Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыАчык чара "Кунак каршылау"

Ачык чара "Кунак каршылау"

Скачать материал

«Кунак каршылау»

ачык чара

 

 

 

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә! Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез әле, алар белән дә исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Укытучы.  Балалар бүген без татар халкының күркәм сыйфатлары: кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык турында сөйләшербез.

Укытучы. Балалар, әйтегез әле, кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр?

1 нче бала. Бергәләшеп бәйрәмнәр уздыруы күңеллерәк.

2 нче бала. Чөнки кунакта тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

3 нче бала. Туганнар һәм дуслар белән аралашып яшәргә кирәк.

Укытучы. Ә ни өчен без кунак килгәнне яратабыз?

Бала. Чөнки кунаклар килгәч күңелле, уйныйбыз, җырлыйбыз, тәмле сыйлар белән сыйланабыз.

Укытучы. Кунакны нинди сүзләр белән каршы алабыз соң?

Бала. Рәхим итегез, керегез, утырыгыз, сыйланыгыз без бик шат сезне күрүебезгә дигән сүзләр белән каршылыйбыз.

Укытучы. Әйе, бик дөрес, балалар әби-бабаларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән.Ә хәзер хөрмәтле    кунакларыбызга  җыр башкарып китәрбез.

 

Җыр. «Хуш киләсез, кунаклар!»

 

Укытучы. Ә хәзер балалар, татар халкы кунакны нинди ризыклар белән сыйлый микән. Әйдәгез шуларны карап китик.

 

Интерактив тактада татар халкының милли ризыклары.

 

Бала. Татар халык ашларыннан

          Иң җиңеле кыстыбый

          Ул  аш булса өстәлләрдә

          Табын тулы нигъмәт, сый.

 

Бала. Бәлеш пешә бәйрәм көнне

          Көндә бәлеш пешмидер,

          Ә өчпочмак татарларның

          Табынынан төшмидер.

 

Бала. Менә табын түрендә

          Тәмле бәлеш күренде

          Йөзе шат көлеп тора

          Хуш ис бөркелеп тора.

 

Бала. Һәр өстәлнең бизәге мин

          Исемем минем чәк-чәк

          Баллы да мин, тәмле дә мин

          Кабып карагыз чак-чак.

 

Бала.  Рәхим итеп авыз итик

           Менә бу милли ашлар

           Тәрбияле һәрбер кеше

           Бисмилла әйтеп ашар.

 

 Бала. Табын түрен һәрчак бизи

           Майда пешкән кош теле.

           Авыз итми һич тә китми

           Килгән кунак билгеле.

 

                Кунакка килегез!

           Кунакларны бик яраткан

           Электән безнең халык.

           Юмарт диеп, уңган диеп,

           Килгән күптән макталып

           Татар кызы - Таңсылу мин

           Уңган буласым килә.

           Чәем кайнар, чәк-чәк әзер,

            Йә, кем кунакка килә?

 

Укытучы.  Балалар бүген безгә кунакка Ак әбиебез киләчәк.

Әби. Исәнмесез, балакайларым,

          Менә мин килеп җиттем.

          Бакчагызның шау тормышын

          Бер күреп китим, дидем.

          Әссәләмәгаләйкем, улларым, кызларым!

Балалар. Исәнмесез, әбекәй!

Бала. Әбекәй, әйдәгез рәхим итегез, түрдән үтегез.

Әби. И рәхмәт, балакаем.

Укытучы. Кәефләрегез ничек әбекәй? Исән-сау гына килдегезме? Килүегез өчен бик зур рәхмәт.

Әби. Бик сөенә-сөенә килдем. Балалар, безнең халкыбыз хуҗаларга ихтирам, хөрмәт йөзеннән кунакка һәрвакыт күчтәнәч белән йөргән. Бу матур гореф-гадәт хәзергә кадәр сакланган. Менә мин дә сезгә күчтәнәч итеп ипи алып килдем. Икмәк- ул тормыш тоткасы. Шуңа күрә аның кадерен белергә кирәк.

Укытучы. Күчтәнәчең өчен рәхмәт әбекәй. Аяк кулларың сызлаусыз булсын. Әйдәгез әле, балалар кунакны сүз белән генә сыйламыйлар, Ак әбиебезне табын артына чакырыйк.

Бала. Әбекәй, әйдәгез утырыгыз, ял итегез.

Әби. Рәхмәт, балакаем.

Укытучы.  Ак әби, менә без сез килүгә дип бавырсак та пешереп куйган идек. Сез бавырсакны авыз итә-итә чәй эчә торыгыз. Ә без балалар белән «Коймаклар» җырлы уенын уйнап алырбыз.

 

Җырлы уен  «Коймаклар»

 

Укытучы .Балалар, ә хәзер Ак әбиебезгә үзебезнең  тәрбияле балалар булуыбызны , табын янында әдәп кагыйдәләрен белүебезне әйтеп үтик.

1 нче бала. Өстәл артына утырганчы кулларны юарга кирәк.

2 нче бала. Олы кешеләрдән алда өстәл артына утырырга ярамый. Башта аларга урын бирергә кирәк.

3 нче бала. Аш янында уйнарга ярамый.

4 нче бала. Борын тартырга, чөмереп ашарга ярамый.

5 нче бала. Ризыкны әз-әзләп кенә кабып ашарга кирәк.

6 нчы бала. Чиста, пөхтә ашарга кирәк.

7 нче бала. Аштан соң кулларны юарга кирәк.

Укытучы. Бик дөрес, балалар. Ә хәзер Айсылу безгә Рәсимә Хәйруллинаның «Табын кагыйдәләре» исемле шигырен сөйләр.

 

Табын кагыйдәләре.

 

Табында без һәрчак кунак,

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Кирәкмәс сүзләр сөйләмә,

 Түкмә, чәчмә, җыйнак бул.

 

                                            Кашык сине ияртмәсен,

                                            Син хуҗа бул кашыкка.

                                            Табында һәркем сынала,

                                            Комсызланма, ашыкма!

 

                                            Ризыгыңны чәйнәп аша,

                                            Авыз төеп тутырма.

                                            Чапылдатма, күршеләргә

                                             Бәреп-сугып утырма!

 

                                            Ашаган йөрәккә ятсын,

                                            Яхшырак эшләр башың,

                                             Әйдә табынга рәхим ит,

                                             Бик тәмле булсын ашың!

Укытучы. Рәхмәт Айсылу, бик дөрес сүзләр әйттең. Ә хәзер балалар татар халкының иң дәрәҗәле ризыгы булга чәк-чәк ясау серләрен өйрәник әле. Сез әбекәй безгә ярдәм итеп торырсыз, бу эштә өлкән кешенең ярдәме бик кирәк.

Әби. Бик теләп ярдәм итәм. Чәк-чәк – һәрбер өйнең түрендә. Аның белән мәртәбәле кунакларны каршы алалар балакайларым.

 

(балалар алдан әзерләнгән өстәл янына киләләр, алъяпкыч ябалар, яулык бәйлиләр һәм чәк-чәк кисәләр)

Укытучы. Булдырдыгыз балалар, бик матур кискәнсез. Карагыз әле безнең чәк-чәкләр әзер дә әзерен, ә аннан соң нишлибез?

Бала. Чәк-чәкләрне майда пешерәбез һәм баллыйбыз.

Укытучы. Әйе дөрес, Айсылу. Майда чәк-чәкләребезне пешекче апаларыбыз пешереп бирерләр. Әбекәй, без сине күчтәнәчсез җибәрә алмыйбыз инде чәк-чәкләребез өлгергәнче син яшь чакта уйнаган уеннарның берсен балалар белән «Йөзек салыш» уенын уйнап алырбыз.

 

Җырлы уен «Йөзек салыш»

 

Әби. Рәхмәт сезгә,  балакайларым. Әдәпле кунак, китәр вакытын үзе белер- ди халык. Миңа балалар кузгалырга вакыт җитте, кайтыр юлым бик ерак. Мине шулай зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Бәхетле булыгыз, сәламәт булып игелекле балалар булып үсегез.

Укытучы. Безнең халык борынгыдан кунакчыл һәм юмарт булган. Бу чәкчәгебез сезгә бездән күчтәнәч булсын. Рәхим итеп ал әбекәй.

Балалар. Саубул әбекәй.

Әби. Саубулыгыз, балалар.

Укытучы. Балалар бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы?

Балалар Әйе бик ошады.

Укытучы. Бүгенге шөгылебездә сез нәрсәләр белдегез?

1 нче бала. Табын артында утыру кагыйдәләрен искә төшердек.

2 нче бала. Ак әбине каршыладык, кунак иттек.

3 нче бала. Җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык.

4 нче бала. Чәк-чәк пешерү серләренә төшендек.

Укытучы. Балалар, бүгенге шөгылебездә өйрәнгән кагыйдәләрне һәрвакыт истә тотырсыз дип ышанам. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Саубулыгыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

МБОУ "Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия"

НМР РТ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Кунак каршылау»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                             Үткәрде:

башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                          Имамова А.Р.

 

                                         Түбән Кама, 2019

 

 

 

 

 

Максат: балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру.

 

Тәрбия бурычы: татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен , кунакчыллык, чисталык, пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

 

 Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телләрен үстерү, татарча иркен аралаша өйрәтү.

 

Белем бирү бурычы: кунакны матур итеп каршы ала һәм сыйлый, табын артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм чәк-чәк кисү серләренә өйрәтү.

 

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

 

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, иҗади эш.

 

Методик алымнар һәм чаралар: җырлы- биюле уеннар,  сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, иҗади хезмәт, мактау, бәяләү.

 

ҖиҺазлау: интерактив тактада милли ризыклар күренеше, кунакны сыйлау өчен чәй өстәле, тозлы камыр, такталар һәм кечкенә пычаклар.

 

Сүзлек өстендә эш: сыйладык, кунакчыллык, кыстыбый, кош теле, өчпочмак.

 

Алдан үткәрелгән эш: «Кунак каршылаганда», «Табын әдәбе» дигән темаларга әңгәмәләр үткәрү, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү, «Татар халкының милли ашлары» исемле альбом карау.

 

Эшчәнлек төзелеше.

1. Шигырь уку, «Ни өчен кунакка йөрешәбез?» исемле әңгәмә.

2. Җыр «Хуш киләсез, кунаклар!»

3. Кунакны каршылау.

4. Слайдлар карау, шигырьләр сөйләү.

5. Җырлы уен  «Коймаклар»

6. Табын әдәбе турында әңгәмә.

7. «Табын кагыйдәләре» исемле шигырь сөйләү.

8. Чәк-чәк кисү.

9. Җырлы уен «Йөзек салыш»

10. Йомгаклау.

 

 

 

 

Интерактив тактада татар халкының милли ризыклары.

 

          Татар халык ашларыннан

          Иң җиңеле кыстыбый

          Ул  аш булса өстәлләрдә

          Табын тулы нигъмәт, сый.

 

         Бәлеш пешә бәйрәм көнне

          Көндә бәлеш пешмидер,

          Ә өчпочмак татарларның

          Табынынан төшмидер.

 

          Менә табын түрендә

          Тәмле бәлеш күренде

          Йөзе шат көлеп тора

          Хуш ис бөркелеп тора.

 

          Һәр өстәлнең бизәге мин

          Исемем минем чәк-чәк

          Баллы да мин, тәмле дә мин

          Кабып карагыз чак-чак.

 

           Рәхим итеп авыз итик

           Менә бу милли ашлар

           Тәрбияле һәрбер кеше

           Бисмилла әйтеп ашар.

 

           Табын түрен һәрчак бизи

           Майда пешкән кош теле.

           Авыз итми һич тә китми

           Килгән кунак билгеле.

 

 

 

 

                Кунакка килегез!

           Кунакларны бик яраткан

           Электән безнең халык.

           Юмарт диеп, уңган диеп,

           Килгән күптән макталып

           Татар кызы - Таңсылу мин

           Уңган буласым килә.

           Чәем кайнар, чәк-чәк әзер,

            Йә, кем кунакка килә?

 

 

 

Табын кагыйдәләре.

 

Табында без һәрчак кунак,

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Кирәкмәс сүзләр сөйләмә,

 Түкмә, чәчмә, җыйнак бул.

 

                                            Кашык сине ияртмәсен,

                                            Син хуҗа бул кашыкка.

                                            Табында һәркем сынала,

                                            Комсызланма, ашыкма!

 

                                            Ризыгыңны чәйнәп аша,

                                            Авыз төеп тутырма.

                                            Чапылдатма, күршеләргә

                                             Бәреп-сугып утырма!

 

                                            Ашаган йөрәккә ятсын,

                                            Яхшырак эшләр башың,

                                             Әйдә табынга рәхим ит,

                                             Бик тәмле булсын ашың!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ачык чара "Кунак каршылау""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

SMM-менеджер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Внеклассная работа. Открытое мероприятие "Как правильно встречать гостей?" Соблюдение обычаев и традиций татарского народа

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 184 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.10.2021 991
    • DOCX 56.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Имамова Айсылу Ралифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Имамова Айсылу Ралифовна
    Имамова Айсылу Ралифовна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 30680
    • Всего материалов: 23

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 175 человек из 48 регионов

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 162 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Здоровый образ жизни и основы физической культуры

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление рисками и финансовое моделирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление и стратегическое развитие высшего образования

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе