1 этап.
Оештыру өлеше.
Максат:
укучы белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.
Көтелгән
нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру, игътибарлылык туплау.
|
1 этап.
Укучы белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. (Слайд№1)
Дәреснең
девизы:
“Дуслар
белән бергә яшик,тату һәм бердәм булыйк!”
Дустым
ерак сәфәргә
Юл
аласың син бүген.
Тик
шулай да ерак җиргә
Баруы
җиңел түгел.
Юлыңда
очрамый калмас,
Каршылыклар
,киртәләр.
Көч,
җитезлек һәм зирәклек
Сине алга илтерләр.
Әйдә
хәерле сәгатьтә
Кузгалыйк
әле дускай!
Авырлыкларны
кичкәндә
Юлдаш
булсын уңышкай!
Укытучы: Без
математика дәресенә әкият геройларын чакырадык. Бүген дәрескә нинди әкият
геройлары килер икән? (Слайд№2)
|
Коммуникатив
эшчәнлек:
укытучы
һәм укучы арасындагы хезмәттәшлек.
Укучы
җөмлә ахырында имитация ясап, уңай атмосфера тудыра.
|
2 этап.
Белемнәрне актуальләштерү.
Максат:
телдән биремнәр үтәү.
Көтелгән
нәтиҗә: күңелле мәсьәләләр ярдәмендә логик фикерләүләрен үстерү, тиз һәм
дөрес исәпләргә ирешү.
|
Карточка
бирелә.
1. Сиңа
ничә яшь?
2.
Бер
атнада ничә көн?
3.
5
саны артыннан ничә саны килә?
4.
2
санын 3 кә арттыр.
5.
9
санын 1 гә кимет.
6.
4
саны алдынн ничә саны килә.
7. Син ничә
көн ял итәсең?
Җавапта килеп чыккан саннар янына тиешле
хәрефләрне куеп яз һәм әкиятнең исемен укы.
8-д
7-ү
6-р
5-т
8-д
3-у
2-с
Укучы: “Дүрт дус”
әкияте.
Укытучы:”Дүрт дус”әкиятенең
геройлары кемнәр икән? Укучы:Мәче,Әтәч,Каз,Үгез.(Слайд№3)
Укытучы:Ни өчен “Дүрт дус” әкиятен алдым
икән? (Проблема куела)
|
Регулятив
эшчәнлек:укучылар тарафыннан белгән ,яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара
бәйләү.
Танып
белү эшчәнлеге: мәсьәлә эчтәлеген аңлату.
Коммуникатив
эшчәнлек: сораулар куелышы, информация табу, үз-үзеңнең тотышың белән идарә
итү, фикереңне әйтә белү.
|
3 этап. Яңа тема буенча эш.
Максаты: 4 санын
берурынлы саннарга кушу очракларын өйрәтү.
Көтелгән нәтиҗә: 4
санының составын күрсәтә белү, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.
|
-
Димәк
безнең дәреснең темасы
-
“
4 санын берурынлы саннарга кушу” була. (Слайд№4)
Укытучы.Бу
дүрт дус бик тату,дус яшәгәннәр.Ләкин беркөнне аларның дуслыклары бозылып
киткән.Чөнки алда салкын кыш торган. Мәче туңа башлаган. Ул аларга: “Әйдә, өй
салыйк”, дигән. Дуслары ризалашмаганнар. Мәче өйне үзе генә сала башлаган.
Мәчегә без дә ярдәм итик әле, Рания!
Нинди
геометрик фигуралар сиңа таныш? (Слайд№5)
Мәчегә
геометрик фигуралардан өй төзиләр.
Әтәч,
Каз, Үгез туңа башлаганнар. Алар күчтәнәч белән Мәче янына килгәннәр. Мәче
башта аларга каршы килгән. Аннары бергә яшәргә риза булган.
Беренче
әтәч килгән. Ул 4 конфет алып килгән. Алар аны 2 тартмага төрле юллар белән
урнаштырырга тырышканнар. (Слайд№7)
Без
дә ярдәм итик.
(Укучы
ярдәм итә.)
Икенче
Каз килгән. Ул да 4 конфет алып килгән. Алар аны 3 тартмага төрле юллар белән
урнаштырырга тырышканнар.(Слайд№9)
(Укучы
ярдәм итә.)
Өченче
Үгез килгән. Ул да 4 конфет алып килгән. Алар аны 4 тартмага урнаштырганнар. (Слайд№11)
(Укучы
ярдәм итә.)
Ни
өчен 4 санының составын искә төшердек? (Проблема куела)
Димәк,
дәреснең максаты: 4 санын берурынлы саннарга кушу очраклары белән танышу;
“Кушу таблица”сы белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. (Слайд 13)
|
Регулятив
эшчәнлек: алдан фаразлау , контроль.
Танып
белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру, проблема кую, чишү.
Коммуникатив
эшчәнлек: сораулар куелышы, үз-үзеңне тотышың белән идарә итү, үз фикереңне
әйтә белү,тикшерү, коррекцияләү.
Шәхескә
кагылышлы эшчәнлек: әхлакый-этик бәяләү, әкият геройларына ярдәм итү.
|
4 этап.
Ныгыту.
Максат: Алган
белемнәрне ныгыту, үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Көтелгән
нәтиҗә:
кушу мисалларын дөрес исәпләү, таблицадан карап тикшерү.
|
Ял
минуты (Слайд№14)
|
Регулятив
эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.
Коммуникатив
эшчәнлек: сораулар кую, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү.
Танып
белү эшчәнлеге: логик, проблема кую, чишү.
|
Дәфтәрдә
эш. Число, сыйныф эше языла.
Укытучы: Мәче
салган өйдә 4 дус яңадан бергә яши башлыйлар.
Укытучы: Беренче
кушылучылары 4 кә тигез булган суммаларны күчереп язарга, исәпләргә тәкъдим
итә.(Cлайд 15)
4+1=5 4+6=10
4+2=6 4+7=11
4+3=7 4+8=12
4+4=8 4+9=13
4+5=9
Укучы
мөстәкыйль эшли. Җавапларны дәреслектәге “Кушу таблица”сыннан карап тикшерә.
Дәреслектәге
биремнәрне үтәү. (24 бит)
1) №1
дәфтәргә эшләү.
2)
№2дәфтәргә
эшләү.
3) №3 не
тактада эшләү.
|
5 этап.
Нәтиҗә һәм бяләү. Рефлексия.
Максаты: дәрестә
эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.
Көтелгән
нәтиҗә:
дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү; 4 санын берурынлы саннарга
дөрес итеп куша белү;“Кушу таблица”сы белән эшләү күнекмәләрен ныгыту; алган
белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.
|
-Бүгенге
дәрестә син нәрсәләр белдең?
-Үзең
өчен нинди яңалык ачтың?
-“Кушу
таблица”сыннан тагын бер кат 4 санын берурынлы саннарга кушуны искә
төшерәләр. (Укучының җавабы)
(Слайд 16)
-Дусларыбызга
бик зур рәхмәт, дәресебез алар белән бик күңелле узды.
- Ә
дәрес үзеңә охшадымы? (Слайд№18,Смайлик сайлап ала)
|
Регулятив
эшчәнлек: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
Коммуникатив
эшчәнлек: дусларга ярдәм итү, булышу, бердәм хезмәттәшлек булдыру.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.