Башлангыч
сыйныфларда укытуның актив методларын куллану
Афлятунова
Әлфинур Рафик кызы
Мәктәп
мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия
укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге
укучы бу бурычларны чишә алмавына инде төшендек. Укытучы алдында «Нәрсәгә һәм
ничек укытырга?» сораулары гына түгел, әле аңа укыту процессын балалар үзләренә
«Миңа нәрсәгә өйрәнергә?», «Ничек өйрәнергә?» сорауларын куярлык итеп тә оештырырга
кирәк. Укыту һәр укучы конкрет белемне үзе «ачарлык» итеп төзелергә тиеш. Моның
өчен яңа педагогик технологияләр, белем бирү процессын оештыруның эффектив
формаларын, укытуның актив методларын куллану таләп ителә.
Мин
балаларның танып-белү активлыгын, белем алуга кызыксыну, омтылышларын үстерүдә
үз практикамда укытуның еш кулланылган актив методларына тукталып китмәкче
булам. Бу методлар дәресләрне укучыларның уен эшчәнлеге аша үткәрүне күздә
тота. Укытуның актив методлары − укучыларның фикерләү һәм практик эшчәнлеге
активлыгын тәэмин итәрлек методлар системасы ул. Дәресләрне динамик рәвештә
башлап җибәрү өчен, мин «Бер-береңә елмаю», «Күзләр белән исәнләшү» уен
методларын кулланам. Укучылар, биремнәрне эшләгәндә, бер-берсенә елмаерга, ешрак
сыйныфташларына исемнәре белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу уеннар дәресләрне
күңелле башлап җибәрергә, киеренкелекне йомшартырга һәм берничә минут эчендә
укучылар белән контакт урнаштырырга ярдәм итә.
Яңа
материал аңлатканда, укучыларны актив эшчәнлеккә тарту өчен «Аң штурмы», «Инфо-уйлап
тап», «Кластер» методлары отышлы. Тактага дәрес темасы языла, тактаның калган
өлеше секторларга бүленә (1, 2, 3...). Укучыларга «Бу дәрестә нәрсә турында
сөйләшербез?» дигән сорау куела. Эш барышында, укучылар төп моментларны
билгелиләр, алар секторларга язылып барыла, анннан соң тема буенча фикерләшү
үткәрелә.
Дәресне
гадәттәгечә (традицион) башламау
да балаларны активлаштыра. «Аң штурмы» алымы белән эш итү очрагын мисалын итеп
китерәм:
−
Бүген ничәнче число?
−
Атнаның кайсы көне?
−
Ишәк ничек кычкыра?
−
Озынча түгәрәк нәрсә ул?
−
Кошның авызы ничек атала?
−
Иң кечкенә берурынлы сан?
−
Конвертка нәрсә ябыштырыла?
−
Татар телендә ничә сузык аваз бар? һ.б.
«Кластер»
методы теманы аңлы рәвештә үзләштерергә ярдәм итә. Принцибы:
теге яки бу проблема буенча алган белемнәрне системага салу.
Мәсәлән:
Мондый
кластерлар укучыларның мәгълүмат папкаларында саклана һәм кирәк вакытта
кулланыла.
Тема
буенча мөстәкыйль эш оештырганда «Иҗади остаханә» уены уку һәм табигать белеме
буенча гомумиләштерү дәресләрендә бик кызыклы уза. Укучылар дәрескә бирелгән
темага рәсем-иллюстрацияләр ясыйлар, хикәя, шигырьләр язалар, мәкаль,
табышмаклар әзерлиләр. Аннан, төркемнәргә бүленеп, 20-25 минут эчендә һәр төркем
тема буенча үз проектын әзерләп тәкъдим итә. Эш барышында, сыйныф бүлмәсе чын
остаханәгә әйләнә. Җыелган материалдан хезмәт дәресләрендә гадәти булмаган
формада китапчыклар ясыйбыз.
Рефлекция
этабында «Синквейн»
актив методын кулланырга тәкъдим итәм. Кыска аңлатмалар белән дәрес материалын
ачып бирү үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклый. Мәсәлән, периметр темасы буенча
синквейн:
периметр исем
кирәкле,
мөһим 2 сыйфат
үлчәү,
кушу, табу 3 фигыль
барлык
якларын куш тема буенча фраза
сумма темага
синоним сүз
Литературное
чтение дәресендә төзелгән синквейн:
Илья
Муромец
могучий,
храбрый
ехал,
сражался, победил
всем
людям радость дарил
герой
Дәресне
тәмамлаганда, «Ромашка»,
«Түгәрәк
буйлап» актив уеннарын кулланам.
Балалар ромашка таҗларын өзеп алалар һәм, тема буенча артына язылган сорауларга
җавап биреп, түгәрәк буйлап җибәрәләр. Шулай ук «Кояш» методы да укучыларга бик
ошый. Укучылар кояш нурларына дәрестә алган хис-тойгыларын язалар. Укучылардан
ирешкән «кире» мәгълүмат алдагы дәресләрне үзләштерелмәгән материалны исәпкә алып
оештырырга мөмкинлек бирә.
Бу
методлар барысы да бер дәрестә кулланылмаска мөмкин. Билгеле, укытуның актив
методлары белән уйлап, үз укучыларыңның индивидуаль үзенчәлекләрен, белем
дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итәргә кирәк. Минемчә, дәресләрне эшлекле
атмосферада үткәрүдә, укучыларны тикшеренү-проект эшчәнлегенә җәлеп итүдә,
аларның шәхси сыйфатларын, әхлакый кыйммәтләрен, иҗади активлыгын формалаштыруда
укытуның актив методлары зур әһәмияткә ия.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.