Коръән һәм Мөхәммәдьяр иҗаты
Гәрәева
Г.Ш.
Кама Аланы беренче урта гомуми
белем бирү мәктәбе, Кама Аланы бистәсе, Россия
Коран и творчество Мухаммедьяра
Гараева Г.Ш.
Камскополянская средняя
общеобразовательная школа №1,
пгт Камские Поляны, Россия
В статье исследуются влияние Корана
на творчество Мухаммедьяра, поэта Казанского ханства. Одним из источников поэм
«Нуры содур», «Төхфәи мәрдан» является Коран – священная книга мусульман. Автор
исследует, каким образом мотивы, сюжеты и идея Корана отражаются в
творчестве поэта. Ключевые слова: поэт Мухаммедьяр, Коран, поэмы «Нуры содур», «Төхфәи мәрдан».
KORAN AND THE WORK OF MUKHAMMED’YAR
Garaeva G. Sh.
Kampolyana secondary school №1,
Kamskie Polyny, Russia
The influence of Koran on the
work of the poet of Kazan khanate is investigated in this article. The sacred
book of Muslim people Koran was one of the sources of the poems “Nury sodur”
and “Tukhvai mardan”. The author investigates how motives, plot and ideas of
Koran are reflected in the works of the poet. Keywords: poet, Mukhammad’yar,
Koran, poems “Nury sodur” and “Tukhvai mardan”.
Мөхәммәдьяр иҗаты–мең
ярым еллык төрки-татар сүз сәнгате тарихының мөhим бер буыны. Аның әсәрләрендә
элеккеге чорлардан бирле тупланып килгән әхлакый-эстетик казанышлар тагын да
эшкәртелеп, баетылып, яңа буыннарга тапшырыла.
Шагыйрьнең өч әсәре
дә шигъри формада. Поэмаларның икесе дә тартмалы композицион жанрда, лиро-эпик характерда.
Поэмалардагы хикәят сюжетларын автор төрле чыганаклардан алган. Мәсәлән, Заhид турындагы сюжет «Кәлилә вә Димнәгә» hәм аның аркылы борынгы Һиндстан ядкәре «Панчатанрага» барып тоташа.
Шагыйрь Урта
гасыр традицияләре рухында эш итә. «Коръән»нән аятьләр дә ала, үз язмаларына хәдисләр дә кертеп җибәрә.
Аның иҗатында без «Кәлилә вә Димнә», «1001 кичә» кебек ядкярләрдә, Басрый, Габдулла Әнсари, Имам Гали, Фәрҗетдин Гаттар, Җәләлетдин Румый, Сәгъди Ширази h.б. авторларның әсәрләрендә булган сюжет – мотивлар белән очрашабыз. Шунысы гыйбрәтле: Мөхәммәдьяр башка чыганаклардан, аеруча
фарсы телле ядкярләрдән файдалануын үзе дә яшерми.
Әйе, Казан әдибе алынма материалларны теге яки бу
дәрәҗәдә үзгәртә, аларны үзенең иҗади максатларына яраклаштырып эшкәртә. Нәтиҗәдә, оригиналь яңгырашлы, мөстәкыйль кыйммәткә ия булган композицион берәмлекләр барлыкка килә.
Урта гасырның күп кенә әдипләре кебек үк, Мөхәммәдьяр өчен материалның кайдан алынуы әллә ни мөhим түгел. Аның өчен иң әhәмиятлесе
– уйлап чыгарылган яисә
турыдан-туры тормыштан алынган факт-мәгълүматлар,
вакыйга-хәлләр ярдәмендә нәрсәне дә булса раслау, кире кагу, укучыларның рухи халәтенә тәэсир ясау. Мөхәммәдьяр әсәрләрендә төрки-татар Галәмендә генә түгел, ә, гомумән, Шәрык дөньясында тупланган күп кенә фикри hәм эстетик хәзинәләр, шагыйрьнең иҗат казанында эшкәртелеп, баетылып, индивидуаль төсмер алганнар.
Мөхәммәдьяр иҗатына күп кенә үзенчәлекләр хас һәм аларда Коръәннең йогынтысы сизелә.
Һәр ике поэма да Аллага, Мөхәммәд пәйгамбәргә, Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Галигә мактау уку белән башланып китә. Бу–традиция, зарури таләп, чөнки Урта гасырлар әдәбиятына караган hәрбер шигъри әсәр шулай башлана.
«Төхфәи мәрдан»ның башы:
Илаhи, ризык бирүче сән, сән кәрим,
Бер сән вә бар сән, hәм гафур, рәхим.(36 б.)
«Нуры содур»
поэмасы түбәндәгечә башлана:
Ходаүәнда белүрсән барчәны – әсрар,
Йазуклык колуң мән гөнаhкяр (170 б.)
«Төхфәи мәрдан»
поэмасында хөкемдарга багышлау юк, анда, Аллага мәдхия укыганнан соң, автор
шагыйрьләр, шагыйрьлек миссиясе турындагы уйлануларга күчә. Ахырда да әсәр Алла
hәм Мөхәммәд пәйгамбәрне олылау белән бетә.
Поэмалар икесе дә
дидактик характерда, автор өчен иң мөhиме: кешенең рухи халәтенә тәэсир ясау,
сабак, үгет-нәсихәт бирү. Моны әдип уйлап чыгарылган, яисә турыдан-туры
тормыштан алынган факт-мәгълүматлар, вакыйга-хәлләр ярдәмендә тормышка ашыра.
Ул аларны чагыштырмача мөстәкыйль хикәятләр рәвешендә бирә. Һәр хикәяттән соң
тиешле нәтиҗә ясала, алар авторның уй-хисләрен чагылдырган лирик чигенешләр белән
аралаша, шәрехләнә. «Нуры содур» поэмасын автор ун өлешкә бүлә hәм hәр өлешнең
эчтәлеге турында кереш өлештә әйтеп уза.
“Нуры содур”
поэмасының бүлек исемнәре түбәндәгечә атала:
1. Гаделлек
2. Рәхим-
шәфкатьлелек
3. Юмартлык
4.Тыйнаклык.
Оялчанлык
5. Ислам дине
өчен көрәш (мәҗүсилеккә каршы)
6. Сабырлык
7. Сүздә тору
8. Эчкерсезлек,
дөреслек, тугрылык
9.Телне тыю, дәшми калу
10. Гафу итә белү.
Бу бүлекләрнең исемнәре кешедә булырга тиешле әхлакый
сыйфатларны аңлата. Аларның кешедә булырга тиешлеге турында Коръәндә сүз
бара. Димәк, шагыйрь әсәренә, төп чыганакның берсе итеп, Коръәнне алган.
Мөхәммәдьяр фикеренчә,
кешеләр менә шушы әхлакый сыйфатларга нигезләнеп яшәсәләр, ил-тормыш бәхетле,
тыныч, алга киткән булла. Бу сыйфатларның кирәклеген шагыйрь төрле сюжетлар
нигезендә укучыларга җиткерергә тырыша.
Хикәятләрдә
яхшылык hәм изгелек эшләгән кеше ахырдан бәхетле, имин тормыш белән яшәп кала,
изгелеге аңа артыгы белән кире кайта, hәм, киресенчә, яманлык кылган кешегә
карата автор мәрхәмәтсез кылана. Мәсәлән, «Төхфаи мәрдан” поэмасындагы Заhид
изгелеге hәм юмартлыгы өчен бәладән котыла, аклана, ә Зәргәр ялганы өчен дарга
астырыла.
Шунысы мөhим: Мөхәммәдьяр
әсәрләрендәге күп кенә персонажлар үзләренең эш-гамәлләре өчен җавапны бу дөньяда
ук бирәләр. «Шаh Һарун хикәяте»нең чәчмә формадагы аңлатмасында автор хәтта
«Берәү бер кешегә бәла якса, шундый ук җәза белән җәзаланыр» («мән җал биссәййәти
фәла йәҗзи илла мислиhа») (47 б.) дигән гарәпчә хәдисне дә китереп уза.
«Төхфәи мәрдан»дагы,
«Җеп эрләп сатучы ир белән хатын» hәм «Нуры содур»дагы «Хәммал» хикәятләре
сюжетлары белән бер-берсенә охшашлар. Аларның hәр икесендә дә төп каhарманнар
бурычын түли алмыйча авыр хәлдә калган кешеләрне, актык акчаларын биреп, хәерчелектән
йолып калалар. Икенче көнне берсе җебен, икенчесе утынын балыкка алыштыра.
Кайтып, балыкны ярып карасалар, аның эчендә – кыйммәтле энҗе. Хикәятнең төп мәгънәсе
hаман шул ук: игелекле эш-гамәлләр hич тә юкка чыкмый, ә, бәлки, артыгы белән
кире үзенә кайта.
Мөхәммәдьяр җан hәм
тәнне күздә тоткан «Кош hәм читлек» дигән традицион төшенчә белән кыю тәҗрибә
ясый. Җанны кош белән Кол Гали дә чагыштыра. Аңа якынрак вариантта мондый
чагыштыруны «Җөмҗөмә солтанда» Хисам Кятиб китерә. Монда кош иҗат шатлыгы
кичергән шагыйрь җаны буларак гәүдәләнә. Мөхәммәдьяр боларны тагын да үстереп,
акыл кошының образ-сурәтен мәйданга куя. Ул шагыйрьнең катлаулы мораль hәм
социаль хәле белән бәйләнгән. Бу төшенчә – иҗат намусын белдерә. Мөхәммәдьяр hәр
сүзне аңлап, уйлап, үлчәп, акыл белән әйтергә чакыра. Йомгаклап
әйткәндә, Мөхәммәдьяр Урта гасыр традицияләре рухында эш итә, алынма чыганакларны,
Коръәнне кулланып, теге яки оригиналь яңгырашлы, мөстәкыйль кыйммәткә ия булган
композицион берәмлекләр тудыра, төп максат итеп, укучыларның рухи халәтенә
тәэсир ясауны куя.
Файдаланылган әдәбият
исемлеге
1. Мөхәммәдьяр. Нуры содур. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,1997.- 336
б.
2. Ижбулатов М. Гасырлар авазы
// Мирас.-1996.-№9.-29-32 б.
3. Миңнегулов Х. Дөньяда сүземез
бар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.-336 б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.