Инфоурок Русский язык СтатьиЭссе. Мои методические находки - Минем методик табышларым

Эссе. Мои методические находки - Минем методик табышларым

Скачать материал

Эссе

Минем методик табышларым

Галимов Фәнил Зәки улы

Комсомол урта гомуми белем бирү мәктәбенең

туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы

 

  Сезгә, укучыларым!

Бөтен дәртемне, көчемне

Бирәм сезгә – балаларга.

Көюләрем сезнең өчен,

Сөенәм мин сез барга!

Тик бергә яшәсә дә

Тормышның бозып ямен,

Күрми, тоймый матурлыгын,

Кызыгын, яшәү тәмен,

Эчтән утсыз янып – көеп,

Сүрелеп, сүнеп калам.

Яшәсәгез, чын кешечә,

Йөрәккә дәва алам.

               Дилә Әхмәдиева.

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр.

Вакыт агышын кеше сизми, һәм гомере үткәнен кеше сизми дә кала. Ләкин бу сүзләр безгә, укытучыларга, кагылмый. Мәктәп кыңгыравы, көннән-көнгә үсеп баручы укучылар моны безгә һәрвакыт әйтеп, күрсәтеп торалар. Кыңгырау тавышы безгә сүлпәнләнергә һич ирек бирми, без, укытучылар, һәрвакыт сакта. Әйе, без сакчылар. Балаларның  тормышын да, күңелләрен – җаннарын да саклаучылар һәм тулыландырып баетучылар.

                                        Бәхетлемен: нәсел тамырларым
                                        Борынгыдан – тирән катламнан.
                                        Үз халкымның шәҗәрәсен саклыйм
                                        Күз тидерми җиде ятлардан.
                                        Төрки бабам каны ага миндә -
                                        Нәсел башым – татар-болгардан,
                                        Сабырлыгым – Идел буйларыннан,
                                        Җыр-моңнарым – горур Уралдан.
                                        Буыннардан буыннарга күчә
                                        Алтыннардан кыйммәт бер мирас:
                                        Яшәгәндә Илем – тел югалмас,
                                        Тел барында халкым югалмас.

Укытучы!  Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?! Шуңа  күрә мин укучыларымда белем, тәрбия, мәдәният уты кабызырга омтылам. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.

Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Укучыларга татар телен, халкыбызның тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, гореф – гадәтләрен өйрәтүне, янәшәдә яшәүче халыкларның да мәдәнияты белән кызыксыну, хөрмәт итү хисләре тәрбияләү максатын үземә максат итеп куйдым һәм шуңа тугрылыклы булып эшлим.

Комсомол урта мәктәбе туган телне (татар телен) яңа технологияләр кулланып өйрәнү буенча көннән-көн алга бара, яңа уңышларга ирешә.

 Миңа сорау бирсәләр:

 - Сөенечең ни? - дисәләр,

 Сөенечем- таңнан торып,

 Эшкә килгән иртәләр.

 

 Миңа сорау бирсәләр:

 - Шатлыгың ни? - дисәләр,

 Шушы мәктәп сукмаклары

 Шатлыгыма илтәләр.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе. Мои методические находки - Минем методик табышларым"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель научной организации

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 992 материала в базе

Материал подходит для УМК

Скачать материал

Другие материалы

Открытый урок по русскому языку «Сложное предложение. Наличие двух или более грамматических основ как признак сложного предложения» (5 класс)
  • Учебник: «Русский язык (в 2 частях)», М.Т.Баранов, Т.А.Ладыженская, Л.А.Тростенцова и др.
  • Тема: § 46. Простые и сложные предложения
  • 09.02.2019
  • 413
  • 2
«Русский язык (в 2 частях)», М.Т.Баранов, Т.А.Ладыженская, Л.А.Тростенцова и др.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.02.2019 318
    • DOCX 33.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимов Фаниль Закиевич. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галимов Фаниль Закиевич
    Галимов Фаниль Закиевич
    • На сайте: 5 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2591
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 230 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету "Русский язык" в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 239 человек

Курс повышения квалификации

Проектирование и проведение современного урока русского языка с учетом реализации ФГОС основного и среднего общего образования нового поколения

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 316 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 367 человек

Мини-курс

Стратегии успешного B2C маркетинга: от MoSCoW до JTBD

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные тенденции в управлении и бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 16 регионов

Мини-курс

Развитие мотивации к обучению

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 156 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 160 человек