Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Авторское стихотворение Табигать - ул Җир ана

Авторское стихотворение Табигать - ул Җир ана



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:



Табигать – ул Җир ана.

Алабуга ак кала дип,

Бабайлар әйтсәләр дә.

Ни өчендер яшел төстә,

Ясалган рәсемнәрдә.

Язы, кышы, көзе җәе,

Буленгән тигез итеп.

Искитәрлек байлык монда,

Торырлык исең китеп...

Табигать — Җир ана дибез,

Аны һәркем ярата.

Сакчыл караш тәрбиялик,

Җир- анага карата!

Кошлар — урман табиплары,

Шуны белсен балалар,

Һәрбер эштә башлап йөрсәк,

Бездән үрнәк алырлар.

Инеш, чишмә, елга күлләр —

Табигатьнең бизәге.

Сулар кипсә, корыр кибеп,

Җир - ананың үзәге.

Кызыл китапка кертелгән,

Күп чәчәк безнең якта.

Балаларга мирас бит ул,

Белсеннәр шушы хакта.

Кечкенәдән белем бирик,

Бу тыюлык турында,

Үзләренә кирәк булыр,

Олы тормыш юлында!

Зарипова Рәмилә Равил кызы

Алабуга шәһәре





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 21.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров19
Номер материала ДБ-278599
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх