Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект внеклассного мероприятия "Алар даны мәңгелек"

Конспект внеклассного мероприятия "Алар даны мәңгелек"

Скачать материал

Алар даны мәңгелек ( дәрес эшкәртмәсе)

Пиркина Гөлфия Әдият кызы Кайбыч муниципаль районы

Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.

Максат: Укучыларны авылдашларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары,тылдагы тырыш хезмәте белән таныштыру,алар белән горурлану,хөрмәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.”Ватан” төшенчәсенең бөеклегенә,сугышның фаҗига икәнлегенә төшендерү. Укучылырга хәрби-патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: сәхнә түрендә “Ватан – ана” плакаты,укучыларның сугыш темасына карата  ясаган рәсемнәре,сугыш чорын чагылдырган әдәби китаплар күргәзмәсе,”Хәтер китабы”, презентация,левитан тавышы язмасы.Дәрескә тыл ветераны Ахсанова Минсафа апа чакырыла.

 Дәрес барышы.Әкрен генә музыка уйный.

Укытучы:Хәерле көн,укучылар!Һәр яңа көн туды исә, бер – беребезгә имин,тыныч көннәр телибез.Мин дә менә сезгә: “Хәерле көн!”- дип эндәшәм.Узган һәрбер көнебез,кылган барлык гамәлебез хәерлегә булсын.

Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе – әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Без быел Бөек Җиңүнең 71 еллык юбилеен билгеләп үтәбез.

1941 нче ел, 22 нче июнь.Бөтен яхшылыкны,матурлыкны таптап,изеп,ватып,җимереп дошман ил өстенә ташланды.

Бөек Ватан сугышы башланды.......(Левитан тавышы яңгырый)

Сугыш ул – котычкыч фаҗига. Бөек Ватан сугышы 1418 көнгә, 1418 төнгә сузылган.

Илебезгә һөҗүм иткән дошман бик көчле һәм рәхимсез иде.”Һәр очраган русны,совет кешесен үтер,синең алдыңда карт кешеме,хатын – кызмы,ир баламы,туктап калма – барысын да үтер”,- дип язылган була фашистлар боерыгында.Һәм фашистлар үтерә. Алар миллионнарча совет кешесен: коралсыз,көчсез,авыру кешеләрне юк итте, картларны, хатын – кызларны, балаларны газаплады һәм үтерде.

Фашистлар узган һәр җирдә үтерелгән кешеләр ,яндырылган,җимерелгән шәһәрләр һәм авыллар калды ( экранда сугыш күренешләре )

                                       1нче укучы

Явыз дошман килә ил өстенә

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

                                        2 нче  укучы   

Кара көчләр  килә ил өстенә

Шәһәр – авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып.

                                         

                                         

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Ир – егетләр яуга китәләр.

( Экранда Брест крепосте өчен барган сугыш күренешләре)

             Чик буенда урнашкан Брест крепостена сугыш шундук килеп җитә.Бик күп сабыйлар,хатын – кызлар һәм командирлар,нәрсә булганын да аңлап бетерә алмыйча,сугышның беренче минутларында ук һәлак була , ә исән калганнар соңгы чиккә кадәр көрәшә.Крепостьны саклаучылар илдән бөтенләй аерылып кала,ләкин  алар көрәшне дәвам иттерә.Су,азык – төлек,корал запаслары бетә,күп кеше ачтан үлә.Крепостьны саклаучылар ак тукымага каннары белән : “Үләрбез, ләкин крепостьны бирмәбез!” – дип язып, крепость стенасына элеп куя.Брест крепосте оборонасын саклаучылар арасында Татарстан егете Петр Гаврилов та була.

Героик Брест крепосте оборонасы 32 көнгә сузыла.Фашистлар  крепостька ул җимерелеп бетерелгәннән соң гына бәреп керә.

Укытучы. Аларны батырлык эшләргә нәрсә мәҗбүр иткән соң?

Укучылар:

-Алар үз илләренең патриотлары булган.Патриот булу – кирәк булганда үз гомереңне дә кызганмыйча, туган җирне саклау ул.

- Сугышчылар – Ватанны күз карасыдай сакларга дип хәрби ант биргән кешеләр алар.

- “Ватан” сүзе “ана” сүзе белән янәшә куелган, шуңа да “Ватан – ана чакыра!”  лозунгасы төп чакыру авазы булган.

Ул елларны ничек онытасың

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир – егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше – карты – барысы өзелеп.

Ирләр китте,кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр .

                     Без кайтырбыз , диеп киткән юлдан,

                      Китсәләр дә алар кайтмады

                      Алар өчен бары җилләр генә

                      Ачып – ябып йөри капканы.

Әйе , авылда картлар,хатын – кызлар,балалар гына калды.Ә тормышны алып барырга кирәк – игенен дә игәргә, балаларны да ач ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә.Ирләре,уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын – кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде.

Хөрмәтле тыл батырлары! Сез бу авырлыклар алдында сынмадыгыз,сыгылмадыгыз.

Сез бу батырлыкларыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз.Рәхмәт Сезгә! Ә хәзер сүз Ахсанова Минсафа апага бирелә. ( Ул шул чордагы хезмәт, тормыш авырлыклары турында сөйли )

“Мәңгелек ут” җыры башкарыла.

Безнең Чүти авылындагы сугыш ветераннарын беләсезме?

(Презентациядән сугыш ветераннары белән танышу, әңгәмә кору.)

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.Ләкин дөньяда сугыш уты әле тынмаган.Җирнең әле бер почмагында,әле икенче почмагында мәрхәмәтсез үлем уты аваз сала.

                                                    1 нче укучы

Әй,сез,сугыш уты кабызучылар!

Ишетәсезме?Без сезгә дәшәбез!

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Җир йөзе балаларның

Тынмасын көлүеннән.

                                                        2 нче укучы

Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без – дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары,каралары.

Сез “чәчәкләр” , дисез безне.

Чәчәкләр сулмасыннар.

Җир йөзендә бәхетсезләр,

Ятимнәр булмасыннар!

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездзн Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

( Кичә “Һәрвакыт булсын кояш”(Л.Ошанин шигыре,А.Островский көе) белән тәмамлана.

         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект внеклассного мероприятия "Алар даны мәңгелек""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий филиалом музея

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 929 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.12.2017 410
    • DOCX 22 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Биктимирова Лилия Жамилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Биктимирова Лилия Жамилевна
    Биктимирова Лилия Жамилевна
    • На сайте: 6 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2559
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 353 человека

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 100 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 420 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Мини-курс

Figma: продвинутый дизайн

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Социальные и правовые аспекты эпохи Просвещения: влияние на образование сегодня

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек