Инфоурок Дошкольное образование СтатьиБалалар бакчасында сүзле уеннар

Балалар бакчасында сүзле уеннар

Скачать материал

Р.З.Гимранова

 

 

 

 

Уеннан - сүзгә

 

(4 – 7 яшьлек балалар өчен

 дидактик уеннар җыентыгы)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Түбән Кама

2013

 

Р.З.Гимранова. Уеннан – сүзгә. 4 – 7 яшьлек балалар өчен  дидактик уеннар җыентыгы. – Түбән Кама, 2013

 

 

 

 

 

 

 

 

Рецензент:

Р.Ф.Гатауллина – Түбән Кама Экономика, Идарә итү һәм Хокук институты доценты, педагогия фәннәре кандидаты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

            Кулланмада мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә уеннарның тоткан роленә басым ясала һәм күп санлы уеннар тәкдим ителә. Икенче бүлектә бирелгән консультацияләр әти-әниләргә өй шартларында сөйләм үстерүче уеннар оештырырга булышыр.

            Кулланма балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә, әти-әниләргә тәкъдим ителә.

 

 

 

 

 

 

Кереш сүз

 

            Сөйләм теле ике кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Кеше кайда гына булса да, кем белән генә аралашса да, әйтәсе килгән фикерен һич икеләнмичә әйтеп бирергә, әңгәмә корырга, сөйләшергә тиеш.

            Туган тел! Моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак, ләззәтле сүз бар микән?  Туган тел әни, әти  кебек сүзләр белән беррәттән йөри. Халкыбызның мәкальләре моңа шаһит: “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Ана теле бер булыр”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйли торган тел”, “Туган телен сөймәс, туган анасын белмәс”.

            Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Рухи тамыр аркылы  акыл һәм  фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны һәм кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Бала үзе өчен якын булган кешеләрнең рухи тормышына бары тик туган тел, үзенең мәдәни-рухи мохитендә тәрбия алу юлы белән генә якын килә, шул рәвешле генә ата-анасының әхлакый һәм рухи принципларын кабул итә, аларның юлын дәвам иттерүче була. Шуңа да баланы табигать биргән хәзинәдән – үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый.

             Соңгы берничә дистә ел эчендә тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган телгә, халыкның милли үз аңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Бу исә балаларга туган  көннән алып ана телендә тәрбия бирә башлауны, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтүнең, әдәбият белән таныштыруның сыйфатын күтәрүне иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды.

            Тел, беренчедән, безнең күзаллавыбызны, уй-фикерләребезне белдерергә ярдәм итүче корал булса, икенчедән, - безнең аңыбызның формалашуына, баюына, баланың киләчәктә белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә.

            Балалар бакчаларында тәрбияче туган телнең илаһи аһәңе аркылы сабыйларны халкыбызның рухи дөньясына алып керә һәм аның бөтен нечкәлекләренә өйрәтә. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерен тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп, ашыкмыйча сөйли белеп, аралашу әдәбенә өйрәтүдә тәрбияченең роле бик зур.

            Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү -  балалар бакчасы тәрбиячеләренең төп бурычы булып тора. Логопедия төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар өчен бу аеруча мөһим. Чөнки телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен тулысынча әйтеп бирә алмый. Дөрес сөйләргә өйрәнмәгән бала алга таба дөрес яза да алмый. Дөрес сөйли алмау баланың рухи халәтенә дә начар тәэсир итә, ул кимсенә, боега, җавап бирүдән читләшергә тырыша.

            Логопедия төркеменә балалар, гадәттә, төрле бакчалардан җыела. Бала белән танышуның беренче мизгелләреннән үк аның авазларны әйтүдәге кимчелекләре булуы өстенә, сөйләм теленең дә камилләшмәгән булуы, җөмләләрнең грамматик яктан дөрес төзелмәве, сүзлекнең  бик ярлы, юк дәрәҗәсендә булуы ачык күренә. Шуңа күрә дә бала олылар белән генә түгел, яшьтәшләре белән дә бик аралашмый, һәр әйткән сүзеннән соң әңгәмәдәшенә текәлеп карый, янәсе, “дөрес әйттемме, көлмәсләрме?”.

            Шундый күзәтүләрдән соң, балаларның аралашу өчен нәкъ менә сөйләм теленең үз яше өчен  җитәрлек дәрәҗәдә  җитлекмәгән, камилләшмәгән булуы аңлашыла. Сөйләмнең үсүе иң беренче чиратта сүзлек запасының ни дәрәҗәдә бай булуыннан тора. Балаларның сүзлек запасын тулыландыру, бәйләнешле сөйләмне  үстерү һәм грамматик яктан дөрес сөйләшүләренә ирешү, аларның шәхес буларак та үсүләрен кайгырту ул. Ә сөйләмнең мәгънә ягыннан тирәнәя баруы, исем, сыйфат, фигыльләр исәбенә сүз запасы арту белән бәйле.

            Бу турыда О.С.Ушакова үзенең “Программа развития речи детей дошкольного возраста в детском саду” программасында болай ди: “Сүз – телнең берәмлеге. Ул предмет, күренеш, процесс, үзлекле ачыклау өчен хезмәт итә, ә сүз өстендә эшләү – сөйләмне үстерү системасында иң мөһим чара. Телнең сүзлек составын үзләштерү ул аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле монологик сөйләм үсеше, аның грамматик төзелеше өчен иң кирәкле шарт”.

            Балалар белем бирү эшчәнлеге вакытында, әйләнә-тирә мохит белән танышканда күргән әйберләрнең исемнәрен ишетәләр, аларның сыйфатлары белән танышалар. Ул сүзләрнең бер өлеше баланың сөйләмендә активлашып китә, икенчеләренә көндәлек сөйләмдә әле куллану ихтыяҗы булмаганлыктан, бала бик сирәк мөрәҗәгать итә. Болары инде пассив сүзлек запасын тәшкил итә.

            С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова үзләренең “Сөйләм үстерү методикасы”нда: “Башлангыч мәктәп баласы үзенең сөйләмендә сыйфатларны аз куллана, предметны  билгесен күрсәтеп тормыйча гына атый” – диләр. Бу инде балалар бакчасында балаларның сүзлеген үстерүгә аз игьтибар бирелә дип уйларга урын калдыра.

Сүзлекне үстерү белән беррәттән, аны тулыландыру, ачыклау, активлаштыру эшенә дә тиешле игътибар бирергә кирәк.

            Сүзнең үз урынын белеп, төгәл урынлы кулланырга өйрәтү, матур, дөрес аңлаешлы сөйләмгә омтылыш, игътибарлылык тәрбияләү сөйләм үстерү эшенең төп өлешен тәшкил итә.

            Балаларны уен аша үз ана телләрендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтү кирәк, ә бу балаларда билгеле бер күләмдә сүз байлыгы булдырудан башлана. Балаларның сүзлеген баетып, ачыклап, аныклап, эзлекле, максатчан эш алып барганда һәрбер балада сөйләм үсеше дәрәҗәсен күтәрү, бер-берсе белән аралашу, аңлашуны камилләштерә, туган телебезнең бөтен нечкәлеген аңларга, үзләштерергә ярдәм итә.

            Сөйләм үстерү  барышында әти-әниләр белән тыгыз элемтә булдырып, бер юнәлештә эш алып барырга кирәк. Бу кулланмада алар өчен  “Уйный-уйный өйрәник...”, “Уйнаганда өйрәник”, “Туган тел саекмас чишмә” темаларына                                  консультацияләр тәкъдим ителә. Уеннарның уйнау тәртибен әти-әниләргә аңлатырга, өйрәтергә тәкъдим ителә. Әти-әниләр балалар белән күбрәк аралашуы, буш вакытны бергәләп үткәрү, бергә уйнау  теләге булуы бик мөһим.   Балалар белән аралашу вакытында аларның сөйләмнәрендә эш-билгене белдерүче сүзләрнең урынлы кулланылуы, сүзлек запасының яңа сүзләр хисабына байый  баруы күренер.

 

I бүлек. Сөйләм телен үстерүче уеннар

 

Дүртенчесе артык

Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә  өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар

Уен барышы: Балаларга 4 рәсем төшерелгән  карточкалар таратыла. Анда бер  рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән: Монда аю артык, чөнки ул кыргый хайван, ә песи, эт, сыер – йорт хайваннары.

            Шулай ук бу уенны рәсемнәрсез дә уйнарга була. Бу вакытта исемнәр атала. Мәсәлән: кыяр, помидор, кишер, алма. Монда алма артык, чөнки ул җиләк-җимеш, ә калганнары яшелчәләр.

 

Бу нинди һөнәр иясе?

Максат: Балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын үстерү. Сүзлек запасын үстерү, баету. Һөнәр ияләренә карата уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Төрле һөнәр ияләре төшерелгән зур һәм кечкенә рәсемнәр, эш кораллары ясалган карточкалар.

Уен барышы: I вариант. Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче зур рәсемне тактага элеп, “Бу нинди һөнәр иясе” – дип сорый. Балалар атыйлар һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: “Бу тегүче. Ул киемнәр тегә” – дип җавап бирә.

 II вариант. Тактага һөнәр ияләре төшерелгән зур рәсемнәр эленә. Балалар һәр һөнәр иясенә кирәк булган эш коралын дөрес атап, рәсем астына куярга тиеш. Мондый рәсемнәр һәр балага берничә бирелә. Алар сайлап ала белергә тиеш.

Кем күбрәк сүз уйлап таба?

Максат: сүзлекне активлаштыру, баету, төрле авазларны автоматлаштыру.

Җиһазлау: туп, фантлар.

Уен барышы: Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче нинди дә булса авазны атап, балаларга шул аваз кергән сүзләр уйларга тәкъдим итә.. Уйнаучылардан берәрсе теләсә кемгә туп ата. Тупны тотучы билгеләнгән аваз кергән сүзне әйтергә тиеш, дөрес әйткәч, фант ала. Әгәр дә сүз уйлап тапмаган, яисә иптәше әйткән сүзне кабатласа фант бирелми. Уен барышында кем күбрәк фант ала, шул җиңүче була.

 

Сүз уйла!

Максат: сүзлек запасын баету, активлаштыру, игътибарлылык, җитезлек тәрбияләү.

Җиһазлау: туп.

Уен барышы: (түгәрәктә  уйнала). Уенны өйрәнгәндә уртада алып баручы тәрбияче була. Уенны тиешле дәрәҗәдә үзләштергәч бу рольне балаларга бирергә була. Тупны теләсә кайсы балага биреп, сүзнең беренче иҗеген әйтә, туп кемдә, ул дәвам итеп сүзне әйтеп бетерергә тиеш. Мәсәлән: ар−ба    ка−дак      та−рак    ар−ка   ка−бак        та−ры     ар−та   һ.б.

Уен дәвам итә. Кем күп сүз зйтә, шул җиңүче була. Сүз таба алмыйча торган балага, калганнар бердәм җавап биреп, булышалар.

 

Игътибарлы бул!

Максат: сүзлекне баету, төрле авазларны автоматлаштыру.

Җиһазлау: төрле уенчыклар һәм предметлар: автобус, карандаш, чиләк, ручка, шар, савыт, курчак, сабын һ.б.

Уен барышы: Педагог балаларга эндәшеп: Мин уенчык һәм предметларны атыйм. Сез беренче сүзне ишетүгә, (мәсәлән, /с/ авазы кергән) кулыгызны күтәрергә тиеш буласыз. Башкалар биремнең  үтәлешен тикшерәләр, дөрес булмаса төзәтәләр. Уен өчен бирелгән аваз сүзнең башында, уртасында ахырында килергә тиеш. Әгәр бала ялгышса, ул үзе шушы аваз кергән сүз уйлап әйтергә тиеш. Уен барышында педагог предмет һәм уенчыкларның аталу тәртибен алыштыра.

 

Яшелчәме, җиләк җимешме?

Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга, дөрес итеп атарга һәм төркемнәргә берләштерергә өйрәтү. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең  төсе, формасы, кай өлешен ашыйлар, кайда үсүләре турында белемнәрен тулыландыру. Игътибарлылык һәм күзәтүчәнлекне үстерү, сүзлекне активлаштыру, тулыландыру.

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк-җимешләр рәсемнәре.

Уен барышы: Балаларга рәсемнәр таратыла. Балалар үзләрендәге рәсемне дөрес итеп атарга, нинди төстә, формада, кайда үсүе, кайсы өлешен ашыйлар, тәме нинди икәнен сурәтләп сөйләп бирергә һәм кайсы төркемгә керүен атарга тиешләр.

 

Бу нинди кош?

Максат: Балаларның кошлар турындагы белемнәрен , күзаллауларын үстерү. Аларны рәсемнән танырга һәм дөрес итеп атый белергә өйрәтү. Сүз байлыгын арттыру, тулыландыру. Кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: кошлар төшерелгән рәсемнәр.

Уен барышы: Тәрбияче кошларның рәсемен күрсәтә. Балалар кошларны танып, тышкы билгеләрен аерып күрсәтеп, дөрес атарга тиешләр. Кошны дөрес атаган балага рәсем бирелә. Кайсы бала күбрәк рәсем җыя, шул җиңүче була.

 

Яфрак кайсы агачтан?

Максат: Балаларның табигать турында күзаллауларын үстерү. Яфракларына карап агачларны танып белергә өйрәтү. Сүзлекне баету, ачыклау, аныклау.

Җиһазлау: Яшел, кызыл, кызгылт-сары , көрән төстәге төрле агач яфраклары.

Уен барышы: I вариант. Балаларга агач яфраклары таратыла. Балалар үзләрендәге яфракларның кайсы агачныкы икәнен әйтергә тиешләр. Мәсәлән: Миндә каен агачы яфрагы.

II вариант. Балалар ике командага бүленә. Һәр командага агач яфраклары таратыла. Кайсы команда тиз дөрес итеп атый, шул команда җиңүче була.

III вариант: Балаларга төрле агач яфраклары таратыла. Тәрбияче агач исемен әйтә. Шул агач яфрагы булган бала, яфракны күрсәтеп җавап бирә. Мәсәлән: Миндә өрәңге агачы  яфрагы.

IV вариант. Ике төркемгә бүленеп уйнала. Бер төркем көзге яфракларны җыя, икенче төркем җәйге яфракларны җыя. Кайсы команда дөрес һәм тиз җыя, шул җиңүче була.

 

Тәме буенча таны!

Максат: Балаларны тәме буенча җиләк-җимешләрне сизеп, аның нәрсә һәм тәме нинди булуын әйтә белергә өйрәтү. Сүзлекне сыйфатлар белән баету.

Җиһазлау:  яшелчә, җиләк –җимеш кисәкләре.

Уен барышы: Тәрбияче өстәлгә төрле җиләк-җимеш кисәкләре куя һәм өсләрен каплый. Балаларны берәм-берәм чакырып чәнечке ярдәмендә  җиләк-җимеш кисәген каптыра. Бу вакытта баланың күзе йомык һәм ул нәрсә, тәме нинди икәнен  әйтергә тиеш. Мәсәлән: Бу алма. Ул тәмле, сусыл.һ.б.

 

Кем нәрсә йөртә?

Максат: Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен тирәнәйтеп, сүзлек запасын яңа сүзләр белән баету. Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау. Төрле транспорт һәм транспорт йөртүчеләрнең рәсемнәре.

Уен барышы: I вариант:Тәрбияче балаларга төрле төр транспорт  рәсемнәрен күрсәтә. Балалар дөрес итеп атыйлар һәм аны йөртүченең кем дип аталуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу самолет. Аны очучы йөртә.

 II вариант Тәрбияче балаларга төрле төр транспорт йөртүчеләрнең  һәм транспорт рәсемнәрен күрсәтә. Алар аны парлап куярга тиеш. Мәсәлән: поезд – машинист; трактор – тракторчы һ.б.

 

 

Кайсы кайда яши?

Максат: Балаларның кыргый хайваннар тормышы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне яңа сүзләр белән тулыландыру.

Җиһазлау. Кыргый хайван рәсемнәре һәм аларның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар.

Уен барышы: I вариант. Балаларга  кыргый хайван рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратыла.  Тәрбияче тактага агач куышы төшерелгән рәсем куя. “Бу ничек дип атала? Монда нәрсә яши?” – дип сорый. Тиен рәсеме булган бала: “Бу агач куышы. Анда тиен яши” - дип җавап бирә. Уен шул тәртиптә дәвам итә. Балалар”агач куышы, өн, оя кебек сүзләрне берничә тапкыр кабатлап, истә калдыралар.

 I I вариант: Тәрбияче балаларга кыргый хайваннарның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар тарата. Тактага кыргый хайван рәсемнәрен элә. “Кайсы хайван кайда яши?” – дип әйтә.  Дөрес әйтеп, шул рәсем өстенә кыргый хайванны  куярга кирәк. “Бу өн. Монда аю яши” – дигән тулы җавап алынырга тиеш.

 

 

Буяулар

Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төсләрен әйтеп, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Төсләрне ныгыту. Сүзлекне сыйфатлар белән баету.

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре, төрле төстәге түгәрәкләр.

Уен барышы: Тәрбияче балаларга яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре тарата. Үзе төрле төстәге түгәрәкләр ала. Теләсә кайсы төстәге түгәрәкне күрсәтә. Кемдә шул төстәге яшелчә яки җиләк-җимеш рәсеме бар, шул бала җавап бирә һәм рәсемен күрсәтмәлелеккә куя. Калганнар дөреслеген тикшерә. Мәсәлән: Бу сары төс. Миндә шалкан. Ул сары төстә.  

 

Дөресен әйтсәң сиңа  бирәм

Максат: Балаларның сүзлекләрен баету, активлаштыру. Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.

Җиһазлау: лексик темаларга рәсемнәр.

Уен барышы: Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар. Аларга йорт хайваны рәсеме күрсәтелә,  аның исемен атарга һәм тасвирларга кушыла. Дөрес тасвирлаган балага рәсем бирелә. Соңыннан барлык рәсемнәр “йорт хайваннары” дигән уртак төшенчә белән билгеләнә.

 

Хәрәкәтләрен әйт!

Максат: Балаларны эш кораллары белән таныштыруны дәвам итү. Аларның кайсысы белән ни эшләп булуы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне баету, активлаштыру.

Җиһазлау: Эш кораллары төшерелгән рәсемнәр.

Уен барышы: Балаларга эш кораллары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар аның нәрсә икәнен, аның белән нәрсә эшләп булуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу көрәк. Аның белән җир казыйлар, кар көриләр. Шул тәртиптә (энә, кайчы, пычкы, тырма, чүкеч, себерке, пумала һ.б. эш кораллары күрсәтелә). Кем күбрәк сүз әйтә, шул балага фант бирелә. Ахырдан җиңүчене билгелиләр.

 

Сыйфатын билгелә!

Максат: Балаларны теге яки бу әйбернең билгеләрен дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне ачыклау, активлаштыру, баету. Күзәтүчәнлекне үстерү.

Уен барышы: I вариант:  Тәрбияче балаларга сорау белән мөрәҗагать итә.

  Итек нинди? – кара, резин, эчле, зур, уңайлы һ.б. 

Оекбаш нинди? – җылы, йомшак, йон, бәйләнгән, юка, калын, мамыклы һ.б. Шул тәртиптә киемнәр, ашамлыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр   һ.б   турында сорарга мөмкин.

II вариант: Бу вариантны  балалар  күпмедер дәрәҗәдә сүзлек запасы җыйганнан соң үткәрергә мөмкин. Тәрбияче киресенчә әйбернең исемен әйтә, ә балалар аның сыйфатларын әйтергә тиеш. Мәсәлән: Җиләк. Ул – кызыл, тәмле, сусыл, йомшак һ.б.

Билгесен тап!

Максат: сүзлекне сыйфатлар белән баету.

Уен барышы: тәрбияче балаларга төрле сораулар бирә. Мәсәлән: Машина нинди? – балалар машинаның билгесен белдергән сүзләрне атап җавап бирергә тиешләр. Шул тәртиптә сораулар куелып, җавап алынырга тиеш? (кыяр нинди? алма нинди? самолет нинди? туп нинди?  һ.б.)

 

Нәрсә оча, йөзә, йөгерә?

Максат: предметны һәм предметның хәрәкәтен белдергән сүзләр туплау, аныклау.

Уен барышы: Уен башында алып баручы тәрбияче була, балалар уенны аңлап уйный башлагач, алып баручы бала була. Алып баручы баланың сүзлек запасы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар, яки урындыкларга утыралар, алып баручы аларга карап баса һәм кисәтә: “Мин кош оча, самолет оча, күбәләк оча ...... дим, ә сез кулларыгызны күтәрәсез. Ләкин игътибар белән тыңлагыз, мин дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр, эт оча дим икән, кулларны күтәрергә ярамый. Чөнки чынлыкта эт очмый. “Эт очмый. Ул йөгерә, - дип җавап бирергә кирәк. Уен ахырында педагог иң игътибарлы булганнарны атый. Уен барышында педагог һәр фразадан соң тукталып, балаларга уйларга мөмкинлек биреп акрын гына әйтә. Алга таба уенны катлауландырырга  була. Педагог дөрес булмаган биремгә дә кул күтәрә.

 

 Сүзне исеңдә калдыр!

Максат: сүзлек туплау, хәтерне үстерү.

Уен барышы: Алып баручы 5-6 сүз әйтә, уйнаучылар әйткән тәртиптә кабатларга тиеш. Тукталу яки сүзне төшереп калдыру оттыру булып санала (фант түләргә кирәк). Балаларның сөйләм мөмкинлекләреннән чыгып сүзләр төрле катлаулылыкта сайлап алына. Кем азрак фант югалта, шул җиңүче була.

 

 Минем нәрсә уйлавымны әйт!

Максат: балаларны теге яки бу әйбернең характерлы билгесен (төсе, формасы, зурлыгы, тәме, кайда үсүе, файдалануы һ.б.) аера белергә өйрәтү.Сүзлекне тулыландыру, ачыклау, күзаллауларын үстерү, игтибарлылык үстерү.

Уен барышы: I вариант. Уенны өйрәнгәндә алып баручы тәрбияче була. Алга таба балалар үзләре дә уйный ала. Тәрбияче (бала) әйтә: “Мин бер сүз уйладым. Ул бакчада түтәлдә үсә. Ул кызгылт сары төстә, озынча, каты,тәмле, аны ашка салалар” − балалар кишер  дип җавап бирергә тиеш.  Бу уенда яшелчә, җиләк-җимеш, кием, савыт− саба һ.б. алырга була.

Уенның икенче варианты итеп гомумиләштерү уенын алырга була. Мәсәлән: “Ул әйберләр хәрәкәт итү өчен кирәк, аларга әйбер салып ташып була, тимердән ясалган, тәгәрмәчләре бар” һ.б. − бу транспорт.

 

Әйтеп бетер!

Максат: сүзләрне телдән дөрес иҗекләргә бүләргә өйрәтү, балаларның сүзлек запасын баету, аларда уйлау сәләтен, эзләнүчәнлекне үстерү.

Уен барышы: Алып баручы кеше исемнәренең бер яки ике иҗеген әйтә, ә балалар әйтеп бетерәләр. Мәсәлән: Му−са, Ил−дар, Нә−си−мә, Ай−дар һ.б.

 

Нәрсә ишетүеңне әйт!

Максат: сүзлек туплау, фразалы сөйләм үстерү.

Уен барышы: Педагог балаларга күзләрен йомып, игътибар белән тыңлап нинди аваз ишетүләрен аерырга тәгъдим итә (кош кычкырган тавыш, машина сигналы, очып җиргә төшүче яфрак тавышы, кешеләр сөйләшүе, эт өреп куюы,  һ.б.). Балалар тулы җөмләләр белән җавап кайтарырга тиеш.Уенны һавада үткәрү яхшы була.

 

Башкача әйт:

Максат: Балаларны мәгънәләре буенча охшаш сүзләрне  әйтә белергә өйрәтү. Күзаллауларын үстерү. Сүзлекне ачыклау, тулыландыру.

Уен барышы: Тәрбияче балаларга уен кагыйдәсен аңлата һәм сүзләрне әйтеп, аларны икенче төрле  ничек әйтеп булуын ачыклый. Мәсәлән: матур – гүзәл, сөйкемле, чибәр; батыр – кыю, курку белмәс, булдыклы, җитез. Шул тәртиптә  уен дәвам итә, һәр сүзгә бер фант бирелә, кем күп фант җыя, шул җиңүче була.

 

Бер үк аваздан башланган яисә бу аваз кергән сүзләр.

Максат: авазларны кабатлау, сүзлек запасын баету, тулыландыру. Сүздә авазларның урынын билгели белү.

Уен барышы: I вариант. Тәрбияче әйткән аваздан башланган сүзләр уйлап әйтү. Мәсәлән: /и/ авазы − ит, ипи, итек. һ.б.      /т/ авазы − таш, трактор һ.б.

II  вариант. Шул яки башка аваз сүзнең ахырында ишетелә.

III вариант. Шул яки башка аваз сүзнең уртасында ишетелә.

 

II бүлек. Әти-әниләр өчен консультацияләр

 

Уйнаганда өйрәник...

 

            Баланын мәктәпкәчә яшьтәге чоры тирә - юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәһесе формалашуда иң мөһим чор. Бу вакытта бала тирә - юньдәге кешеләрнең үз - үзен тотышын, сөйләмен үрнәк итеп кабул итә, кыскасы аралашу чарасы булган телнең төп нормаларын үзләштерә.

Баланын теле башта туган телдә ачылырга тиеш, аннан соң гына аңа икенче телне өйрәнә башларга мөмкин. Хәзер күп гаиләләрдә баланың сөйләме икетеллелек шартларында формалаша, еш кына ата - аналар ике телне кушып сөйләшәләр, нәтиҗәдә бала ике телнең берсендә дә юньләп сөйләшә белми. Шуңа күрә, хөрмәтле әти - әниләр, сезгә дә бу турыда ныклап уйланырга кирәк. Балаларның игътибарын туплау, дөрес сөйләшү, сүзлекне баету, активлаштыру, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү уңышлы барсын өчен тәрбияче шөгыльләрне уен формасында оештыра. Сезгә, хөрмәтле әти - әниләр ял көннәрендә, кичке сәгатьләрдә уйнар өчен төрле уеннар тәкьдим итәбез.

            Бала уенчыклары белән уйнаганда аның игътибарын башка нәрсәгә җәлеп итеп торып (я сәгать, я попугай, я балыкларга), бер, ике уенчыгын яшерергә һәм уенчыклар арасында нәрсә юкка чыкканын әйтергә тәкьдим итәргә.

            Фикерләү сәләтен үстерү (бу һичшиксез сүзлекне үстерүдә мөһим роль уйный), әйберләрне чагыштыру - охшаш әйберләрнең аермасын һәм охшаш булмаганнарының уртак билгеләрен табу файдалы.

-    Курчак һәм кыз нәрсә белән аерыла?

-    Кош һәм самолет нәрсә белән аерыла?

-    Куак һәм агач нәрсә белән аерыла?

-    Йорт һәм кырмыска оясы нәрсә белән аерыла?     һ.б.

Балалар урынны  белдергән  сүзләрне  дөрес  кулланмыйлар.  Шуңа күрә   балаларга   төрле   сюрпризлар      ясагыз.   Мәсәлән:   "Аш   бүлмәсе    шкафында уртадагы киштәдә сиңа күчтәнәч бар" һ.б.

            Балаларның сөйләме фигыльләргә ярлы, алар балыкны кыздыруны да "пешерү" диләр. Балага андый вакытта "Икенче төрле итеп ничек әйтеп була", "Башкача әйт" - уеннары аша тиешле сүзне табарга ярдәм итегез.

            Балаларның сүзлеге тулы, бай булганда гына сөйләмнәре дөрес формалаша һәм ул үзенең фикерен каушамыйча аңлатып бирә ала.

            Хөрмәтле әти - әниләр! Әйдәгез, балалар белән уйныйк һәм уйнаганда өйрәник

 

Уйный-уйный өйрәник...

            Халык әйтемнәрендә, такмак - җырларында, мәкальләрендә тел, матур, дөрес итеп сөйләүнең әһәмияте турында күп әйтелә. Һәр сүзнең үз урынын белеп, аларны сәйләннәрдәй бөртекләп сайлап алып сөйләүченең сүзе колакларны иркәли, күңелгә барып җитә, җиңел аңлашыла. Сүзләрне төгәл, урынлы, дөрес куллану сөйләм культурасын билгели. Сүзлек бай булганда гына сүзләрне сайлап, нәкъ кирәклесен табып була. Шуның өчен дә балаларның сөйләмен үстерү бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе сүзлекне аныклау, тулыландыру, активлаштыру.

            Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ике яшьлек баланың сүзлеге 45 сүздән алып меңнән артып китәргә мөмкин. Саннардагы мондый зур аерма каян килә? Ни өчен ике яшьтә бер бала 45 кенә сүз белсә, икенчесе меңнән артык сүз куллана?

            Сүзлекнең байлыгы баланың нинди социаль шартларда тәрбияләнүенә бәйле. Балаларның берәүләре даими рәвештә әти - әнисеннән бай, дөрес сөйләм ишетә, ә икенчеләренә үрнәк һәм кабатлау өчен бик гади, ярлы һәм күп вакытта дөрес тә булмаган сөйләм туры килә. Әлбәттә инде бу ике төркем балаларының сөйләм мөмкинлекләре бертигез булса да, сүз байлыгы тигез дәрәҗәдә була алмый.

Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирү, сабыйларны үз туган теленә өйрәтү, саф чишмә кебек җырлап чыңлап торган телебезне яратырга өйрәтү һәр ата - ананың изге бурычы. Ана телендә чиста - матур итеп сөйләшергә өйрәтү гаилә, балалар бакчасы бергә тыгыз элемтәдә эшләсәләр уңай нәтиҗәләр бирә.

            Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эше, төп шөгыле уен. Уйнаган вакытта балада бик күп сораулар туа, нәкъ уенда ул актив, күп сөйләшә.

            Шөгыльләрдә танышкан яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген аныклау, тулыландыру эшен тәрбияче төрле режим вакытларында алып бара.

Балаларның сүзлеген фигыль , сыйфатлар белән баетуда дидактик уеннарның роле әйтеп бетергесез. Бу уеннар нинди дә булса җиһазлар таләп итә яисә сүзле дидактик уеннар.

            Сүзлекне исемнәр белән баету өчен "Бер сүз белән әйт!", "Нәрсә юкка чыкты?", "Дүртенчесе артык", "Нәрсә үзгәрде?", "Предметларны мин әйткән тәртиптә тез!" уеннары уйнарга була. Уенны 2- 3 уенчык яки предмет белән башлап, баланың хәтере яхшырган, игътибары арткан саен арттыра барырга кирәк. Шулай ук тематик лотолар, рәсемле доминолар, табышмак чишү, кроссворд, сканвордлар (балалар өчен) чишү сүзлекне исемнәр белән баета.

            Балаларның сөйләме фигыльләргә бик ярлы. Алар кыздыру, кайнату диясе урында да пешерү; чигү, бәйләү, төймә тагуны тегү; юыну, юындыру, тузан сөртүне дә юу диләр. Шуңа күрә фигыльләрне төгәл, нәкъ тиешле, дөрес мәгьнәләсен кулланырга өйрәтергә кирәк. "Икенче төрле итеп әйт!" кебек тәкъдимнәр белән балаларга тиешле сүзне табарга булышырга. "Нәрсә ничек кычкыра?", "Нәрсә оча, йөзә, йөгерә", "Ялгышны төзәт!", "Табын әзерлә!", "Кем нишли" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

            Балаларның сүзлеген сыйфатлар белән баету, актив сүзлек запасын булдыру өчен "икенче төрле итеп ничек әйтеп була, башкача әйт" дип тиешле сүзне табарга ярдәм итү кирәк.

"Киресен әйт!" (матур - ямьсез, зур - кечкенә, ак - кара һ.б.)

"Башкача әйт!" (матур - гүзәл, чибәр, сөйкемле, батыр - кыю, куркусыз, җитез).

Төсләрне чагыштырып сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен куллану (бу алма кызгылт, бусы кызылрак, бусы кып - кызыл).

            Шулай ук уеннарны "Мәгариф", "Сөембикә", "Салават күпере" журналларыннан да алырга була.

 

 

Кулланылган әдәбият.

 

1. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. "Хәзерге татар әдәби теле"

2. М.Ф.Кашапова. Иң гүзәл тел- туган тел. - Казан, “Мәгариф”, 2009 ел

3. Ф.М Хисамова, Р.А.Борһанова. Татар теле өйрәнә нәниләр. - Казан “Мәгариф”, 2005.

4. Ф.М.Зиннурова. Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү. Казан, “Мәгариф”, 2005.

5. Э. Хөснуллина Белем ачкычы – сүз. Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007.

6. С.Г. Исмәгыйлева. Туган тел- очар канат. - Чаллы, “Камаз” , 1994.

7."Мәгариф" журналлары. №№5, 10, 12 - 1996.

 

 

                                        Эчтәлек

 

1.    Кереш сүз  ....................................................................................

2.    I бүлек . Сөйләм үстерүче уеннар  ............................................ 

3.    II  бүлек.  Әти-әниләргә консультацияләр  ..............................

4.    Кулланылган әдәбият  ................................................................

5.    Эчтәлек  .......................................................................................

 

3

6

16

21

22

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Балалар бакчасында сүзле уеннар"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Теолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 630 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.10.2019 2059
    • DOCX 104 кбайт
    • 27 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Адгамова Кадрия Васимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Адгамова Кадрия Васимовна
    Адгамова Кадрия Васимовна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 33459
    • Всего материалов: 24

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в условиях среднего профессионального образования

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Курс повышения квалификации

Влияние типа детско-родительских отношений на адаптацию ребенка в социуме

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Влияние отдельных нутриентов пищи на умственную деятельность детей дошкольного возраста

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

GR-технологии и взаимодействие с СМИ

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное управление электронным архивом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психосоматика детей и взрослых: психологические аспекты различных заболеваний

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе