Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока литературного чтения на родном (татарском) языке "Туган ягым-төсле сүзләр иле"

Конспект урока литературного чтения на родном (татарском) языке "Туган ягым-төсле сүзләр иле"

Скачать материал

4 сыйныфта Парламент дәресе

Тема: Туган телем-төсле сүзләр теле

Максат : туган телебез –татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, тәэсир итү көче буенча сүзләрне төркемнәргә булеп карау

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: Татарстанда яшәүче халыкларның телләренә хөрмәт тәрбияләү, әйтәсе сүзеңне уйлап әйтергә кирәклегенә төшенү.

Танып-белү УУГтыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясый белү;

Коммуникатив УУГәңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Регулятив УУГдәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәр үздәштерү дәресе.

Предметара бәйләнеш: урыс әдәбияты, тарих, сәнгать.

Алымнар: мәгълүмат бирү,  эзләнү, модельләштерү, монолог.

Эш формалары: фронталь, төркемнәрдә эшләү, парларда эшләү,  индивидуаль.

Җиһазлау: презентация, М.Маликованың  “Егетлеккә бер адым” китабы (3-4 данә), синонимнар , антонимнар язу өчен таблицалар (15 данә),

Дәрес барышы                  I. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру.

      -Хәерле көн, исәнмесез, балалар! Бүгенге дәресебезне  күренекле татар шагыйре Гамил Афвазның түбәндәге шигыре белән башлар идем (Слайд 2)

Хак сүз, нык сүз тамырларга үтә,

Тимер иман кебек була сүз.

Күп сөйләгән сүзнең кадере китә,

Иске чүпрәк кебек уңа сүз.

II. Дәреснең темасын билгеләү, максат кую. (Слайд 3)

      -  Димәк, дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез? Әйе, сүз турында сөйләшербез.

       2021 нче ел- Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда йөздән артык милләт кешесе яши. (Слайд 4) Һәр халыкның үз туган теле. Шул тел аша ул әйләнә-тирәне өйрәнгән, бишек җырларын тыңлаган. Шуңа күрә дә һәр халыкка үз туган теле кадерле, якын. Безнең туган телебез - татар теле. Ул дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән аралаша, аларның телен аңлый ала. Татар теле – бик бай тел. Бүгенге дәресебездә туган телебезне тагын да тирәнрәк өйрәнербез, якташ язучыбыз иҗатына да мөрәҗәгать итербез.

      III. Белемнәрне актуальләштерү

     Кайсы гына телдә сөйләшсәк тә, сүз әйтеп бетергесез көчкә ия икәнлеген барыбыз да беләбез. Сүз  ул - дару да, чәчәк букеты да, җылы түшәк тә, шул ук вакытта пычак та була ала. Дөньякүләм танылган галимнәр сүзнең хәтта су малекуласына да тәэсире барлыгын ачыклаганнар. Шундыйларның берсе-профессор Константин Коротков. (Слайд 5) Аның фикеренчә, нинди мәгънәдәге сүз ишетүләренә карап, су малекулалары төрле формага керә икән. (Слайд 6 )

Бу фактлардан күренгәнчә, сүзнең көче гаять зур.  Галимнәр фикеренчә, кеше көне буена 4 мең ярым сүз әйтә, ә хатын – кызлар –күбрәк тә. Ләкин күп сөйләү сөйләмнең матурлыгын, сыйфатын күрсәтми. Безнең телебез бай, матур, аңлаешлы булырга тиеш.

     IV. Яңа белемнәр бирү

        Татар теле – бай тел. Телебездә  сүзләрнең мәгънәләре булган кебек, төсләре дә булырга мөмкин икән. Кызык бит, әйеме? (Слайд 7) Сүзләрне, төсләренә карап, шартлы рәвештә төркемнәргә  бүлеп була.  Кайсы гына телне алсак та, кайсы гына язучының иҗатына  мөрәҗәгать итсәк тә, мондый бүленешне табып була. Ә бүген без үзебезнең  якташыбыз, күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Мәдинә Маликова иҗатында элеге төркемнәрне  карап үтәрбез.(Слайд 8)

       Беренче төркем сүзләрне табу өчен рәсемнәргә карагыз әле. (Слайд 9 )

Нинди сүзләр турында сөйләшербез һәм алар нинди төстә булыр? (Фикерләр тыңлана) Ана елаган баласын юату өчен нинди сүзләр әйтә? Теш табибы авыруны ничек тынычландыра?

                                       Җылы сүзләр – сары сүзләр

 (Сары- чөнки кояш нурларының җылысы белән чагыштырып була)

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

 Мэдинә апа Маликованың “Нигә ул җыр искә төшә икән?” әсәреннән җылы (сары ) сүзләрне эзләү (төркемнәрдә эш)

Игелекле бул, балакаем            Рәнҗеп китмә инде        Исәнмесез

Укырга ярдәм итәрбез             Мең-мең рәхмәт әйтеп яшә

       Нәтиҗә: Чынлап та, матур сүзләрне кызганмыйк. Андый сүзләр урысларда да бар. Без алар белән янәшә, дус яшибез. Әйдәгез әле, әйтеп карыйк, аларның нинди сүзләрен сары сүзләргә кертеп булыр иде? (Җаваплар тыңлана)

 Икенче төркем сүзләрне шулай ук рәсем аша табарга кирәк булачак.(Слайд 10)

Нинди сүзләр турында сөйләшербез? Алар нинди төстә булыр? (Фикерләр тыңлана)

        Әйе, борынгы әби- бабаларыбыз әйтеп калдырган канатлы сүзләр –мәкальләр турында сөйләшербез. Татарстаныбызда яшәүче барлык халыкларда да бар андый тылсымлы сүзләр. Мин аларны кызыл сүзләр дип атар идем. Чөнки  кан түгеп җыйган тәҗрибәләре аша әйтелгән сүзләр бит алар! Гасырлар үтсә дә, бу сүзләрнең дөреслеге кабат-кабат исбатлана.

              “Ахырын тап”уены –фронталь оештыру (Слайд 11)

Иле барның – теле бар.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Теле барлар-халык булган, теле юклар балык булган.

      Әйдәгез әле, Мәдинә апа иҗатына тагын мөрәҗәгать итик. Бу әсәрендә ул нинди мәкаль һәм әйтемнәр кулланды икән? (төркемнәрдә эш)

Үги бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үги бала асрасаң, авызың-борының кан булыр.

Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный.

Ятимнең догасы изге була.

     Нәтиҗә: кечкенә генә бер әсәрдә дә күпме кызыл сүзләр таптык. Ятимнәр турында әйтелгән канатлы сүзләр күршеләребез урыс халкында да бар. Шундыйлардан, мәсәлән:     Кто сироту пожалеет, того Бог обогреет.

      Өченче  төркем – кара сүзләр

-Ничек уйлыйсыз, нинди сүзләр  кара төстә булыр? (Фикерләр тыңлана- ямьсез, начар, сүгенү сүзләре һ.б.)   (Слайд 12)   Алдан таратылган таблицалар белән парларда эш

Кара сүз

синонимнар

антонимнар

Ямьсез сүзләр

Начар сүзләр

Ишетәсе килми торган сүзләр

Сүгенү сүзләре

  Матур сүзләр

  Йөрәккә ятышлы сүзләр         Ишетәсе килеп тора торган сүзләр

   Ягымлы сүзләр

 

      Тормыш булгач, менә шундый кара сүзләр кулланган очраклар да була шул. Алар телебездә күп булмасын иде! Кара сүзләрне мин авыру таратучы вирус белән тиңләр идем.Вирус кергән организм сәламәт булмаган кебек, кара сүзләр булган сөйләм дә авыру була.

Текст белән эшләвебезне дәвам итәбез. Автор кара сүзләрне кулланганмы?          (Группаларда эш-тексттан кара сүзләрне табу.)

                     Томана                          Надан

-Ни өчен автор Мәдинә апа Маликова бу сүзләрне кулланды икән?(Фикерләр тыңлана- Рәйсәнең үзен өстенрәк, акыллырак итеп күрсәтәсе килә)

       Кара , ягъни начар сүзне халык элек-электән сөймәгән. Әйдәгез, аларның әйткән сүзләрен, мәкальләрне искә төшерик әле.

VI. Ял минуты. (“Ахырын әйт “уены-татар бию көе астында кулъяулык йөртү)

Теле пычракның- күңеле пычрак

Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк

Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә

VII. Дәрескә йомгак.

Телебезне кара сүзләр белән бозмыйк! Болай да кыска гомерне начар сүзләр әйтешеп ямьсезләмик. Күпмилләтле илдә яшибез икән, барлык халыкларның да телләренә, гореф- гадәтләренә, бәйрәмнәренә, диннәренә  хөрмәт белән карыйк.

      Дәресебез  ахырында Г.Шәрипова шигырен укып үтәсем килә:

Рәнҗетмәгез усал сүзләр әйтеп,  авыр сүзне күңел күтәрмәс

Бер нахаксыз кеше рәнҗеткәннәр, бер абыныр, ерак китә алмас!

Сүзне әйтү җиңел, тик соңыннан, үкенергә сезгә язмасын.

Рәнҗү катыш тамган күз яшеннән бер Ходаем үзе сакласын...

Тормыш булгач, беркөн үзеңә дә, тимәс димә нахак сүзләрне.

Бәгыръләрне телә кайчакларда чит-ятларның әйткән сүзләре...

Әйтеләчәк сүзне уйлап әйтик, онытылмый сүзнең ярасы.

Аткан чакта бик тиз тидерсәң дә, җанда кала диләр карасы.

    VII. Рефлексия 

     Кадерле балалар! Дәресебездән үзегез өчен яңалыклар алдыгызмы? Ягез әле, сезнең фикерләрне тыңлап китик. Балалар, минем сезгә бер киңәш бирәсем килә: кара сүзләрдән арынасыгыз килсә, шундый кагыйдә буенча яшәргә кирәк: Нәрсә әйткәнеңне, кемгә әйткәнеңне, кайчан әйткәнеңне, кайда әйткәнеңне, нинди сүз әйткәнеңне уйлап әйт. Сүзнең чыпчык түгеллеген дә онытмагыз! Татар телебезне саклыйк, аның белән горурланыйк!  (Слайд 13)

 

     Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы

Сарман муниципаль районы

МБОУ “Сарман гимназиясе”нең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока литературного чтения на родном (татарском) языке "Туган ягым-төсле сүзләр иле""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 325 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.10.2021 222
    • DOCX 27.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хадиуллина Гульнара Акмалетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 18506
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика преподавания в начальных классах компенсирующего и коррекционно-развивающего вида

Учитель начальных классов компенсирующего и коррекционно-развивающего образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 890 человек

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1472 человека из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 807 человек

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 71 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Мини-курс

Расстройства пищевого поведения: обзор и основы психологической работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Стартап: стратегия, развитие, и инвестиции

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы и подходы проведения трекинга и менторства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе