Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока по татарской литературе на тему Г.Тукай "Безнең гаилә"

Конспект урока по татарской литературе на тему Г.Тукай "Безнең гаилә"

Скачать материал

Татар әдәби уку (рус төркеме)

3нче сыйныф

Тема: Г.Тукай «Безнең гаилә”.

Максат :

1.     Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре  белән таныштыру.   Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерүгә җирлек булдыру.                                     

2.      Сүз байлыкларын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның активлыгын, логик фикерләү, анализлый белү сәләтләрен үстерү өстедә эшне алып бару. Диалогик  сөйләмгә чыгуга әзерлекне оештыру.

3.      Гаиләгә, аның әгъзаларына карата  хөрмәт, ихтирам  хисен тәрбияләү.

 

Дәрес формасы: дәрес – презентация

 

Дәрес тибы: Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресе

 

Җиһазлау :

1.     Дәреслек . Татар теле  һәм уку китабы.

2.     Презентация.

3.     Аудиоязма

Дәрес барышы:

I.            Оештыру.

1.     Исәнләшү .

-      Исәнмесез  укучылар, утырыгыз.

-      ...

-      Хәлләрегез ничек?

-      Тактадагы нәрсә сурәтләнгән?(кояш) (1 нче слайд)

-      Кояш нинди?

-      Мин дә сезнең гел елмаеп йөрүегезне телим.

-      Хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз, миңа карап елмаегыз. Һәм дәресебезне башлыйбыз.

2.     Дежур укучы отчёты. (2нче слайд)

-      Бүген сыйныфта кем кизү?

-      Дәрестә кем юк? Бүген ничәнче число? Атнаның көне нинди? Иртәгә нинди көн була ? Кичә нинди көн булды? Бүген ничә дәрес бар? Бу ничәнче дәрес?

II.            Дәреснең максаты белән таныштыру.

-      Укучылар, бүгенге дәрестә без үткән тема өстендә эшне дәвам итәбез. Без кем турында  укыдык? (Г.Тукай) (3 нче слайд)

-      Дәрестә Г.Тукайның шигыре белән танышачакбыз. Ә шигырьнең исемен сез дәрес барышында үзегез миңа әйтерсез..

III.Актуальләштерү

-      Укучылар, мин сезгә нинди өй эше бирдем?  (Г.Тукай турында текст укырга , тәрҗемәсен белергә).

-      Әйдәгез әле, бу текстны искә төшерик. (4нче слайд). (Бер укучы текстны кычырып  укый. Балалар текстның хаталы икәнен әйтергә тиеш булалар).

-      Ни өчен бу текст дөрес түгел? Бирелгән карточкаларда хаталарын билгеләп чыгыгыз. (Тексттагы хаталар төзәтелеп бара).(5 нче слайд)

IV.            Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

1.    Текстның дөрес вариантын уку.(5 нче слайд)

2.    Сорауларга җавап бирү (6нчы слайд)

3.    Өстәмә сорауларга җавап бирү (телдән).

- Г. Тукай кемнәр өчен әсәрләр язган?

- Аның тормышы нинди булган? (авыр)

- Ни өчен?

- Быел Г.Тукайга ничә яшь була?

V.   Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

1.     “Артык сүз тап” уены.

-Бирелгән сүзләрне уку  һәм тәрҗемә итү (8нче слайд)

-Артык сүзне билгеләгез?(кеше).

-Ни өчен?

-Калган сүзләрне нәрсә берләштерә һәм нинди бер сүз белән әйтеп була? (Бөтен сүзне гаилә сүзе берләштерә) (9 нчы слайд)

2.     Әти, әни, әби, абый, сеңел, эне, бабай, апа сүзләренең әйтелеше өстендә эш. (Тактада транскрипцияләре бирелә).(7 нче слайд)

3.     Гаилә сүзен тартым белән төрләндерү. (10,11 нче слайд)

VI.Дәреснең максатына килеп чыгу.

1.Укучылар үзләре текстның исемен әйтергә тиеш ( 12нче слайд).

–Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Гаилә турында)

    -Г.Тукайның нинди шигырен укырбыз? (“Безнең гаилә”)

    2. “Безнең гаилә” шигырен аудиоязмадан тыңлау.

    3.Укытучы текстны кычкырып укый. (13 нче слайд)

4.     Укучылар текстны пышылдап укыйлар.(Китапларда эшләү)

5.     Укучылар авыр әйтелешле сүзләрне әйтеп чыгалар.(Тактагы сүзләр өстендә эш). (14 нче слайд)

6.     Берничә укучы текстны кычкырып укый.(Укучылар тарафыннан билгеләр куела).

7.     Текстның эчтәлеген рус телендә аңлаталар.

8.     Сорауларга җавап бирү. (15 нче слайд).

 

Физкультминутка (16 нчы слайд)

VII.        Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

1.      Гаилә әгъзаларын кабатлау, сорауларга җавап бирү. (17,18 нче слайд).

2.     Диалогик сөйләмгә әзерлек. Диалогны укып чыгу, русча мәгънәсен аңлату. (19нчы слайд).

3.     Диалогка фразалар өстәү.(20-21нче слайд).

4.     Ситуатив биремнәр өстендә эш.(22 нче слайд)

- Узнай у соседа по парте, есть ли у него семья, и сообщи об  этом мне.

- Узнай у соседа по парте, сколько человек у него в семье.

- Узнай у соседа по парте, где работает его мама.

- Узнай у соседа по парте, есть ли у него брат и где он учится.

- Узнай у соседа по парте, есть ли у него бабушка (дедушка).

5.     Текстны яңадан укып чыгу.

6.     Тест эшләү.(23 нче слайд)

1. Бүген нинди текст укыдык?

а)әкият

б)шигырь

в)хикәя

2. Шигырьнең авторы кем?

а) М.Җәлил

     б) Ш.Галиев

в)Г.Тукай

3.Г.Тукай кем ул?

     а)шагыйрь

б)җырчы

в)драматург

7.     Тестны үзлектән тикшерү(24 нче слайд)

 

 

VIII.    Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә мин ... белдем.

              - Сегодня на уроке я узнал(а)..

             - Бу дәрестә мин үземне ... өчен мактар идем.(25 нче слайд)

                   -На этом уроке я похвалил бы себя ...

IX.  Дәресне нинди кәеф белән тәмамлыйсыз?(Тиешле смайликларны күтәрегез)(26 нчы слайд)

X.     Билге кую

—     Өй эше . Безнең гаилә” шигырен яттан белергә.

—  Үз гаиләң турында сөйләргә өйрәнергә (27 нче слайд)

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарской литературе на тему Г.Тукай "Безнең гаилә""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 120 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.11.2015 2568
    • DOCX 59.5 кбайт
    • 66 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Алиса Борисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зарипова Алиса Борисовна
    Зарипова Алиса Борисовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18809
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие критического мышления у младших школьников в условиях обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 74 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 719 человек

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Мини-курс

Психологическая экспертиза в юридической сфере: теоретические аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 112 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Эволюция классической музыки до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе