Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
"Описание материала:
Технологическая карта урока по окружающему миру для 2 класса.
Тема: «Папоротники, мхи и водоросли». УМК «Перспективная начальная школа».
Цели урока: создать условия для развития умения группировать растения по их признакам и свойствам, работать с научной литературой, осуществлять самоконтроль и самокоррекцию учебной деятельности.
Конспект составлен согласно новым образовательным стандартам ФГОС. На уроке при открытии новых знаний использована технология проблемно-диалогического обучения, которая является основой преподавания по программе «Перспективная начальная школа».
"Выдержка из материала:
Тема: Абагалар, мүкләр, суүсемнәр
Максат: Белем бирү: үсемлекләрне үзенчәлекләре һәм билгеләренә карап, төркемнәргә бүлә белергә өйрәтү.Үстерелешле: фәнни әдәбият, сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү; өйрәнгәннәр һәм күзәтүләр буенча мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясау.
Тәрбияви: фронталь, индивидуаль эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту; үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Предмет буенча нәтиҗәләр: абагалар, мүкләр, суүсемнәрне үзләренә хас үзенчәлекләре буенча төркемли белү, аларны төркемләүнең асылын аңлау.Төп төшенчәләр: абагалар, мүкләр, суүсемнәр
Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш
Җиһазлау: Презентация Power Point - “Абагалар, мүкләр, суүсемнәр”
Мүк, аквариум суүсеме, бүлмә абагасы үрнәкләре
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка, физкультура
"I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.
1.Балаларда яхшы кәеф булдыру. -Рәхмәт, кояш! Таң китердең,Бар дөньяны ялт иттердең.Нурың төште бүлмәбезгә,Җылы, рәхәт һәммәбезгә.-Менә нинди кояш балкый бүген дәрестә.
- Биремнәрне үтәүгә карап, дәрестә һәркемнең үз кояшы булачак
"II. Актуальләштерү.
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыруМаксат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү
1.Үсемлек төркемнәреСез нинди урманнар беләсез?
Яфраклы (ылыслы) урманда үсә торган өч агач исеме әйтегез?Җимеш бирә торган 3 агач әйтегез.
Кыр чәчәкләрен атагыз.Агач, куак, үлән арасындагы охшаш якларны аңлатыгыз. Агач, куак, үлән арасындагы аермалы якларны әйтегез.Үсемлекләр күрсәтелә.Төркемнәргә бүлегез.
Үсемлек булуларын дәлилләгез
Нинди максаттан чыгып болар турында сөйләштек?
"III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
1.Мүк, абага, суүсем рәсемнәре күрсәтелә (слайд)-Нәрсәгә хошаганнар?
-Бу үсемлекләрне кайсы төркемнәргә кертербез?
- Нәрсәләр турында өйрәнәчәкбез?
- Нинди максатлар куясыз?
"IV.Танып-белү эшчәнлеге.
Уку мәсьәләсен чишү.Максат: абага, мүк, суүсемнәрнең асылы турында күзаллау булдыруда ярдәм итү; яңа белемнәр үзләштерү мөмкинлеге булдыру Рәсемнәрне игътибар белән карарга тәкъдим ителә.
1. АбагаларБүлмә абагасын күзәтү( төркемнәрдә)-Үсемлекнең өлешләрен әйтегез.
2. МүкләрУкучыларга мүк кисәкләре таратыла һәм күзәтү оештырыла.
-Үсемлекләргә хас булган кайсы өлешләрне таба алдыгыз, ә кайсыларын юк?- Нәтиҗә ясагыз.
Нәтиҗәне сүзлектәге билгеләмә белән чагыштырыгыз.
КҮЗЛӘРГӘ ГИМНАСТИКА
3. Суүсемнәр- Кайда үсә?Экранга суүсем сүзе чыга. Суүсем сүзенә игътибар итү.Аквариумда үсеп утырган суүсем рәсеме күрсәтелә.
4. Нәтиҗә-Абага, мүк, суүсемнәр нәрсәләр?-Кайларда үсәләр?- Үсемлек өлешләрен табарга тырышыгыз.
- Гомумән, барлык ү семлекләргә үсәр өчен нинди шартлар кирәк?- Үсемлекләр кайларда үсәләр?
- Җир шарының барлык өлешләрендә дә табигать шартлары бертөрлеме?- Ә үсемлекләр ничек үсә алалар соң?V. Яңа белемнәрне ныгытуМаксат: дәреслек материалын укып, яңа белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру1.Мүк, абага, суүсемнәрнең башка үсемлекләрдән аермалы үзенчәлекләре
ДИНАМИК ПАУЗА
2. Дәреслек материалы белән танышу
3. Төркемнәдә эшҺәр төркемгә аерым бер үсемлек төркеме турында чыгыш ясарга кушыла.
"VI. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану
Цель: Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
1. Үсемлекләрнең төркемнәре-Үсемлекләрнең нинди төркемнәрен беләсез?
2. Дәфтәрләрдә эш: №43 бирем.- Бирелгән төркемгә караган үсемлек өлешләрен язып куегыз
"VIII. Рефлексия.
Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.Цель: Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү - Дәрес башында нинди максат куйган идек?
- Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?- Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?
- Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?
- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?
Үзбәя һәм белемнәрне бәяләү
"IX. Өй эше
Цель: Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Мөстәкыйль эш дәфтәре №1, 44 нче бирем, хрестоматиядән файдаланып, таблицаны тутырырга
6 672 286 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ситдикова Милеуша Асхадулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.