Башкортстан
Республикасының
Стәрлебаш районы
Стәрлебаш
башлангыч
мәктәбенең
2 нче класста
татар теле дәресе
Тема:
Җ авазы һәм хәрефе.
Максат: укучыларның
җ авазын дөрес әйтеп, җ хәрефен язуда дөрес куллану,
Җ хәрефе булган сүзләрне күбрәк белү, аларны дөрес язуга
ирешү,
Җ һәм ч авазларын чагыштыру,
Туган ягыбызның матурлыгына соклана, аны күрә белергә,
сакларга өйрәтү.
Дәрес барышы:
1. Исәнмесез, балалар!
Хәерле
көн!
II. Фонетик
зарядка. Дөрес
уку күнекмәләре.
Ә -
әни, әти,
чәй, тәрәзә.
Ө -
өч, сөт,
гөмбә, өстәл.
Ү -
күл, үрдәк,
үлән, бүре.
У -
ут, утын, урман, куян.
О -
оча, орчык, болын.
3. Бүген безнең дәрес тагын бер яңа авазны
дөрес әйтергә, һәм бу хәрефне дөрес язарга, аны язуда куллануга багышлана. Нинди
хәреф икән ул? Моны белү өчен шигырьне тыңлагыз әле. Шигырьдә нинди хәрефләр еш
очрый:
Матур җәй җиткәч, көннәр җылыткач,
Кырга чыгарбыз, җиләк җыярбыз.
Нинди хәрефне өйрәнәчәкбез инде? (балаларның
җаваплары)
Әйе, җ
хәрефен.
4. Ә
сез
Җ хәрефенә башланган яки ул кергән нинди сүзләрне беләсез? (сүзләр әйттерелә).
5. Мин
сезгә тизәйткеч таратып бирәм. Бер тапкыр үзаллы гына укып
чыгыйк.
Җәмилә,
Җәмил, Җәүдәт, җәен җиләккә җыендылар. Җәмилә, Җәмил, Җәүдәт җомгада җәйләүдә җиләк
җыйдылар. Җиләк җыйганда Җәмиләгә Җәмил җиләк җыешты. Җәмилә җиләкне җитәрлек җыйды.
Җәүдәт җитәрлек җыймады.
Бергәләшеп
әйтик. Өйдә кабатларсыз. Әти - әниләрегезгә дә өйрәтерсез.
6. Укучылар, ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны язабыз.
Матур язу күнекмәсен башкарабыз.
Җ
җ
Ә хәрефләр нинди ялганыш белән
тоташа, игътибар белән карагыз.
җи җа җо җир җайлы җомга (сүзләрне тәрҗемә итү -удобный, пятница)
7.
(Матур, моңлы музыка кабызам) Укучылар,
күзләрегезне йомыгыз һәм үзегезне җиләкле аланда итеп күз алдына китерегез. Җәй. Кояш кыздыра. Табигать йокысыннан уянып, яшел киемгә киенгән. Болын. Болында чәчәкләр үсә. Чәчәкләрне бөҗәкләр ярата. Бөҗәкләр "җ-җ-җ” дип җырлыйлар. Күзегезне ачыгыз. Сез нәрсәләрне күз алдына китердегез? (җавапларны тыңлау)
- Укучылар, без дә бөҗәкләрнең җырларын җырлап карыйк әле. (җ-кабатлау).
- Җ авазын әйткәндә, тел алга килә, Тел күренми, аны тешләр каплый. Димәк, бу
нинди аваз? Әйе, тартык аваз. Яңгыраумы, саңгыраумы? Колакларны каплап, яңграу икәнлеген
ачыклыйбыз.
Димәк, җ авазы тартык,
яңгырау. Ә рус телендә җ хәрефе бармы?
Балаларның җавапларын тыңлау.
Балалар, бу нәрсә рәсеме? Рәсемен тактага эләм. Балалар чыгып
язалар.
Җиләк - чиләк
Җәй - чәй
Тактадагы сүзләрдә нинди аерма бар? Алар дус хәрефләр, әмма аларны
бутарга ярамый. Әйдәгез әле, дөрес итеп кабатлап укыйк.
8. Физминутка.
9. Төркемнәрдә эш. Ә хәзер төркемнәрдә эшне башкарыйк. Башта төркемнәрдә
эшләгәндә ничек эшләргә тиешбез әле, ачыклап китик. (призентациядән
кагыйдәләрне укып кабатлыйбыз)
Укучыларга карточкалар бирелә.
Җөмләләрдә төшеп калган хәрефләрне кую.
Урамда ...ылы ...ил исә.
...иләк чәе тәмле була.
Әминә бер чиләк ...иләк ...ыйды.
Өч төркем дә биремне дөрес үтәде.
10. Дәреслек белән эш.
129 нче күнегү башкару. Китап белән
эш.
Җәйләүдә. Өч җөмлә төзибез.
Тактада укучылар яза, калганнар матур итеп дәфтәрдә язалар.
11. Табышмаклар чишү.
Мин сезгә сораулар бирәм, сез
аларның җавапларын уйлап әйтегез. Барлык сүзләр дә җ хәрефеннән
башлана. Җавабын тапкач, тактага чыгып язабыз.
- кояш тирәсендә әйләнә торган планета; (җир)
- киемнең бер өлеше; (җиң)
- көйгә салынган шигырь; (җыр)
- атнаның бишенче көне; ( җомга)
12. Тактага карагыз әле, җөмлә бирелгән әмма аның бер сүзе төшеп
калган. Нинди җөмлә бу? Нинди сүз төшеп калган?
... эшләсәң, кыш ашарсың.
Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
- Бу нәрсә? (
Мәкаль )
- Мәкальнең мәгънәсен
аңлатыгыз. (балаларның җавапларын тыңлау).
VI. Дәресне йомгаклау. Моның өчен
Votum тавыш бирү системасын кулланам.
Кулларыбызга
пультларны алыйк әле. Сорауларга җавап бирәбез.
1. Бүген
дәрестә нинди хәрефне өйрәндек?
1) җ 2) ч
2. Җ авазы нинди аваз?
1) тартык 2) сузык
3. Җ авазы нинди тартык?
1) яңгырау 2) саңгырау
4. Җ хәрефе рус телендә бармы?
1) бар 2)юк
Барлык сорауларга да укучылар дөрес җавап бирде. Класста 100 % өлгәреш
булды. Ә сезгә дәрес охшадымы?
Сегә бары да ошаса, кызыл җиләк, бераз аңлашылып җитмәсә, авырлыклар
очраса, яисә аңламасагыз, сары җиләкне, ә бөтенләй аңлашылмаса яшел җиләкне кәрзингә
салабыз.
Менә бит нинди күңелле! Барлык укучылар да җиләкнең кызылын гына
җыйган. Ә сез урманда, җиләк җыйганда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?
Кабатлап китик әле. Сездә миңа бүген бик охшадыгыз. Барыгызга да
яхшы билгеләре генә куям.
Өй эшен тактага язам. Тизәйткечне тиз әйтергә өйрәнергә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.