Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока на тему "[т] авазы, Т т хәрефләре "

Конспект урока на тему "[т] авазы, Т т хәрефләре "

Скачать материал

Тема : [т] авазы,   Т т хәрефләре

 

Максат:

1.     [т] авазы турында күзаллау булдыру, [т] авазын әдәби дөрес әйтүләренә ирешү,  т, Т хәрефләре белән таныштыру.

Текстны аңлап, әдәби дөрес итеп, сүзләп кычкырып укырга өйрәтүне дәвам итү.

2.     Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү,  игътибарлылыкларын арттыру.

3.     Табигатькә, кошларга сакчыл караш тәрбияләү, өлкәннәргә ярдәм итәргә өндәү.

 

Көтелгән нәтиҗә: Тартык (т) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный, укый белергә , сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр.

 

Эш формалары:фронталь, парлап, индивидуаль.

 

Ресурслар: ноутбук, экран, проектор, дәреслек 55-56 бит, кисмә хәрефләр.

 

                                      Дәрес барышы.

 

I.  Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы. 

- Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәр эшебез!

 

-Укучылар, безнең хәзер нинди дәрес?( Әлифба  дәресе)

-Без дәрестә нишлибез?( Авазлар , хәрефләр, яңа сүзләр өйрәнәбез, хәрефләрне танып укырга өйрәнәбез)

 

- Әйдәгез , авазларны дөрес әйтү өчен күнегүләр ясый әле:

-Елмаеп тешләрне күрсәтү

-иреннәрне түгәрәкләп алга сузу

-“тәмле варенье” ялау

-бармак киселде, өрәбез – өф-ф-ф

- Төзәткечләр дә әйтик

Ай-ай-ай - май

Өй-өй-өй  - көй 

Ю-ю-ю – аю

Әй-әй-әй – җитте ямьле җәй

Өй-өй-өй – нинди матур көй

Ю-ю-ю – бит кулыңны ю

Ый-ый-ый – чыршы энәсе кадый

Ай-ай-ай – бу минем бабай

 

 

II.Белемнәрне актуальләштерү.  (5 мин)

-Шәвәли дустыбыз алдагы дәресләрдә нинди хәрефләр алып килгән иде искә төшерик әле.

А, у, ә, ү, о, ө, и, эль, эм ,эн, эң, эр,..

-Алар буталып беткән .Шулар арасыннан сузык  аваз хәрефләрен аерып алыгыз әле. Әзер булсагыз кул күтәрегез  (парлап эшләү)

-Тикшерик әле       Слайд (сузыклар)

- Ни өчен аларны сузык дип аталалар?

-Ә калганнары нинди?(тартыклар)

                                 Слайд (тартыклар)

-Сузыкларны үзләрен генә укып буламы?(була)

-Ә тартыклар ничек укыла?(сузыклар белән генә укыла)

-Ә хәзер шул хәрефләрдән сүзләр төзегез   (парлап)

-Нинди сүзләр?

-Шушы ук хәрефләр арасыннан алдагы дәрестә өйрәнгән хәрефне күрсәтегез.

-Д         (слайд)

-Ул нинди аваз? (тартык, яңгырау,парлы)

 

Физминут   (2 мин)

“Күрсәт әле, үскәнем” җырына хәрәкәтләр ясап җырлау

 

 

IV Төп өлеш.

1.Уку мәсьәләсен кую   (4 мин)

а) –Укучылар, бу юлларда нинди җәнлек турында сүз бара ?

Үзе ялагай,

Үзе хәйләкәр.

Ул нәрсә булыр ,

Йә, әйтеп җибәр. (слайд)

 

 б) Табышмак әйтү, җавабын таптыру.

   Кортлар чүпли тукылдатып,

   Урманда тырыш доктор.   (слайд)

-Ни өчен аны доктор диләр?

-Тагын нинди кошлар беләсез? Аларга ярдәм итәргә кирәкме? Ни өчен? Аннары күмәкләшеп тукран турында такмак әйтү.)

Тук,тук, тук(ы)ран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барын ашап бетерәм. (хор белән кабатлау)

 

в) -Укучылар, төлке, тукран сүзләрендә  яңа аваз ишетмәдегезме?

Нинди аваз?

-Димәк, бүген безгә Шәвәли нинди аваз алып килгән?

-Ә дәресебезнең темасы: “ [т] авазы, юл һәм баш  т , Т хәрефләре” (слайд)

 

2. Уку мәсьәләсен чишү.   (10 мин)

а)- Бу нәрсә?(тартма) Ул ни өчен кирәк?(әйберләр тутырып куяр өчен)

-Тартма сүзенә телдән генә анализ ясыйк әле:

-иҗекләргә бүлегез, ничә иҗек

-димәк сүздә ничә сузык бар?

-беренче иҗек нинди авазга башлана?

-бу сүздә ничә [т] авазы бар?

 

-Ә  тартма эчендә нәрсә бар икән, карыйкмы? Кил әле Рүзәл, ач әле.

-Бу нәрсә? (түбәтәй)Аны кая кияләр?Кемнәр кия?

-Әйе, ул милли баш киеме. Борынгы бабаларыбыз да аны киеп йөргән.

-Түбәтәй сүзенә анализ

 

б)-Тартма, түбәтәй сузләре нинди авазга башлана?

[т]  авазы белән таныштыру, характеристика бирү

-Берничә тапкыр кабатлагыз әле. Һава агымын нәрсә тоткарлаганын билгеләү. Димәк, ул нинди аваз? Тартыкмы, сузыкмы?

 -Нинди тартык ? Колакларны каплап әйттерү. Саңгырау, [д] авазының пары

 

в) Басма   Т,т хәрефләре белән таныштыру. Слайд (Хәреф исеме, хәреф белдергән аваз, баш хәреф, юл хәрефе)

-Бармаклар белән Т хәрефен күрсәтү

-Башка хәрефләр арасыннан таптыру

 

г)Дәреслек белән эш. 55 бит.

-Әлифба китабының 55 нче битен ачабыз, иҗекләрне хор белән укыйбыз .

 Берничә баладан укыту.

 

Күзләр өчен физминут   (1 мин)

Кар бөртеге турында әңгәмә.

 

д)Текст белән танышу.

Текстны уку.

-Ә хәзер сез пышылдап укып чыгыгыз .(Берничә баладан укыту)

Текст ничә җөмләдән тора? (3 җөмләдән). Беренче (икенче, өченче) җөмләләрне аерып уку.

- Балалар, Ринат нишли?

-Ул нинди малай?ңган, тырыш, эшчән)

- Ул әти-әнисенсен ярата, аларга булыша. Кечкенәдән эшләп үсә.

- Ә сез бакчада әниләрегезгә булышасызмы? Ниләр эшлисез? (Җаваплар.)

- Әйе, балалар, кечкенәдән эш сөеп үсәргә кирәк. Эш  сөйгәнне ил сөяр, ди халык мәкале.

 

 

III.Яңа теманы ныгыту.   (5 мин)

1. Тактага рәсемнәр эленгән.Һәр рәсем астында шакмаклар ясалган.

[т] авазы сүз башында булса, беренче шакмакны, уртасында булса  - икенчесен, ахырында булса өченчесен буяу.(бер укучы- такта янына чыга, калганнар парлап эшли)

-Бу сүзләрдә нинди те хәрефе языла? Ни өчен?

-Ә нинди сүзләрдә баш те хәрефе языла?

2.   Табышмак чишү

Киң болында чабып йөрим,

Кешнәп дөнья тутырам. (слайд)

Алда бер хәрефне алсаң,

Күккә менеп утырам.  (тай) (слайд)

     

3.Тылсымлы таяк биреме

Ай сүзенең алдына нинди хәреф куйсаң яңа сүз барлыкка килә?(тай) слайд

 

IV. Рефлексия.  (3 мин)

- Без бүген нинди аваз белән танышырга тиеш идек ?

-Таныштыкмы?

-Ул нинди аваз? Нинди хәреф белән белдерелә?Яңгыраумы, саңгыраумы?

-Укучылар, әйтегез әле, дәресне аңлавы кемгә авыр булды?

- Без бит әле өйрәнәбез генә. Киләсе дәресләрдә дә өйрәнүне дәвам итәрбез, яме Шәвәли. Рәхмәт сиңа.

-Дәресне тылсымлы сүз белән башлаган идек, тылсымлы сүз белән бетерәбез.

-Рәхмәт сезгә укучылар! Сау булыгыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока на тему "[т] авазы, Т т хәрефләре ""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер по платежным услугам

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 805 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.03.2016 1302
    • DOCX 61 кбайт
    • 44 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рахматуллина Милеуша Хасановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7208
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие творческих способностей для дошкольников и младших школьников

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 58 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 684 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1471 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 800 человек

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология личности: свойства и характеристики личности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 61 человек из 27 регионов

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов, критиков и общественных деятелей

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе