Инфоурок Другое КонспектыВнеклассное мероприятие на татарском языке «Әнием, кадерлем!»

Внеклассное мероприятие на татарском языке «Әнием, кадерлем!»

Скачать материал

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе

муниципаль белем бирү учреждениесе

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әнием – кадерлем!

 

 

                                                                                                                                         

 

 

            Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләренең

милли мәгариф буенча

директор урынбасарлары семинарында

ачык чара

 

Харисова  Рәйсә Сабит кызы

 II кв. категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Максат: Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

 

Җиһазлар: әниләргә багышланган стена газетасы, әниләр турында матур сүзләр язылган плакатлар, чәчәкләр, шарлар (Зал бәйрәмчә бизәлгән, балалар бәйрәмчә киенгән)

 

Фойеда конкурста катнашучы әниләрнең пешергән, теккән, чиккән, бәйләгән, кулдан эшләгән хезмәтләренә күргәзмә оештырылган. Сәхнәдә, арткы планда ,нурларын сибеп торган зур кояш рәсеме эленгән. Кояш түгәрәге уртасына: “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа” дип язылган.

 

-          Хәерле көн, кадерле кунаклар!.

-          Укучылар, мин сезнең кебек кечкенә чагында мәктәптә укыганда бер җыр өйрәнгән идем. Мин сезгә шуның бер куплетын җырлап күрсәтәм. Сез игътибар белән тыңлагыз һәм бу җырда кем турында сүз барганын әйтерсез.

-          Әйе, балалар, бу җыр безнең иң кадерле кешеләребез – әниләр турында. Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә әниләр көне билгеләп үтелә.

-                     Карагыз әле менә бу гүзәл чәчәкләргә (портретларын күрсәтәм) алар безнең бәйрәмебезнең матур бизәге. Мондый чәчәкләр белән горурланырга була. Бәхетебезгә, алар бүген шушы залда утыралар. Әйдәгез әле, аларны тәбрикләп, кул чабып алыйк. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

1 ук. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

 

2 ук. Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

3 ук. Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

-                     Хөрмәтле әниләр, сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз.

 

4 ук. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

5 ук. Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганда, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

 

6 ук. Әниләрне, кунакларны

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Барысы бергә: Бәйрәм белән котлыйбыз.

Җыр: “Нурлар чәчеп яшә, әнкәй” (Музыка – Аскар Усманов, Рамис Аймәт сүзләре)

 

-          Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазифаны – балалар тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.

 

7 ук. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны!

 

8 ук. Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

 

9 ук. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге - гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

 

10 ук. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тарткысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз.

 

Җыр: “Әниемә”

 

-          Кадерле кунаклар бүгенге бәйрәмне без бәйге рәвешендә дәвам итәбез. Мин аны “Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр” дип атадым. Чөнки ярышучылар – әни белән баладан торган парлар. Әйдәгез бәйрәм итә-итә ярышып алыйк! Бәйге булгач, бәйге булсын инде ул, бәя бирү өчен жюри билгелик. Жюри әгъзалары белән танышып китик. Жюриның гадел булуын, ә тамашычыларның бәйгедә катнашучыларны яратып алкышларын  кызганмавын телибез.

Бәйгебезне башлыйбыз, хәерле сәгатьтә!

 

Бәйгенең беренче бүлеге ”Таныш булыйк” дип атала (үзләре белән таныштыралар)

 

Икенче бирем – М хәрефенә башланган татар хатын-кыз исемнәрен кем күпме әйтә ала? Бер-берегез әйткәннәрне икенчегез кабатламасын. Иң күп әйткән парга 5 балл куела.

Өченче бирем “Рәссамнар”. Күзне бәйләп рәсем ясарга кирәк. Бәйрәм булгач, чәчәк рәсемен ясыйк инде.

-                     Без сезне дә, кадерле әниләребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белән горурланабыз.

Дүртенче бирем – “сәламәтлек” сүзенә кергән хәрефләр белән яңа сүзләр язарга.

Бишенче бирем белән без бәйгедә катнашучыларның сәләт ягын тикшереп карыйк. Бу- үзешчән сәнгать туры.  Сез үзегезнең сәләтләрегезне күрсәтергә тиешсез. Сезгә яклаучыларыгыз, җанатарларыгыз ярдәм итә алалар.

Алтынчы бирем белән сезнең аш-суга осталыкларыгызны да тикшереп карыйк әле. Бу бәйгегә әниләр ризыклар пешереп алып килделәр. Шулар турында сөйләгез әле.

(Бәйгедә зирәк әни, кул эшларенә уңган әни, сөйкемле әни, уңган әни исемнәре өчен ярышалар.)

-                     “Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр”  бәйгесенең җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига биргәнче, концерт номерлары карыйк. Алар сезгә бәйрәм бүләге булсын.

-                     Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек, бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга дә рәхмәт. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.

Балалар: Котлыйбыз! Котлыйбыз! Котлыйбыз!

 

Җыр “Бәхеттә, шатлыкта”

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие на татарском языке «Әнием, кадерлем!»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Ачык чара Әниләр бәйрәмен үткәрү өчен әзерләнде. 1-5нче сыйныфларда укучы татар балалары катнаша ала. Максаты: әниләргә карата кадер - хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Ачык чараның беренче өлешендә әниләр турында шигырьләр укыла, җырлар җырлана. Икенче өлеше «Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр» дип аталган бәйге рәвешендә уза. Ярышучылар - әни белән кыздан яки малайдан торган парлар. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »Җыр: “Әниемә” - Кадерле кунаклар бүгенге бәйрәмне без бәйге рәвешендә дәвам итәбез. Мин аны “Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр” дип атадым. Чөнки ярышучылар – әни белән баладан торган парлар. Әйдәгез бәйрәм итә-итә ярышып алыйк! Бәйге булгач, бәйге булсын инде ул, бәя бирү өчен жюри билгелик. Жюри әгъзалары белән танышып китик. Жюриның гадел булуын, ә тамашычыларның бәйгедә катнашучыларны яратып алкышларын кызганмавын телибез. Бәйгебезне башлыйбыз, хәерле сәгатьтә! Бәйгенең беренче бүлеге ”Таныш булыйк” дип атала (үзләре белән таныштыралар) Икенче бирем – М хәрефенә башланган татар хатын-кыз исемнәрен кем күпме әйтә ала? Бер-берегез әйткәннәрне икенчегез кабатламасын. Иң күп әйткән парга 5 балл куела. Өченче бирем “Рәссамнар”. Күзне бәйләп рәсем ясарга кирәк. Бәйрәм булгач, чәчәк рәсемен ясыйк инде. - Без сезне дә, кадерле әниләребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белән горурланабыз. Дүртенче бирем – “сәламәтлек” сүзенә кергән хәрефләр белән яңа сүзләр язарга. Бишенче бирем белән без бәйгедә катнашучыларның сәләт ягын тикшереп карыйк. Бу- үзешчән сәнгать туры. Сез үзегезнең сәләтләрегезне күрсәтергә тиешсез. Сезгә яклаучыларыгыз, җанатарларыгыз ярдәм итә алалар. Алтынчы бирем белән сезнең аш-суга осталыкларыгызны да тикшереп карыйк әле. Бу бәйгегә әниләр ризыклар пешереп алып килделәр. Шулар турында сөйләгез әле. (Бәйгедә зирәк әни, кул эшларенә уңган әни, сөйкемле әни, уңган әни исемнәре өчен ярышалар.) - “Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр” бәйгесенең җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига биргәнче, концерт номерлары карыйк. Алар сезгә бәйрәм бүләге булсын. »

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 367 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.01.2013 1227
    • DOCX 22.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Харисова Раиса Сабитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Харисова Раиса Сабитовна
    Харисова Раиса Сабитовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 987
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы налогообложения и формирования налогооблагаемых показателей

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные стратегии текстовых коммуникаций в бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе