Инфоурок Обществознание Другие методич. материалыСтатья «Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда Риза Фәхреддиннең мирасын куллануга методик яктан якын килү»

Статья «Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда Риза Фәхреддиннең мирасын куллануга методик яктан якын килү»

Скачать материал

                                                                                       Г.Т.Ямалеева

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”,

Әлмәт шәһәре

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда Риза Фәхреддиннең мирасын куллануга методик яктан якын килү

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау – төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү. Бүген күпме галим-педагоглар озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли.

Ризаэддин Фахретдин тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны бетерүче һәртөрле бозыклыкларга, аеруча бөтен әшәкелекләрнең башы булган эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең бу әшәке юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм оят утына сала. Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Ризаэддин Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”,–дигән фикерне әйтә. [2: 19]

Мәктәптә бу темага багышлап сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Бу дәресләрне төрле видеоязмалар, рәсемнәр кулланып  алып барсаң, әлбәттә, эш нәтиҗәле була. Ризаэддин Фәхреддин “Юаныч” исемле зур хезмәтендә, яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтеп, болай дип яза: “Җиде белән егерме яшь арасындагы яшьләрнең күз уңнарына исерекләрнең рәсемнәрен, үпкәләренең сыйфатларын куеп тору кирәк. Бу рәсемнәрне күреп курыксыннар, исереклеккә дошман булып үссеннәр. Аларны исерек хәлләрен күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күрсеннәр вә җирәнсеннәр. Аналарга балалары алдында исерек гаиләләрнең башларына төшкән фаҗигаләрне вә харап булуларын һәрвакыт һикәяләү вә кызганып сөйләү кирәк. Шул фаҗигаләр яшьләрнең вә балаларның күңелләрендә тамырланып калсын! Аналарның бу рәвештә сөйләгән сүзләре балаларга тәэсир бирә вә йөрәкләрендә урнашып кала”. [2: 4]

Кызганычка каршы, безнең ата-аналарыбыз үзләре дә исерткеч эчемлекләрдән баш тартмыйлар. Адым саен бер кулында тәмәке, икенче кулында баласын  тоткан аналарны күрәбез. Ризаэддин Фәхреддин балаларны тугач та тәрбияли башларга кирәк дигән карашта торган. Шуңа күрә ул иң элек ананы тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Шул максат белән “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ана” дигән хезмәтләрен яза. Әлеге дәреслекләрдә ананың гаиләдәге роле, бала тәрбияләүдә аның җәмгыять алдындагы җаваплылыгы бәян ителә, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү буенча күрсәтмәләр бирелә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең ысуллары яктыртыла.

Тәрбия дәресләре уздырганда Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре ярдәмгә килә. Аның тәрбиягә кагылышлы “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана” кебек җыентыклары – мөгаллимнәр өчен чын табыш. Ризаэддин Фәхреддин мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикеренчә: “Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр – файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр... ”. [2:10]

Мин Әлмәт шәһәренең 3 нче гомуми белем бирү мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Татар мәктәпләрендә Р. Фәхреддиннең әсәрләре аерым өйрәнелсә, рус мәктәпләрендә безгә аның тәрбия темасына багышланган хезмәтләре ярдәмгә килә. Тәрбия сәгатьләре уздыру өчен бу хезмәтләр зур табыш булып тора.

Безнең  төп максатыбыз – татар яшьләренең тотрыклы, иманлы булуы. Әгәр алар үз милләтен санга сукмый, ата-бабаларыбызның телен, кыйблаларын оныта икән – моңа без дә гаепле. Димәк, без кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез. Әгәр татар теленә, диненә ихтыяҗ булмаса, нинди генә законнар кабул итсәк тә, алар үтәлмәскә мөмкин. Бер-беребезгә әдәпле, ихтирамлы, шәфкатьле булыйк. Шул вакытта гына үзебезгә милли, үзаңлы, яхшы алмашчылар әзерли алабыз.

 

Әдәбият исемлеге

1.     Рәхимкулова, М. Р. Фәхреддиннең педагогик карашлары / М. Рәхимкулова // Ядкәр. – 1999. – 21 гыйнвар. – Б. 3.

2.     Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән / Р. Фәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 175 б.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Статья «Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда Риза Фәхреддиннең мирасын куллануга методик яктан якын килү»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий филиалом музея

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Статьяда Р.Фәхреддиннең хезмәтләрен дәрестә куллану ысуллары язылган. Р.Фәхреддин шәхесне тугач та тәрбияли башларга кирәк дип саный.

Аның «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Нәсыйхәт» китапларыннан цитаталар китерелә. әлеге хезмәтләрнең әһәмияте бик зур һәм бик кирәкле.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Р.Фәхреддиннең үгет-вәгазьләрен өйрәнүне тәрбияви текст белән бергә алып барабыз.

Әхлакый проблемаларны яктырткан әсәрләрне укыганнан соң, укучылар тискәре геройлардагы булган кимчелекле якларны табалар, анализлыйлар.

Татар теле дшәресләрендә хәтер диктанты язганда Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен кулланабыз, мәгънәләре белән туры килә торган мәкаль-әйтемнәр табабыз.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 652 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.02.2014 1095
    • DOCX 20.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ямалеева Гузель Тагировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ямалеева Гузель Тагировна
    Ямалеева Гузель Тагировна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 836
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к ЕГЭ по обществознанию в разделе «Право»

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 93 человека

Курс профессиональной переподготовки

История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель истории и обществознания

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1360 человек из 79 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 930 человек

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "История и обществознание")

Учитель истории и обществознания

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 54 человека

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 136 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 85 человек

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные стратегии успешного взаимодействия: от понимания до саморазвития

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе