Китап-киңәшчең
синең.
(Башлангыч сыйныфлар өчен)
Максат: Укучыларда
китапка кызыксыну уяту, аларда кәеф күтәренкелеге булдыру, китап турында
язылган табышмак, мәкаль-әйтемнәрне өйрәнү, сәнгатъле сөйләм күнекмәләрен
үстерү, укучыларда китапка дөрес караш формалаштыру, шәфкатьлелек хисе,
әхлаклылык тәрбияләү.
ҖиҺаз
:табышмак,мәкаль,әйтемнәр,кагыйдәләр,презентация.
Дәрес
барышы:
1.
Оештыру моменты.
2.Яңа тема
-Син
тудың.Син инде урамга йөгереп чыга башладың.Бу кояш ,бу агачлар,бу йолдызлар,бу
ай,бу кошла.-синең өчен барысы да кызык.Әтиең сөйли,әниең сөйли, үзеңнең дә
күзләрең,колакларың бар-синең күрәсең,син ишетәсең.Әкренләп,дөнья таный
башлыйсың...
Синең бик беләсең
килә:моннан мең еллар элек яшәгән кешеләр нишләп йөргәннәр? Ә кояш булганмы?Ә
менә бу елгалар?Диңгезләр?Таулар?Ә менә бүген син яши торган шушы авыл моннан
йөз генә ел элек булганмы,юкмы?..
Боларны белү өчен сиңа инде китап
актарырга,укырга туры киләчәк...
-Ә нәрсә ул китап?
-Китап-нинди дә булса текстны эченә алган, битләре
билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма әсәр.Китапны эшләр өчен бик
күп кеше хезмәт итә. Китапка башта кәгазь эшлиләр. Аннары язучы әсәр яза, аны
редактор тикшерә. Китап басучылар аерым битләрдә китапны бастыралар. Аннан соң
битләрне ябыштыралар, төплиләр. Рәссамнар рәсем һәм тышлык ясыйлар. Тышлап һәм
исемен язып куйгач кына китап әзер була.
-Китаплар
кайда саклана?
-Нәрсә
ул китапханә?
-Сез
анда нәрсәләр күрдегез?
Елап
“Китап” килеп керә.Ул таушалган, почмаклары бөгәрләнгән,битләре ертылган.
-Сиңа нәрсә булды?
Китап.Мин
бик матур,өр-яңа китап идем.Битләрем шоп-шома,анда матур-матур рәсемнәр ясалган
иде.Мине бер малайга бүләк иттеләр.Мин бик куандым,аның дустыбулырмын дип
уйладым.Ә ул малай мине саклап тоту турында уйламады да.Пычрак куллары белән
актарды,ашаганда да тотып утырды.Минем битләрем май таплары, бармак эзләре
белән чуарланды.Ә бервакыт үзенең дусты белән минем өчен талашып, битләремне
ертты.Миңа бик авыр.Болай булса,мине тиздән чүплек савытына ыргытырлар.Ә күпме
кешене куандыра алыр идем мин бу тәртипсез малайга бирмәгән булсалар.Миңа инде
нишләргә?
-Чыннан да,бик тәртипсез малайга
эләккәнсең икән син.Ләкин борчылма,хәзер без КИТАП докторын чакырабыз.Ул сине
шифаханәгә озатыр.Анда битләреңне ябыштырырлар.Доктор,
доктор!
Китап докторы керә.Ул Х.Халиковның “Китап
докторы” шигырен сөйли.-Әйдә,шифаханәдә сине яңартырлар, киттек.(Китапны алып
чыгып китә)
-Балалар,
күрдегезме,нинди күңелсез хәл килеп чыкты.Без барыбыз да беләбез:китаплар
үзләренә сакчыл караганны яраталар.Ә ни өчен китапларны саклап тотарга кирәк?
Слайд1.
Слайд2.
Балалар белән шигырь өйрәнү
Китап,белем алу турында нинди мәкаль һәм
әйтемнәр беләсез?
Слайд3
Китапның
нинди төрләре бар икән?
Слайд4.
-Безгә китаплар бик күп нәрсәләр турында сөйлиләр:
безнең илебез һәм аның байлыклары,кызыклы шәхесләр һәм аларның хезмәтләре,халык
тарихы турында.Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Яхшы китап һәрвакыт күңел
түрендә саклана.Аны гел укыйсы килеп тора.Сез,укучылар,әкиятләр яратасыз .
Бу өзекләр кайсы
әкиятләрдән?
Слай 5
Слайд6.
Слайд 7.
Слайд 8
Тапкырларга
табышмак.
Слайд9
3.Йомгаклау.
Китап дусты кешеләрнең
Һәм иң якын сердәше,
Һәрвакытта кирәк була
Безгә китап
киңәше.
- Китап
дөньясы бик бай. Аларның санын күз алдына китерүе дә кыен. Ел саен яңа китаплар
басылып тора.Китаплар һәрвакыт сезнең дусларыгыз
булсыннар.
4.Өй
эше:
Гаиләгездә
китап укырга яраталармы? – белеп килергә.
“Китап
турында җыр “(С.Хәким сүзләре,Ә.Бакиров көе)яңгырый.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.