Татарстан Республикасы Бөгелмә
муниципаль
районы
мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль бюджет
учреждениесе
«Сказка» 28нче гомум үсеш төрендәге балалар
бакчасы
“Г. Тукайның “Гали белән
кәҗә” шигырен уку”
темасына турыдан-туры
белем бирү эшчәнлеге
конспекты
Тәрбияче
Гиниатуллина Г.Ф.
Бугульма
2016
Тема:
Г. Тукайның “Гали
белән кәҗә” шигырен уку
Максат: Г.
Тукайның “Гали белән кәҗә”
шигыре
белән таныштыру
Тәрбия бурычы:
балаларда
бер-берсенә һәм хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: кабул
итү сәләтен, игътибарны, уңай эмоцияләрне үстерү.
Белем бирү бурычы: “Гали
белән кәҗә” шигыре нигезендә Габдулла
Тукай иҗаты турында мәгълүмат бирү; кәҗә, чирәм, сакал
сүзләре хисабына сүз байлыгын арттыру.
Төп белем бирү өлкәсе:
сөйләм телен үстерү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе:
нәфәсати-эстетик үсеш, танып белү үсеше,
социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш
Методик алымнар һәм чаралар:
әдәби сүз, әңгәмә, уен, сүзлек өстендә эш, күрсәтмә материал, үсендерү-мактау,
сюрприз мизгеле, ныгыту.
Җиһазлау: Хәзрәтова
Ф.В. укыту-методик комплектыннан Г. Тукайның “Гали
белән кәҗә” әсәренә иллюстрация (64), аудиокушымтасыннан 20, 43нче треклар,
милли киемнән киенгән малай курчак, уенчык кәҗә, өй, ясалма чирәм, “Гали белән
кәҗә” мультфильмы, яшел буяу, су, бала санынча губка, кәҗә сүрәтләнгән А3
форматында битләр
Сүзлек эше:
кәҗә, чирәм, сакал.
Алдан үткәрелгән эш: Г.
Тукай портретын карау, иҗаты буенча иллюстрацияләр карау.
Эшчәнлек төзелеше.
I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш
оештыру мизгеле
II. Төп өлеш
1. Шигырьне
уку
2. Шигырьне
кабат уку, укыту-методик комплектыннан рәсем карау (64нче рәсем), шигырь
эчтәлеге буенча әңгәмә
3. Ял
итү
4. “Гали
белән кәҗә” мультфильмын карау
III. Йомгаклау өлеше
1. “Кәҗәкәй”
бармак уены
2. Кәҗәгә
чирәм ясау
3. “Бәтиләр”
биюе
4. Активлаштыру
5. Йомгаклау
Эшчәнлек барышы
I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру
мизгеле
Татар көе яңгырый. Тәрбияче
балаларны алып керә, кунаклар белән исәнләшәләр.
Паласта алдан әзерләп куелган өй
тора. Өй янында чирәм үсә (ясалма), Гали (курчак) һәм кәҗә басып тора.
Балаларның игътибары әлеге композициягә юнәлтелә.
-Карагыз әле, кунакка кем килгән!
“Гали” балалар белән исәнләшә, таныша.
II. Төп өлеш
1. Шигырьне
уку
- Габдулла Тукай язган шигырьләрдә
балалар тырыш, ярдәмчел, уңган. Шундый балаларның берсе турында мин сезгә
шигырь укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче “Гали белән кәҗә” шигырен
укый.
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
2. Шигырьне
кабат уку, укыту-методик комплектыннан рәсем карау (64нче рәсем), шигырь
эчтәлеге буенча әңгәмә
Тәрбияче шигырьне укый. Икенче тапкыр
укыганда, тәрбияче иллюстрациягә мөрәҗәгать итә:
- Гали кайсы хайван белән тату, дус
булган? (Кәҗә.)
(Активлаштыру.)
-Гали кәҗәне нәрсә белән сыйлый,
кунак итә? (Чирәм белән.)
-Кәҗә Галигә нәрсә укый? (Рәхмәт.)
-Кәҗә нәрсәсен селкетә?(Сакалын.)
3. Ял итү
- Балалар, әйдәгез әле, кулга-кул
тотынып,түгәрәккә басыйк. Бер-берегезгә карап елмаегыз, шулай
итеп,бер-беребезне сәламлибез.
- Иртән торып, балалар
“Әкияткә” ашыгалар.
(Кулга-кул
тотышып, түгәрәк ясыйлар.)
Аларны күрергә бик шат
Тәрбияче апалар
(Кулларны чәбәклиләр)
Килегез минем яныма,
Утырыгыз кырыма.
(Тәрбияче һәм балалар паласка
утыралар)
Колакларыгыз ишетә,
(Колак очларына массаж)
Күзләр
карый һәм күрә.
(Башны бормыйча күзләр белән төрле
якка карау)
Мин әйткәнне тыңлыйбыз,
Игътибар белән карыйбыз.
(Бармак белән селтәү)
6. “Гали
белән кәҗә” мультфильмын карау
-Балалар, абый һәм апалар без укыган
шигырь буенча мультфильм төшергәннәр. Бергәләп карыйбыз.
Төз утыру, игътибар белән карау
турында искәртү
III. Йомгаклау өлеше
1. “Кәҗәкәй”
бармак уены
Әйдәгез, хәзер уйнап алыгыз әле.
Бармаклардан кәҗә ясыйбыз: кулны алга сузабыз, учлар алга караган, имән һәм
чәнти бармаклар бөгелмәгән, алга карап торалар. Урта һәм исемсез бармак учка
каратып бөкләнгән, баш бармак алар өстенә куелган. Менә шулай (күрсәтә):
Кәҗәнең бар мөгезе, сөзә күрмәсен
сезне!
2. Кәҗәгә чирәм
ясау
Өстәлләрдә алдан
кәҗә сурәте төшкән А3 форматында битләр, савытларда су салынып әзерләп куелган.
-Балалар,
кәҗәләрнең чирәм ашыйсы килә. Ашатабызмы? (Әйе)
-Чирәм нинди төстә?
(Яшел)
-Карагыз,
тәлинкәләрдә су бар. Аның төсе бармы? (Юк, төсе юк, төссез)
-Ничек
соң яшел чирәм ясарбыз? (Яшел буяу кирәк)
Балалар тәрбияче
ярдәмендә суга яшел буяу салалар, болгаталар.
-Кәҗәгә
чирәмне губка ярдәмендә ясарбыз.
Тәрбияче күрсәтә.
Балалар губкаларын яшел суга манчып, кәгазьгә чирәм ясыйлар. Тәрбияче ярдәм
итә.
3. “Бәтиләр”
биюе ( аудио-кушымтадан 43 нче трек)
Түгәрәккә басып, тәрбияче белән бергә
бию
4.
Активлаштыру
Шигырьне укыганда, тәрбияче
шигырьдәге кайбер сүзләрне балалардан әйттерә.
Безнең ... (Гали)
бигрәк тату ... (кәҗә)
белән,
Менә ... (кәҗә)
карап тора ... (тәрәзәдән).
Гали аны ... (чирәм)
белән кунак итә,
Кәҗә ... (рәхмәт)
укый: ... (сакалын)
селкетә.
5. Йомгаклау.
Булдырдыгыз! Әйдәгез, кабатлыйк әле:
“Без булдырабыз!”
(Балалар
кабатлыйлар, кул чабалар.)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.