Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока на тему: "Татар телендә сүз төркемнәренең үзенчәлекләре"

Конспект урока на тему: "Татар телендә сүз төркемнәренең үзенчәлекләре"

Скачать материал

  Тема: Татар телендә сүз төркемнәренең үзенчәлекләре.

 

 Максат: 1.Исемләшкән сыйфатлар турында төшенчә бирү.

                2. Исемләшкән  сыйфатларның  куллану үзенчәлекләрен билгеләү .

                 3. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларга әхлаклылык  сыйфатлары  турында төшенчә бирә бару.

 Дәрес тибы  – УМ кую һәм чишү.

 

 Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру- ориентлашу.   

1  - Исәнмесез, укучылар! Сезгә күтәренке кәеф, активлык теләп дәресебезне башлыйбыз.

 

    – Балалар, татар теле дәресләрендә  сез тел гыйлеменең нинди бүлекләрен өйрәндегез? Бирелгән модельгә нигезләнеп, шул  бүлекләрне ачыклыйк.  Схеманы тутырыгыз.

 

-         Җавапларны алышып, бер- беребезне тикшерик әле. Схемага күз салыгыз.

 

 -  Димәк, тел гыйлеменең төп бүлек бүлекләре: фонетика , лексикология, морфология, синтаксис.

 

Үзбәя

- Бу уку елында сез тел гыйлеменең кайсы бүлеген ныклап өйрәнәсез? / Морфологияне өйрәнәбез/

-Үткән дәресләрдә нинди сүз төркемнәрен өйрәнгән идегез?

   / - Без үткән дәресләрдә   исем ,сыйфат сүз төркемнәрен өйрәндек/

   - Ягез, алган белемнәребезне искә төшереп алыйк әле.

          2 укучы такта алдында  сүз төркемнәренә морфологик анализ ясар.

          Калганнар  тест биремнәре үтәр.

 Тест,  белемнәрне бәяләү таблицасы таратыла.

 

    Тест. Белемнәрне тикшер.

 

 -Укучылар сезнең алда белемнәрне бәяләү таблицасы. Белемегезне  дөрес бәяләрсез дип ышанам.

 

-         Кемнәр 5 балл алды?

-         2леләр бармы? Алга таба сезгә уңышлар телим.

-         Индивидуаль биремнәрнәрне тикшерик. Хаталары юкмы, укучылар,игътибар белән тикшерегез әле.

 

 

    К. җ.  Кешедән – исем, уртаклык исем, тамыр исем, берлек санда,тартым белән төрләнмәгән,чыгыш килешендә.

 

               Ялкау – сыйфат, асыл сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфатланмышы кешедән сүзе. 

 

-         Димәк,исем нинди кушымчалар алган, сыйфат төрләнәме?

 

Нәтиҗә:  Исем  килеш, тартым,сан кушымчалары ала.

                Сыйфат  төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме.

 

II. УМ кую ситуациясе.  Дәрескә УМ формалаштыру.

 

- Сезнең алда татар  халык мәкале.

Тырыштан тир кипмәс,

Ялкаудан чир китмәс.

 - Мәкальнең мәгънәсен аңлатыгыз әле. Халкыбыз безне нинди булырга чакыра?

  К.җ.: Татар халкы элек-электән хезмәт яраткан. Ул безне хезмәт белән көн күрергә чакыра.

-         Безгә көч куеп хезмәт итәргә кирәк, уку – безнең төп хезмәтебез.

-         Тагын бер мәртәбә искә төшерик әле, укучылар,сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

 / нинди,кайсы,кайдагы?/

-         Текстан нинди соравына җавап булып килгән сүзләрне табыгыз. / тырыш,ялкау/

 

-         Укучылар, сез  сыйфатларны  төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме дигән идегез. Ялгышмасам, монда  килеш кушымчаларын күрәм. Сыйфат нишләп исем билгеләрен алган?/ ачыклап килгән исеме төшеп калган/

 

-         Бу күренеш сыйфатларның исемләшүе дип атала. Димәк , дәрес темасы-----сыйфатларның исемләшүе-------

 

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 

Үзбәя. Кемнәр аңлап,үз фикерләрен әйтә алды, катнашып утырды, аларга,әлбәттә, 5 балл.

III. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

-------------------------------------------------------------------------------

1.    Бирелгән сүзтезмәләр  ярдәмендә җөмләләр төзегез.

 

Сыйфат

 

Сыйфатланмыш

Эшлекле

 

 хезмәткәр

Ялкау

 

бала

Акыллы

 

укучы

Белемле

кеше

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-         Сыйфат ачыклап килгән исем ничек атала? /сыйфатланмыш/  яки нәрсә ул сыйфатланмыш?

 

-         Үзегез уйлаган җөмләләрне тактадагы җөмләләр белән чагыштырыгыз.

 

-         Эшлеклегә эш бетү,

Эшлексезгә көн үтү яхшы.

 

Эшле килер, эш арттырыр,

Ялкау килер, эш калдырыр.

-         Димәк, сыйфатланмышы төшеп калгач, сыйфат исем кебек килеш,тартым,сан кушымчаларын ала.

  Нәтиҗә:

-  Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар исемләшәләр.

 

Исем кебек килеш,тартым,сан кушымчалары ала. Модельгә язабыз.

 

  Астына сызылган сүзлзргә сүзләргә морфологик анализ ясарга.

 

 

       Ялкау –  исемләшкән сыйфат, б.к., тартым белән төрләнмәгән, берлек санда, җөмләдә ия.

       Эшлеклегә – исемләшкән сыйфат, ю.к., тартым белән төрләнмәгән, җөмләдә тәмамлык.

 Нәтиҗә: төрле җөмлә кисәкләре булып килә ала./Модельгә язабыз/

 

Ял минуты.

                     - Бераз күзләребезне ял иттереп алыйк.

-         Балалар,мин сезгә Түбән Камада яшәп иҗат иткән шагыйрь Р.Гәрәй шигырен тәкъдим итәм.

Шигырьне укыганда күз алдыгызга нәрсә килер икән?

 

Мамык карлар ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга.

Сез атлыйсыз көртле тыкрыклардан,

 Чумган килеш тирән уйларга.

 Уйларыгыз изге...Сабыйларның

 Күңеленә барып ялгана.

  Күпме хисләр кирәк алар өчен

  Ял -йокыңны онытып янарга?!

                                   Рәшит Гәрәй.

-          Салмак кына кар ява, табигать тын, кар бөртекләре уйный.

 

-         Күңелләрне ял иттердек. Мамык карлар белән кар бөртекләре очып керде,алар дәрес дәвамында актив укучыларга өстәмә бал булачак.

_ _______________________________________________

Ял итеп алдык, бер-беребезгә карап елмайдык, дәресебезне дәвам итәбез.

Дәреслекләрегезне ачыгыз(69 нчы бит)

2. Модельләштерү. Дәреслектәге белешмәне дә өйрәнеп,  кагыйдә формалаштырырга (Такта алдында эш)

К.җ.:

                                Сыйфат

                                   

                                Сыйфатланмыштан башка  исемләшә

              

 Төрләнеше:    килеш,              тартым,                               сан

 

           Җөмләдәге функциясе: төрле җөмлә кисәге булып  килә ала./ ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч.\

 

 Кагыйдәне берничә укучы әйтеп карыйлар               

Үзбәя.

3.Кластер төзү.

Үзбәя.

Ныгыту күнегүләре.

           115 нче күнегүдән исемләшкән сыйфатларны  язып алырга. Сорау куярга. Хәзер киресенчә,исемләшкән сыйфаттан сыйфат ясарга.

 

III. Рефлексия, бәяләү.  

1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя. Билгеләрне анализлап,көндәлеккә куябыз.

 

3. Өй эше:

а) мәҗбүри: 120 нче күнегү.

ә) ярымиҗади: Исемләшкән сыйфатлар  кергән халык мәкальләре язарга

б) Иҗади: исемләшкән сыйфатлар кулланып, Түбән Камада яшәүче күренекле шәхес турында мәкалә язарга.

Мәгълүмати саит тәкъдим итәм. Тестлар буенча белемнәрегезне тикшерә аласыз.

—  http://yasmina-z.ucoz.ru/tests/

http://nsportal.ru/shkola/inostrannye-yazyki/drugie-yazyki/library/syifat/

 

Укучылар, дәрестә һәрберегез дә булдыра алганча актив булдыгыз,

 рәхмәт.Киләчәктә укуыгызда зур уңышлар теләп , дәресебезне тәмамлыйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тест. Белемнәрне тикшерик.

 

1. Ясагыч кушымчалы исемнәр язылган рәтне билгеләргә:

      а) басма, ачкыч, гөрләвек, меңлек;

      б) чәчәкләр, диңгезе, авылдашым, йөзем;

      в) бөҗәкләр, наратлык, җанварны, имтиханга.

2. Тартым кушымчалы сүзне күрсәтегез:

     а) ачкыч;

     б) өчпочмакны;

     в)әбием;

     г)күгәрченнәр.

3. Исем сүз төркемен табыгыз:

     а)күчтәнәч;

     б) күчү;

     в) күчмә;

     г) күрү.

4. Кайсы рәттәге исемнәрнең барысында да күпнокталар урынына һ  хәрефе языла?

а) шә…ес, бә…ет, мә…әббәт;

б) ил…ам, мә…абәт, …әйкәл;

в) …ат, …езмәт, …өрмәт.

 

5. Ачы, ачырак, ачкылт, үтә ачы. Дәрәҗәләре дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез:

          а) гади, кимлек, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсе;

          б) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык дәрәҗәсе;

          в) гади, кимлек, артыклык, чагыштыру дәрәҗәсе.

6. Нисби сыйфатларны билгеләгез:

       а) әче (как), түгәрәк (күл), сәләтле (бала);

       б)кышкы (салкын), карлыгач (оясы), ата-ана (мәхәббәте),

       в)кара-кучкыл (болытлар), алсу (нур), тәвәккәл (егет).

             

Җаваплар.

1.  А

2.   В

3.   А

4.   Б

5.   Б

6.    Б

 

 

 

Үзбәя таблицасы.

Эш төре

Балл

1.

Тел гыйлеменең төп бүлекләре

 

2.

Тест

 

3.

Уку максатын формалаштыру

 

4.

Модельләштерү

 

5.

Кластер

 

 

 

 

 

                                      Гомуми балл

 

 

                                       Билге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

Өй эше.

—  Мәҗбүри: 120нче күнегү.

—  Ярымиҗади: исемләшкән сыйфатлар кергән 6 халык мәкале язарга.

—  Иҗади: исемләшкән сыйфатлар кулланып, Түбән Камада яшәүче күренекле шәхес турында мәкалә язарга.

—  http://yasmina-z.ucoz.ru/tests/

—  http://nsportal.ru/shkola/inostrannye-yazyki/drugie-yazyki/library/syifat/

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока на тему: "Татар телендә сүз төркемнәренең үзенчәлекләре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по тяжелой атлетике

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: 1.Исемләшкән сыйфатлар турында төшенчә бирү.

2. Исемләшкән сыйфатларның куллану үзенчәлекләрен билгеләү .

3. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларга әхлаклылык сыйфатлары турында төшенчә бирә бару.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру- ориентлашу.

I. УМ кую ситуациясе. Дәрескә УМ формалаштыру.

III. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

IV. Нәтиҗә.

V. Рефлексия, бәяләү.


Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 348 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.05.2018 576
    • DOCX 40 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирова Ралена Даимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирова Ралена Даимовна
    Сабирова Ралена Даимовна
    • На сайте: 5 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3534
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 675 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 384 человека

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе