Әби
белән бабайда кунакта.
(
Сөйләм телен үстерү. Катнаш төркем.)
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә
белем бирү учреждениясе Таллы-Бүләк
авылы
“Бүләк” балалар бакчасы тәрбиячесе
Фәрхетдинова Раушания Риф кызы
Максат:
˗
балаларны
сорауларга тулы җавап бирергә күнектерү;
˗
балаларга
халкыбызның милли рухын татар халык уеннары, җырлары, биюләре аша җиткерү,
матурлыкны күрә белергә өйрәтү;
˗
бәйләнешле
сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;
˗ уеннар, нигезендә
балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре,
өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка мәхәббәт хисләре
тәрбияләү.
Җиһазлар: эт, куян,
чебиләр уенчыклары, өй макеты.
Методик
алымнар:
җырлар , уеннар, мәкальләр өйрәнү,
Шөгыль
барышы:
1. Кереш.
Тәрбияче.Исәнмесез,
балалар!
Балалар.
Исәнмесез!
Тәрбияче. Кәефләрез
ничек?
Балалар. Әйбәт.
Тәрбияче. Әйдәгез
килгән кунакларга, үзебезгә, бер-беребезгә хәерле иртә телик.
Хәерле иртә,
күзләрем!
Хәерле иртә,
колакларым!
Хәерле иртә,
кулларым!
Хәерле иртә,
аякларым!
Хәерле иртә,
дусларым!
Хәерле иртә,
кунаклар!
Ә хәзер, куллар
белән тотынышып, бер-беребезгә җылылык бирик. Менә ничек рәхәт, барыбыз да дус,
тату яшәгәч!
Хәзер сезнең
белән бармак уены уйнап алырбыз.
Бармак уены
“Гаилә”.
Бу бармак - бабай,
Бу бармак - әби,
Бу бармак - әти,
Бу бармак - әни,
Бу бармак - нәни бәби,
Аның исеме Чәнти!
2.Төп өлеш.
Телефон шалтырый.
Тәрбияче. Исәнме
Рима әби. Хәзер юлга кузгалабыз.
Тәрбияче. Рима
әбиегез шалтырата. Безне кунакка чакыра. Балалар, бүген без әби белән
бабайга кунакка барабызмы?.
Балалар.
Әйе, әйе...
Тәрбияче.
Ә нәрсәгә утырып барабыз?
Балалар. Машинага.
Тәрбияче. Ә
менә безнең әби-бабаларыбыз ерагырак җирләргә ат белән барганнар. Атны матур
итеп бизәгәннәр. Муенына кыңгыраулар тагып, башына чигелгән сөлгеләр элгәннәр.
Әйдәгез, без дә атка утырып барыйк.
Әкрен генә музыка уйный. Балалар атта
барган хәрәкәтләр ясыйлар.
Тәрбияче. Менә
килеп тә җиттек.
Өйдән әби белән бабай чыга.
Әби.
Исәнмесез, балакайларым!
Бабай.
Исәнмесез, балалар. Исән-имин килеп җиттегезме?
Балалар.
Исәнмесез, әби белән бабакай!
Тәрбияче. Без
сезгә күчтәнәчкә бер уен алып килгән идек. Уен “Түгәрәк”дип атала.
Әйдәгез,бергәләшеп уйнап алык.
“Түгәрәк” уен. М.Бикбаева сүзләре,
Р.Сәлмәнов музыкасы.
Әби. Булдырдыгыз,
балакайларым. Безнең яшь чаклар искә төште. Ә онытып торам икән. Безнең сезне
чакыруыбызның сәбәбе шул, чебиләрне саклап тормассыз микән, дим. Безнең бабай
белән эшләр күп, һич кенә дә җитешә алмыйбыз.
Тәрбияче.
Сакларбыз, сакларбыз. Бер дә борчылмагыз. Эшләрегезне тынычлап эшләгез.
Әби. И
рәхмәт төшкерләре, рәхмәт яусын. Чебиләрне карга ала күрмәсен.
Бабай.
Без хәзер килеп җитәбез.
Әби белән бабай чыгып китәләр.
Тәрбияче. Балалар,
карагыз әле чебиләргә. Нинди матурлар, нәниләр.
Балалар чебиләрне карыйлар, сыйпыйлар.
Матурлыкларына сокланалар.
Тәрбияче. Балалар,
чебиләрнең үсәсе, чирәм ашыйсы килә. Әйдәгез, аларны чирәмгә җибәрәбез. Ләкин
аларны каргалар карап кына торалар. Шуна күрә бик игътибарлы, сак булырга
кирәк.
Карга тавышы ишетелә.
Тәрбияче.
Һай, балалар, карга килә, куыйк тизрәк!
Балалар.
Карга әйтә: “Кар-кар,
Нәни чеби бар-бар.
Берсен генә алыр идем,
Сакчылары бар-бар”.
Көш-ш карак! Көш-ш карак!
Тәрбияче.
Менә карга китте! Карга китте! Саныйк әле: чебиләрнең барсы да бар микән?(
чебиләрне саныйлар)
Балалар.
Бер, ике, өч, дүрт, биш.
Тәрбияче. Чебиләрнең
барысыда исән-сау, урыннарында икән. Балалар, карагыз әле, әби белән бабайның
ишек алдында куян белән эт баласыда бар. Чебиләрне саклаган арада әйдәгез, алар
белән дә уйнап алыйк.
“Куянкай” уены уйныйлар.
Санамыш ярдәмендә куянны билгилиләр. Куян түгәрәк эчендә утыра. Калган
балалар түгәрәк буйлап йөриләр.
Бу куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Урынынннан да торалмый,
Иптәшен дә табалмый.
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер.
Балалар куян кебек сикерәләр, уртадагы
бала уенчык куян белән сикерә һәм икенче баланы уртага чакыра. Уен ике тапкыр
уйнала.
“Маймай” җырлы-уены уйнала. Уртада
уенчык эт белән бер бала утыра.Калган балалар түгәрәк эчендә җырлыйлар,
хәрәкәтләрне күрсәтәләр.
Бар минем бер маэмаем-
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
Сүзләр бетүгә , “көчек” уянып, балаларны
куа башлый. Балалар тоттырмаска тырышалар.
Ишектән ашыгып бабай белән әби керә.
Әби. И-и
рәхмәт яугырлары, сез чебиләрне саклаган арада, бабай белән күпме эш эшләдек.
Бигрәк уңган балалар икәнсез. Менә сезгә күчтәнәчләр, конфетлар алып килдек.( Кесәсеннән
конфетлар алып өләшә)
Тәрбияче. Рәхмәт,
сезгә . Безгә кайтырга вакыт җитте. Авырмагыз, озак яшәгез.
Бабай.
Рәхмәт яхшы сүзегезгә. Зур үсегез.
Әби.
Сау булыгыз, безгә тагын кунакка килегез.
Балалар.
Сау булыгыз.
Тәрбияче.
Әйдәгез, балалар! Атка утырдык , кузгалдык.
Йомгаклау: Шөгыль
сезгә охшадымы? Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә ниләр сөйләрсез? Бүген шөгыльдә
ниләр эшләдек?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.