Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект развлекательного мероприятия по национальным играм татарского народа "Әбиенмнең күңел сандыгы"

Конспект развлекательного мероприятия по национальным играм татарского народа "Әбиенмнең күңел сандыгы"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль  районының

“Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы”

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы

 

 

 

 

 

«Әбиемнең күңел сандыгы”

Милли уеннар сценариясы

(уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме катнашуында)

 

Максат: кагыйда буларак ,уеннар балаларда җитезлек,зирәклек,күмәклек сыйфатлары тәрбияләү,физик яктан чыныгып үсәргә булышу, ритмлы сүз,хәрәкәт, көй аша баланың күңелендә иҗат хисе кабызу, үстерү. Хыял байлыгын, күңел көрлеген һәм тел җегәрлеген тирәнәйтү. Әхлакый тәрбия бирү.

 

 

 

 

Төзеде тәрбияче: Шакирова Г.Р.

 

 

 

 

2018-2019 уку елы

Салмак гына лирик көй уйный , 4 кыз ( заманча матур киенгән)  залга керәләр  һәм әңгәмә башлана.

Зәлия: Алинә, бүген нәрсә эшлибез? (уйланып карый дус кызына).Әти белән әни кунакка киттеләр , нишләргә микән?!

Алинә: Ә әбекәй кая  югалды соң әле?!

Миләүшә: Әбекәй күршеләргә кереп китте бит !

Дәлия: Хммм... (уйланы) ә без нәрсә эшлибез инде я?!

 Зәлия: Әйдәгез ! (телефонын күрсәтеп)  телефонда уйныйбыз! Миңа яңа телефон бүләк иттеләр , яңа шәп уеннары бар! Әйдәгез!

Алинә: (  кашларын җыерып, уйланып) юккк!! Уйнамыйк әле.Тиздән мәктәпкә барасы бар бит, күлек киеп йөрисе килми лә!

Миләүшә: Кызлаааар!! Карагыз әле, элек телефоннар булмаган бит, уенчыклар да булмаган..Безнең әбекәй нәрсә белән уйнап үсте икән?!

Дәлия: Әйе, әйе! Безгә бакчабызда Рания Рустамовна элеккеге милли киемнәре күрсәтте һәм шундый матур шигырь сөйләде “Әбиемнең күңел сандыгы” дип атала.

Зәлия:

 Әбиемнең күңел сандыгы

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

 

Миләүшә:

Әбиемнең күңел сандыгы

Бер ачасы иде ачасы.

Әби-бабай белән йолаларны

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы

 

 

Алинә:

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра  инде күптәннән.

Ач , әбием безгә күңелеңне

Яшь буынга мирас булып калсын

Бер хәзинә калсын үткәннән.

 

Дәлия: Әйдәгез кызлар, әбекәйне тизерәк алып чыгыйк әле, сөйләтик.

 

Балалар залдан чыгып китәләр тотынышып, һәм әбине алып керәләр. Әби уртада әкренләп генә атлап керә.

 

Әби: Хай җаннарым, чәй эчеп сөйләшеп бетерергә дә бирмәдегез, нәрсә булды соң, ник шулай кабаланасыз?!
Зәлия: Әбекәй әйдә утыр әле арабызга, бер сөйләшик әле.

Әбине эскәмиягә утырталар кызлар, үзләре яннарына утыралар.

Зәлия: әбекәй, без бит оныта язганбыз (башын тотып) .Бакчабызда Рания Рустамовна сезнең кечкенә вакытта уйнаган уеннарын сорап килергә кушкан иде бит. (әюигә өметле, сораулы күзләре белән карап)

Алинә: әби , ә сез нәрсәләр белән уйнап үстегез сөйләп бирче!!!

Әби: иии кызларым, без бәләкәй чакта ,хәзерге кебек матур, җылы балалар бакчалары юк идебит. Ә ,әти-әниләр  безне күрми иделәр дә. Алар иртә таңнан, без йокыдан торганчы эшкә чыгып китәләр иде, без йоклар алдыннан гына кайтып керәләр иде.

Без “әби-бабай” дигән балалар бакчасында үстек бит(көлеп куя). Әле дә хәтеремдә, күрше балалары безгә җыела иде. И-и-и !!! (уйланып елмаеп үз-үзенә)  күңелле иде ул чакта бабалар!

Миләүшә: әбекәй, ә сез нәрсә белән уйный идегез соң ?! (кызыксынып аңа карап)

Әби: безмее?!! Кая әле, килегез әле кызларым,ярдәм итегез әле, менә минем серле сандыгым. Бу минем иң кадерле хатирәләремне саклаучым бит. Кая , карыйк әле нәрсәләр саклады микән ул?! (балалар әби белән сандыкны ачып эчендәге әйберләрне карый башлыйлар)

Дәлия: (сандыктан әкрен генә курчакны кулына алып) , әбием бу бит курчак!

Әби: әйе, минем курчагым бу!!(уйланып) , шушы курчагымны йоклатып бишек җырлары җырлый идем мин....

 

УТРАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ “ Бишек җыры”н башкарып залга тезелеп берничә татар халык костюмы кигән бала керә :

Җыр:

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Әткәсенә, әнкәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

 

Үчтеки, үчткеи,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Илдә-Җирдәҗбер булыр,

Бер дип әйткән –Ул булыр.

 

Җыр беткәч бер бала:

Зәринә: кызлар, безнең бәбиләребез йокладылар бит, әйдәгез аларна уянганчы бишеккә салып килик.

Шыпырт гына салмак гына атлап чыгып китәләр залдан.(гармун белән бишек көе яңгырый)

Әби: яле кызларым тагын ниләр бар микән сандыкта? (балалар карыйлар сандыкка , бер кыз өйзекне ала, әбигә күрсәтеп):

Миләүшә: әбием, бу балдак түгелме соң?

Әби: әйе балам, бу минем әниемнең иң якты истәлеге йөзеге.

Алинә: әбием, ник балдакны матурлык өчен генә такмыйлар мени, аның белән әллә уеннар уйнадыгызмы?! (гәҗәпләнеп дусларына карый , җилкә сикертеп)

Әби: иии балам, әле нинди генә уен уйнап була иде әле аның белән “Йөзек салыш” уйный идек.

 

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ “Йөзек салыш” уенын башкара

 

Зилә: әйдәгез дусларым, аланлык буш икән бит, караңгы төшкәнче бер уйнап алыйк әле! (кулы белән чакыра дусларын), балалар өйгереп керәләр зал уртасына, түгәрәккә тезелеп басалар.

Зәринә: әйдәгез “Йөзек салыш” уенын уйныйк әле(дуслары ризалашар)

 

Уен барышы :

Балалар түгәрәккә тезелешеп басалар (утыралар), берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган балаларның барысына да “йөзекне салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан соң үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек сикереп чык”, - ди. Йөзекле бала сикереп торганда ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан баәлыйлар.

 

Уен беткәч бер бала : эх, рәхәт булды дусларым, инде караңгы төшкәнче кайтыйк, әти-әниләребез борчылыр, әйдәгез киттек. (кул белән чакыра кайтырга). Балалар чыгып китәләр.

Әби сандыкны ача- ача сөйләнә үзенә үзе, һәм бер бала таяклар ала, аптырап аларга карап әбигә сораулар яудыра:

Дәлия:әбием таяклар түгелме соң бу, аның белән нинди уен уйнап була соң?! (таякларны әйләндереп аптырап карый, җилкәсен селкетә)

Әби: иии, кызым, әле нинди генә уен уйнап була әле алар белән “12 таяк” дип атала !!!

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ керә “12 таяк” уйнарга керәләр залга:

Денис: зал ишегенә башын тыгып карап сызгыра һәм: Әйдәгез, дусларым,аланлыкта бер кешедә күренми әле, уен уйнарга өлгерәбез ,әйдәгез! (кулын ишәрәләп дусларын чакыра)

Балалар залга керәләр.

Нәргизә: әйдәгез “12 таяк” уенын уйныйк әле дксларым! (дуслары ризалашалар), уен башлана.

 

“12 таяк уен”ы барышы: (интернеттан)

 

Бүкән өстенә такта куела. Тактаның бер башына 10-15 сантиметр озынлыктагы 12 таяк салына. Шуннан соң балалар санамыш ярдәмендә гөрләүче сайлыйлар. Ул берәр багана, өй почмагы һ.б. янына барып «гөрли». Калганнары кача. Качучыларның берсе тактаның икенче ягына басып таякларны күккә чөеп китә. Гөрләүче килеп таякларны тактага тезә кала, шул арада балалар кайсы кая яшеренәләр. Гөрләүче эзләп йөргәндә, берәр бала тактага килеп таякларны һавага чөйдереп җибәрә алса, гөрләүче кеше үз урынында кала. Әгәр ул тактага басарга ирек куймыйча, барлык балаларны да табып-күреп тактага таягы белән сугып чыга алса, яңа гөрләүче сайлана.

 

Уен ахырында бер балага җәза бирелә.

Нәргизә: мин сезгә “Яулык салыш” уены уйнарга тәгъдим итәм !!! Әйдәгез уйнап алыйк.

Уен тәртибе: Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Алар хор белән берәр җыр җырлый

 

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

 

Түгәрәк тышында бер кыз кала. Ул җыр җырлаган арада түгәрәктәгеләргә сиздермичә кулында яшереп тоткан яулыгын берәрсенең артына ташлап китә. Әгәр артына яулык ташланган уенчы моны сизмәсә, яулык салучы түгәрәкне бер әйләнеп килгәч яулыгын алып шуның белән аңа суга башлый. Бу вакытта туктап тора. Сугылган уенчы түгәрәкнең тышыннан бер кат йөгереп әйләнә. Тегесе исә аны куып җитеп яулык белән сугарга тырыша. Йөгерүче үзенә бер дә суктырмыйча, үз урынына килеп баса алса, уен искечә кабатлана. Әгәр суктырса, ул яулык салучы булып кала. Аның урынын суккан кеше ала. (интернеттан)

 

Уен тәмалангач бер бала Амелия: дусларым, минем әнием өйдә борай ипие белән кычыктан ашы пешереп калган иде бит, әйдәгез безгә кунакка, бергә-бергә күңеллерәк, киттек. (балалар кулга-кул тотынышып чыгып китәләр)

Әби: ииии, балаларым , сандыгымдагы иң кадерлесе, , бабагызның   истәлекләремнең берсе ...(әйтеп бетерә алмый, бер бала әйтә)

Алинә:Әбием, бу гармун түгелме соң?!

Әби: әйе, бу бабагызның иң яратып уйнаган гармуны шул! Эх бар иде дә безнең җырлы-биюле яшь чакларыбыз….( уйланып елмаеп кала).

 

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕ керә: парлашып җилкәләренә тотынып малайлар татар халык киемнәрен киеп “Алмагач” җырын җырлап керәләр, бер түгәрәк ясап җырлап бер якка барып басалар.

Глеб: егетләр,кызлар кайда микән?! (як якларына караштыралар, җилкәләрен сикертеп)

Зариф: хэй! Тагын соңга калалардыр инде(кулын селкеп).

Әнвәр: чү...(бөтен малайлар ишеккә таба колакларына кулларын куеп тыңлаган булалар), ниндидер тавыш килә түгелме?! Киләләр бугай!

 

Кызлар көянтә чиләк асып салмак гына татар халык көенә залга керәләр.Бер түгәрәк ясыйлар да егетләр каршына тезелеп басалар.

Егетләр: кызлар , без сезне көттек!

Кызлар: егетләр , ә без килдек! (битләрен яулык чите белән каплап)

Ильяс: әйдәгез дусларым, бер җырлап-биеп уйнап алыйк әле!  “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнык әйдәгез.

Уен тәртибе: Балалар ике рәт булып кара-каршы тезеләләр дә парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында  ялгызы гына бер кыз яисә егет кала. Җырның беренче яртысында уйнаучылар кулларын талгын гына хәрәкәтләндереп торалар, ә икенче яртысында ялгыз кеше рәтарасыннан узыпүзенә бер иптәш сайлый. Аннары аны җитәкләп рәт уртасыннан чыга да, ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган егет яки кыз рәт башына китә һәм җыр кабатланганны көтеп тора. Ул да үзенә шул ук тәртиптә иптәш сайлый.Егетләр үзләренә пар итеп кызларны, ә кызлар егетләрне алалар. Уен барышында аларның исемнәрен җырга  кушыла, ә җыр үзе үзгәрми:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата (2 тапкыр)

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата.

Илназны ярата шул, ярата,

Өзелеп тә ярата шул, ярата.

 

Ильзия : дусларым  «Челтәр элдем читәнгә” уенын уйныйкчы!!

Уен тәртибе:

Башлап җырлаучы:

Ак алъяпкыч челтәрле,

Егетләр:

Илдә матур бетәрме,

Илдә матурлар бетәрме,

Җан сөйгәнгә җитәрме.

Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Кызлар: Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр:Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

Кызлар:Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

Егетләр:Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

        Кызлар, егетләр бергә:

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

 

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагыларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Уеннар беткәч балалар таралмыйлар, кызлар бер якка, егетләр икенче якка тезелеп басалар, кара-каршы. Бер бала: чү! Ниндидер тавыш килә түгелме! Бөтенесе дә колакларына кулларын куеп тыңлыйлар ишеккә таба карыйлар.

Ишектән “Чабата” биюен биеп зурлар керәләр. Балалар кул чабып торалар.

Бер кыз: әйдәгез ахыйрәткәйләр , бер күңел ачып “Шахта”ны  уйнап алыйк әле!

(калганнар хуплыйлар).Әйдәгез уйныйк!!!

“Шахта” уены:

Яшьләр түгәрәккә тезеләләр, уртада җәза бирүче кала. Түгәрәк “Шахта” көенә ике җырлап әйләнә.

 

Әйдә , дуслар,җырлыйк әле

Барыбыз бергә чакта;

Озакламый таралырбыз

Төрлебез төрле якка.

Тракторның тәгәрмәче

Корыч булса, сынмый ул;

Культуралы таза тормыш

Аң-белемсез булмый ул.

 

Җырдан соң уртадагы кеше берәүне сайлап ала да аңа җәза бирә, ә үзе түгәрәккә баса. Җәза үтәлгәч, уен дәвам итә.

Уеннар беткәч бөтен кеше ярым түгәрәккә басып калалар, әби белән оныклары уртага килеп әңгәмәне дәвам итәләр.

Әби: улларым, кызларым! Минем балачакта уйнаган уеннарым, җырлы биюле халкыбызның күңел ачу чаралары ошадымы?!

Балалар: әйе әбекәй! Бик ошады!

Әби:  балаларым, сез безнең киләчәгебез, өметебез! Безнең гореф-гәдәтләрне, татар халкбызның милли җырлы биюле уеннарыбызны онытмасагыз иде! 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект развлекательного мероприятия по национальным играм татарского народа "Әбиенмнең күңел сандыгы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-организатор

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 293 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.05.2019 276
    • DOCX 32.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Гульназ Рафисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Гульназ Рафисовна
    Галиева Гульназ Рафисовна
    • На сайте: 7 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8824
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Планирование и организация работы педагога-психолога ДОУ в сенсорной комнате

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 70 человек

Курс повышения квалификации

Здоровьесберегающие технологии на физкультурных занятиях в ДОУ в условиях реализации ФГОС ДО

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 445 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы учителя-логопеда в условиях реализации ФГОС ДО

108/144 ч.

от 2500 руб. от 1250 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 318 человек

Мини-курс

Продажи и самопрезентация в социальных сетях

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 111 человек из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Мастерство PowerPoint: систематизация, интерактивность и эффективность

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1732 человека из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 177 человек

Мини-курс

Психологическая экспертиза в юридической сфере: теоретические аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек