Чыгышнын
максаты.
1. Туган
як турындагы белемнэрне арттыру, тирэнэйту.
2. Туган
жир ,авыл турында шигырьлэр туплау.
3. Туган
як , туган авыл белэн горурлану хисе уяту.
Тау башында салынгандыр безнен авыл
Бер чишмэ бар, якын безнен авылга ул
Авлыбызнын ямен, суы тэмен белэм
Шуна курэ соям жаным-тэнем белэн.
(Г. Тукай.)
Атабай авылы Республикабызнын ин
гузэлжирендэ урнашкан. Анын бер ягында Идел елгасы хэм Идел-Кама тыюлыгы
булса,икенче ягында Чулман елгасы жэйрэп ята.
Тыюлыкта хаттэ»Кызыл китап»ка
кертелгэн кошлар, жэнлеклэр яши, э елгасында нинди генэ балыклар юк! Чулман
елгасы белэн Идел елгасы кушылган урында Куйбышев сусаклагычы жэелгэн. Анда жэй
буе шэхэрдэн гаилэлэре белэн килеп ял итэлэр, бер дэ дингез буеннан ким тугел.
Авлыбызга килеп керугэ, иман нуры
балкытып, мэчетебез каршы ала. Конгэ биш вакыт намазнын азан тавышлары ишетелеп
тора. Корбан хэм Ураза бэйрэмнэрендэ ифтар ашлары уздыру халкымнын динле икэнен
курсэтеп тора.
Шунда ук Мэдэният йорты да урнашкан.
Анда торле кунелле кичэлэр уткэрелэ, концертлар куела.Татарстанга танылган
«Бибинур » ансамбле оешкан. «Бибинур» эгъзалары, колачларын жэеп , доньякулэм
сэяхэтчелэрне дэ кабул итэлэр.Нинди генэ иллэрдэн кабул итмилэр алар
сэяхэтчелэрне! Мэдэният йортында эшлэуче хезмэткэрлэр балалар бакчасына килеп
тэ торле кунелле кичэлэр уткэрелэ. Мэдэният йорты бинасында шулай ук
китапханэ, элемтэ узэге, саклык банкы, жирле узидэрэ урнашкан. Авылнын уткэне
хэм килэчэге очен авыл башлыгы Халилова Люзия Рашит кызы кайгырта.
Атабай халкы агрофермасында хезмэт
куя . Безнен Агроферма игенчелек, терлекчелек, кошчылык белэн шогыльлэнэ, Казан
базарларында узенен казлары белэн дан тота.
Шулай ук узебезнен сэламэтлегебезне
кайгыртучы фельшер-акушерлык пунктыбыз бар. Анда эшлэуче Рания апабыз менэ бик
куп еллар инде тэмле теллэре, шифалы дарулары белэн безне дэвалый.
1941нче елнын дэхшэтле сугыш жиллэре безнен
авлыбызны да читлэтеп утми. Авлыбыздан илебезне якларга 500 гэ якын кеше
киткэн, шунын 200 лэбе генэ исэн-сау туган якларына эйлэнеп кайткан. Кайта
алмыйча калганнарнын исемнэре, мэрмэр ташка уелып язылып, авыл уртасында хэйкэл
куелган.
Хэзерге вакытта авлыбыз халкына 4
кибет хезмэт курсэтэ. Анда ашамлыклар хужалык кирэк- яраклары сатыла.
Авлыбызнын горурлыгы булып, анын
уртасында белем чишмэсе-мэктэп урнашкан. Анда югары белемле, уз хезмэтлэренен
осталары-укытучылар белеем бирэ.Узлэренен мавыктыргыч дэреслэре белэн район
кулэмендэ дэ югары нэтижэлэргэ ирешэлэр. Балалар, укытучыларны, дэреслэрне
яратып, мэктэпкэ бик телэп йорилэр. Мэктэптэ китапханэ хезмэтеннэн укучылар хэм
бакча балалары да даими файдалана.
Белем йортында торле тугэрэклэр
эшли. Мэсэлэн, туризм буенча «Офык» командасы районыбызда хэм республикабызда
унышлы нэтижэлэргэ ирешэ.Шулай ук мэктэбебез корэшчелэре хэм хоккеистлары белэн
дэ дан тота.
Безнен яраткан бакчабыз да
мэктэбебез бинасында урнашкан. Анда хэзерге вакытта 20 бала тэрбиялэнэ. Балалар
бакчага бик телэп йорилэр.
Бу язмамны авылнын матурлыгы ,
гузэллеге турында атаклы жырчы, шагыйрь Кэбир абый Нигъмэтжановнын сузлэре
белэн тэмамлыйсым килэ. Бу шигырь юллары , хэзер койгэ салынып, авылнын гимны
кебек, ботен кичэлэрдэ янгырый.
Чулман белэн Идел елга
Кочаклашып алга ага.
Иркэ голлэрдэй елмаеп
Туган авлым каршы ала.
Атабаем,
кайттым сина,
Сина кайту жанга шифа.
МББМБУ
Атабай «Чишмэкэй» Балалар бакчасы
Чыгышнын
темасы: Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга туган як тарихы
аша патриотик тэрбия биру.
Чыгышны
эзерлэде: Якупова А. К.
2017
ел.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.