Уртанчылар төркемендә
үткәрелгән
«Бәхетле гаилә “ темасына шөгыль
конспекты
Нурлат шәһәре “Баланың үсеше үзәге –
балалар бакчасы” тәрбияче Нурутдинова Фәнүзә Шәрифулла кызы
Тема.
Бәхетле гаилә.
Максат.
Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү;
туганнар,
туганлык җепләре турында аңлату;
балаларда
аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәү әни, дәү әти сүзләрен
кулланышка кертеп сүзлек байлыгын арттыру, үз гаиләң турында сөйләргә,
гаиләдәге кешеләр турында матур сүзләр кулланып әйтергә өйрәтү;
үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш: балалар үз
гаиләләре белән төшкән фотосурәтләрен алып киләләр.
Җиһазлар:
Мамонт баласы уенчыгы, “Мамонтенокның әнисе” мультфильмыннан аудиоязма,
“Елмаю” җыры, балаларнын гаиләләре белән төшкән фотосурәтләре; гаилә әгъзалары
сурәтләнгән рәсемнәр, туп, 3 ак кәгазь бите, 3 комплектта рәсемнәр (әби, бабай,
әти, әни,апа, абый, песи, маэмай, кошлар, балыклар), мольберт, кешенең бит
силуэты, төсле фломастерлар.
1. Оештыру
моменты.“Мамонтенокның әнисе” мультфильмыннан
аудиоязма яңгырый.. Шул вакыт тәрбияче балалар янына килә һәм сорый.
Тәрбияче:
Исәнмесез, балалар! Сез ничек уйлыйыз, бүген безгә кем кунакка килгән икән?
(Тәрбияче мамонт баласы уенчыгын күрәтә)
Балалар:
Мамонт баласы (мамонтенок).
Тәрбияче:
Әйе, балалар ул үзенең әнисен табуына бик сөенгән. Шул шатлыгын сезнең белән
бүлешергә килгән. Әнисе турында шундый матур шигырь дә ойрәнгән.
Ләкин,
нәрсә соң ул гаилә? Мамонт баласы гаилә турыда берни дә белми икән.
Тәрбияче:
Булышабызмы аңа?
Балалар:
Әйе. Гаилә – ул, әти, әни, әби, бабай. апа, абый яки эне, сеңел. Алар бергә,
бер өйдә яши.
Тәрбияче:
Әйдәгез Мамонтенокка гаиләдә кемнәр булуын күрсәтик
2.
Гаилә рәсеме буенча эшләү.
Тәрбияче.
Менә бу рәсемдә кемнең кем булуын әйтеп чыгыйк әле.
(Балалар
Мамонт баласына рәсемдәге гаиләдә кемнәр булуын әйтәләр)
Дәү
әти(бабай), дәү әни(әби), әти, әни, апа, абый, эне, сеңел, мин – бу гаилә була.
3. Уен.“Гаилә
әгъзаларын төзе”Ә хәзер рәсемнәр ярдәмендә гаилә төзибез.
Уенда өч яки аннан да күбрәк бала катнаша ала. Өч ак кәгазь бите һәм өч
комплект рәсемнәр
(
әби, бабай, әти, әни, апа, абый, эт, песи, кошлар, балыклар). Өч бала үз
гаиләсен төзи. Гаиләдә кешеләр белән бергә йорт хайваннары да яши ала.
Тәрбияче.
Гаилә кечкенә була ала. Мәсәлән: әти, әни һәм бер бала. Зур гаилә – анда
берничә бала була. Алар - туганнар. Гаиләдә зурлар һәм кечкенәләр бергә, бер
– берсе турында кайгыртып, дус – тату яшиләр.
Мамонт
баласына уенчыгын кулларына алып, балалар үз гаиләләре турында сөйлиләр.
4.
Фотосурәт буенча сөйләү “Минем гаиләм”.
Тәрбияче:
Сезнең гаиләдә кемнәр яши? (Әти – әни,апа- сеңел, абый- эне, дәү әни, дәү әти)-
Аларның исемнәре ничек?
-
Әти, әни, апа, мин –без гаиләдә 4 кеше. Ә безнең гаиләдә - дәү әни, дәү әти,
әти, әни, абый һәм мин, без алты кеше.
-
Сез гаиләдә бергә нишләргә яратасыз? ( 2-3 хикәя тыңлау).
Ә
хәзер бергәләп ял итеп алыйк.
5.
Физминутка.
Мамонт
килгән урманнан
Ерак
диеп тормаган,
Ул
филгә дә ошаган.
Озындыр
аның борны,
Колаклары
да олы.
Уйный
балалар белән:
Тәпиләрен
селкетә,
Сикергәләп тә китә,
Койрыгын
да боргалый,
Әйләнгәләп
тә карый,
Сөенәләр
балалар
Бергәләп
кул чабалар
Тәрбияче: Үз
гаиләң, үз туганнарың турында кайгыртып яшәргә кирәк. Гаиләдә бер – берең белән
ягымлы, матур сүзләр әйтеп сөйләшсәң, бигрәк тә әйбәт була.
6
. Уен “Матур сүзләр”
Тәрбияче.
Мин сезгә туп ыргытам һәм гаиләдәге бер кешене әйтәм.
Сез ул кеше турында яратып, матур итеп әйтегез.
Әни-
әнием, әнкәем
Әти
– әтием -әткәем
Улым-
улкаем
Сеңел-
сеңелкәем
апа-
апакаем.
әби
– әбекәем
бабай
- бабакаем
Энем
- энекәем (энекәшем)
абый
– абыкаем, абыем
онык
– оныккаем (оныкчыгым)
Тәрбияче:(
Мамонт баласына күрсәтеп) Менә син дә әниеңә яратып,
әнкәем дип эндәшә аласың.
Тәрбияче:
Нинди рәхәт, өйдә әти- әниегез, әби- бабаегыз, абый – апагыз, эне – сеңлегез
булуы. Бу – гаилә дип атала. Гаиләдәге кешеләр бер берсен яратырга һәм бер –
берсен кайгыртып яшәргә тиеш. Гаилә һәр кешегә дә кирәк. Гаилә зур да, кечкенә
дә була ала. Иң мөһиме – гаиләдә дус һәм тату яшәргә, исән – сау булырга, бер –
береңә булышырга кирәк. Шул вакытта гаилә- бәхетле гаилә була. Аларның йөзләре
дә елмаеп кына тора.
7.
“Елмаю бүләк ит” Өстәл өстендә кешенең бит силуэты.
“Елмаю”
җыры яңгырый.
Балалар
силуэтка елмаю ясыйлар һәм кемгә бүләк итүләрен әйтәләр.
Балалар:
Мин бу елмаюны әниемә бүләк итәм.( Һәр бала кемгә
бүләк итүен әйтеп чыга)
Тәрбияче:
Балалар, мамонт баласы гаилә турында белүенә сезгә
рәхмәт әйтеп саубуллаша. Мин дә сезнең елмаеп, бәхетле гаиләдә яшәвегезне
телим. Сау булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.