Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль
районы Яңа Әлем муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Раслыйм:______________
Балалар
бакчасы мөдире
Сарварова
Г.Р.
Икенче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе
“Уңыш бабайда кунакта”
Үткәрү вакыты: Тәрбиячеләр:Мухаметдинова
Л. М.
19.10.2020
ел
Солтанова Л.Х.
Максат:
1. Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында
мәгълүмат бирү, яшелчәләр (кыяр, помидор, кишер) турындагы белемнәрен ныгыту.
2. Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм
сәньгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;
3. Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү; көзге
матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
4. Балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау, бию теләге уяту.
Яфраклар белән бию: “Яфрак бәйрәме”
Балалар ярымтүгәрәк булып тезелеп басалар.
Тәрбияче :
Килә шаулы, алтын матур көзем,
Яфрак оча, көзге җил исә.
Табигате бигрәк сокландыргыч!
Зарыгып көткән көз килә.
Көз
килде дә бөтен җирне
Алтын
төскә буяды.
Яшелгә
дә буяр иде
Юктыр ахры буявы
А.Б. Көз,
балалар, безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без
бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без
нинди яшелчәләр җыябыз.
– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……
(Шул арада бабай килеп керә, арып-талып, маңгаен
сөртә-сөртә.)
Бабай: Ой,
арыдым, бигрәк арыдым. Абау, кая килеп эләктем соң мин?
А.Б. Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле,
безнең белән бергә синдә ял итәрсең.
Бабай: Әй,
мин балаларны бик яратам. Үз оныкларым белән мин гел табышмак әйтешле уйныйм.
Әллә сезнең белән дә уйнап алабызмы?
А.Б.: Әйдә, бабай, безнең балалар
табышмакны отарга яраталар.
Бабай табышмаклар әйтә. (Яшелчәләр турында).
1. Турыйсың
да турыйсың, тураганда елыйсың. (Суган).
2. Кечкенә
генә йорт,эче тулы корт.. (Кыяр).
3. Утыра
бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).
4. Үзе
түгәрәк ай түгел,сары май түгел,койрыклы тычкан түгел.Ул нәрсә?(шалкан)
5. Өсте
яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Чөгендер).
6. Җир
астында җиз бүкән.Ул ни икән?
(Бәрәңге).
Бабай: Булдырдыгыз, балалар,
табышмакларны бик тиз оттыгыз.
Бабай: Әй,
балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сезгә бәрәңге
турында табышмак әйткәч, исемә төште. Мин бит
бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә хәтер юк инде. Кая,
бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. Сез дә булышыгыз әле миңа, балалар.
(1-2 бала булышып капчыкны алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып
китә).
Бабай: Әй, Аллам, капчыгым тузган булган
икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.
А.б.: Бер дә кайгырма, бабай.
Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап
алыйк әле.
Уен: “Кем күбрәк бәрәңге җыя”
Бабай: Әйдә, мин дә карап
торыйм.
Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар
икәнсез.Рәхмәт сезгә балалар.Миңа китәргә вакыт җитте.Саубулыгыз балалар.
А.Б. Балалар
без сезгә шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.
Н.Ислам:Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Илназ:Үтте –китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары,
саргаешып киптеләр.
Наталья: Сары, сары сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак,
Көзнең матур чаклары.
Сәйдәш:Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә..
Әмир:Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Әмирхан:Көз җиттеме,җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә.
А.Б.:Көзге яфраклар турында бик матур шигырь
сөйләделәр,ягез әле яфраклар белән уен уйнап алыйк.
Уен”Һәр яфракны үз кәрҗиненә сал”(кызыл,сары,яшел
яфраклар һәм кәрҗиннәр)
А.Б.Шигырьләребезне сөйләвебезне дәвам
итәбез.
Раяз:Яфрак саргайды,
үләннәр шиңде.
Ашыкмый гына
Алтын көз килде.
Сау бул,ямьле җәй
Хушыгыз,кошлар.
Хәерле юллар
Телибез дуслар.
Радмир:Уңыш җыелды
Аккошлар китте.
Матур көз ае-
Октябрь җитте.
К.Ислам:Урман,кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без
Булат:Әтием басуга барып
Иген ура көн саен.
Бик сорагач алып кайткан
Миңа да бер комбайн.
Нигәдер ул бик кечкенә
Үзенеке әнә дәү.
Әнием көлә:-Хәзер,-ди-
Урырсыз инде икәү.
Азалия:Көзге табын бай табын,
Кыяр,карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле,
Капсаң эри авыздап,
Һәр кисәге бал төсле.
Ильяр: Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте,көз җитте.
Тезелешеп җылы якка,
Күлдәге кошлар китте
Чулпан:Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Сары төсле
Мансур:Безнең бакчада үсә:
Редис,кыяр,кәбестә,
Шалкан,бәрәңге,кишер
Суган ,борыч,чөгендер..
Амелия:Бу бакчада ни үсәме?
Бу яшелчә бакчасы.
Үсә кыяр,помидорлар,
Кәбестәләр-барчасы.
Җыр: “Безнең бакча”
Тәрбияче: Балалар, минем сезгә табышмагым бар, сез җавабын табыгыз.
Үзе кардай ап-ак ул,
Озын колак бик сак ул.
Дошман күрсә элдертә,
Кем аны куып җитә?
Нәрсә ул балалар?
Балалар: Куян!
(Куян керә)
Куян:
Исәнмесез, балалар!
Бүген иртән әни миңа
Кушты гөмбә җыярга.
Һәр гөмбәне киптерергә
Кирәк элеп
куярга.
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, куянга гөмбәне җыеп киптерергә булышабызмы?
Уен “Гөмбәне җыю,киптерергә элү”
(кер каптыргычлар белән гөмбәләрне
киптерергә элү)
Куян:Рәхмәт
сезгә дусларым, әнием бик шатланыр. Сау булыгыз!
Тәрбияче: Сау бул, куян!
Әйдәгез балалар бер биеп,җырлап алыйк!
Җырлы бию «Кап-кап»
Тәрбияче:Менә балалар безнең көз бәйрәме ахырына да якынлашты.Саубулыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.