
ахыры
Хәзер башкаручыга БЕР hәм ТУГЫЗның нәрсә икәнлекләрен «аңлатырга» кирәк. Бу эш процедураларны тасвирлаганда башкарыла:
башы
борылыш
адым
адым
адым
адым
борылыш
борылыш
сикереш
сикереш
сикереш
сикереш
борылыш
ахыры
процедура ТУГЫЗ
башы
адым
борылыш
адым
адым
адым
адым
борылыш
адым
борылыш
адым
адым
борылыш
адым
борылыш
борылыш
борылыш
сикереш
сикереш
борылыш
ахыры
Укытучы:
1919 санын язу алгоритмында ничә процедура кулланыла?
Һәрбер процедурага нинди командалар керә?
Цифрлар арасындагы араны кайсы команда булдыра?
(Укучылар җавабы тыңланыла, анализлана)
Үзләштерелгән материалны беренчел тикшерү(4 минут):
-ГРИС экранда дүрт урынлы 1919 саны урынына 1010 санын язу алгоритмын төзергә.
3-интерактив объект күрсәтелә
(http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/a30a9550-6a62-11da-8cd6-0800200c9a66/63389/?interface=pupil&class=51&subject=19)
Физминутка(1 минут)
Белемнәрне ныгыту(10 минут)
4-интерактив объект күрсәтелә Беренчел дәрәҗә катлаулылыктагы бирем "Ярдәмче алгоритм"
(http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/7b6c61b6-ddae-4917-9d38-e0adda9c765c/9_48.exe)
Башкаручыны А дан алып Б га кадәр йөртеп, урнәк буенча орнаментны ясарга.
5-интерактив объект күрсәтелә. Икенчел дәрәҗәдәге катлаулылыктагы бирем ,"Ярдәмче алгоритм"
(http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/b2c1e53c-5593-499a-95bdee15d825a817/9_49.exe)
Башкаручыны А дан алып Б га кадәр йөртеп, урнәк буенча орнаментны ясарга.
Дәрескә йомгак (3 минут)
-Нәрсә ул төп алгоритм,ярдәмче алгоритм?
-ГРИС өчен ярдәмче алгоритмнарны сурәтләү кагыйдәләре нинди?
-Эзлекле детальләштерү алымының асылы нидән гыйбарәт?
-Ярдәмче алгоритмның өстенлеге нидә?
Өй эше (2 минут)
№20 Ярдәмче алгоритмны кулланып,түбәндәге фигураларны ясау программасын төзергә.
http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/a30a9550-6a62-11da-8cd6-0800200c9a66/63389/?interface=pupil&class=51&subject=19
Кулланылган әдәбият:
1. И.Г.Семакин, Л.А.Залогова ”Информатика и ИКТ. Базовый курс», Москва, Бином, Лаборатория знаний, 2013;
2. Сайт «Единая коллекция ЦОР» http://school-collection.edu.ru/catalog/rubr/a30a9550-6a62-11da-8cd6-0800200c9a66/?interface=pupil&class[]=51&subject[]=19
9 нчы сыйныфта информатика һәм МКТ дәресе атнасына ике тапкыр керә.”Алгоритмнар һәм идарә итү” бүлегенә 10 сәг.каралган. Шуның 2 сәгате “Ярдәмче алгоритмнар һәм аспрограммалар” темасын үз эченә ала. Дәрес түбәндәге максатлардан тора:
а) укыту
ярдәмче алгоритмнар,аспрограмма (процедура) төшенчәсе турында белем бирү,ГРИС та процедура кулланып,алгоритм төзергә өйрәтү;
б) үстерү
алгоритмик фикерләүне,хәтер,игътибарны,логик фикерләү сәләтен , танып- белү эшчәнлеген, аралашу культурасын үстерү;
в) тәрбияви
танып-белү активлыгын, укучыларда җаваплылык хисен,үзара аңлашуны, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес цифрлы белем ресурсы сайты http://school-collection.edu.ru дан файдаланып, алып барыла.Бу сайтта И.Г.Семакин дәреслеге буенча барлык темаларга да слайд-шоулар,кроссворд,тестлар, төрле интерактив объектлар бар. Укытучының хезмәте күпкә җиңеләя ,ә укучылар өчен,мәгълүмати технологияләрне куллану аларның иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә, пространствода ориентлашуны ныгыта .Кызыклы формада үткән дәрес укучының хәтерендә кала. Шулай ук компьютер кулланып эшләү укучыларда проблемалы ситуацияләрне мөстәкыйль чишәргә өйрәтә. Дәрес хәзерге заман таләпләренә җавап бирә.
Дәрестә санитар-гигиеник таләпләр үтәлеп, эшчәнлек төре алышына.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.