1. Уңай психологик халәт тудыру һәм укуны
мотивлаштыру.
2. Проблемалы ситуация тудыру, уку
проблемасын формалаштыру.
Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Фонетик зарядка.
Мөстәкыйль эш.
Яңа теманы ныгыту.
Ә, ә хәрефләрен истә калдыру.
Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
Дәреслек белән эшләү.
Рефлексия.
Йомгаклау.
|
Хәерле
көн сезгә,укучылар.Бүген эшләрегез уң булсын.
Дәрескә кереп китү максатыннан диалог төзү.
-
Балалар,
без бүген кунакка – туган көнгә барабыз. Ә туган көн иясе бер хәреф. Сез бу
хәрефне таныйсызмы икән? (Балаларның белемнәренә таянып эшләнә).
-Иптәшеңнән
сорап кара әле, ул таный микән? Кемнәр таныды, кул күтәрегез әле. Ә кемнәргә
бу хәреф таныш түгел, иптәшләрегез бу хәреф белән таныштырып китәр.
-
Әйе, балалар бу ә хәрефе. Менә без бүген аның туган көненә барабыз. Ә туган
көнгә буш кул белән бармыйлар. Әйдәгез кибеткә кереп күчтәнәчләр алыйк.
Без
күчтәнәчкә бары тик [ә] авазы кергән әйбер генә ала алабыз.
(Татар
халкының милли ризыклары турында мәгълүмат биреп китү)
-
Шушы
ризыкларның кайсы-сының исемендә ике [ә] авазы бар?
-
Туган
көн иясенә бүләк тә кирәк бит.
Бу
бүләкләр арасыннан нинди бүләкләрне генә сайлап ала алырбыз соң?
-
Ни
өчен бу бүләкне сайлап алдың? (Әтәч, көрәк, күбәләк)
Ә
кайсы сүздә ике [ә] авазы бар?
Ә без
үзебез белән Әмир белән Әминәне дә алып бара алабыз-мы соң?
-Кунакка баргач үзеңне ничек тотарга тиеш ?
-Әдәпле, тәрбияле, әйбәт һ.б.
- Менә без килеп тә җиттек.
Әйдәгез барыбыз да бу хәрефне укып карыйк
әле. Ничек уйлыйсыз, бу аваз сузыкмы, тартыкмы?
Ә ул калын сузыкмы, нечкәме?
Ә хәзер биремле карточкалар белән эшләрбез.
-Предмет исемнәрен атагыз.
[ә] авазының
урынын билгеләгез.
Иҗекләргә
бүлегез. Кайсы сүз артык? Ни өчен? (Кәбестә өч иҗекле сүз, калганнары –
ике иҗекле).
- Сузык
аваздан башланган сүзне әйтегез. (Әтәч).
- Тартык
аваздан башланган предмет рәсемнәрен буягыз.
- Нинди
сүзләрдә ике [ә] авазы бар?
- Нинди сүз
[ә] авазына тәмамлана?
- Табышмакка
җавапны әйтегез.
Башы тарак,
Койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын.
-
-
Әтәч
бары тик [ә] авазы кергән сүзләрне генә кычкыра ала. Ул нинди сүзләр кычкыра
алыр икән?
-
Рәсемнәр
арасыннан табыш-макка җавапларны табып әй-тегез.
* Туа сакаллы булып, үсми акыллы булып.
* Бүре
түгел – соры ул,
Йөк астында йөри ул,
Куян түгел – озын колаклы,
Ат түгел, ә тояклы.
* Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң
уңа бизәге
Тоттырмый, китә
очып
Я
кала җирдә посып.
*
Өстәлемдә ак үгез,
Маңгаенда бер мөгез.
* Утыра бер ак
чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
Табышмакларның җавапларын-да [ ә ]
авазы бармы?
Бәбине йоклатырга булышыгыз. Ә хәрефләрен
буягыз.
Түбәндәге схемага туры килгән рәсемнәрне табыгыз.
-
Дәреслектә
бирелгән рәсем-нәрне карау. [ ә ] авазының урынын билгеләү.
-
Балалар,
сезгә кунакка бару ошадымы? Нинди хәрефтә кунакта булдык әле без? Кисмә
хәрефләр арасыннан табып күрсәтегез әле бу хәрефне. Ул нинди авазны белдерә?
[ ә ] авазы сузыкмы, тартыкмы? Калын сузыкмы, нечкә сузык-мы? Башка
хәрефләрнең дә туган көненә барасыгыз килә-ме? Алдагы дәресләрдә без башка
хәрефләр белән дә таны-шырбыз.
-Бүген
дәрестә бик яхшы кат-наштыгыз. Кунакта үзегезне тәртипле, әдәпле итеп
тотты-гыз. Тормышта да бу кагыйдә-ләрне кулланыгыз.
|
Укытучыны
сәламләү, үз-үзеңне
дәрескә
әзерләү
Укучылар
укытучы белән диалог төзиләр, хәрефне таныган укучылар башкаларга да булыша.
Парларда
эшләү, хәрефне таныган укучылар хәреф белән таныштыралар.
Рәсемнәр арасыннан [ә] авазы кергәннәрен
генә сайлап әйтү-ләре (бәлеш, гөбәдия, пәрәмәч)
Тагын нинди милли ризыклар белүләрен
әйтәләр.
Парларда эшләү. Бер-берсенә әйтеп карыйлар, җавапларын
чагыштыралар, дөрес җавапны дәлиллиләр.
Туган көнгә барганда бүләк алып барырга
кирәклеген истә калдыралар.
[ә] авазы кергәнен сайлап алырга кирәклеген
үзләре төшенергә тиешләр. Укучыларның нинди бүләк алып баруларын әйтүләре, ни
өчен аны сайлавын дәлилләү-ләре.
Сүзләрне пышылдап әйтеп ка-рыйлар, ике [ә]
авазы кергән сүзне кычкырып әйтәләр.
Кунакта үзеңне тоту кагыйдә-ләрен истә
калдырулары.
Фикерләрен туплыйлар, җавап-ларын
дәлиллиләр.
[ә] авазы кергән сүзләр уйлый-лар.
[ә] авазын дөрес итеп уку.
Әйтеп карыйлар, нәтиҗә чыгаралар.
Бирелгән предмет рәсемнәренең исемнәрен
атау, мөстәкыйль рәвештә [ә] авазының урынын билгеләү.
[ә] авазының урынын билгели-ләр. Әтәч
сүзендә сүз башында һәм сүзнең уртасында.
Кәбестә өч иҗекле сүз, кал-ганнары ике
иҗекле сүз икәнен.
Проблемалы сорауларга җавап бирүләре
Табышмакка җавап табулары.
[ә] авазы кергән сүзләр уйлау
Табышмакка җавапларны рәсемнәр арасыннан
сайлап алулары.
Җавапларда [ә] авазы бармы, юкмы икәнлеген
ачыклыйлар
Ә хәрефләрен истә калдыру, хәрефләрне буяу.
Схема белән эшләү
Дәреслектә бирелгән биремнәрне үтиләр.
Үз фикерләрен әйтәләр
|
ШУУГ:
укытучыны тыңлау, дәрескә әзерлегеңне тикшерү.
КУУГ: иптәшең белән фикерлә-шү, проблеманы
парлап чишү, иптәшеңә ярдәм итү.
ТУУГ: татар халкының милли ризыклары белән
танышу
КУУГ:иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,,
фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.
ТБУУГ: проблеманы чишү юлын мөстәкыйль
табулары.
ТБУУГ: кирәкле информация туплау
КУУГ: сөйләм этикетын һәм кунакта үз-үзеңне
тоту кагый-дәләрен тормышта да куллану.
РУУГ: максатка ышану
КУУГ: иптәшләреңне тыңлау, үз фикереңне ачык
итеп әйтү
ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, рәсем-нәр белән эшли
белү
ШУУГ: мөстәкыйль эшли, үзбәя бирә
ТБУУГ: билге-символлар белән эшләү, иҗекләр
санын билгеләү
РУУГ: табышмакка җавап тапканда төрле
юлларын эзләү
ТБУУГ: табышмакларга җавап тапканда актив
катнашу, үз җавабыңны дәлилләү, схема белән эшләү.
ТБУУГ: дәреслектә ориентлаша белү,
биремнәрне сайлап алу.
РУУГ: дәрестә үзеңнең эшчәнле-геңне бәяләү.
КУУГ: иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.