Тема: Җөмләнең
иярчен кисәкләре. Аергыч.
Максатлар:
·
җөмләнең
иярчен кисәкләре һәм җөмләнең иярчен кисәге буларак, аергыч турында белемнәрне
бергәләп туплау һәм ныгыту;
·
җөмләдә
аергычны табу, билгеләү алгоритмын төзү;
·
төркемдә
бергәләп эшләү күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү;
·
сөйләм
байлыгын, аралашу теләген үстерүне дәвам итү.
Дәрес
төре. Гамәли
дәрес
Күрсәтмә
әсбаплар: презентация,
биремле карточкалар, “сукыр таблица”, интеллектуаль карта
карточкалары, Муса
Җәлил портреты.
Метод һәм
алымнар (структуралар): өлешчә эзәнү, сүзлек һәм дәреслек белән
эш, кроссенс, интеллектуаль карта методлары, “зашумленная тема”, “сукыр
таблица” технологияләре.
Дәреслек:
Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева.Татар теле.– Казан,
“Татармультфильм”, 2014.
Дәрес
барышы:
I.Оештыру.
(2мин).
-Исәнмесез,
балалар!
-Исәнмесез,
олылар!
-Хәлләр
ничек?
-Бик
яхшы! Сезнең ничек?
-Безнең
дә шәп! Сез кайдан?
-
Буадан. Ә сез кайдан?
-Тәтештән.
-Тәтеш
кайда?
-Якында.
40 чакрым арада.
-Юллар
ничек?
II. Дәреснең максаты белән таныштыру. (1 мин)
Диалог
белән бергә кроссенс төзелә.
Исәнмесез!
Хәлләр Сез
ничек? кайдан?
-.-.-.-.-.-. ________
------------ =======
-
Юллар чиста. Юлда менә нинди тамгалар бар. Бу тамгалар нәрсәгә охшаган?
-
Бер сызык белән ияне билгелибез, ике сызык белән – хәбәрне......
-
Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
-
Җөмлә кисәкләре турында.
-
Слайдка карап, бүгенге дәрес темасын формалаштырыгыз.
“Зашумленная
тема” приёмы буенча эшләү. Тема эчендәге сүзләр кушылып языла, “кирәкмәгән”
хәрефләр өстәлә. (Тема урока записывается с добавлением
других букв без разрывов между словами. Предлагается детям прочитать “про
себя”, помочь прочитать учителю. Этот прием развивает зрительное восприятие.)
#Җөимләнеңкиярчпенкисәкләре.Аертгыч#
III.
Актуальләштерү.
-Укучылар,
җөмлә кисәкләрен кабатлап алыйк. (Интеллектуаль
карта төзү).
-Димәк,
нәрсә ул аергыч?
-Исемне ачыклап
килеп, Нинди? Кайсы? Ничәнче? Кемнең? Нәрсәнең? сорауларына җавап
булган җөмлә кисәге аергыч дип атала. Барлык сүз төркемнәре дә аергыч
була ала. Дулкынлы сызык белән сызыла.
-Кагыйдәне дөрес
әйттекме, дәреслекнең 55нче битен ачып тикшерегез. Тагын бер кат укып чыгыгыз.
IV.
Белемнәрне башлангыч ныгыту.
-
Укучылар, интеллектуаль карта нәрсәгә
охшаган?
-
Шәһәр картасына.
-
Республикабызның иң матур шәһәре,
сезнеңчә, нинди?
-
Казан шәһәре.
-
Казан турында текстны укып чыгыйк.
Казан - ..... һәм
..... шәһәр. Мең ел эчендә ул күп вакыйгалар кичергән, ләкин ..... исемен
югалтмаган. Башкалабыз .....Сөембикә манарасы, ..... Кол Шәриф мәчете белән
генә дә горурлана ала. Казан минем өчен КАДЕРЛЕ, чөнки бу шәһәрдә .....
язучылар һәм ..... шагыйрьләр яшәгән һәм иҗат иткән.
(Данлы,борынгы,
күркәм, тәүге,кадерле, изге, тарихи, атаклы, бөек)
-
Текстка
ни җитми? Ни өчен ул коры, ямьсез яңгырый?
-
Бирем.
Текстны
укыгыз, аергычлар белән баетап языгыз. Нәтиҗә ясагыз: аергычлар сөйләмгә ни
өчен кирәк?
Индивидуально
Укучылар җөмләләрне
аергычлар белән тулыландыралар.
Һәр укучы үз текстын
тулыландыра. Аннан соң бер укучы текстны укый, калганнары тикшерә.
V. Белемнәрне гомуммилләштерү.
-Казан шәһәрендә шагыйрь һәм
язучыларга һәйкәл куелган.
- Бу һәйкәл кемгә куелган?
- Муса Җәлилгә.
- Тагын ике көннән татар шагыйре Муса
Җәлилнең туган көне. Ул 1906нчы елның 15 февралендә туган. Бөек Ватан сугышында
катнашкан. Шагыйрь үзенең гаиләсен: хатыны Әминәне һәм кызы Чулпанны бик яраткан.
-Гаилә темасына нинди сүзләр беләсез?
-
-Бирелгән җөмләләрне укып чыгыгыз.
Аергычларны табыгыз.
Минем тугрылыклы дустым бар.
Мин җиденче сыйныфта укыйм.
Ксенияның дәфтәре өстәлдә ята.
“Сукыр таблица»
тутыру.
Предметның билгесен белдергән сүзләр
|
Соравы
|
Нинди сүз төркеме белән белдерелгән
|
Нинди сүз төркемен ачыклый
|
Тугрылыклы
Җиденче
Никитаның
|
Нинди?
Ничәнче?
Кемнең?
|
Сыйфат
Тәртип саны
Исем (И.к.)
|
Исем
Исем
Исем
|
-
Кабатлап алыйк, аергычларны ничек
билгелибез?
-
Дулкын белән?
-
Бу билге нәрсәне хәтерләтә?
-
Суны, елганы.
VI.
Рефлексия.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.