Урманга сәяхәт.
Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади
математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль.
Сарман №3 “Ләйсән” балалар бакчасы
тәрбиячесе: Гайсина В. А..
2016 ел
Максат: гомуми математик формаларны күзаллауны камилләштерүне дәвам итү.
Бурычлар: - бирелгән үрнәк буенча, геометрик фигураларны табу күнекмәләрен
булдыру;
- “күп”
– “аз”, “зур” – “кечкенә” сүзләрен активлаштыруны; төп төсләрне куллануны
ныгыту;
Хайваннарга
карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. Логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү.
–
Сүзлек запасын активлаштыру һәм баету. Өчпочмак белән таныштыруны дәвам итү.
Үткәрү формасы: белем бирү алымнарында , уен (сәяхат) күнекмәләрен куллану.
Кулланылга материаллар: төрле төстәге геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак,
квадрат); геометрик фигуралар
ясалган билетлар; зур һәм кечкенә тартмалар; зур һәм кечкенә кишерләр; 2 чыршы;
чыршы ясар өчен, өчпочмак салынган поднослар; экран; проектор; шөгыл өчен әзерләнгән презентация.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру
моменты: (1 мин)
Безнең
шөгылгә бүген кунак апалар керде, әйдәгез әле апалар белән исәнләшик.
Төп
өлеш.
А)
Автобуска утыру. (2 мин)
-
Балалар, ә сез сәяхат итәргә яратасызмы. (әйе).Бүген без сезнең белән сәяхәткә барырбыз.
Балалар сәяхәткә нәрсә белән барырбыз микән.(балалар җавабы) слайд 1
Бүген
без сезнең белән, менә шушы автобуста, сәяхаткә, урманга барабыз.
Карагыз
әле, ә безнең автобусның урыннары күпме, әллә инде азмы? (күп)
Әйе,
дөрес. Автобусның урыннары күп, барыбызга да җитәчәк. Тик безгә, иң элек
урыннарыбызны табырга кирәк. Хәзер мин сезгә билетлар таратам. Бу билетларда, төрле
фигуралар сурәтләнгән. Сез, шундый ук фигураларны урыннарда табып утырырга
тиешсез. (балалар урыннарын табып, урындыкларга утыралар)
Менә
инде, без барыбыз да урыннарыбызны таптык. Билетларыгызны урындык астына куегыз
да, юлга кузгалыйк. (автобуста кузгала) слайд 2
Б)
Куян белән очрашу. (4 мин)
Слайд 3 Менә
балалар, без урманга да килеп җиттек. Инде әйдәгез азрак урманда йөреп алыйк.
Карагыз
әле урманда агачлар күпме, азмы?(балалар җавабы) Слайд 4 Балалар, карагыз әле, кем ул
чыршы артына качкан? (куян)
Безнең
куян нәрсә ашарга ярата әле? (кишер) слайд 5
Куянның
бакчасында күпме кишер үскән? (күп)
Беренче
түтәлдә куянның күпме кишере бар? (берәү)
Ә бу
түтәлдә күпме? (күп) слайд 6
Балалар,
кишерләрне игътибар белән карагыз әле. Алар нәрсәләре белән аерылалар? (алар
зур һәм кечкенә)
Безнең
куянга ярдәм кирәк бит. Балалар әйдәгез аңа булышыйк. Үзенең кишерләрен ул,
зурларын – зур тартмада, ә кечкенәләрен – кечкенә тартмада саклый. Хәзер без
аңа шушы кишерләрен жыеп бирик. (һәр бала бер кишер алып, аның зурлыгын әйтеп,
дөрес тартмага сала)
Балалар
куян белән саубуллашыйк та, алга таба китик. (куян белән саубуллашу)
В)
Ял минуты. (2 мин) слайд 7
Балалар
урманда җил исеп китте бугай. Карагыз әле агачлар ничек селкенәләр. Әйдәгез әле, без дә җил
белән уйнап алыйк.
Җил
исә, исә-исә,
Агачларны
селкетә.
Җил
тына-тына, тына,
Ә
агачлар үсә дә үсә, үсә дә, үсә.
Г)
Төлкедә кунакта. (4 мин)
Слайд 8 Балалар,
карагыз әле. Бер өй тора. Кем яши икән анда? (балаларның жавабы)
Өй
артыннан төлкене чыгару.
Үзенең
өе янында, төлке нинди агач үстергән? (чыршы)
Ә
чыршы безнең нинди төстә? (яшел)
Безнең
төлкенең кәефе юк икән бит. Аның бик күп чыршы утыртасы килә икән, ә үзе генә
булдыралмый. Балалар, булышабызмы төлкегә? (әйе)
Слайд 9 Карагыз әле рәсемгә сез нәрсәләр күрәсез.(өчпочмаклар) Нинди өчпочмаклар
күрәсез?
Ә
хәзер шушы өчпочмаклардан без сезнең белән чыршылар ясарбыз. Иң аска без нинди
өчпочмакны куябыз? (иң зурысын) Дөрес. Аннары ниндиен? (кечкенәрәген) Иң өстә
нинди өчпочмак булачак инде безнең? (кечкенә) Балалар нәрсә килеп чыкты?(Чыршы)
Нинди төстә?
Ә
хәзер өстәлләр янына килегез. Сезнең һәрберегез алдында подноста фигуралар ята. Карагыз
әле, нинди фигуралар ул? (өчпочмаклар)
Әйе,
дөрес- өчпочмаклар. Хәзер без сезнең белән шушы өчпочмаклардан, чыршылар
ясыйбыз. Иң аска без нинди өчпочмакны куябыз? (иң зурысын)
Дөрес.
Аннары ниндиен? (кечкенәрәген)
Иң
өстә нинди өчпочмак булачак инде безнең? (кечкенә) (балалар мөстәкыйль рәвештә,
өчпочмакларны бер-бер артлы тезеп баралар)
Бик
дөрес балалар. Менә без сезнең белән, төлкегә күпме чыршы ясап бирдек. Балалар чыршылар куп булдымы? Нинди
тостэ?
Слайд 10 Карагыз әле балалар куян белән төлке нәрсәдер бирергә тели бугай.Алар
сезгә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтәләр һәм күчтәнәч әзерләгәннәр. (Чыршы
төбеннән тартманы аласы(эчендә балалар санынча шарлар))
Инде
хәзер төлке һәм куян белән дә саубуллашыйк та, төркемгә кайтыйк. Слайд 11Кире
автобуска утырыйк. Слайд 12 (автобус китә)
Кучтэнэчне ачып карау.Шарлар купме? Нинди тостэ Куян белэн толке жибэргэн
шарлар барыбызга да житэчэк.Шогылдэн сон барыгызга да бирермен.
3.
Йомгаклау. (2 мин)
Балалар,
шулай итеп без сезнең белән бүген кая бардык? (урманга)
Без
анда кемнәрне очраттык? (куян,төлке)
Куянга
без ничек булыштык әле? (кишерләрне дөрес тартмаларга тутырдык)
Төлке
янында нишләдек? (аңа чыршы утыртырга булыштык)
Балалар,
сезгә бүгенге сәяхат охшадымы? (әйе)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.