Инфоурок Другое КонспектыИярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект

Скачать материал

Казан Федераль (Идел буе)

Университеты Филология һәм

сәнгать институты Татар филологиясе

бүлегенең 07-0802 нче төркем студенты

Нутфуллин Илнар Илдус улының

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теле

дәресенең үрнәк планы һәм конспекты.

 

 

 

Тема: Иярчен кисәкләрне кабатлау

        

        Максатлар:

                   1. Иярчен кисәкләрне сорау кую ярдәмендә таный, таба белергә өйрәтү.

2. Иярчен кисәкләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

3. Иярчен кисәкләрне бер-берсеннән аера белергә өйрәтү.

4. Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш сыйфатын тәрбияләү.

        

         Материал:

        Ф.С.Сафиуллина ред.Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

        

         Җиһазлау: таратма материал.

        

        Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

        

         Дәреснең методы:  күнегү, репродуктив.

        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы:

I.                  Башлам.

1)    Исәнләшү.

2)    Укучыларны барлау.

 

II.               Актуальләштерү.Өйгә эшләрнең үтәлешен тикшерү. Тест эшләү.

 

III.            Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

        1.Тактада җөмлә тикшерү;

        2.Сораулар бирү:

                     1)Җөмләнең иярчен кисәкләренә без нәрсәләрне кертәбез?

          2)Тәмамлык үзе нинди төрләргә бүленә соң?

            3) Туры тәмамлык дип нәрсә атала соң?

            4) Кыек тәмамлык дип нәрсә атала?

            5) Хәлнең нинди төрләре бар?

         3.Дәреслектән күнегү эшләү.

         4. Карточкалар белән эш.

 

   IV. Йомгаклау.

          Тактада эшләү.

 

   V.  Өй эше. 124 нче күнегүне дәфтәрдә эшләргә.

 

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы:

    У: Хәерле көн, укучылар. Утырыгыз.

    у: Исәнмесез.

    У: Кәефләрегез ничек? Сыйныфта барыгыз да бармы?

    у: Әйе, барыбыз да бар.

    У: Яхшы, ул очракта без дәресебезне башлый алабыз. Узган дәрестә без сезнең белән җөмләнең иярчен кисәкләрен өйрәнеп бетердек һәм мин сезгә өйгә эш итеп 117нче күнегүне эшләп килергә кушкан идем. Барыгыз да эшләп килдегезме?

    у: Әйе.

    У: Яхшы. Дәрес ахырында дәфтәрләрегезне җыеп алгач тикшереп билгеләрен куярмын. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы – иярчен кисәкләрне кабатлау. Димәк, без иярчен кисәкләр буенча алган белемнәребезне тикшерәчәкбез.  Ә хәзер, шушы максаттан чыгып, без сезнең белән тест эшләп алачакбыз. Шуңа кадәр сезгә теманы кабатлап чыгу өчен 5 минут вакыт бирәм.

(Укучылар кабатлыйлар.)

Хәзер барыбыз да китап-дәфтәрләребезне яптык һәм тест эшләргә керешәбез.

(Укучылар мөстәкыйль рәвештә тест эшлиләр)

                                                             Тест

    1.Кыш көненең кыска гомерле кояшы да баеды ( Т. Миңнуллин) җөмләсендә аергыч:


а) кыска;

б) кыш көненең;

в) кыска гомерле;

г) кыш көненең, кыска гомерле.


    2. Хәлләрнең ничә төре бар?


а) 6;

б) 7;

в) 8;

г) 9.


    3. Тәмамлык үзен иярткән сүзгә ничә төрле чара ярдәмендә буйсына?


а) 2;

б) 3;

в) 4;

г) 5.


    4. Күпнокталар урынына тиешле сүзне куегыз:

 Аергычны ияртеп килгән сүз ... дип атала.


а) аныкланмыш;

б) аерылмыш;

в) саналмыш;

г) исемләшү.


    5. Шатлыгыннан аның күзләре ут кебек янды ( Ф.Агиев) җөмләсендә шатлыгыннан сүзе:


а) урын хәле;

б) кыек тәмамлык;

в) сәбәп хәле;

г) максат хәле.


    6. Рәвеш хәле фигыльгә кайсы бәйләүче чара ярдәмендә иярә?


а) -ча, -чә;

б) -лы, -ле;

в) -ның,-нең;

г) –га, -гә.


    7. Унбиш-егерме чакрымлап киткәч, алар чәй эчеп чыгарга дип, бер рус авылына фатирга керделәр ( Ф. Хөсни) җөмләсендә күләм хәлен билгеләргә:


а)унбиш-егерме;

б) унбиш-егерме чакрымлап;

в) киткәч;

г)  чәй эчеп чыгарга дип.


    8.) Егет шәһәргә укырга дип килде җөмләсендә укырга дип сүзе:


а)вакыт хәле;

б) кире хәл;

в) сәбәп хәле;

г) максат хәле.


    9. Аныклагыч үзенең бирелеше ягыннан нинди төрләргә бүленә?


а) парлы, тезмә;

б) ялгыз, җәенке;

в) гади, катлаулы;

г)туры, кыек.


    10. Бер көн артка калсаң, биш көнгә артка калырсың (Мәкаль) җөмләсендә шарт хәле:


а)артка;

б)калырсың;

в)биш;

г)калсаң.     


          

            У:  Барыгыз да эшләп бетердеме, укучылар?                 

             у: Әйе.

             У: Алайса хәзер тестларыгызны җыеп алам һәм икенче дәрескә билгеләрен 

         әйтермен. (Тестлар җыеп алына.) Укучылар игътибарыбызны тактага  

         юнәлтик әле. Биредә сез җөмлә күрәсез. Хәзер без аны җөмлә кисәкләре  

         буенчатикшерергә тиешбез. ( 1 укучы тактада җөмлә тикшерә, калганнар 

         дәфтәрләрдә эшлиләр.) 

Тактада язылган җөмлә:

                  Көчле давыл мең яшьлек имәннәрне тамырлары-ниләре белән һавага чөйгән, карурман эчендәге күлләрдә тыныч кына яшәп яткан аждаһаларны, суырып алып, күкнең җиденче катына илтеп ыргыткан.(Ф. Яруллин)

             У: Ә хәзер, әйдәгез, сорауларга җавап биреп  китик әле: Сорау: укучылар, 

        җөмләнең иярчен кисәкләренә без нәрсәләрне кертәбез?

   у: Җөмләнең иярчен кисәкләренә аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагычны кертәбез. 

   У: Әйе, молодец, ... Сорау: Ә тәмамлык үзе нинди төрләргә бүленә соң?

   у: Тәмамлык ике төрле була: туры тәмамлык һәм кыек тәмамлык.

   У: Әйе, бик дөрес. Сорау: Укучылар, ә туры тәмамлык дип нәрсә атала соң?

   у: Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык туры тәмамлык дип атала.

   У: Әйе, молодец! Сорау: Ә кыек тәмамлык дип нәрсә атала икән?

    у: Ияртүче сүзгә башка төр чаралар ярдәмендә ияреп килгән тәмамлык кыек тәмамлык дип атала.

    У: Афәрин, ...!  Сорау: Ә хәлнең нинди төрләре бар икән?

     у: Хәлнең 8 төре бар: вакыт, урын, сәбәп, максат, рәвеш, күләм, кире, шарт хәлләре.

     У: Молодцы, укучылар. Иярчен кисәкләр турында бик яхшы үзләштергәнсез икән. Алга таба без сезнең белән иярчен кисәкләрне тагын да ныгыту максатыннан күнегү эшләп китәрбез. Димәк, дәреслекләребезнең 82нче битен ачабыз, дәфтәрләребезгә бүгенге числоны һәм теманы язабыз. Шуннан соң бергәләшеп 130 нчы күнегүне эшлибез. Безгә күнегүнең биремен ... укып китсен әле.

    ( 1 укучы күнегүнең биремен укып чыга)

       Барыгызга да аңлашылдымы, укучылар?

     у: Әйе.

     У: Димәк, башладык.

    ( укучылар күнегүне дәфтәрләренә эшлиләр.)

       Барыгыз да эшләп бетердегезме?

     у: Әйе.

      У: Алайса, безгә аергычы булган җөмләләрне ... укып чыксын әле.

         ( 1 укучы җөмләләрне укып чыга.)

      У: Бик яхшы. Ә аныклагыч кергән җөмләләрне безгә ... укып чыгам ди.

         ( 1 укучы җөмләләрне укып чыга.)

               У: Молодцы, укучылар. Булдыргансыз. Ә хәзер мин сезгә карточкалар  

           өләшәм. Сез аның биремен укып дәфтәрләрегезгә эшләргә тиеш буласыз.

            (Укучылар карточка биремнәрен дәфтәрдә эшлиләр)

 

Карточка №1

Бирем: Җөмләнең баш һәм  иярчен кисәкләрен табыгыз һәм аларның асларына сызыгыз.

Көләч йөз, яхшы сүзләр һәм дуслык белән безне каршыладылар.(Ф.Әмирхан)

Карточка №2

 

Бирем: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табыгыз һәм аларның асларына сызыгыз.

Бу чәчәкләр, таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең шатлыклы көйләрен сайрый.

( Г.Ибраһимов)

 

Карточка №3

Бирем: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табыгыз һәм аларның асларына сызыгыз.

Туган ягым минем – Татарстан

Сызылып кына ата анда таң.

Сызылып кына аткан таңнарыңны

Балачактан өзелеп яратам.

                                                  ( Р.Вәлиева)

 

 

Карточка №4

Бирем: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табыгыз һәм аларның асларына сызыгыз.

Яз да сайрый, көз дә сайрый

Бер нәни кош бакчамда.

Шул кошны сагынып кайтам,

Кая гына барсам да.

        ( Г.Зәйнәшева)

                                                                           Карточка №5

 

Бирем: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табыгыз һәм аларның асларына сызыгыз.

Сабан тургайлары сайрый,

Кай якка борылсам да;

Мәңге риза: үз илемнең

Бер читендә торсам да.

     (Татар халык җыры)

Карточка №6

Бирем: Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табыгыз һәм аларның асларына сызыгыз.

Исем китми читтә үскән

Әфлисунга, бананга.

Ачы булса да, гашыйк мин

Миләш белән баланга.

  ( Г.Зәйнәшева)

 

Карточка №7

Бирем: Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп языгыз һәм баш кисәкләр астына сызыгыз:

Ничә ел...ар инде менә дүрт катлы йортның икенче кат...агы тәрәзәләренә карап узам. Яз җитеп, кояш нурлары к...леп карый башлау бел...н, тәрәзә т...бендә яран, кына, роза гөл...әре шау чәчәккә күмеләл...р. Чүлмәккә утыртылган өй гөл...әре янында, кечкенә генә пыяла вазада, б...ренче чәчәкләр – умырзая, энҗе чәчәк, шом...рт чәчәкләре, аннары канәфер чәчәге к...ренә.

 

 

    У: Барыбыз да ручкаларыбызны куябыз һәм хәзер, әйдәгез, һәрберебез чираттан такта янына чыга һәм җөмләләр яза. Тик бер шарт белән җөмләләр үзара бәйләнгән һәм иярчен кисәкләр кулланылган булырга тиеш. Безнең төп темабыз –“ Кышкы табигатькә сәяхәт”

          (Укучылар һәрберсе чираттан тактага чыгып җөмләләр язалар һәм иярчен

       кисәкләрнең кулланылышын аңлатып баралар.)

 

    У: Молодцы, укучылар. Теманы яхшы үзләштергәнсез. Ә хәзер көндәлекләребезне алабыз һәм өй эшен язып куябыз: 124 нче күнегүне дәфтәрләрдә эшләп килергә. Биремне берникадәр үзгәртәбез: биредә җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, асларына сызарга. Барысы да аңлашылдымы, укучылар?

    у: Әйе.

   У:Дәрестә актив катнашучыларга “5”леләр куям. Дәрестән соң көндәлекләрегезне китерерсез. Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!

   у: Сау булыгыз!!!

 

        

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 630 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2016 1117
    • DOCX 71.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нутфуллин Ильнар Ильдусович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нутфуллин Ильнар Ильдусович
    Нутфуллин Ильнар Ильдусович
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 62265
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 500 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 335 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 157 человек

Мини-курс

Инструменты и навыки современного дизайнера

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с детьми: эмоциональные и зависимые расстройства

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 58 регионов
  • Этот курс уже прошли 42 человека